Я гражданин России
план-конспект урока по литературе (10 класс)

Гильфанова Рамиля Шаукатовна

методическая разработка внеурочной деятельности

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon min_rossiya_grazhdaniny.doc55.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: “Сез шагыйрь булмаска да мөмкин, ләкин сез - граждан булырга тиеш!”

Дәрестән тыш чара

9-11 сыйныф укучылары өчен эшлекле уен

Максатлар: укучыларның гражданлык характеристикаларын формалаштыру, Ватаннарын ярату һәм хөрмәт итү;  "гражданин" төшенчәсенең хокукый һәм рухи һәм әхлакый мәгънәсе, укучыларда патриотизм, гражданлык хисе тәрбияләү, Россиянең тарихи мирасына хөрмәт, сөйләм аралашу культурасын үстерү.

Бурычлар: укучыларның Россиянең дәүләт символлары, Россия Федерациясе Конституциясе, гражданнарның төп хокуклары һәм бурычлары турында идеяларын формалаштыру; сөйләм, хәтер, логик фикерләү үсешенә булышу; төркем эше барышында аралашу күнекмәләрен үстерү; укучыларның активлыгын һәм мөстәкыйльлеген үстерү; күзаллауларын киңәйтү; патриотизм, гражданлык, Россиянең тарихи мирасына хөрмәт хисе тәрбияләү.

Оештыру формасы: эшлекле уен элементлары белән сөйләшү.

Җиһазлау: Россия символлары, презентация, мультимедиа, проектор, карточкалар.

Чараның барышы

  • Хәерле көн, укучылар! Заманча җәмгыять кеше алдына югары таләпләр куя.  Хәзерге вакытта үзенең хокукларын белүче, башкаларныкын хөрмәт итүче, үз бурычларын кабул итүче һәм башкаручы актив кеше кирәк. Хокукларны белү, аларда ориентлаша алу - һәркемгә дә зарур. Моны никадәр башкара алуыгызны бүгенге чара ачыкларга ярдәм итәр. Капитаннар җитәкчелегендә ике команда катнашачак. Һәр командага биремнәр биреләчәк. Аларның үтәлешен жюри әгъзалары бәяләп барачак.

- Мин бирегә “Факел” командасын чакырам.

- “Очкын” командасы, рәхим итегез.

- Сезнең кулыгызда нинди ташлар бар?Бу ташларга карап сез нәрсә әйтә аласыз? (Барлык ташлар да кешеләр кебек төрле. Әмма аларның hәрберсенең үз хезмәте, вазыйфасы бар.)

-Кешеләр төрле булсалар да, безне нәрсә берләшәтерә?( без бер илдә яшибез.)

- Ә без, үзебез турында нәрсә әйтә алабыз?

Без төрле булсакта, без барыбызда Россия гражданнары.

1. Конкурс "Бала хокуклары".

-Россиянең һәр гражданы тигез хокукка һәм бурычка ия. Әгәр син Россиядә тугансың һәм әти-әниең дә шунда яшиләр икән, туу белән Россия гражданины буласың. Тулысынча үзенең хокукларын һәм бурычларын гражданин 18 яше тулгач кына тормышка ашыра ала. Балаларның нинди хокуклары бар соң?

- Һәр команда чиратлап ромашка таҗындагы биремнәрне ала.

1. Уйлап карагыз, бала хокуклары турында Конвенция кабул итү ни өчен кирәк булган?Документтан әлеге сорауга җавап табыгыз ("бала, акыл һәм физик яктан җитлекмәсә, махсус саклау һәм яклауга мохтаҗ, шулай ук моңа туганчы һәм тугач хокукый яклау да керә" -Конвенциягә преамбула)

2. Конвенция тексты буенча, бала дип кемне атарга була?

("әлеге Конвенция максатлары өчен 18 яшькә җитмәгән һәр кеше заты, әгәр ул

үзенә карата кулланылган закон буенча балигъ булу яшенә иртәрәк җитмәсә, бала булып исәпләнә”)

3. Конвенциянең кайсы статьясында толерантлык принцибы күрсәтелгән?

(статья 2 "катнашучы дәүләтләр, һичнинди дискриминациясез, расасы, тән төсе, җенесе, теле, дине, сәяси һәм башка ышанулары, милләте, этник һәм социаль чыгышы, мөлкәти хәле, баланың тууы һәм сәламәтлеге, аның ата-аналары яки законлы опекуннары яисә нинди дә булса башка шартларга карамастан, әлеге Конвенциядә каралган хокуклар белән үзләренең эчендәге һәр баланы тәэмин итәләр”.)

4. Конвенциянең 6 статьясында баланың нинди хокуклары турында сүз бара?

(катнашучы дәүләтләр һәр баланың яшәүгә аерылгысыз хокукын таныйлар.)

5.Конвенция буенча, бала туу белән нинди хокукларга ия була. Санап китегез

(бала туганнан соң ук теркәлә һәм, туу мизгеленнән башлап, исем һәм гражданлык алырга, шулай  ук, мөмкин булганча, ата-аналарын белергә һәм аларның кайгыртуларына хокуклы була.) (статья 7)

6. Бала теләкләренә каршы килеп, ата-анасыннан аера алалармы?

(юк (статья 9), вәкаләтле органнарның суд карары буенча баланы ата-анасыннан аеруның бала мәнфәгатьләре өчен эшләнгәнлеге тиешле закон һәм процедуралар кулланып билгеләнә торган очракларны исәпләмәгәндә, катнашучы дәүләтләр баланың ата-анасыннан аерылмавын тәэмин итәләр.)

7.  Бала тәрбияләү дә төп критерий булып нәрсә тора?(баланың кызыксынулары)

8. Балалар һәрвакыт сәламәт булып тумыйлар. Конвенциядә инвалид балаларның нинди хокуклары билгеләнгән?

(статья 23, "бала, җәмгыять тормышында актив катнашуын җиңеләйтүче, үз-үзенә ышаныч тудыручы шартларда, тулы һәм лаеклы яшәү алып барырга тиеш")

2. Киләсе конкурс "Дәүләт хакимияте"

Командаларга бирелгән вариантлардан дөресен сайлап алырга тәкъдим ителә. Һәр дөрес җавап өчен команда 1 балл ала.

1. РФ Президенты ул:

а) дәүләт башлыгы    б) идарә башлыгы   в) парламент башлыгы

2. Башкарма хакимият нәрсәгә карый:

а) Министрлар Советы  б)  Министрлар кабинеты  в) РФ Хөкүмәте

3. Россия парламенты  нинди ике палатадан тора:

а) МилләтләрСоветы    б) Федерация Советы   в) Дәүләт  Думасы

4. Гадел хөкем системасы башлыгы ничек атала:

а) баш прокурор    б) алып баручы прокурор    в) генераль прокурор

3. Без дәвам итәбез. Конкурс  "Россиянең Дәүләт символлары"дип атала.

        Командаларга дөрес җавап бирергә кирәк. Һәр дөрес җавапка команда 1 балл ала.

1. Россиянең Дәүләт символларын санап китегез. (герб, флаг, гимн)

2. РФ флагы төсләре нәрсәне аңлата? ( ак- тынычлык, чисталык, дөреслек; зәңгәр – ышаныч, тугрылык, рухият; кызыл- энергия, батырлык, геройлык, кан).

3. Нәрсә ул дәүләт гербы? (илнең аерылып торучы билгесе)

4. Нәрсә ул гимн? (тантаналы җыр)

5.  РФ гимнының авторы кем? ( С.Михалков сүзләре,  А.Александрова көе)

6.  РФКонституциясе кайчан кабул ителгән? (12 декабрь 1993ел)

4. Капитаннар конкурсы "Фразаны дәвам ит”

     - Капитаннарга  язып бетерелмәгән фразалар, афоризмнар, күренекле кешеләрнең сүзләре, әһәмиятле юридик документлардан  цитаталар тәкъдим ителә. Шуларны дәвам итеп бетерергә кирәк булачак. Капитаннар  2 цитата сайлап ала. Дөрес җавап  - 2 балл.

"Ирекле булыр өчен, / законнарга буйсынырга кирәк /" (антик зирәклеге)

"Закон кырыс, тик / ул закон /!" ( борынгы рим сүзе)

"Югары закон - /халыкның яхшылыгы /" (борынгы рим сүзе)

“Азатлык – ул барысын да эшләргә хокук, нәрсә /закон тарафыннан рөхсәт ителсә/" (Монтескье, философ)

5. Капитаннар биремнәрне эшләгән вакытта, командаларга киләсе конкурс "Кеше һәм аның хокуклары" тәкъдим  ителә.

    - Командаларга раслау текстлары бирелә.  "+" яки"-" тамгалары белән килешү яки килешмәүләрен  билгеләргә кирәк. Биремне үтәү өчен 3 минут вакыт бирелә. Дөрес башкарган очракта  10 балл.

I команда:

А. Кешенең мәдәни һәм социаль-экономик хокукларын тормышка ашыру  илнең икътисади үсеш дәрәҗәсенә бәйле.

Б. Сәяси хокуклар гражданнарның информациягә ия булу дәрәҗәсенә бәйле.

В.  Сатучы сатып алучыга әйберләрнең үзлекләре турында дөрес информация бирергә бурычлы түгел.

Г. Этләрне борынчыксыз өй тирәсендә йөртү хайван тоту кагыйдәләрен бозу булып тора.

II команда:

А. Кешенең табигый хокуклары сәяси хокук булып тора.

Б. Икътисади, социаль һәм мәдәни хокуклар турында  Пактка кул куйган барлык илләрдә түләүсез урта белем бирү кертелә.

В.  Әгәр дә гражданинга дәүләт органнары хәрәкәтсезлеге аркасында зыян килсә, дәүләт аңа китерелгән  зыян өчен түләргә мәҗбүр түгел.

Г. Оператив орган хезмәткәрләре җинаять эшен тикшерү барышында тентү ясаганда торакның кагылгысызлыгын бозарга хокуклы.

6.  Без кешенең хокуклары турында сөйләштек. Тик хокуклардан кала безнең бурычларыбыз да бар.  Киләсе конкурсыбыз “РФ гражданины бурычлары” дип атала.

Командалар бурычлар исемлеге язылган карточкалар ала. Командаларга бирем: безнең илнең  Конституциясе тарафыннан билгеләнгән, Россия гражданины бурычларын күрсәтергә. Биремне башкару өчен 15 с вакыт бирелә. Дөрес башкарган очракта командага 1 балл исәпләнә.

Карточка "Бурычлар"

1. Законнарны үтәргә.

2. Салымнар түләргә.

3. Нинди дә булса сәяси партиядә торырга.

4. Ватанны сакларга.

5. Табигатьне һәм әйләнә-тирәне сакларга.

6. Мәдәни һәм тарихи һәйкәлләргә сак карарга.

8.Конкурс «Таны!» Әлеге өзекләрдә сүз кешенең нинди хокуклары турында бара. Әкияти геройның нинди хокуклары бозылган?

  1. «Йомры икмәк, йомры икмәк, мин сине ашыйм»  (Кагылгысызлык һәм яшәргә хокук).

2. А.С. Пушкин. «Сказка о попе и его работнике Балде». Балда  попка эшкә яллана. Димәк, ул нинди хокукын кулланган?( Хезмәткә хокук)

3.А.Алиш  «Куян кызы» әкияте“Барып җитсәләр, “доктор Айболит”ның эше бик күп икән, аңа урманның төрле ерткычлары дәваланырга килгәннәр икән” (Сәламәтлекне саклауга һәм медицина ярдәменә хокук)

4. Г.-Х. Андерсен. “Ямьсез үрдәк баласы”.  “Үрдәк баласы канатларын җәйгән дә, очып киткән.”(Ирекле хәрәкәт итү хокукы, яшәү һәм тору урыны сайлау)

- Безнең кичәбез ахырына якынлашты.

Илнең лаеклы гражданины булу өчен, сез күпне белергә һәм күп нәрсә эшли белергә тиеш. Тора-бара сез барысында өйрәнерсез, уйланырсыз һәм эш-гамәлләрегезне контрольдә тотарсыз, сез туган илне кадерли алырсыз. Сез безнең илнең киләчәге. Мин ышанам, киләчәктә сез илебезнең лаеклы гражданнары булырсыз!

Жюри урын чыгара торган арада әйдәгез әле, бергәләп басып  Россия гимн җырлап алыйк.

 Хәзер сүзне жюрига бирәбез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Воспитательная программа деятельности Детского Общественного Объединения "Россияне" МОУ СОШ № 1 г.Называевска Омской области "Я - гражданин России"

p { margin-bottom: 0.21cm; } Данная программа основана на коллективной творческой деятельности и направлена на развитие творческого потенциала подростков, построена на принципах разумности, разно...

Внеклассное мероприятие по обществознанию.Гражданин России.

Презентация. Целевая аудитория-обучающиеся коррекционных школ VIII вида. Направление: формирование основ правового и нравственного воспитания. Материал можно использовать при проведении тематических м...

Социальный проект в рамках Всероссийского конкурса "Я - Гражданин России" - "Начни с себя"

Работа по проекту Всероссийского конкурса "Я -Гражданин России" позволяет активизировать инициативу каждого неравнодушного человека  к здоровью ребёнка. Реализация проекта  - это комплекс ме...

Урок "Я - гражданин России" для 5-10 классов "Люблю тебя, мой край родной!"

Урок прошел в форме устного журнала "Люблю тебя, мой край родной!" Ведущие: Скидело О.С., Костенко О.С. В ходе мероприятия учащиеся познакомились с государственными символами и достижениями районов Ро...

«Текст. Тема. Основная мысль». (Работа по программе «Я – гражданин России»), урок в 5 классе.

Символы российской государственности – герб, флаг, гимн – непреходящие ценности народов России, и они должны быть предметом особого, исключительного внимания школьных педагогических коллективов ...

Я – гражданин России

"Я – гражданин России"- это пропедевтический курс по потреотическому воспитанию обучающихся, начиная с первого класса....

Праздник "Мы -граждане России" + буклет "Я - гражданин России"

Д.С. Лихачев сказал: «Мы не выживем физически, если погибнем духовно». Сегодня у нас в стране остро стоит проблема становления личности как гражданина в условиях всеобщего кризиса духовности....