Тигезләмә төзү ярдәмендә мәсьәләләр чишү
план-конспект занятия по математике (5 класс) на тему

"Тигезләмә төзү ярдәмендә мәсьәләләр чишү" темасы буенча  5 класс өчен дәрес конспекты

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 5_kl_urok_34.doc172 КБ

Предварительный просмотр:

Дәрес №34                                                                  М-5

Дәрес темасы: Тигезләмә төзү ярдәмендә мәсьәләләр чишү

Дәрес максаты: укучыларда  мәсьәләләрне чишү өчен төзелгән тигезләмәләрне аңлап төзүгә ирешү.

Дәрес бурычлары: мәсьәләләрне анализларга һәм  чишү өчен тигезләмәләр төзергә өйрәтү; тигезләмә буенча мәсьәләләр төзергә өйрәтү.

Укучыларда иҗади сәләтен, белемне классикакацияләү, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау сәләтен үстерү; мисалларны анализлаганда аралашу, үз фикерен әйтә белү сәләтен үстерү.

Укучыларда фикерләү хезмәтен, группада эшли алуны, максатка ирешә алу сәләтен тәрбияләү.

Дәрес төре –  яңа дәрес материалын аңлату

Дәрес барышы.

1. Оештыру моменты.

Встали тихо, замолчали,

Всё, что нужно, вы достали.

Приготовились к уроку,

В нём иначе нету проку.

Здравствуйте, садитесь,

Больше не вертитесь.

Мы урок начнем сейчас,

Интересен он для вас.

Слушай всё внимательно,

Поймешь всё обязательно.

Әйдәгез берберебезгә елмаябыз да дәресебезне башлап җибәрәбез.

2.Актуальләштерү

-өй эшен тикшерү, дәфтәрләрне алмаштыру.

-телдән исәпләү дәреслектән  №382

-Сорайларга җавап алу

Задание 1. Кайсы сүз артык?

А) Километр, метр, сантиметр, длина, миллиметр, дециметр.

Б) Тонна, центнер, масса, грамм, пуд.

Задание 2. Билгесезне табу кагыйдәләрен әйтегез

а)  х + 15=40;      б) у – 10 = 32;                  в) 8 – х = 2;               

3.Дәрес максатын ачыклау.

-Үткән дәрестә без нәрсә өйрәндек?

-Ничек уйлыйсыз без тигезләмә төзеп мәсьәләләрне чишәргә өйрәндекме?

-Бүгенге дәрестә дәвам итү кирәк булачакмы?

-Ребус чишү

                   МӘЧЕ СЬ ЛӘЛӘ

4. Яңа дәрес материалын аңлату

Әминәгә әнисе күпмедер акча бирә. Беренче көнне Әминә 25 сумлык пәрәмәч алып ашый, икенче көнне 15 сумлык ручка сатып ал. Шуннан соң Әминәнең әле 72 сум акчасы кала. Әминәгә әнисе ничә сум акча биргән соң?

Класс ярдәмендә мәсьәләне анализлау:

-Нәрсә табарга кушылган?

-Әминә нәрсә эшләгән?

-Тигезләмә төзү өчен нинди зурлыкларыбыз бар?

(х – 25) – 15 = 72

Х – 25 = 72 + 15

Х – 25 = 87

Х = 87 + 25

Х = 112

Җавап: 112 сум

5. Беренчел ныгыту

1. Дәреслектән №377 мисалны эшлибез.

а) мәсьәләсен анализлау, классбелән чишү

( х + 23) + 18 = 52

б) укучылар мөстәкыйль анализлыйлар, класс белән чишәләр.

(х + 14) – 12 = 75

в, г) һәр укучы мөстәкыйль чишә

 ( х + 39) – 43 = 27                          ( 60 – х)  - 16 = 20

2. Мәсьәләләрне чишүдә сез нинди авырлыклар кичердегез? Тигезләмә төзү сезнең өчен авыр бирем булдымы?

6. Мөстәкыйль эш эшләү

В а р и а н т  1.                            

  1. Решите  уравнения:

а)  138 + х + 57 = 218

б)  248 – ( у + 123 ) =24

в)  ( 24 – х ) + 37 = 49.

  1. Решите  задачу  с  помощью  уравнения:   «Макар  задумал  число.  Если  его  вычесть  из  72,  то  получится  45.  Какое  число  задумал  Макар?»

В а р и а н т  2.                                  

  1. Решите  уравнения:

а)  257 – х + 124 = 149

б)  165 – ( у + 112 ) = 37

в)  44 + ( а – 85 ) = 105

  1. Решите  задачу  с  помощью  уравнения:       «Петя  задумал  число.  Если  вычесть  его  из  числа  333,  то  получится  195.  Какое  число  задумал  Петя?»

7. Дәрескә йомгак ясау

-Өй эше №396, 397

-Сорауларга җавап алу:

Бүгенге дәрес темасын аңладыгызмы?

Бүгенге дәрестә нәрсә өйрәндек?

Бүгенге дәрес материалын дәвам итү кирәк булачакмы?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Квадрат тигезләмәләрне чишү тарихы

Квадрат тигезләмәләрне чишү тарихы күпләрне кызыксындыра. Укучыларны мавыктыргыч формада, презентация кулланып, тарихи материал белән таныштытыру укучыларның фән белән кызыксынуына этәргеч ясый. Тигез...

Квадрат тигезләмәләр

Квадрат тигезләмә 8 класс...

"Квадрат һәм рациональ тигезләмәләр чишүне гомумиләштерү" темасына 8 класста КВН-дәрес

" Квадрат тигезләмәләр чишү"темасы 8 класс өчен генә түгел,гомумән, алгебра  курсында  иң әһәмиятле тема. Чөнки гомуми  урта белем бирү мәктәп  базасында алгебрада тигезләмәл...

Бөтен тигезләмәләрне график юл белән чишү

Бөтен тигезләмәне график юл белән чишү дәрес разработкасы төрле презентацияләр белән эшләнгән һәм куллану өчен уңайлы дип саныйм...

Разработка урока по математике для 9 класса на тему "Модульле тигезләмәләр"

Разработка урока по математике для 9 класса на тему "Модульле тигезләмәләр"...