"Бәхетлеме син, Хәят?" мастер- класс
план-конспект урока по литературе (10 класс) на тему

Шайхутдинова Роза Маратовна

Фатих Әмирханның "Хәят" әсәрен өйрәнү

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл urok.docx29.93 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                          Мастер - класс

Тема: Бәхетлеме син, Хәят?

Максат: Хәят образына характеристика бирү.

Модельләр ярдәмендә Фатих Әмирханның “Хәят” әсәрендәге Хәят образына таянып бәхет төшенчәсенең мәгънәсен ачыклау.

Җиһазлау: презентация

Дәрес тибы: дәрес- фикерләү

Дәрес барышы.

  1. Сәламләү.

Исәнмесез, коллегалар. Хәерле көннәр сезгә.

Сабырлык һәм мәрхәмәтлелек телимен һәммәгезгә.

  1. Мин – Шәйхетдиова Роза Марат кызы - 1нче гимназиянең беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Сезне үземнең кайбер эш алымнарым һәм методларым белә таныштырып үтәсем килә. Совет чорында белем алып, хезмәт юлымның күп өлешендә шушы чор методикасы буенча эшләгәнлектән, ТСОның “тряпка сырая обыкновенная” төре методик эшчәнлегемдә әле ярыйсы гына урын алып тора. Ләкин башка барлык укытучыларда булган кебек  үк компьютер минем дә зур ярдәмчем булып тора. Яңа технологияләрдән дә читтә йөрмим. Әдәбият дәресе, дөресрәге, әдәби әсәрләр укучыны тормышны аңларга, начар белән яхшыны аерырга өйрәтә. Шунлыктан мин әдәбият дәресләренә аеруча җаваплылык белән әзерләнәм. Бүген без сезнең белән бәхет турында сөйләшербез. Фатих Әмирханның “Хәят” повесте белән танышып, әсәрдәге образларга кыскача характеристика биргән идек инде. Кемнәрдер Хәятне кызганды, кемнәрдер аңа кызыгып карады, ә кемнәрдер шулай тиеш дип кабул итте. Ничек кенә булмасын, Хәят образы беркемне дә битараф калдырмады. Без сезнең белән хәзер дүрт  төркемгә бүленәбез. Һәр төркем Хәят образы һәм тагын ике образ буенча үз моделен төзи һәм аны дәлилләп күрсәтә. Беренче төркем “Бәхетле Хәят”, икенче төркем “Бәхетсез Хәят”, өченче төркем гомумән “Бәхет” моделен төзи, бәхетне сез ничек күз алдына китерәсез, ә дүртенче төркем “Бүгенгесе көн хатын – кызы” моделен төзи. (өч минут вакыт бирелә, соңынан һәрбер төркем үз моделен яклый)

“Бәхетле Хәят” – яшь, бик чибәр, хәлле гаиләдән, укый-яза белә,  яшь бай егеткә кияүгә димлиләр, киләчәк язмышы турында кайгыртырга кирәкми – аның өчен әти - әнисе кайгырта, ә киләчәктә ире кайгыртачак.

“Бәхетсез Хәят” – дусты Лиза кебек төрле кичәләрдә күңел ачып йөри алмый, яраткан кешесенә кияүгә чыга алмый, дүрт стена арасында җанлы курчак булып утырырга мәҗбүр, үз теләге өчен көрәшергә хакы юк.

“Бәхет”: әти – әни, балалар, сәламәтлек, туган җир, яраткан эшең, ярткан кешең, тук тормыш, яхшы күршеләр, тугры дуслар.

 “Бүгенгесе көн хатын – кызы”: һәр эштә, һәр җирдә ирекле, үз язмышын үзе хәл итәргә тулы хокукы бар, теләгән кешесенә кияүгә чыгып тормыш корырга мөмкинлеге бар революциягә кадәрге хатын- кызның төшенә дә кермәгән бәхет. Моннан чыгып нәтиҗә ясыйбыз - бүгенгесе көн хатын – кызының Хәят кебек иртәнге кояш нурында кошлар сайраганын тыңлап, җылы юрганы астында иркәләнеп ятарга вакыты юк. Бала чактан аның мәктәп, өстәмә белем бирү мәктәбе (Хәят атнага ике тапкыр абыстайга йөреп уку- язу өйрәнә, бераз русчага өйрәнә). Һөнәр үзләштерү өчен уку йорты, шунсыз аңа яшәү мөмкин түгел. Иртәнге сигездән кичке бишкә кадәр эштә, шулай булмаган очракта ашарга ризыгы, картлык көнендә пенсиясе булмаячак. Эштән кайткач, йокларга ятканчы өй, гаилә мәшәкатьләре . Арып- талып, иртәгесе көндә шуларны ук кабатларга әзер булып, бүгенгесе көн хатын – кызы йокы бүлмәсенә юнәлә. Үзенә күрә бу да бәхет.

Дүрт модель дә карап чыгылгач, һәр катнашучы үз фикерен әйтә. Алар мондыйрак булырга мөмкин:

  • Хәятне берәү дә орышмый, мәҗбүр итми. Ул үзенең ярата алмау, икеләнү,             курку хисе белән ялгызы үз эчендә көрәшә.

   Ягъни , Хәят үзенең иреккә омтылу теләге белән көрәшә. Каршылыкның икенче ягында  ирексезлек белән килешү.

Хәят, бер яктан иреккә омтыла, үзенә охшаган егетне яратырга, үзе яраткан егеткә кияүгә чыгарга тели. Икенче яктан , әти-әнисенең моңа каршы килүен белә. Ә ул әти-әнисе сүзен тыңларга, алар сүзеннән чыкмаска күнеккән.

  •  Буйсынуны Хәят кабул ителергә тиеш хакыйкать  дип исәпли

Хәят Михаилга һәм Галигә карата туган мәхәббәтен сүндерде. Хәзер үзе яратмаган кешене яратырга тырыша. Бу бәхет - каршылыклы бәхет.  Хыял тудырган шатлык астында хәсрәт, бәхетсезлек ятарга мөмкин. Мәхәббәтне уйлап чыгармыйлар.

  • Мәхәббәт чәчәкләр арасында сайраган сандугач, зәңгәр күктән төшкән кояш нурлары кебек, кеше теләгенә буйсынмый торган табигый хис ул. Уйлап чыгарылган мәхәббәт белән берәүнең дә бәхетле булганы юк. Димәк, Хәят бәхетле дә бәхетсез дә.

Ризык һәм тәм турында бәхәсләшеп булмаган кебек, бәхеткә дә һәркемнең үз карашы.

Автор фикере: Хәяткә берәү дә ярдәм итә алмый. Бер генә юл: татарлар тормышындагы искелекне җимерү. Аларны мәдәният юлына бастыру.

Бүген  тормышта барган үзгәрешләр чорында сез автор фикере белән килешәсезме? Кыз балаларга ничек бәхетле булырга?

  •  дә ярдәм итә алмый.
  • Бер генә юл: татарлар тормышындагы искелекне җимерү. Аларны мәдәният юлына бастыру.
  • клы бәхет.  Хыял тудырган шатлык астында хәсрәт, бәхетсезлек ятарга мөмкин.

белән килешәсезме?

   Кыз балаларга ничек бәхетле булырга?

мый, мәҗбүр итярата алмау, икеләнү, курку хисе белән ялгызы үз эчендә көрәшә.

   Ягъни , Хәят үзенең иреккә омтылу теләге белән көрәшә. Каршылыкның икенче ягында  ирексезлек белән килешү.

ерХәятне берәү дә орышмый, мәҗбүр итми.

   Ул үзенең ярата алмау, икеләнү, курку хисе белән ялгызы үз эчендә көрәшә.

   Ягъни , Хәят үзенең иреккә омтылу теләге белән көрәшә. Каршылыкның икенче ягында  ирексезлек белән килмый, мәҗбүр иХәятне берәү дә орышмый, мәҗбүр итми   Ул үзенең яра

 алмау, икеләнү, курку хисе белән ялгызы үз эчендә көрәшә.

   Ягъни , Хәят үзенең иреккә омтылу теләге белән көрәшә. Каршылыкның икенче ягында  ирексезлек беләгында  ирексезлек белән килешү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Авторские произведения учащихся литературного кружка "Вдохновение" (Виктория Баева (6-8 класс), Софья Орлова (8-9 класс), Яна Масная (10-11 класс), Надежда Медведева (10-11 класс)

Авторские произведения учащихся литературного кружка "Вдохновение" (Я. Масная (10-11 класс), Н. Медведева (10-11 класс), В. Баева (6-8 класс), С. Орлова (8-9 класс)...

Рабочая программа по географии на основе авторской программы Т.П. Герасимовой 6 класс), И.В. Душиной (7 класс), И.И. Бариновой (8-9 классы) при нагрузке 2 часа в каждом классе основной общеобразовательной школы

Программа содержит пояснительную записку, перечень мультимедийного обеспечения для использования на уроках географии, также содержит обязательный региональный компонент по географии Ростовской области...

Рабочие программы по математике для 5 класса, по алгебре для 8 класса. УМК А. Г. Мордкович. Рабочие программы по геометрии для 7 и 8 класса. Программа соответствует учебнику Погорелова А.В. Геометрия: Учебник для 7-9 классов средней школы.

Рабочая программа содержит пояснительную записку, содержание учебного материала, учебно - тематическое планирование , требования к математической подготовке, список рекомендованной литературы, календа...

"Бәхетлеме син, Хәят? презентация

Фатих Әмирханның "Хәят" әсәрен өйрәнү...

Рабочая программа по направлению: "Швейное дело" 6 класс 2018-2019г., 7 класс 2019-2020г., 8 класс 2020-2021г., 9 класс 2021-2022г.

Рабочая программа по направлению: "Швейное дело" 6 класс 2018-2019г., 7 класс 2019-2020г., 8 класс 2020-2021г., 9 класс 2021-2022г....