Внеклассное мероприятие (татарча)
методическая разработка по математике на тему

Сайфутдинова Гульфания Туктамышовна

Математик кичә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл matematik_kich.docx23.39 КБ

Предварительный просмотр:

Гөлфәния Сәйфетдинова

Питрәч районы Чыты урта гомуми белем бирү мәктәбенең югары квалификация категорияле математика укытучысы.

Математик кичә “Кабын салют”

     Максат: Математика фәненә кызыксыну уяту, уеннар аша фәнгә мәхәббәт тәрбияләү; укучыларның белемен, җитезлеген, зиреклеген тикшерү.

     Бүген бездә уен

     Кызыклы, матур уен

     Бу уенны карагыз,

     Шатланыгыз, көлегез

     Кызыклы мәсьәләләрне

     Бик тырышып чишегез.

     Без бүген сезнең белән уйнарбыз. Уенның ничек аталуын сез минем сорауларга җавап биреп белерсез.

     Кәҗәнең башында нәрсә бар? (К)

     Мәскәүдә берәү дә юк, Казанда икәү? (А)

      Әбидә бер, бабайда ике? (Б)

     Кыш уртасында нәрсә бар? (Ы)

     Көн белән төн нәрсә белән бетә? (Н)

     Уен “ Кабын салют” дип атала. Бу уенда сезгә ихтибарлылык, тапкырлык, зирәклек кирәк булыр. Уенда ике команда катнаша. Һәр команда үзе белән таныштыра. (Исем, девиз, җыр)

     Алып баручы:

    Математика кызыклы фән

     Ярата тапкырларны

     Яратмый ул наданнарны

     Белмәсәң тапкырлауны.

     Гаҗәп анда мәсьәләләр,

     Чишә алмый алҗыйсың

     Я бүләсең, я кушасың,

     Тагын алып карыйсың.

     Йә саннарны кушып карыйк

     Икегә бер- өч була.

     Ә кайчакта бигрәк кызык,

     Шушы сумма бер була.

     Күп урынлы саннар анда,

     Бер гади, бер унарлы.

     Зур-зур саннар ясыйбыз,

     Кушып барып уннарны.

     Һәр команда берничә тукталыш аша үтәр. Һәр дөрес җавапка һәм дөрес чишелгән мәсьәләгә йолдызлар бирелә. Йолдызларны сезгә күзәтү тукталышы тапшырыр.  (Жюри сайлана). Уен ахырында йолдызларны күп җыйган команда хөрмәтенә салют кабызырбыз. Йолдызларны без сезнең белән түбәндәге тукталышларда җыярбыз.

     1 тукталыш “Фикерлә”

     2 тукталыш “Уйлап тап”

     3 тукталыш “ Ихтибарлылык”

     4 тукталыш “Әкият”

     5 тукталыш “Мәкальләр” 

     6 тукталыш “Уен”

     Җиңүнең үрләре бик биек.    

     Биек булса да менегез

     Ярышта, узышта мин сезгә

     Бары тик уңышлар телимен.

     “Фикерлә” тукталышы.

     “Кешенең бөеклеге аның уйлый белүендә”. Бу бөек француз галиме Паскаль  сүзләре

     Сезнең тиз фикерләвегезне “Фикерлә” тукталышы тикшерер.

     Саннары йолдызчыклар белән алыштырылган саннарны чагыштырыгыз.

     А) **** һәм ***

     Б)32** һәм 31**

     Тигезләмәнең  тамырын уйлап табыгыз.

     А) 5*Х= 4*Х

     Б) у*у-1=15

     Һәр дөрес җавап өчен команда йолдыз ала.

    “Уйлап тап” тукталышы.

     Мәкаль “Бай булмасаң- бай булма, тик белемгә сай булма.”

  1. Саннар рәтендәге эзлеклелекне, үзенчәлекне күрегез һәм һәр рәттә 2 санны языгыз.

2, 3, 4, 5, 6, 7, ...,               3, 7, 11, 15, 19, 23, ...

10, 9, 8,7, 6, 5,...,               9, 1, 7, 1,5,1, ...

5, 10, 15, 20, 25, 30, ...,      4, 5, 8, 9, 12, 13, 16, ...

9,12, 15,18, 21, ...,              25, 25, 21, 21, 17, 17, ...

8, 8, 6, 6, 4, 4, ...,                 1, 2, 4, 8, 16, 32, ...

  1. Хәрефләр качкан. Качкан хәрефләрне табыгыз һәм сүзләрне языгыз.
  1. МТМТК.   2.МТР.   3. ТНН.   4. МНТ.

     Җавап: Математика, метр, тонна, минут.

     3. Ребусны чишегез.

6н, к3, 5ек, 100ек, 5мәт, б6рган, 100ә, 1дәм, 1лек, 1үк.          

     Команда 1 сорау буенча 5 йолдыз, 2 эш буенча 2, 3 эш өчен 5 йолдыз ала.Өстәмә йолдызны кайсы команда тизрәк чишә шул ала.

     “Ихтибарлылык” тукталышы.

Һәр дөрес чишелгән мәсьәлә өчен 2 йолдыз бирелә.

     Мәсьәлә:

     1. Автобуста 25 кеше бара, 1 тукталышта 12 төште, 5 утырды, икенче тукталышта 7 кеше төште, 4 утырды. Аннан соңгы тукталышта 8 төште, 6 утырды. Аннан соңгы тукталышта 2 төште, 16 утырды. Аннан соңгы тукталышта 5 төште. Барлыгы ничә тукталыш булган? (5 тукталыш)

     2. Груша алмадан авыррак, ә алма персиктан авыррак. Нәрсә авыррак: грушамы әллә персикмы? (груша)

     3. Бер бала ун мең сумга ун данә конфет алган. Конфетлар дүрт төрле, ягъни: данәсе ике меңлек, бер меңлек, ярты меңлек һәм чирек меңлек икән. Һәркайсыннан ничәшәр конфет алган? (Ике меңлекне- ике данә, бер меңлекне- биш данә, ярты меңлекне бер данә, чирек меңлекне- ике данә)

     4. Бер агачка сандугачлар килеп кунган. Һәр ботакка икешәр сандугач кунса, бер ботак җитми. Өчәр кунса- дүрт ботак артып кала. Ничә сандугач һәм ничә ботак булган? (Үндүрт ботак, утыз сандугач)

     “Әкият” тукталышы.

     1. Таңбатыр әкиятендә Таңбатыр алдында ничә катлы капка була? (7)

     2. Таңбатыр патшаның кече кызын хатынлыкка алып ничә көн туй ясый? (40)

     3. “Гөлчәчәк” әкиятендә гөлчәчәк сыерчыкка ничә чәч бөртеге бирә? (2)

     4. Кәҗә белән сарык капчыкка ничә бүре башы сала? (12)

     Тамашачылар өчен сораулар:

     1. Нинди саннар “боера” ала? (йөз, кырык)

     2. Очкан өч карга, кунганнар талга, өчәү кунса бер тал артып кала, берәмләп кунсалар, бер карга артып кала. Ничә карга, ничә тал? Җавабын үзең таба ал. (3 карга, ике тал)

     3. Ике сигез- уналты,

         Янә сигез, янә алты.

         Ике алты, бер сигез,

         Бер егерме, бер утыз. (100)

     “Мәкальләр” тукталышы

     Саннар кергән татар халык мәкальләрен искә төшерегез һәм дәвам итегез.

     1. Җиде кат үлчә, ....     (бер кат кис)

     2. Йөз сум акчаң булганчы, .....    (йөз дустың булсын)

     3. Егет кеше.......          (җитмеш төрле һөнәр дә аз)

     4. Иренгән- ике эшләр,.......      (артыннан бармагын тешләр)

     5. Бер алдыңа, ........         (биш артыңа кара)

     6. Ике сыңар, .......        (бер пар)

     “Уен” тукталышы

     Бу тукталышта уеннар тәкъдим ителә. “Ялгышмыйм”, “Кем тизрәк”, “Әтәчләр сугышы”, “Цифрны тап”, “Бәхетле очрак”. Һәр команда ромашка чәчәгеннән икешәр таҗ алып үзенә уен сайлый. Һәр уйналган уен өчен йолдыз бирелә.

     “Ялгышмыйм” уены.

     Түгәрәккә басып 30 га кадәр саныйлар, 3 кә кабатлы урынына (ялгышмыйм дибез) .

     “Кем күбрәк” уены.

    “Арифметика” сүзеннән сүзләр ясарга.

     “Әтәчләр сугышы” уены.

     Уенчының артына мисал язып эленә. Һәр уенчы үзенең көндәшенең мисалын чишәргә тиеш.

     (5*4- 20)*17=                                       27*(2*5-10)=

     “Цифрны тап” уены.

     Тактада 1 дән 21гә кадәр цифрлар язылган. Һәр командадан берәр кеше чыгып, саннарны үсә бару тәртибендә укырга тиешләр.

     “Бәхетле очрак” уены.

     Бу уен өчен шунда ук йолдыз бирелә.

     Жюри нәтиҗә ясый. Җиңгән команда хөрмәтенә салют кабызыла.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разработка внеклассного мероприятия по татарскому языку "Татарча да яхшы бел..."

Внеклассное мероприятие было проведено в рамках республиканского конкурса "Мин татарча сөйләшәм!" ( Я говорю по-татарски!). Мы заняли призовое место - приз DVD плеер....

Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в страну иностранных слов"

Цель данного мероприятия в занимательной форме  показать разные уровни функционирования русского языка: как одного из мировых языков, как языка народов, населяющих Россию, как государственн...

Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в страну иностранных слов"

Цель данного мероприятия в занимательной форме  показать разные уровни функционирования русского языка: как одного из мировых языков, как языка народов, населяющих Россию, как государственн...

Внеклассное мероприятие "Татарча да яхшы бел..."

Это мероприятие я показывала на районном семинаре учителей татарского языка и литературы....

Внеклассное мероприятие "Мин татарча сойлэшэм" (Я говорю по-татарски!")

Выступление агитбригады в республиканском конкурсе "Мин татарча сойлэшэм!" ("Я говорю по-татарски!")...

Внеклассное мероприятие, посвященное 23 февраля (военно-спортивный праздник). Внеклассное мероприятие, посвященное 23 февраля (военно-спортивный праздник). Внеклассное мероприятие, посвященное 23 февраля (военно-спортивный праздник).

-соединить спортивно-оздоровительную работу с патриотическим воспитанием   школьников   -развивать у детей мотивацию к занятию спортом   - формирование спортивных к...