Сыйныф сәгате .“ Мин яшьтәшләремнең үз – үзләрен тотышларына ничек тәэсир итә алам? “
классный час на тему

Сагьдиева Танзила Хатиповна

Сыйныф сэгате.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon syynyf_sgate_tenzile_2.doc76 КБ

Предварительный просмотр:

                                                     Сыйныф сәгате

“ Мин яшьтәшләремнең   үз – үзләрен тотышларына ничек тәэсир итә алам? “

Максат. Үсмерләргә  итагатьле , шәфкатьле гамәлләр кылырга этәргеч бирү.

Бурычлар:

  1. Кешенең үз- үзен тотышы, кылган гамәлләре турында күзаллау булдыру.
  2. Группада эшләү, хезмәттәшлеккә әзер булу, бәхәстә уртак фикергә килү, толерантлык сыйфатларын булдыру.
  3. Мәрхәмәтлелек. әхлаклылык, әдәплелек, үз- үзеңне тәрбияле тоту күнекмәләре булдыру .
  4. Кешенең үз –үзен тотышындагы тискәре сыйфатларга каршы торучанлык тәрбияләү.

 Сыйныф сәгате барышы:

     Исәнмесез, балалар. Мин – Сәгъдиева Тәнзилә Хатип кызы.  Конкурста катнашучы буларак, миңа  барыбызны да кызыксындыра торган сорауларга җавап эзләргә, бер- беребезнең фикерен тыңлап, дөрес нәтиҗә ясарга мөмкинлек туды.

       Менә сез, укучылар, барыгыз да балачак иленнән мәктәпкә килгәнсез.Ләкин  тормыштагы вакыйгаларга яки сыйныфтагы, мәктәптәге хәлләргә  сезнең карашларыгыз төрлечә була. Үз- үзегезне тотышыгыз да бер үк түгел: кемдер үзен үрнәк булырлык итеп тота, ә кайберләрегез тәртип боза.Бу сезнеңчә нәрсәгә бәйле? Бу хәлләрне без үзгәртә алабызмы?

    Балалар фикерен тыңлап үтү, һәм сыйныф сәгатенең темасын әйтү.

Слайд 1. “ Мин яшьтәшләремнең   үз – үзләрен тотышларына ничек тәэсир итә алам? “

Слайд 2 “Тормышта һәр кешененең үз юлы була”

                 Сезнеңчә бу юлны үзгәртеп буламы?

  Мәсәлән, тәртипсез укучы гел начар юлга басамы? Яки аңа тәэсир итеп , аның  тормыш  юлын яхшы якка үзгәртеп буламы?

Слайд 3 

“ Үзегезнең фикерләрегезгә игътибарлы булыгыз, алар кылган гамәлләрегезнең башы”

 Бөек кытай галиме Лао Цзы фикере белән сез килешәсезме?

Ә хәзер группаларда эшләп алырбыз. Һәр группага фикер алышу өчен, берәр ситуация тәкъдим итәм.

Слайд 4      

1 нче ситуация.  

    Сыйныфташларыгыз бер тыйнак, тәртипле иптәшегезне мыскыл итеп, аннан көлеп тора. Сезнең бу очрактагы гамәлегез?

      Җаваплар: А. Башкаларга кушылып сез дә көләсез;

                         Б. Барысына да каршы чыгып, аны яклыйсыз;

                         В. Ишетмәмешкә салышып, чыгып китәсез.

                         Г. Башка фикер.

2 нче ситуация .    

      Дүшәмбе математикадан контроль эш, ял көне әзерләнеп, сез “5” ле алырга уйладыгыз. Ә бер сыйныфташыгыз сезне ял көненә күңелле кичәгә чакыра, математика качмас, ди.Сез нишләячәксез?

      Җаваплар:  А. Бу фикергә кушылып, ял итәргә барасыз;

                           Б. Кичәгә барасыз, ләкин начар билге алуыгызны уйлап, тизрәк кайтып китәсез;

                           В. Кичәгә барудан баш тартасыз, иптәшегезне дә бармаска үгетлисез;

                           Г. Сезнең фикер.

3 нче ситуация.    

        Тәнәфестә портфельләр атышып уйнадыгыз һәм сезнең портфель тәрәзәне ватты. Сыйныф җитәкчесе керде , сыйнныфташларыгыз сезне сатмады. Укытучы :” Мин гаеплене ачыклап тормыйм, ләкин сыйныф шәһәргә экскурсиягә бармаячак” – диде.Сезнең гамәлегез нинди булыр?

             Җаваплар:  А. Сез укытучыга дөресен сөйләп бирәсез, үзегезне экскурсиягә алмауларын үтенәсез.

                                 Б. Бармасак соң, диеп бер ни дә әйтмисез.

                                 В. Экскурсиягә бара алмаулары өчен сыйныфташларыгыздан гафу үтенәсез, укытучыга әйтмисез.

                                 Г. Сезнең фикер.

       Балалар фикерен тыңлап, нәтиҗәләр ясау.

Нәтиҗә :

      1 ситуация. “Иртә көлсәң кешедән, кич көләрләр үзеңнән” , дигән татар халык мәкале бар.Үз иптәшләреңнән көлүнең начар булуын аңлау, аны башкаларга да аңлатырга тырышу тиеш.

     2 ситуация.  Иптәшегезнең тискәре тәэсиреннән сезне үз сүзегездә нык тора алуыгыз, максатка омтылу һәм ихтыяр көчегез коткара ала.

     3 ситуация. Сездә гаебегезне тою, башкаларны кыен хәлгә куйган  өчен үкенү   хисе туарга тиеш. Сез кылган гамәлегез өчен, җаваплылыктан качмыйча, җавап тотарга әзер булырга тиеш.

Ә хәзер эстафета. 

        Тактада кешедә була торган сыйфатлар язылган. Сез үзегездә булдырырга теләгән сыйфатларның астына сызарга тиеш буласыз.

  1. Шәфкатьле, хезмәт сөючән, тупас.

  2. Ярдәмчел, куркак, намуслы.

  3. Кыю, ялкау, битараф

  4. Усал, игътибарлы , әдәпле.

  5. Ялганчы, сабыр, хөрмәт итүчән.

  6. Эчкерсез, рәхимле, саран.

  7. Оятсыз, тыйнак, акыллы.

  8. Аралашучан, тәкәббер, яхшы дус.

  9. Каты бәгырьле, тормыш сөючән, батыр.

 10.Үз сүзендә торучы, көнче, актив.

 11. Әләкче, шат күңелле, пассив.

 12. Иманлы, гайбәтче, тырыш.

Бу уенга нәтиҗә ясау.

Ә хәзер тагын бер уен уйнап алабыз.   “Миңа синдә ошый”  дип атала.

Укытучы бер укучыга йөрәк рәсеме бирә: “Миңа синдә ........ (бер яхшы сыйфатын әйтә) ошый, ди. Укучы күршесенә шулай ук сүзләр әйтеп тапшыра.Түгәрәк буйлап әйләнеп чыккач, “Миңа синдә ошамый “ дип дәвам ителә.

 Рефлексия, йомгак ясау.

  1. Безнең сыйныф сәгатенең максаты нәрсә иде? ( Кешеләргә яхшылык кылу, начар сыйфатларны бетерүдә булышу)
  2. Кешенең һәр кылган гамәле башкаларга ияреп түгел, аек акыл белән уйлап эшләнгән булырга тиеш.
  3. Безнең очрашу позитив, игелекле һәм мәрхәмәтле, әхлаклы гамәлләр кылуга юнәлгән.

Слайд 5.

 Дәресебезне әхлаклылыкның алтын кагыйдәсе белән тәмамлыйсы килә:”Сиңа башкалар нинди мәнәсәбәттә булуларын теләсәң, үзең дә башкаларга шундый мөнәсәбәттә бул”

Укытучы һәр балага үз- үзеңне дөрес тоту өчен кирәкле кагыйдәләр җыелмасын тапшыра.

                                      Хөрмәтле дустым!

       Һәрчак һәм һәр җирдә  кылган гамәлләрең түбәндәге әхлаклылык кагыйдәләренә таянсын:

  1. Син кешеләр арасында яшисең.
  2. Онытма, синең һәр теләгең, һәр кылган гамәлең синең тирәңдәге кешеләрдә дә чагыла.
  3. Син теләгән әйбер белән эшләргә яраганы арасында зур чик булырга мөмкинлеген бел.
  4. Кылачак гамәлең алдыннан үзеңә сорау куй: син башкаларга зыян салмыйсыңмы, уңайсызлык тудырмыйсыңмы?
  5. Гамәлләреңне синең тирәдәгеләргә яхшы булырлык итеп кыл.
  6. Син кулланган тормыш рәхәтлекләре башка кешеләр тарафыннан тудырылган.
  7. Кешеләр сиңа бәхет бүләк итәләр.Син дә аларга яхшылык белән түлә.
  8. Кешеләргә рәхимле һәм шәфкатьле бул.
  9. Яклаучысыз булганнарга  һәм үзеңнән йомшакларга булыш.
  10. Кешеләргә усаллык кылма,  зарар салма.
  11. Олы йөрәкле һәм чиста күңелле кеше бул.
  12. Явызлык кылучыларга битараф булма.
  13. Алдау, явызлык  һәм гаделсезлекләргә каршы көрәш.
  14. Үзеңне яратуларын теләсәң, син дә аларны ярат.
  15. Исеңдә тот: кеше – үзе кылган гамәлләреннән тора.
  16. Онытма: кешенең гамәлләре- аның фикерләренең тәрҗемәсе.
  17. Кайчан теге яки бу гамәлне кылырга, ә кайчан тыелып торырга кирәклеген бел.
  18. Чынлыкта  барлык кешеләр дә бер үк, кылган гамәлләре генә төрле.
  19. Онытма: безнең кылган гамәлләребез безнең шәхесебез һәм исемебез белән тәңгәлләштерелә.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйныф сәгате: "Төбәгебезнең хөрмәтле кешеләре"

Тема: Максат:              Туган ил, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү, укучыларны     ...

Сыйныф сәгате Туган телем-татар теле 5 нче сыйныф

5 нче сыйныфлар өчен сыйныф сәгате....

"Онытмадык... Мәңге онытмабыз алар батырлыгы турында". Сыйныф сәгате (8 сыйныф)

8 сыйныф укучылары өчен Бөек Ватан сугышы елларына багышланган сыйныф сәгате....

"Яман гадәтләр - кешелек дошманнары" сыйныф сәгате (8 сыйныф)

Р.Фәхреддин нәсыйхәтләре буенча төзелгән сыйныф сәгате...

"Кәрәзле телефон сәламәтлек дошманымы?"сыйныф сәгате. (6 сыйныф)

Укучыларга кәрәзле телефонның хәзерге тормыштагы ролен аңлату, сәламәтлек өчен куркыныч икәнлеген дә искәртү. Укучыларга файдалы киңәшләр бирү....

Сыйныф сәгате буенча презентация "Наркотикларсыз яшәү" (8 нче сыйныф)

Презентация  8 нче  сыйныфта сыйныф сәгатен  үткәрү  өчен  кулланылды. Сыйныф  сәгатендә  наркотик  матдәләр, аларның  зыяны  турында белешмә  би...

Кешелеклелек бизи кешене, сыйныф сәгате. 8 сыйныф

Кешелеклелек бизи кешене, сыйныф сәгате...