Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның ата-аналарына сөйләм әлифбасы
консультация на тему


Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon mktpkch_yashtge_balalarnyn_ti-nilren_soylm_lifbasy.doc48 КБ

Предварительный просмотр:

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әти-әниләренә

                         сөйләм әлифбасы

Артикуляцион гимнастика – ул иреннәргә, телгә, казналыкка гимнастика. Балагызны көзге каршында авызын ачарга һәм ябарга, телне өскә күтәрергә, телне киң һәм очлы итеп бер торышта тотарга өйрәтегез.

Балалар белән аралашканда тиз сөйләшмәскә кирәк. Ачык,төгәл итеп, предметларны дөрес атап, “балалар” һәм “зурлар” сүзләре кулланып (бу –машина, - пи-пип, ә бу –эт, ау-ау) сөйләшегез. Балагызның кызу сөйләшүенә юл  куймагыз.

 Вак моториканы үстерү – кул  бармаклары хәрәкәтләрен гадәттә шулай дип йөртәләр. Кул бармаклары хәрәкәте никадәр үсештә булса, сөйләм дә шул кадәр яхшы була. Шуңа күрә балагызның кул мускуллары хәрәкәтен үстерергә тырышыгыз. Башта бармакларга массаж  ясасагыз, соңрак “бу бармак- әби бармак, бу бармак-бабай бармак,...” тибындагы уеннар уйнагыз. Сезнең күзәтү астында бала әвәләсен, сәдәфләр эләктерсен, аяк киемен бауласын,һ.б.

Гадәттә, балалар рәсемле китаплар яраталар.Үз яшенә туры килгән әлеге китаплар - сөйләм үсеше өчен бик шәп ярдәмлек. Китаплардагы рәсемнәрне  караганда  нәрсәләр ясалуы турында сөйләшегез, балагыз кем? кайда? нинди? нишли? нинди төстә? нинди формада? кебек сорауларга җавап бирсен.

Дизартрия, алалия, ринолалия, тотлыгу, сөйләмнең гомуми җитешсезлеге кебек катлаулы сөйләм җитешсезлекләрен төрле белгечләрнең (логопед, табиб, тәрбияче, ата-ана)  бергә эшләве нәтиҗәсендә генә сыйфатлы итеп яхшыртырга, яисә төзәтергә мөмкин.

Елан”, “Сәгать” кебек артикуляцион гимнастикалар тел хәрәкәтен үстерә. Бала көзгегә карый, авызы ачык килеш телне юка һәм очлы  итә. “Тик-так, тик-так”, яисә “Елан чыкты,кереп китте”  кебек зурлар биргән ритм буенча телне як-якка йөртә, елан сыман озын итеп алга суза.

Ж “ авазы-зур коңгыз җыры.Ямьле яз җитеп табигать уянгач, коңгызлар да уяна. Алар яз җитүгә сөенеп: ж-ж-ж, дип җырлыйлар. Ә коңгыз балалары көчсез итеп: җ-җ-җ, дип аваз салалар. Бу уеннар аша ж,җ авазлары арасындагы аерманы күрсәтә аласыз.

Зур үсеп мәктәпкә кергәч,  балагызның уку проблемалары катлауланмасын өчен кече яшьтән үк сөйләм җитешсезлекләрен бетерү өстендә эшләгез. Үзегез генә төзәтә алмасагыз, махсус белгечкә - логопедка мөрәҗәгать итегез.

Игътибар итегез әле: балагыз яшьтәшләреннән аерылып тормыймы? Нарасыегызны мәгълумәт  белән күмеп ташламагыз, аның үсешен тизләтергә тырышмагыз. Ана телен үзләштерми торып чит телне өйрәнү иртәрәк булыр (юкка гына икетеллелек хөкем сөргән гаиләләрдә   балаларда сөйләмнең гомуми җитешсезлеге күзәтелми).

Й – балалар сөйләмендә л  авазын  әлеге аваз белән алыштыру очрый. Көзге каршында  й һәм л авазларының артикуляция аермалыкларын күрсәтегез: л – тел очы өске кискеч тешләргә яисә аларның уртына тия, й – телнең уртасы аңкауга таба күтәрелә.  

Кул хәрәкәтләре сөйләмебезне тулыландыра. Ләкин бала  сөйләм урынына гел кул хәрәкәтләре куллана икән, сагаерга кирәк. Бу очракта балагызның сөйләгәнен аңламаганга салышыгыз, нәрсә әйтергә теләгәнен белмәгән кыяфәт чыгарыгыз, сүз белән аңлатуын сабыр гына көтегез. Балагызның “кул хәрәкәте “ сөйләмен никадәр күбрәк кабул итсәгез, шулкадәр озак балагыз сөйләмгә тартылмаячак.

Л авазын  автоматлашырганда иҗекләрне таныш көйгә әле ла, ла, ла,  әле лы, лы, лы, әле ло, ло,ло, әле лу, лу, лу, дип күп тапкыр кабатлау балалар өчен бик тә кызыклы.

Матур сөйләмнең төп компонентлары: дөрес, ачык, салмак темп һәм тавыш көче, сәнгатьлелек һәм бай сүзлек. Хөрмәтле әти-әниләр, сезнең сөйләмегез матур булырга тиеш.

Начар кәефле булсагыз, бала белән шөгыльләнергә ярамый. Сабыегыз авырса, яисә күңеле төшенке булса да  шөгыльләрне кичектереп торыгыз. Уңай эмоцияләр генә кирәкле нәтиҗәгә китерә.

Онытмагыз: сөйләм үсеше өчен нинди генә чара куллансагыз да, балагыз зыян күрерлек булмасын!

Пышылдап сөйләшергә дә өйрәтергә кирәк.Тавыш көчен үзгәртү балага бик авыр. Балагыз тавыш ярыларын көчәндермәсен. Кычкыру бар кешегә дә зарарлы, аеруча 10-12 яшьлек балаларга, чөнки бу яшь- тавыш ярылары үсеше стадиясе чоры.

Режим- кечкенә балага бик әһәмиятле, аеруча гиперактив балаларга. Нерв системасының даими ярсуы, йокысызлык организмның аруына, көчәнүенә китерә. Иң начары-тотлыгу һәм башка катлаулы тайпылышлар барлыкка килергә мөмкин. Бала начар йокласа баш астына тамыры белән салынган валериан мендәре куегыз. Шулай ук тынычландыру үзлегенә ия табигый майлар да кулланырга мөмкин.

Сулыш күнегүе сөйләм үсеше өчен әһәмиятле. Авазлар әйтелешенә  кирәкле һава агымын формалаштыру өчен баланы нечкә агым белән җиңел уенчыкларга, шарчыкларга, судагы кечкенә көймәгә өрергә өйрәтегез (яңакларның кабармавына игътибар итегез).

Тотлыгу һәм неврозны китереп чыгаручы сәбәпләрнең берсе-сул кул белән эшләүче баланы уң кул белән эшләргә өйрәтү. Сул кул белән эшләү үсештәге тайпылыш түгел, ә балага ана карынында ук салынган шәхси үзенчәлек.

Уен -  мәктәпкәчә яшьтәге балаларның төп шөгыле. Сөйләм үсешендәге җитешсезлекләрне бетерү бары тик уен аша гына уңай нәтиҗә бирә.

Фонематик ишетү тиешле үсештә булмау, сөйләмнең грамматик ягы бозылу, сүз байлыгы чикле булу, кимчелекле аваз әйтелеше - болар сөйләмнең гомуми җитешсезлеген күрсәтүче билгеләр. 2 яшьтән соң гына сүзләр, 3 яшьтән соң гына фразалы сөйләм барлыкка килгән балаларда сөйләм үсеше җитешсезлегенең әлеге төре күзәтелә.

Хәтер, фикерләү, сөйләм кабул итү кебек психик процессларны үстерү аша баланың акыл үсешенә һәм сөйләм үсешенә йогынты  ясарга кирәк.

Ц авазы – йомык, шартлаулы тел алды тартыгы.Тел өске тешләр артына нык итеп урнаштырыла, сөйләм органнары йомыла, көчле һава агымы авыз куышлыгы аша үткәндә шартлап чыга һәм шартлаулы аваз ясала.

Чәчәкләрне (ромашка, тузганак, һ.б.) сөйләм сулышын формалаштыру максатыннан кулланырга мөмкин. Яңакларны кабартмый гына тузганакка  өрү юнәлешле һава агымы күнекмәләрен булдырырга ярдәм итә. Ромашканы иснәргә тәкъдим итеп сөйләм сулышын камилләштерәбез: сулышны борын белән алабыз һәм авыз аша чыгарабыз (эх, ничек тәмле!). Игътибар! Аллергияле баларга төрле исләр белән сак булырга!

Шаян тел” әкияте аша балаларны артикуляцион гимнастика күнегүләре белән таныштырабыз.  “Авыз” дигән өйдә шаян тел яшәгән, дип башлап, һәр артикуляцион күнегү өчен  кызыклы вакыйгалар уйлап чыгарсаң, көн саен эшләнелүче  бертөрле кызыксыз күнегүләр дә ялкытмый.

Щетка белән бармакларга, уч төбенә массаж ясау вак моторика үсешенә уңай йогынты ясый, кул һәм бармак мускулларының тонусын күтәрә. Теш щеткасы ярдәмендә телне чистарту белән бергә аның тонусын да күтәрергә була.

Ышаныч белдерү аша сез балагызны үсендереп җибәрәсез, сөйләм үсеше уңышларына җирлек тудырасыз.

Этаж, электр, элеватор, экскурсия –татар телендә алынма сүзләр. Бу сүзләрне укыганда  э хәрефен русча әйтелеше белән укырга кирәк.

Юаткыч- имезлекне бала озак һәм еш имсә, ул зарарлы. Беренчедән, дөрес аваз әйтелеше формалашуда кирәкле аңкау биегәя (готик аңкау), икенчедән, имезлек сөйләшергә комачаулый. Сүз урынына бала кул хәрәкәте һәм пантомимика куллана.  

Яз, елан, юрган сүзләре әйтелеше авыр булган сузык авазлардан башлана. Игътибарга алыгыз, алар ике аваз белдерә:

             Я=й+а, й+ү

             Ю=й+а, й+ә

              Е=й+ы, й+э

Әлбәттә, баларга башкаларны кабатлау хас. Шуңа күрә, мөмкинлек булса, сөйләмендә җитешсезлеге булган кешеләр белән аралаштырырга тырышмагыз( аеруча тотлыгучы кеше белән).

Өч яшь тулгач бала фраза белән сөйләшергә тиеш. Фразалы сөйләмнең булмавы – сөйләм үсеше тоткарлануның билгесе. 3 яшьтә  сүзләре булмау –баланың гомуми үсешендә катлаулы җитешсезлекләр булуны күрсәтә.

Үз  баласының  яшенә туры килгән сөйләм чикләрен ата-аналар белергә тиеш. Мәсәлән, аваз әйтелеше нормалары:

   3-4 яшь – с, з, ц  авазларын бала дөрес әйтергә тиеш;

   4-5 яшь – ш, щ, ч, ж;

    5-6  яшь – л,й, р  авазларын.

Җырлар, тизәйткечләр, әйтемнәр, кыска шигырьләрне балалар бик яраталар. Тизәйткечләр дикцияне үстерә. Тизәйткечләрне башта әкрен темпта көзге каршында һәр авазны ачык әйтергә өйрәнергә кирәк, аннан соң гына темпны кызулатырга була.

Һәрвакыт балагызга нәрсә күрүегез турында сөйләгез. Исегездә тотыгыз, сезгә таныш һәм гадәти булган тирә - юнь балагызга “укылмаган китап”.  Агачның үсүен, чәчәкнең чәчәк атуын, ни өчен чәчәккә бал корты кунуын аңлатырга иренмәгез.

                                                   Актаныш авылы

                                                   6 нчы санлы “Каенкай” балалар бакчасының

                                                   укытучы – логопеды Нуртдинова Фәнирә Гатуф

                                                    кызы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тест-тренажер "Мин һәм минем яшьтәшләрем."

7 нче сыйныфта "Мин һәм минем яшьтәшләрем" темасын өйрәнгәч, укучыларның белемнәрен тикшерү өчен тест-тренажер. (Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча)...

Хәзерге шартларда балаларны мөстәкыйль тормышка әзерләү

доклад на тему "Хэзерге шартларда балаларны мостэкыйль тормышка эзерлэу"...

Сәләтле балаларны үстерү

Дәресләрдә һәм дәресләрдән соң сәләтле балалар белән эш....

София Әюп кызы Садыкова - Җиңү яшьтәше

   София Әюп кызы Садыкова - Җиңү яшьтәше,  май аенда Җиңү алдыннан ул бәхетле елда туа....