Процентлар темасы буенча дәрес эшкәртмзсе
план-конспект урока по математике (6 класс)

Гильмутдинова Ильза Маснавиевна

6 сыйныфта математикадан татарча дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon protsent_dres_eshkrtmse.doc75.5 КБ

Предварительный просмотр:

1нче гимназиянең  1нче квалификацион категорияле

математика укытучысы Гильмутдинова И.М.ның

6 сыйныф өчен дәрес эшкәртмәсе

Тема: Процентлар табуга гади практик мәсьәләләр чишү

Максат: Процентлар табу күнекмәләрен ныгыту.

2.Процентларның тормышта кулланылышын ачыклау

3. Процентлар табуга гади практик мәсьәләләр чишү күнекмәләре булдыру

Бурычлар:

1) Процентлар табуга мәсьәләләр чишү күнекмәләре ныгыту

2) логик фикерләү сәләтен, игътибарлылыкны үстерү,

3)  мөстәкыйльлек,  коллективта эшли белү, активлык тәрбияләү.

Универсаль  уку-укыту эшчәнлекләре.

Шәхси: әйләнә-тирәдәге барлык нәрсәгә шәхси караш формалашу

Көйләгеч: үтәлгән эшнең уңышлылыгына бәя бирү, танып-белү процессы белән идарә итү, гыйлем туплау мәсьәләсен кабул итү

Танып-белү: тиешле мәгълүматны эзләү һәм анализлау, хәл итү ысуллары һәм алымнарын модельләштерү һәм куллану

Коммуникатив: хезмәттәшлекне оештыру һәм гамәлгә ашыру, партнерны тыңлый һәм аңлый белү, мәгълүматны тулы һәм төгәл кабул итә һәм тапшыра белү, математик терминнар ярдәмендә җөмләләр төзү күнекмәләре булдыру.

Дәреснең тибы: алган белемнәрне ныгыту дәресе

Дәрес барышы:

1. Оештыру этабы. 

 Укытучы. Хәерле көн,укучылар! Мин сезне дәрестә күрүемә шатмын. Дәрестә игътибарлы булырга, уйларга, сорарга, тәкъдимнәр ясарга кирәк булачак, һәм без бергәләп   яңа үрләргә ирешәчәкбез.  Эпиграф: “Зур уңыш кечкенә уңыштан башлана” (Слайд 1).

Бүгенге дәрес нинди темага багышланган булуын сез ребус чишеп белерсез. (Слайд 2)

Әйе, дәрес “Процент” темасына багышланган. (Слайд 3)

2. Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру

(Слайд 4) Дәрес максаты

1. Процентлар табу күнекмәләрен ныгыту.

2.Процентларның тормышта кулланылышын ачыклау

3. Процентлар табуга гади практик мәсьәләләр чишү күнекмәләре булдыру

 Сезнең һәрберегездә дәреснең башында һәм ахырында белгән белемнәрегезне тикшерү өчен таблица бар. “Дәрес башында” дигән багананы тутырыгыз әле.

Дәрес башы

Дәрес ахыры

1. Процент төшенчәсе кайларда кулланыла?

Җавап:

2. Скидка сүзе кайда очрый? Татарчага тәрҗемәсе ничек?

Җавап:

3. “Уксус “Столовый” 9%” дигән язу нәрсәне аңлата?

Җавап:

4. Грипп авыруыннан ничек сакланырга?

Җавап:

Парта өстендә - бәяләмә, дәрес барышында анда үз эшегезгә бәя биреп барырсыз.Ахырдан критерий буенча билге куела.

Разминка

(0-2)

Практик эш

(0-3)

Өй эше (0-1)

Бирем

(0-3)

Дәрестә активлык

(0-2)

Барлыгы ничә балл

Билге

10-11 балл –“5”

8-9 балл  - “4”

5-7 балл –“ 3”

Рефлексия

3.  Белемнәрне актуальләштерү. 

Дәреснең башында разминка үткәреп алырбыз (Слайд 6).

Слайд 4 1)Бирелгән процентка  туры килгән балалар өлешен табарга.

2) Процентка туры килгән вакланманы табарга

-Үзбәя (0-2 балл)

Группаларда эш (Түгәрәкнең тиешле өлешен буярга)

-Үзбәя (0-3 балл)

Процентлар:

-зурлыкларны үзара чагыштыруны җиңелләштерә,

 -исәпләүне гадиләштерә,

 шуңа да киң таралган.  

Мәсәлән, барлык эшнең ничә проценты эшләнүен, китапның нинди өлеше укылуын, укучыларның купмесе килмәвен, диңгез суында күпме күләмдә тоз булуын һәм башкалар. Сезгә өй эшенә % кулланылышына мисаллар табарга һәм темага мәсьәләләр төзеп килергә йөкләнгән иде.

Слайд 16:  4 группага бүлендегез. Хәзер сүз сезгә. Чыгышлар тыңлана

-Үзбәя (0-1 балл)

4. Яңа белемнәрне ныгыту (10 мин)

Дәфтәргә датаны язып куегыз (Слайд 7). 

Укучылар! Дөньяда иң кадерле нәрсә сәламәтлек. Бүгенге дәрестә укучыларның сәламәтлеген саклау өлкәсенә кагылган мәсьәләләр карап китәрбез.

Вакыт - вакыт без йогышлы авыруларның “кабыну” чоры белән очрашабыз. Шундыйларның берсе грипп авыруы.Бу авыру үзеннән соң төрле катлауланулар калдыруы белән куркыныч. Шуңа күрә авыруны кисәтү дәвалауга караганда жиңелрәк.

№1. Әгәр алдан саклану чаралары күрелмәсә, халыкнын 40 % ы вирус белән зарарланырга мөмкин.

Безнең мәктәптә 400 укучы исәпләнә.Төрле саклану чаралары үткәргәндә, бу сан 15% ка калырга мөмкин. Әйтелгән чаралар нәтиҗәсендә авырулар санын ничәгә киметергә була?

№2. Җилләтелмәгән бүлмәдә тупланган грипп вирусы 75% кешене зарарлый. Даими җилләтелгән, дымлы жыештыру уздырылган бүлмәдә бу сан 15% ка кала. Шул шартларны үтәгәндә мәктәпнең ничә укучысын авырудан саклап калып була?

Ял минуты(Слайд 21)

Безнең Татарстанда

  • ничек биек таулар?
  • Ничек бөгелә таллар?
  • Ничек шаулый урманнар?
  • Ә ничек тирән күлләр?
  • Ә ничек үсәләр гөлләр?

Күп кенә йогышлы авыруларны, шул исәптән гриппны кисәтүдә әйләнә тирәнең, сулый торган һаваның чисталыгы, дару үләннәренең әһәмияте зур. Сез үзебезнең җирлектә үсә торган нинди дару үләннәрен беләсез?

№3. Киптергән вакытта мәтрүшкә үз авырлыгының 90%ын югалта.

100г кипкэн үлән алу өчен күпме мәтрүшкә җыярга кирәк?

Үзбәя. (0-3 балл)

Ә сез беләсезме? (Слайд 24-26) Сүзлек белән эш.

 “Дәрес ахыры” баганасын тутыру.

Үзбәя  (0-2)  Дәрестә активлык өчен баллар куябыз (0-2).

Нәтиҗә?

Билге кую:  10-11 балл  - «5»,   8-9 балл  -«4»,   5-7 балл –“ 3”

5. Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү. (Слайд 29)

 «4»-№134, №135

«5» - +акча, процент турында экиятлэр укып килергэ

6. Рефлексия (дәрескә йомгак ясау). (Слайд 30-31)

Мин…белдем

Мин…аңладым

Мин …өйрәндем 

(Слайд 32) Дәрес тәмам. Рәхмәт барыгызга да.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйфат темасы буенча контроль дәрес.

Рус мәктәбенең 7 нче сыйныфы өчен....

Өчпочмак темасы буенча "Бәхетле очрак". уен- дәрес

Темаларны үзләштерүне уен- дәрес формасында төрләндерергә мөмкин....

2 сыйныфта татар теленнән "Мәгънәләре буенча исемнәрне төркемләү" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе

2 сыйныфта татар теленнән "Мәгънәләре буенча исемнәрне төркемләү" темасы буенча дәрес үткәрелә. Предметны белдергән сүзләр ныгытыла, аларны мәгънәләре буенча төркемнәргә бүләргә өйрәтелә....

Татар теле буенча ФГОСка нигезләнеп эшләнгән "Сыйфат дәрәҗәләре" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе.

Бу дәрес 3Б сыйныфында бирелде.Дәрес үстерелешле укыту методикасына нигезләнеп төзелде.Дәрес проблемалы сорау белән башланып китә.Укучылар дәрестә анализлыйлар, чагыштыралар, иң мөһимен аерып чыгарала...

6 класс - Вакланмасы буенча сан табу темасы буенча дәрес эшкәртмәсе

Дәрес планы.1.Оештыру моменты.2.Актуальләштерү.3.Дәрес темасын һәм максатын әйтү.4.Яңа дәрес материалын аңлату.5.Яңа дәрес материалын ныгыту.6.Физкультминут.7.Мөстәкыйль эш.8.Дәресне йомгаклау.9.Өй эш...

"Безнең гаилә" темасы буенча ачык дәреснең технологик картасы, Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе буенча.

Әлеге дәрес Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе буенча төзелде. 1нче сыйныфлар өчен "Безнең гаилә" темасы буенча ачык  дәреснең технологик картасы....

2 нче сыйныф буенча татар теленнән "Тамырдаш сүзләр " темасы буенча презентация

Тамырдаш сүзләр темасы буенча презентация. Укучылар өчен файдалы тест....