Математик КВН
методическая разработка по математике на тему

Математик КВН- мероприятие на татарском языке, проведенное во время летнего лагеря

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon matematik_kvn_lager.doc49 КБ

Предварительный просмотр:

Математик КВН

Алып баручы: Укучылар математикадан зиһеннәрне сынап карыйк, көч сынашыйк. Сезнең күбегез математика белән кызыксына, күп белергә тырыша. Дөрес, кайберәүләр математиканы “коры фән” дип саный. Әмма аның үз матурлыгы, гүзәллеге бар.

Математика кешене уйларга, фикер йөртергә өйрәтә. Ул сезгә читен мәсьәләләрне хәл итәргә, башка фәннәрне үзләштерергә, тирә - юньдәге күренеш һәм вакыйгаларның асылына төшенергә ярдәм итәр.

Бу фән тормышта һәркемгә - эшчегә, механизаторга да, терлекчелектә эшләүчегә дә кирәк. Шуңа күрә, киләчәктә, үзегезгә белгечлек сайлаганда, аның ярдәме тиячәк.

Хәзер һәр команда берәр отаклы математикның исемен әйтер.

1 нче тур. Сәламләү.

“Кем тапкыррак?”

1. Нәрсә авыррак 1кг мамыкмы яки 1кг тимерме?

2. Бүлмәдә ике шәм яна иде .Марат берсен сүндерде.   Бүлмәдә ничә шәм калды?

3. 3 шоферның 1 энесе булган.ә энеләренәң абыйлары булмаган.Шулай була аламы?

4. Илүсә белән Ирек бергә рәсем ясадылар.Илүсә 20 минут ясады,ә Ирек ничә минут ясар?

5. Бүлмәнең һәр почмагында берәр песи ,ә һәр песи каршында тагын 3 песи .Бүлмәдә барысы ничә песи?

6. Санлы сүзләр ата.

7. Булат такта кисте:биш кисәк чыкты.Булат тактаны ничә җирдән кисте?

8. Алтын кайчан 6 була?

9. Алсуга 1яшь, ә Сылуга 12 ай .Кайсы олырак?

10. Динә белән Дилә авылда кунакта булдылар .  Динә 1атна , Дилә 7 көн булган.Авылда кайсы күбрәк торган?

“Шырпылы мәсьәлә.”

IV- V=I                   VI – IV=XI        Бер таякны үзгәртеп мисалларны дөресләргә.

2 нче тур. Тизрәк-тизрәк. Һәр командага да 10 шар сорау бирелә. Алар сорауларга тиз-тиз генә дөрес итеп җавап бирергә тиеш.

1 нче командага сораулар:

Кушу нәтиҗәсе

Ничә цифр беләсез.

Иң кечкенә өчурынлы сан

1 метрда ничә сантиметр

Миллионда ничә нуль

1 сәгатьтә ничә минут.

Нинди санга бүлергә ярамый.

20 минут сәгатьнең ничә өлешен алып тора

Өченче дәрәҗә

Яңгыр ике көн рәттән ява аламы

Икенче командага сораулар.

Алу нәтиҗәсе

Икенче дәрәҗә

Туры почмакның зурлыгы

1 килограммда ничә грамм.

Куян яңгырдан соң нинлди куак                          астында утыра

Капма-каршы саннарның суммасы нәрсәгә тигез.

Уңай да, тискәре дә булмаган сан.

Почмакларны үлчәүче прибор

Иң зур икеурынлы сан

Миллиардта ничә нуль


3 нче тур. Пантомима.

Ромашка чәчәге таҗларына мәкальләр һәм цифралар язылган. Һәр командадан капитаннар чыгып ике таҗны ала, һәм шундагы мәкальләрне, яки цифраларны мимика һәм жестлар ярдәмендә команда күрсәтергә тиеш, икенче команда бу мәкальне яки цифраны дөрес итеп әйтергә тиеш.

  • Җиде кат үлчә, бер кат кис
  • 1 ле цифрасы
  • Ике куян артыннан кусаң берсен дә тота алмассың
  • 2 ле цифрасы
  • 100 сум акчаң булганчы, йөз дустың булу яхшырак.
  • 5 ле цифрасы
  • 100 тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрүең яхшырак.
  • 8 ле цифрасы
  • Беләге юан берне егар, белеме юан меңне егар
  • 0 цифрасы

Тамашачылар өчен конкурс.

Кем саннар очрый торган мәкальләр һәм әйтемнәрне күп белә.

4 нче тур. Игътибар! Игътибар!

Бу конкурсны тәкъдим иткәнче, борынгы индуслар турындагы вакыйганы тыңлагыз. “ Магараджа үзенә министр сайларга уйлый.. Әгәр дә кем дә кем шәһәр стенасы буйлап сөт белән тулы кувшинны бер тамчысын да түкмичә килә икән, шул министр булачак ди. Кемнәр генә барып карамый, аларның һәрберсенең дә каршыларына чыгып төрлечә игътибарын читкә юнәлтәләр, һәм сөтләрен түгәләр. Менә беркөнне берәү чыгып китә. Аңа нәрсә генә кычкырып карамыйлар, аталар, теләсә ничек куркыталар, ләкин ул сөтен түкмичә алып кайтып җиткерә. Син тавышларны, атышларны ишеттеңме? Син үзеңне ничек куркытканнарын күрдеңме? дип аннан Магараджа сорый – Юк, падишаһым, мин сөткә генә карап бардым. Бернәрсә дә ишетмәдем дә, күрмәдем дә. Менә игътибарлылык нинди дәрәҗәдә бөек була ала. Ә менә хәзер сезнең игътибарлылыгызны тикшереп карыйк. Мин сезгә мәсьәлә укыйм. Сез игътибар белән тыңлагыз. Сорауны иң ахырда әйтәчәкмен һәм сездән дөрес җавапны да шунда ук көтәм.

  • Автобуста 25 кеше бара иде. Беренче тукталышта 7 кеше чыкты, 4 кеше керде. Икенче тукталышта 12 кеше чыкты, 5 кеше керде. Алдагы тукталышта 8 кеше чыкты, 6 кеше керде. Тагы алдагысында 2 кеше чыкты, 16 кеше керде. Алдагы тукталышта5 кеше чыкты. Барысы ничә тукталыш булды. (5 тукталыш)
  • Барый базарда  балта, келәм, крәндил сатты. Аннары тырма, чиләк, тозлы кыяр банкасы, ышкы сатты. Хәтта кәрзин, кәстрүл, балалар машинасы, барысын да базарда сатты. Прилавка яныннан зурысы да кечесе дә Барыйның товарын мактый-мактый  алды. Барый ничә төрле товар саткан. (10 төрле)

“Кем тизрәк уйлый?”. Биремне барлык командалар да үти.

  1. Яклар суммасы 12 см га тигез булган квадрат сызарга. Җавапны жюрига тапшырырга. (Җавап: һәр ягы 3 әр см)
  2. Буе – 5 см, иңе – 3 см булган турыпочмаклыкның периметрын табарга. (Җавап: 16 см)
  3. Квадрат үзара тигез 9 шакмакка бүленгән. Һәр юлдагы һәм һәр баганадагы саннарның суммасы 15 кә тигез булырлык итеп, 1, 2, 3, 4, 5, 6, 7, 8, 9 саннарын квадратның шакмакларына урнаштырыгыз.
  1. нче тур. Атла-атла, уйлап атла

Һәр командадан бер  кеше чыга. Алга ун адым атлый атлагын саен нинди сан әйтелгән шул санга кабатлы саннарны әйтеп бара. Мәсәлән 7: 14, 21, 28

  1. нчы тур. Без - математик шагыйрьләр

Мәсьәлә, җавап, билге, чишү сүзләрен кулланып шигырь язарга.

Тамашачылар өчен конкурс

  • Кем, атна көннәрен, ай саннарын әйтмичә, 5 көнне рәттән әйтә ала? (өченчекөн, кичә, бүген, иртәгә, берсекөнгә).
  • Нинди сәгатьләр тәүлеккә ике тапкыр гына вакытны дөрес күрсәтә? (туктаган сәг.)
  • Алманың яртысы нәрсәгә ошаган? (икенче яртысына)
  • Гади стаканга ничә борчак керә ала? (борчак үзе стаканга керә алмый).
  • 7 шәм яна. 4 сен сүндерделәр. Ничә шәм калды? (4)
  • 2 малай юлдан  2 сум таптылар. Алар артыннан барган 4 кеше ничә сум табар?(берне тапмый).
  • Беренче хатын-кыз математик.(Гипатия)
  • Үзенең физик законнары белән билгеле инглиз математигы. (Ньютон)
  • Россиянең беренче хатын-кыз математигы.(Софья Ковалевская)
  • Математиканың пропорцияне өйрәнә торган өлешен борынгы греклар ничек атаган? (музыка)
  • 18 нче гасырда Рәсәйдә нуль  ничек аталган.(цифра)
  • Борынгы Грециядә уйлап табылган борынгы геометрик инструментны атагыз ? (циркуль)
  • Ни өчен поездларда стоп-кран кызыл, ә самолетларда зәңгәр?( самолетларда стоп-кран юк).
  • Кайсы математикның исем-фамилиясе бер генә хәреф белән аерыла? (Галилео Галилей).
  1.  нче тур. Таблицаны беләм.

Һәр команданың да уенчылары чыгып түгәрәккә аралашып басалар. Рәттән саный башлыйлар, ләкин 3 кә бүленүче саннар урынына таблицаны беләм дип әйтәләр. 1, 2, таблицаны беләм, 4, 5, таблицаны  беләм. Ялгышкан кеше төшеп калып бара. Кайсы команданың уенчысы кала, шул команда - җиңүче.

  1. нче тур. Рәссамчылар конкурсы.

Битләрдә һәр командага да цифрлар һәм арифметик гамәлләр кулланып бер хайван, яки кош рәсемен ясарга.

  1. нчы конкурс. Без әкият язабыз. (өй эше).

Һәр командага да әкият чыгырырга кушылган иде. Хәзер шуны тыңлап китик.

  1. нчы тур. Сүзләр тап.

Арифметика сүзеннән сүзләр ясарга. Тамашачылар арасыннан иң зур сүз уйлаган кешегә приз.

Җиде кат үлчә, бер кат кис

1 ле цифрасы

Ике куян артыннан кусаң берсен дә тота алмассың

2 ле цифрасы

100 сум акчаң булганчы, йөз дустың булу яхшырак.

5 ле цифрасы

100 тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрүең яхшырак.

8 ле цифрасы

Беләге юан берне егар, белеме юан меңне егар

0 цифрасы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок-исследование по математике в 6 классе « Здоровьесберегающие задачи математики. Роль математики в борьбе с курением»

Этот урок посвящен  научному исследованию. Одной из самых актуальных проблем современности является увеличение курящих людей, особенно школьников. Какова роль математики в борьбе с курением....

Рабочая программа по математике в соответствии с требованиями Федерального государственного образовательного стандарта основного общего образования на основании примерной программы по математики 5-9 классы. Математика 5 класс: И.И.Зубарева, А.

Рабочая программа разработана  на один учебный год:   в основу программы положены педагогические и дидактические принципы (личностно ориентированные; культурно ориентированные; деятельно...

Программа курса "Математика 5, 6 класс" (к учебникам Математика 5, Математика 6, авт. Зубарева И. И., Мордкович А.Г.)

Программа по математике для преподавания предмета в 5 и 6 классах по учебникам Зубаревой И. И., Мордковича А. Г. содержит пояснительную записку, в которой отражены: учебно-методическое сопровождение п...

Авторская программа элективного курса по математике Практикум по математике: математика в задачах

Элективный курс "Математика в задачах" рассчитан на учащихся 11 классов общеобразовательных классов, имеющих слабую математическую подготовку при решении задач. ...

Обобщающий урок по математике в 5 классе."Математика в мире животных и животные в математике"

Данный урок сопровождается показом презентации. Презентация  используется в качестве иллюстрации к уроку математики в 5 классе при повторении курса математики.Цели: развитие вычислительных навыко...