Математик марафон
план-конспект занятия по математике (8 класс) на тему

Шафигуллина Ильгамия Рамисовна

Класстан тыш чара

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon matematik_marafon.doc96 КБ

Предварительный просмотр:

МАТЕМАТИК МАРАФОН

Пычак урта мәктәбе, 8 класс

Шафигуллина Ильхамия Рамисовна

МАТЕМАТИК МАРАФОН

Максат: - укучыларның фикерләү сәләтен, кысыксынуларын үстерү;

  • математикага кызыксыну уяту;
  • хәтерләрен ныгыту;
  • танып-белү эшчәнлеген үстерү;
  • эшли алмаслык эшләрне эшләргә омтылыш үстерү.

Уен кагыйдәләре: 2 шәр укучы бер команда санала. Һәр дөрес җавапка бер очка куела.

Уен барышы.

  Укытучы уен тәртибе белән таныштыра. Жюри сайлана.

I раунд. Телдән сорауларга җавап. Сораулар һәр командага аерым-аерым бирелә.

  1. Капма-каршы яклары параллель булган дүртпочмак. (параллелограмм)
  2. Пифагор теоремасы ничек укыла.
  3. Барлык яклары тигез булган төзек дүртпочмак. (квадрат).
  4. Ике ягы тигез булган өчпочмак. (тигезьянлы).
  5. Турыпочмаклы өчпочмакта почмак синусының косинусына чагыштырмасы ничек атала. (тангенс)
  6. Ике ягы параллель, ә калган икесе параллель булмаган дүртпочмак. (трапеция).
  7. Әгәр квадрат периметры 40 см булса, мәйданы күпмегә тигез. (100см2).
  8.  Өчпочмакның ян-ягының урталарын тоташтыручы кисемтә ничек атала. (урта сызык)
  9. Өчпочмакның эчке почмаклары суммасы. (1800)
  10. Яклары а һәм в булган турыпочмаклыкның мәйданы.
  11.  300 ның синусы күпмегә тигез. (1/2)
  12. Өчпочмак түбәсе белән каршы якның уртасын тоташтыручы кисемтә. (медиана)
  13. Квадратның мәйданы 49 см2. Периметры күпмегә тигез. (28 см)
  14. Почмакны ике тигез өлешкә бүлүче нур. (биссектриса)
  15.  450 ның косинусы күпмегә тигез. (2/2)
  16. Иҗ кечкенә натураль сан (1)
  17. Почмак зурлыгын үлчәүче инструмент. ( транспортир)
  18. Дискриминант нульдән кечкенә булса тигезләмәнең ничә тамыры бар? (чиш. Юк)
  19. Ике кулда 10 бармак, 5 кулда ничә бармак (25)
  20. “Кругом” командасында солдат ничә градуска борыла. (1800).
  • жюри нәтиҗә чыгара, командалар ял итә.

 Болельщиклар белән эшләү.

Телдән сорауларга җавап. Дөрес җавапка бер медальон.

  1. Җиде ир туганның берәр сеңлесе бар Барлыгы ничә кыз туган? (1)
  2. Син дә мин, мин дә син. Без ничә. (2)
  3. Ир хатыны белән, әнисе кызы белән, әбисе оныгы белән, кыз әтисе белән, әби кияве белән шәһәргә баралар. Ничә кеше шәһәргә бара? (4)

Уен: Таблицада булган санны уйларга һәм кайсы баганада очравын әйтергә.

I

II

III

IV

V

1

2

4

8

16

3

3

5

9

17

5

6

6

10

18

7

7

7

11

19

9

10

12

12

20

11

11

13

13

21

13

14

14

14

22

15

15

15

15

23

17

18

20

24

24

19

19

21

25

25

21

22

22

26

26

23

23

23

27

27

25

26

28

28

28

27

27

29

29

29

29

30

30

30

30

31

31

31

31

31

  Укучы шушы таблицада булган бер санны уйлый һәм кайсы баганада очравын әйтә. Кем нинди сан уйлаганын белү өчен, ул әйткән баганалардагы беренче юлның саннарын кушабыз. Мәсәлән: 25. Бу сан беренче, дүртенче һәм бишенче баганаларда очрый. 1+8+16=25.

II раунд. Һәр командага биттә эшләргә мәсьәлә бирелә. Вакытка шул мәсьәләләрне чишәләр.

  1. Дима белән Гена спорт белән шөгыльләнәләр һәм китап укырга яраталар. Кайсыдыр шашка уйный, кайсыдыр футбол уйный, кайсыдыр Лермонтовны укырга ярата, ә кайсыдыр – Пушкинны. Әгәр футболист Лермонтовны укымаса, ә Дима футбол уйнамаса, кем нәрсә укыган һәм уйнаган.
  2. Сөт, лимонад, квас һәм су бутылкага, кувшинга һәм банкага салынганнар. Су һәм сөт бутылкада түгел, лимонад салынган савыт кувшин белән квас салынган савыт арасында тора, банкада – лимонад та түгел һәм су да түгел. Стакан банка янында һәм сөт салынган савыт янында. Һәр сыеклык кайсы савытка салынган.

Җавап: 1.

Дима

Гена

Шашка

+

-

Футбол

-

+

Лермонтов

-

-

Пушкин

-

-

2.

Лимонад

Сөт

Квас

Су

Бутылка

+

-

-

-

Стакан

-

-

-

+

Кувшин

-

+

-

-

банка

-

-

+

-

Болельщиклар белән уен.

  1. Берничә укучы уртага чакырыла һәм тгәрәкләнеп басалар. Һәр укучы натураль саннарны рәттән әйтәләр, ләкин 3 кә кабатлы булган сан урынына “Таблицаны беләм” дияргә тиеш. Кем ялгыша, уеннан чыга.

  1. Уен – аукцион.

Ике укучы чыга: Бер сүз бирелә. Мәсәлән: өчпочмак. Сүзнең ахыргы хәрефенә башланган сүз әйтергә. Сүз метематик термин, инструмент булырга тиеш. Кем ахырдан әйтә шул җиңүче.

  1. Ике укучы чакырыла. Икесе бергә чиратлап саннарны түбәндәге тәртиптә, мәсәлән 30 га кадәр санарга тиешләр. Берсе икенчесе әйткән санга 1 не яки 2 не генә кушарга тиеш. Кем беренче 30 ди, шул биңүче.

III раунд. Карточкаларда тигезләмәләр чишәләр.

1+ 2+ Х=2

5 Х=3

1+ 2Х=10

2-7Х+4+0

Болельщиклар белән эшләү.

  1. Кайсы дәүләтнең исемендә санның дәрәҗәсе кергән. (Куба)
  2. 0,1,2,3,4,5,6,7,8,9 саннарының суммасы зурмы, әллә тапкырчыгвышымы? (Сумма)
  3. Төнге сәгать 12 дә яңгыр яуса, 72 сәг тән соң кояш чыгуын көтеп буламы? (юк)
  4. Ике әти һәи ике ул базарга баралар, өч арельсин алалар. Апельсиннарны һәрберсенә берәр тиярлек итеп бүләләр. Ничә кеше булган. (3; бабай, әти, малай)
  5. Үзегезне пассажир поездының машинисты дип уйлагыз. Составта 13 вагон. Поездда 30 кешелек бригада хезмәт күрсәтә. Поезд начальнигына 46 яшь. Кочегар машинисттан 3 яшькә олырак. Поезд машинистына ничә яшь. (Сезгә ничә яшь булса, шулкадәр)

IV раунд. (телдән сорауларга җавап)

  1. Агачта 10 кош утыра иде. Охотник бер кошны атып төшерә, ничә кош кала. (берәү дә калмый)
  2. Электропоезд көныгыштан-көнбатышка, ә җил төньяктан көньякка исә. Поездның төтене кайсы якка барыр. (электропоездның төтене юк).
  3. Санаганда нинди саннар кулланыла (натураль)
  4. с222 нәрсәне аңлата (Пифагор теоремасы)
  5. Өчпочмакның урта сызыгы дип нәрсә атала.
  6. Турыпочмаклы өчпочмакта кысынкы почмакның косинусы дип нәрсә атала?
  7. Турыпочмаклы өчпочмакта кысынкы почмакның синусы дип нәрсә атала.
  8. Биссектриса билгеләмәсе.
  9. Ромб ул - ...
  10. а саны тискәре, а19 нинди сан булыр (тискәре)
  11. Бер почмак 500, икенчесе 1000. алар чиктәш була аламы (юк, 1800)
  12.  Китап 240 биттән тора. Битләр санын язу өчен ничә цифр кулланылган. (10)
  13.  –200 дән 200 гә кадәрге саннарның тапкырчыгышы (0)
  14. нәрсә цифрлар ярдәмендә языла (сан)
  15.  У=кХ+в рәвешендәге функция ничек аталав (сызыкча)
  16. Х2=-9 тигезләмәсенең тамырлары. (юк)
  17. Параллелограммның барлык почмаклары суммасы (3600)
  18. Өчпочмакта ничә диагональ үткәреп була. (булмый)
  19. Әтәч бер аякта торганда 5 кг. Ике аякта ничә кг булыр (5)
  20. Ике кеше шахматны 2 сәг уйный. Һәркайсы ничә сәг уйнаган. (2 сәг)

V раунд. 1 дән 10  га кадәр саннарны 4 дүртле һәм математик гамәлләр белән күрсәтергә. Укучылар битләрдә эшлиләр.

Болельщиклар белән уен _        

  1. 10 кеше чыга. 1 карандаш бирелә. Бер укучы карандашны костюмның уң яки сул кесәсенә яшерә. Карандашның кемдә һәм кайсы кесәдә икәнен белү. Уенны үткәрүченең күзе бәйләнә. Ул түбәндәгеләрне әйтә, ә карандаш булган кеше телдән исәпләп бара.
  • тәртип номерыгызны 2 гә тапкырлагыз;
  • тапкырчыгышка 3 не кушыгыз;
  • сумманы 5 кә тапкырлагыз;
  • әгәр карандаш уң кесәгездә булса, тапкырчыгышка 8 не, сул кесәгездә булса 9 ны кушыгыз.

Ничә килеп чыкты. Сан әйтелә. Нәтиҗәдән 22 не аласы. Сулдагы сан тәртип номеры, икенче цифр 1 булса уң кесә, 2 булса сул кесә.

VI раунд. Телдән сорауларга җавап.

  1. Рәттән килүче 5 көнне сан, ай, көннәрнең календардагы исемнәрен кулланмыйча әйтергә. (өченче көн, кичә, бүген, иртәгә, бөрсекөнгә).
  2. Үзеңне корабльнең капитаны итеп хис итегез. Корабльдә 25 матрос, һәркайсына 25 яшь. Капитанга ничә яшь. (Сиңа ничә яшь, шул)
  3. Самолет Мәскәүдән Ленинградка 1 сәг 20 мин оча, кире кайтканда 80 мин кайта. Кайсы якка тизрәк оча, ни өчен (1 сәг 20 мин=80 мин)
  4. 60 ның өчтән бере. (20)
  5. Санның йөзенче өлеше. (процент)
  6. Кайсы сан артык: 1,3,5,7,9,11,13,14,15,17,19 (14)
  7. 1+2+3+4+5+6+7+8+9=? (...=10*4+5=45)
  8. 1 кг тимер авырмы, 1 кг мамыкмы? (=)
  9. Алманың беренче яртысы нәрсәгә охшаган. (икенче яртысына)
  10. Өстәлдә 5 шәм яна, икесен сүндергәч ничә шәм кала. (2)
  11. 2 һәм 3 арасына 3 тән кечкенә, 2 дән зур сан килеп чыксын өчен нинди тамга куярга кирәк. (,)
  12. Кыйммәтле ташларны үлчәү берәмлеге. (карат)
  13. Ни өчен  поездда стоп кран кызыл төстә, ә самолетта зәңгәр төстә. (самолетта стоп кран юк)
  14. Бабайдан сиңа ничә яшь дип сорыйлар. 100 яшь һәм ничәдер ай дип җавап бирә һәм туган көнен 25 тапкыр гына үткәргән. Бу ничек болай була. ( 29 февраль, 4 елга 1 тапкыр)
  15. Айдар белән Азат агач кисәләр. 1 бүлем кисү өчен 1 мин вакыт китә, 5 м лы бүрәнәне ничә мин кисәләр (4 мин)

  • Хатаны табыгыз:

Укучы: 15-15=0            35-35=0

         15-15=35-35

         3(5-5)=7(5-5)

          3=7!

Укытучы:

20-20=0      8-8=0

20-20=8-8

5(4-4)=2(4-4)

2=5!

VII раунд. Аерым битләрдә эшлиләр:

5     +           1       -    4у-18

у-3              у+3          у2-9  

14ах-21х   -   6ах+9х   +   х

10а-15         8а+12           10

Болельщиклар белән уен:

Биткә үзегезнең туган көнегезне һәм аегызны языгыз һәм түбәндәгеләрне эшләгез:

  • шул санны икеләтегез
  • килеп чыкканны 10 га тапкырлагыз
  • нәтиҗәгә 73 не кушыгыз
  • сумманы бишкә тапкырлагыз
  • нәтиҗәгә аегызның тәртип номерын кушыгыз
  • ахыргы нәтиҗәне әйтегез.

 Нәтиҗәдән 365 не аласы, ахыргы ике сан ай, беренче ике сан туган көн, уртадагы ике сан сызыла.

 

Жюри нәтиҗә чыгара. Урыннар билгеләнә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Интеллектуальный марафон по математике на кубок Главы города Челябинска в 2010-2011 учебном году

Материал составлен автором-составителем заданий на кубок Главы города Челябинска. В комплект входят программа, задания и решения, ответы. Задания составлены только для 5 и 6 классов. Комплект мо...

Математик марафон

Математика фәненә укучыларда кызыксыну арттыру өчен төрле тип дәресләр үткәрергә кирәк. Укучылар уен- дәресләрне яратып кабул итәләр....

Внеклассное мероприятие по математике: "Интеллектуальный марафон"

Внеклассное мероприятие по математике: "Интеллектуальный марафон" для 7 класса.В классе обучаютя дети с нарушением зрения....

Внеклассное мероприятие по математике "Математический марафон"

Внеклассное мероприятие по математике "Математический марафон", приуроченное к математической неделе, для обучающихся 7-9 классов вечерней школы...

ИНТЕЛЛЕКТУАЛЬНЫЙ МАРАФОН по МАТЕМАТИКЕ

Материал содержит методику проведения интеллектуального марафона для детей и их родителей...

Интеллектуальный марафон «МИФ», «Математика+Информатика+Физика»

Интеллектуальный марафон "МИФ", "Математика+Информатика+Физика"  - интеллектуально-познавательная игра для учащихся 7,8 классов. В данной игре составляются задания по математике, информатике и фи...

Методическая разработка внеклассного мероприятия по математике «Марафон математических знаний»

Цели мероприятия: Привитие интереса к математике. Развитие познавательных и творческих способностей у учащихся. Развитие логического мышления, интуиции и внимания....