Эш тәҗрибәсеннән
проект на тему

Әхтәмова Гөлназ Мингали кызы

    «Шәкерт ничек кенә яшь булмасын, ул мәгърифәт үзләштерүгә сәләтле булыр, фәкать укытучының укыту ысулын белүе һәм алдында утырган көчсез җан иясенең киләчәк көндә мәшһүр һәм файдалы адәм булу ихтималы барлыгын фикерләп, саклык белән тәрбияләве шарттыр» Р.Фәхретдин

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 175_nche_mktp._esh_tzhribse_ahtyamova_g.m_.doc431 КБ

Предварительный просмотр:

Эш тәҗрибәсеннән

Казан шәһәре Совет районы

 175 нче гомуми урта белем мәктәбенең

 югары категорияле

туган тел һәм  әдәбият укытучысы

Әхтәмова Гөлназ Мингали кызы

Дәресләрдә  һәм  дәрестән тыш эшчәнлектә критик фикерләү технологиясен кулланып, укучыларның фикерләү сәләтләрен үстерү

                           

    «Шәкерт ничек кенә яшь булмасын, ул мәгърифәт үзләштерүгә сәләтле булыр, фәкать укытучының укыту ысулын белүе һәм алдында утырган көчсез җан иясенең киләчәк көндә мәшһүр һәм файдалы адәм булу ихтималы барлыгын фикерләп, саклык белән тәрбияләве шарттыр» Р.Фәхретдин

Эчтәлек

  1. Кереш. Актуальлек

II. Төп өлеш. “Туган тел, туган тел әдәбияты дәресләрендә һәм  дәрестән тыш эшчәнлектә критик фикерләү технологиясен кулланып, укучыларның фикерләү сәләтләрен үстерү”

III.     Йомгаклау

IV. Әдәбият исемлеге

Кушымта. Мониторинг. Укытучының һәм укучыларның уңышлары.

  1. Кереш

   Заман таләпләренә туры килә торган белем бирү шәхесне җәмгыятьтәге төрле үзгәрешләргә, тормыш сынауларына, фән нигезләрен ныклы үзләштерүгә әзерләүне күз алдында тота. Яңа педагогик технологияләр кулланып татар теленә өйрәтү – уку-укыту процессын яңача оештыру ул. Ул түбәндәге максатларны күздә тотып башкарыла: татар телен өйрәнү белән кызыксындыру, теләк уяту; укучыларның танып- белү активлыгын арттыру; телне өйрәнү өчен уңай шартлар булдыру; укучыларның иҗади мөмкинлекләрен тулырак ачу.

Бүгенге көн  укучылардан фикерләү, килеп туган проблемаларны тиз арада чишү, компетентлылык, толерантлылык, танып белү эшчәнлегендә мөстәкыйль фикер йөртү сәләтенә ия булуны таләп итә. Укыту эшчәнлегенең сыйфатын яхшырту, яңа технологияләр куллану, сыйфатлы белем бирү – заман мәктәбенең төп бурычы булып тора. Бүгенге көн чыгарылыш укучысы, алган белем һәм күнекмәләрдән  актив  файдаланып,  яңалыклар алдында югалып калмыйча, мөстәкыйль фикер йөртеп, дөрес юл сайлый белергә тиеш. Шәхеснең танып белү сәләте - эшлеклелек сыйфатының аерылгысыз өлеше. Барысын да исәптә тотып, туган тел, әдәбият һәм дәрестән тыш эшчәнлегемдә укучыларның фикерләү сәләтләрен үстерүгә ирешү өчен  яңа технологияләрне, алымнарны актив кулланып,  планлаштырылган нәтиҗәгә ирешергә омтылам.

Актуальлек

  Федераль белем стандартлары таләпләре нигезендә бүгенге көн чыгарылыш сыйныф укучысы яңалыклар  алдында югалып калмыйча, мөстәкыйль фикер йөртеп, кирәкле мәгълүматны таба белергә тиеш. Ләкин статистикадан күренгәнчә, 17-18 яшьлек егет-кызларның нибары 39% гына мәгълүмат белән эшли белә. Әлбәттә, монда уйланырлык җирлек бар. Ә менә укучының танып- белү эшчәнлеген ничек активлаштырырыга? Укучыга үз фикерен ничек җиткерә белергә? Иҗади стандарт булмаган фикергә ничек ирешергә?

Минемчә, критик фикерләү сәләтенә ия булган укучы гына җәмгыятьтәге төрле үзгәрешләргә, тормыш сынаулары алдында югалып калмыйча, алган белем һәм күнекмәләрен  тормышта файдалана алыр һәм максатына ирешер.

Методик темамны да шуларны исәптә тотып сайладым: “Дәресләрдә  һәм  дәрестән тыш эшчәнлектә критик фикерләү технологиясен кулланып, укучыларның фикерләү сәләтләрен үстерү”.

Минем максатларым: уйлый белергә сәләтле, һәр эшкә җаваплы караучы, куйган максатына ирешүче, алган белемен тиешле дәрәҗәдә куллана белүче шәхес тәрбияләү.

        Бурычларым: танып-белү эшчәнлеген үстерүгә юнәлтелгән күнекмәләр булдыру нигезендә укуга кызыксыну уяту; укучыларның критик  фикерләү сәләтләрен үстерү; укучы һәм укытучы арасында иҗади хезмәттәшлек нигезендә актив, уйлый белергә сәләтле, үз фикерен дәлилли белә торган шәхес тәрбияләү.

Эш тәҗрибәсе бердәм системага салынган дәрес- дәрестән тыш эшчәнлекне оештыруны  үз эченә ала. Бу эш төрләрен дәресләрдә генә түгел, шулай ук дәрестән тыш эшчәнлектә дә кулланыла ала.

Тормышка ашыруда катнашучылар: туган тел һәм әдәбият укытучысы, мәктәп укучылары.

Методик  теманы тормышка ашыру  этаплары:

 I этап –оештыру өлеше. Кереш диагностика. Методик әдәбият, туган тел һәм әдәбият өлкәсендә хезмәт куйган галимнәр һәм чит ил галимнәренең хезмәтләре белән танышу. Урта  сыйныф укучыларының  һәм сәләтле укучыларның мониторингын үткәрү (Кушымта№1)

II этап –практик. Дәресләрдә, дәрестән тыш эшчәнлектә  укучыларның  фикерләү сәләтләрен үстерү максатыннан отышлы алымнар кулланып,  планлаштырылган нәтиҗәгә ирешү.  Һәр чирек ахырында  чагыштыру максатыннан мониторинг үткәрү.

III этап- йомгаклау мониторингы нигезендә нәтиҗә ясау. Планлаштырылган эшкә анализ. Тәҗрибә уртаклашу

  1. Төп өлеш.

Туган тел, туган тел әдәбияты дәресләрендә һәм  дәрестән тыш

эшчәнлектә критик фикерләү технологиясен кулланып, укучыларның фикерләү сәләтләрен үстерү

Критик фикерләү —  ул үз позицияңне яклый һәм башкаларга җиткерә алу, әңгәмәдәшеңне тыңлый белү, аргументларга нигезләнеп, логик фикер йөртә белү сәләте  дигән сүз. Замана укытучысы балаларның критик  фикерләү сәләтләрен үстерү белән беррәттән, рухи-әхлакый кыйммәтләр дә  тәрбияләргә омтылырга тиеш.  

Критик фикерләү технологиясе фәлсәфә, психология, педагогика фәннәренә нигезләнә. Аның авторлары — америка галимнәре Чарльз Темпл, Дженни Стил, Курт Мередит. Россиядә бу технология 1997 нче елларда кулланыла башлый. Безнең укыту системасына аны Игорь Загашев, Ирина Муштавинская, Сергей Заир-Бек яраклаштыра. Критик фикерләүне үстерү технологиясенең авторлары булып америка галимнәре саналса да, Л.С.Выгодскийның “Теория осмысленного обучения” дигән хезмәтендә дә  бу  технологиянең төп идеяләре чагылган.  

Америка педагогы Дэвид Клустер критик  фикерләүгә хас түбәндәге биш сыйфатны аерып чыгара:

1.Индивидуаль фикерләү. Һәр шәхес үз фикерен, карашын, идеясен, нәтиҗәсен үзе формалаштыра.

2. Мәгълүмат. Критик фикерләүнең башлангыч ноктасын тәшкил итә. Үз фикереңне булдыру алдыннан иң башта мәгълүматны өйрәнеп, кабул итәргә кирәк.

3.Үз белемеңне үстерү. Мәгълүмат көннән- көн тиз үскән заманда шәхес һәрвакыт үз белемен үстерергә тиеш.

4. Дәлилли белү. Төрле дәлилләр китереп проблемаларны, авырлыкларны чишү. Критик  фикерләгән кеше проблеманың чишү юлын эзләгәндә төрле фикерләр тыңлап үз карашын, фикерен төрле аргументлар китереп исбатлый белергә тиеш.

5. Иҗтимагый күренеш. Фикер алышканда, мәгълүматны һәр яктан тикшергәннән соң, безнең фикеребез, позициябез үзгәрә, я тулылана.

Бу технологиянең максатлары: укучыларның интеллектуаль фикерләү сәләтләрен үстерү;  танып-белү эшчәнлеген үстерүгә юнәлтелгән күнекмәләр булдыру һәм продуктив иҗат югарылыгына күтәрелергә ярдәм итү.

Бурычлары: 1) укучы һәм укытучы арасында иҗади хезмәттәшлек булдыру; укучыны креатив эшчәнлеккә тарту; 2) белем бирү процессын оптимальләштерү, белем алуга уңай омтылыш булдыру.

Бу технология укучыга нәрсә бирә:

-        мәгълүматның кабул итү тәэсирен көчәйтә;

-        кызыксыну уята;

-        критик фикерләргә этәрә;

-        җаваплылык, үзаң формалаштыра;

-        белем алуның сыйфатын күтәрә;

-        бергәләп эшләтә;

-        үзеңне замана белән бергә атлаучы шәхес итеп итоярга мөмкинлек бирә;

Критик фикерләү технологиясе укытучыга нинди мөмкинлекләр ача:

-        сыйныфта ачык һәм эшлекле мөнәсәбәт булдыра;

-        сыналган уку-укыту модельләрен, нәтиҗәле методларны файдаланырга этәрә;

-        үз эшчәнлеген анализлый белүне таләп итә;

-        һөнәри осталыкны ачарга ярдәм итә.

Критик фикерләү технологиясенең төп критерийлары:

-        укучы белән укытучы арасында киртә, “барьер” юк;

- укучы белән укытучы әңгәмәдә, укыту эшчәнлегендә икесе дә тигез хокуклы;

-        укытучы мәгълүмат чыганагы түгел, ә юнәлеш, юл күрсәтүче буларак карала. Ул укыту эшчәнлеген кызыклы һәм мавыктыргыч итеп оештыра.

Критик фикерләү технологиясенә корылган дәрес өч этаптан тора: өйрәнелә торган темага кызыксыну уяту → төшенү (аңлау) → рефлексия.

1.        Кызыксыну уяту һәр дәрестә була. Бу өйрәнелә торган тема яки проблема буенча укучының элекке белемнәрен актуальләштерү һәм гомумиләштерү һәм актив эшчәнлеккә ныклы кызыксыну уяту өчен кирәк.

2.        Төшенү (аңлау) этабында укучы өйрәнелә торган материал буенча яңа мәгълүмат ала, төшенчәләрне, фактларны аңлап, элегрәк алган белемнәрен яңалары белән бәйли, тулыландыра.

3.        Рефлексия этабында укучы өйрәнгәннәрне бербөтен итеп күзаллый, аңлап гомумиләштерә, яңа мәгълүматны тулысынча үзләштерә, иҗади фикер йөртә һәм өйрәнелә торган материалга карата аның шәхси мөнәсәбәте формалаша.

Туган тел һәм әдәбият  дәресләрендә критик фикерләү технологиясенең кайбер алымнары:

  • “Хатаны тап”
  • “Ачкыч терминнар”
  • “Сүз-маркер”
  •  “Синквейн язу”
  • “Пирамидалы вакыйга”
  • “Эйдос-конспект”
  •  “Пресс”
  • “Зиг-заг”
  • “Рюкзак”  
  • “Кубик”
  • “Тукталыш ясап уку”
  •  “Тематик алфавит”
  • “Түгәрәк буенча хат язу”
  • “Нечкә һәм юан сораулар” һ.б

Дәресләремнең өндәү этабында иң уңышлы алымнар түбәндәгеләр:

 “Ачкыч терминнар”

“Сүз- маркерлар” алымы

“Күз йөртеп уку” алымы

“Рәсем буенча фараз” алымы.  Аларны мисаллар  нигезендә карап китик.

“Сүз- маркерлар” алымы язучы- шагыйрләрнең биографияләре белән танышканда, туган телдән күнегү өстендә эшләгәндә дә  кулай кулланыла.    Бирелгән текст өстендә укучы  мөһим сүзләрнең, сүзтезмәләрнең  астына сызып, үзе өчен иң кирәкле мәгълүматны аерып ала. Мәсәлән,  Һади Такташ биографиясенә сүзтезмә – маркерлар. Бу сүзләрдән күренгәнчә, без Һади Такташның 1901 нче елда гади крестьян гаиләсендә туганын, 13 яшендә  Бохарада булуын да, приказчик өйрәнчеге булып эшләвен дә, укытучы, китапханәче булып эшләвен дә Ташкентта, Мәскәүдә, Казанда яшәп актив тормыш алып баруын, гомеренең кыска икәнлеген дә  күрәбез. Тәҗрибәмнән күренгәнчә, укучымның фикерләү сәләте эшкә җигелә, танып- белү эшчәнлегенә тартыла, ул эзләү процессында фикерли, үз- үзен сыный, мөһим сүзләрне аерып ала. Көтелгән җавабында   укучының автор турында күзаллавы  булдырыла,  бәйләнешле сөйләм теле  үстерелә.

“Күз йөртеп уку” алымын текст турында алхәбәр җиткерүче ул. Укучыларга кыска күләмле текст бирелә.Укучы тиз вакыт аралыгында- 30 с эчендә-  текст буенча күз йөртеп чыгарга тиеш.Уку зет хәрефен ясау, галочка рәвешендә һ.б сызыклар буенча бирелергә мөмкин.  Шул ук вакытта карап киткән сүзләрне мөмкинлектән чыгып истә калдырырга. Фикер алышу дәвамында тулы картина ачыклана: укучыларның хәтерләрендә калган сүзләргә, сүзтезмәләргә таянып фаразлау оештырыла. Мәсәлән, Нәби Дәүли “Дошманнан үч алыгыз” шигыреннән мисал: Ватан, яшәсен, арышлар, сайрамый сандугач, суы кипкән, ерткычлар, авыл яна, бала үлгән, килегез кешеләр. Укучыларның әйтеп киткән сүзләре нигезендә сөйләм оештырыла. Фаразлар тыңлаганнан соң, терәк  текстны  уку этабы оештырыла.

Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була: бу алымнар аркылы укуга  кызыксыну уятып, укучы яңа  мәгълүмат алуга омтыла, ягъни укуга мотивация тудырыла.

 Критик фикерләүнең икенче өлешендә

“Тукталышлар ясап уку”

“Пирамидалы вакыйга” алымы

“Юка һәм юан  сораулар” алымнарын иң нәтиҗәле алымнар дип уйлыйм.

“Пирамидалы вакыйга” алымын  әсәргә анализ дәвамында  кулланам.  Бу алым аркылы укучыларның зиһене, хәтере ныгый, уйлау сәләтләре эшкә җигелә. Укучылар үз позицияләрен аргументлар ярдәмендә күрсәтеп, сөйләм эшчәнлекләрен дә эшкә җигә. Сораулар 8 өлештән тора. Һәр баскычтагы сораулар гадидән катлаулыга таба бара. Бу алым нигезендә без әсәрне тагын бер кат күзаллыйбыз. Укучылар түбәндәге сораулар нигезендә төркемнәрдә эшлиләр:

1. Вакыйганың герое кем?

2.Геройны сурәтләүче ике сыйфатны әйтегез.

3.Вакыйганың урынын, вакытын тасвирлый торган өч сүз-Кайда? Кайчан? сораулары.

4.Әсәрдә күтәрелгән проблемага китерүче төшенчә- 4 сүз.

 5. Беренче өлешне тасвирлый торган 5 сүз/сүзтезмә.

6. Икенче планы тасвирлаган  6 сүз/сүзтезмә.

7. Өченче өлешне тасвирлаган 7 сүз/сүзтезмә.

8. Проблеманы чишүне тасвирлаучы 8 сүз/сүзтезмә.Авторның әйтергә теләгән фикере. Афористик жанр, мәкаль, канатлы сүзләр. Җаваплардан күренгәнчә, төп герой, аның сыйфатларын, вакыйганың кайда барганлыгын, әсәрдә күтәрелгән проблема, әсәр өлешләрен , проблеманы  чишү юлларын, автор  әйтергә теләгән фикер, укучының шәхси фикере  ачыклана.

“Юка һәм юан  сораулар” алымы аркылы укучылар сорау бирергә дә, тулы җавап бирергә дә җәлеп ителә. Таблицада нигезендә эш алып барыла. Игътибар итсәгез, ике   баганада  да  сорауларның башы бирелә, укучылар  үзара хезмәттәшлек нигезендә  бу сорауларны  уйлап тутырырга һәм бер-берсенә сорау-җавап формасында сораштыру уздырырга тиеш.  Беренче баганада- юка  сораулар. Монда бары бер сүз   белән  җавап бирергә була, ә икенче баганада юан сораулар, җаваплары аңлатуны таләп итә торган характерда. Бу эшне без төрлечә тәкъдим итә алабыз: бирелгән шаблон нигезендә укучылар төркемнәрдә җавап бирәләр, яисә үзләре бу таблицаны тутырып, төркемдәшләре өчен үзләре сорау әзерлиләр. Җаваплар нигезендә  әсәрне укучы тагын бер кат күздән кичерә.  Кол Гали “Кыйссаи Йосыф” әсәре нигезендә мисалларны карап китик. 1- вариант 

Юка сораулар

Юан сораулар

Кем?Нәрсә?

Аңлатыгыз. Ни өчен...?

Кайда?

Аңлатыгыз. Ни өчен шулай уйлыйсың?

Кайчан?

Ни өчен син шулай саныйсың?

... булганмы?

Аерма нәрсәдә? Чагыштырыгыз.

Синеңчә, ..

Күз алдына китерергез, әгәр...

Бәлки, ...

Бу фикер белән килешәсеңме?

Әгәр ... булса, ....

2- вариант

Юка сораулар

Юан сораулар

“Кыйссаи Йосыф” әсәренең төп герое кем?

Аңлатыгыз.Ни өчен Якуб Йосыфка пәйгамбәр булырсың ди?

Вакыйга кайда бара?

Аңлатма бирегез. Ни өчен абыйлары Йосыфны сахрага алып чыгып китәләр?

Йосыфны абыйлары кая ташлый?

Коедан Йосыфны кем коткара?

Йосыф һәм аның абыйларын чагыштырыгыз

Хан кызының исеме ничек?  

Күз алдына китерергез, әгәр Йосыф пәйгамбәр булып тумаса?

Йосыфны зинданга кем утырта?

Йосыф бәхетле. Син бу фикер белән килешәсеңме?

Критик фикерләүнең Рефлексия этабында

“Хат язу”

“Түгәрәк буенча  язу”

“Эйдос-конспект”

“Хат язу” алымын туган тел һәм әдәбият дәресләрендә дә актив кулланырга була. Хатлар төрле адресатларга юнәлергә мөмкин.  Мәсәлән, якыннарыма, якын дустыма, чит илдә  яшәүче танышыма, президентка, Бибинурга, Акъәбинең улы Сафиянга, кызы Гөлбикәгә, Хисаметдин менлага, Галиягә, Сәхипҗамалга, Идегәйгә, Олы һәм уртанчы кызга, Хәяткә,   Зөләйхага  һ.б. Хат аркылы без укучының  тирән, эзлекле фикерләвен, борчуларын, киңәш-теләкләрен дә күрә алабыз.

 “Эйдос-конспект” алымы ярдәмендә без  абстракт күренешләрне рәсем,  схема, карикатура рәвешендә күрсәтә алабыз.  Бу төшенчәләрне   укучы ассоциациягә нигезләнеп ясый. Мәсәлән, бәхетне кемдер роза чәчәге, кояш, йөрәк итеп, күгәрчен, кыйммәтле ташлар итеп тә, елмаю-смайликлар, ә явызлыкны белдерүче рәсемнәр - бүре,  ярканат, елан һ.б.

З.Бигиев “Меңнәр, яки гүзәл кыз Хәдичә” әсәрендә бәхет, рәсемнәрдән күренгәнчә, Хәдичәнеке- бер капчык акча, тәрәзә артындагы шәүлә, роза чәчәге. Ә Зөләйханы- гади ромашка, ерткаланган йөрәк, пычак  һ.б. рәсемнәр.

Мондый эш төрләре аркылы укучы әсәргә үз бәясен бирә,  фикерен дәлилли, сөйләм телен үстерә, шулай ук төрле  төсләр,  предметлар аркылы да укучы  үз мөнәсәбәтен  күрсәтә.  Бу алым нигезендә укучы гади бер рәсем тәкъдим итеп кенә калмый , ул әле аны исбатлап аңлатырга омтыла: нәтиҗә ясый.

Шулай итеп, критик фикер йөртү технологиясе шәхеснең ирекле үсеше өчен шартлар тудырып кына калмый, баланы мөстәкыйль фикерләргә өйрәтә. Укучы дәрестә өйрәнелә торган материалның асылына төшенеп, тулысынча анализлый, нәтиҗәләр чыгара.

Укучылар эшчәнлеген оештыруда кабинетның роле бик зур. Кабинетыбыз  – белем һәм тәрбия бирү  юнәлешенең фәнни һәм методик дәрәҗәсен күтәрүгә, укучылар һәм укытучының хезмәтен фәнни оештыруга ярдәм итүче укыту үзәге ул.  Эшчәнлек өчен кирәк булган барлык төп һәм ярдәмче әсбапларының бер кабинетка туплануы дәреснең, дәрестән тыш чараларның  төзелешенә, структурасына да, укучыларның эшчәнлегенә дә уңай йогынты ясый. Кабинетның электрон варианты да һәрчак кул астында. Монда  норматив документлар, кабинет паспорты, укытучыларның эш программалалары, дидактик, методик материаллар, аудио-визуаль укыту чаралары, дәрестән тыш эшчәнлек материаллары, мониторинг та бер системага салынып төзелгән.

Сыйныфтан тыш эшчәнлегем дә укучыларның критик фикерләү сәләтләрен үстерүгә юнәлтелгән.  Сәләтле укучылар белән театрга багышланган  проект  өстендә эш алып барабыз.   Шул проектның нәтиҗәсе булып кабинетыбызда музей почмагы эшләп килә. Монда  Татарстандагы театрлар, күренекле драматурглар,  театр тарихы, бүгенге көндәге төрле театр сәхнәсендә уйнала торган  спектакль премьералары, театр артистлары һәм шулай ук экспонатлар белән дә танышырга мөмкин.

Сәләтле укучыларымны барлап, алар белән эш юнәлешләрен  яңа уку елы башында ук  планлаштырып куям. Фәнне төпле белгән укучыларымны олимпиада, тарих белән кызыксынучыларга фәнни эшләр, сәнгатьле сөйләмгә ия булучылар белән  “Яшь журналист” түгәрәге эшчәнлеген алып барам.  Монда без аралашу культурасын, журналист һөнәренең асылын, төрле жанрларларны өйрәнеп, кечкенә күләмле әсәрләр-  хикәя, әкият, эссе, шигырьләр дә язабыз.  Укучылар үзләренең иҗатлары белән  бәйгеләрдә дә, матбугат битләрендә дә, интернет сайтларында да һәрдаим уртаклашып баралар. Төрле дәрәҗәдәге  фәнни конференияләрдә бүгенге көндә актуаль проблемаларны яктырткан чыгышлар, иҗади бәйгеләр,  фән олимпиадалары, Сөмбелә, Татар кызы, Татар егете  һәм башка бәйгеләрдә дә ел саен актив катнашырга тырышабыз. Укытучы буларак, үзем дә укучыларым кебек актив, һәрвакыт эзләнүдә, белемемне күтәрү өстендә һәрдаим эш алып барам (Кушымта№2). Төрле һөнәри бәйгеләрдә- “Ел укытучысы-2016” район этабы җиңүчесе,  шәһәр  бәйгесе призеры,  Бөтенрәсәй күләмендә үткәрелә торган “Мастер- класс” бәйгесенең дипломанты,    халыкара конференцияләрдә, семинарларда актив  катнашучы,   “Өлкән укытучы-2018” гранты  иясе.

Дәрестән тыш эшчәнлегемне укучыларда татар китабына мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләү максатыннан, “Татар китабы” дәрестән тыш  эшчәнлеген алып барам. Монда без китап тарихы, беренче типография, бүгенге нәшриятлар, халык педагогикасы әсәрләре, мәгърифәтче-язучылар хезмәтләре нигезендә  иҗади фикерләүче, югары әхлакый кыйммәтләргә ориентлашкан, җәмгыятьне үстерүдә катнаша алырлык, көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләргә омтылам. Халык авыз иҗаты әсәрләре  баланы сәнгать дөньясына җәлеп итә, халыкның традицияләре белән таныштыра, образлы фикерләүне  үстерә, эстетик кыйммәтләргә уңай караш тудыра.  Халкыбызның зирәк акылы, тапкыр фикерләре, үзенчәлекле тәрбия алымнары, әхлак нормалары, яхшы гамәлләре  белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә һәрчак этәргеч булып тора.

III.Йомгаклау

Туган тел һәм әдәбият дәресләрендә критик фикерләүне үстерү технологиясе белән беррәттән,  төрле педагогик технологияләрне кулланып, планлаштырылган нәтиҗәгә ирешәм. Мәгълүмати  технологияләр аркылы төрле типтагы электрон әсбаблар, дәреслекләр, татар телле сайтлар, татарча Википедия, Кахот һ.б электрон кушымталар, Май тест программасы, лингафон кабинетын куллану- белем бирү һәм диагностика, тикшерү чарасы буларак та файдаланыла.    

         Заманча технологияләр куллану- шәхесне җәмгыятьтәге төрле үзгәрешләргә, тормыш сынауларына, фән нигезләрен ныклы үзләштерүгә әзерләүне күздә тота. Әгәр  чыгарылыш сыйныф укучыларыбыз критик  фикер йөртеп, алган белем һәм күнекмәләрдән тормышта мөстәкыйль файдалана алса, димәк, без дөрес юнәлештә.

IV. Әдәбият исемлеге

  1. Федеральный государственный образовательный стандарт основного общего образования (утвержден приказом Минобрнауки России от 17 декабря 2010 г. № 1897)

2. Федеральный государственный образовательный стандарт начального общего образования (утвержден приказом Минобрнауки России от 6 октября 2009 г. № 373; в ред. приказов от 26 ноября 2010 г. № 1241, от 22 сентября 2011 г. № 2357)

3.         Загашев И.О., Заир-Бек С.И. Критическое мышление: технология развития, – Санкт-Петербург, 2003.

4. Заир-Бек С. И., Муштавинская И. В. Развитие критического мышления на уроке. Пособ. для учителя. М.: Просвещение, 2004.

5. 5-11 сыйныфлар өчен әдәплелек дәресләренең программасы. Төзүче Р.А. Низамов. Казан: Мәгариф, 1995.

6. Cелевко, Г.К. Современные образовательные технологии. - М.: Народное образование, 1998. – 256 с.

7. Муштавинская И.В. Технология развития критического мышления на уроке и в системе подготовки учителя: учеб.-метол. Пособие/И.В.муштавинская. – СПб.: КАРО, 2009-144с.

 Интернет-ресурслар:

  1. Лит.мир. Дайана Халперн Психология критического мышления https://e-libra.ru/read/226630-psihologiya-kriticheskogo-myshleniya.html
  2. http://io.nios.ru/articles2/81/2/formirovanie-rechevoy-kompetencii-na-urokah-angliyskogo-yazyka-cherez-primenenie
  3. http://www.informio.ru/publications/id852/
  4. http://ct-net.net/ru/ct_tcp_ru

Кушымта№1

        Кушымта№2

Эш тәҗрибәмнең нәтиҗәләре

 Проведенные открытые уроки, занятия, мероприятия

        №

Тема, класс (группа, курс)

Уровень ()

Вид, тематика, место проведения

Дата

Открытый урок  татарского языка  по теме: «Шарт  фигыль», 7 класс.

Республиканский

Семинар для учителей татарского языка и литературы по проблеме

15.

11.

2016

Мастер класс по теме: «ФДББС шартларында укучыларның сөйләм әдәбен үстерү»

Республиканский

Семинар для учителей татарского языка и литературы

15.11.2016

Открытый урок  татарского языка по теме: «Җөмләдә сүзләр бәйләнеше. Ияртүле бәйләнеш», 8 класс

Республиканский

Семинар для учителей татарского языка и литературы по проблеме «Система работы с одаренными детьми»

27.09.2017

Открытый урок  татарского языка  по теме: «Бәйлек сүзләр», 7 класс

Республиканский

Семинар-практикум для учителей татарского языка и литературы

10.04.2017

Открытый урок татарского языка по теме: «Шарт фигыль/ Условное наклонение», 7 класс

Республиканский

«Проектирование современного урока  с использованием современных технологий,  в том числе ИКТ в условиях  реализации требований ФГОС»

15.12.2016

Мастер класс по теме: «Развитие культуры речи на уроках родного (татарского) языка»

Всероссийский

ЦДО ИП в Республике Саха (Якутия) «Образование. Плюс» Семинар-практикум

17.03.2016

Мастер класс по теме:

 «Обучение татарскому языку и литературе в билингвальной среде»

Республиканский

Семинар для учителей татарского языка и литературы по теме:

19.05.2016

Открытый урок  татарского языка по теме: «Шарт фигыль/ Условное наклонение», 7 класс

Всероссийский

 ЦДО ИП в Республике Саха(Якутия) «Образование. Плюс»

15.12.2016

Мастер класс по теме: «Развитие мышления на уроках родного языка и литературы»

Республиканский

Семинар  по теме: «Системно-деятельностный подход в управлении процессом достижения нового качества образования»

30.11.2016

Мастер класс по теме:  «Методы и приемы развития культуры речи на уроках родного языка»

Республиканский

Семинар-практикум по теме: «Основные направления деятельности заместителя директора по учебной и воспитательной работе в условиях реализации ФГОС»

13.01.2017

 «Второстепенные члены предложения. Уточнение», 8 класс

Всероссийский

ЦДО ИП в Республике Саха(Якутия) «Образование. Плюс» Семинар-практикум

16.03.2018

  Участие в семинарах

Тема выступления

Уровень  

Тема семинара, кем и для кого организован, место проведения

Дата

Выступление  по теме «ФДББС шартларында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа педагогик технологияләр»

Республиканский

Семинар-практикум для учителей татарского языка и литературы

10.04.2017

Выступление по теме: «Татар теле һәм әдәбияты  дәресләрендә  компетентлы шәхес тәрбияләү»

Районный

Августовский семинар для учителей родного языка и литературы

21.09.2015

Выступление по теме: «Туган тел әдәбияты дәресләрендә укучыларда текст белән эшләү күнекмәләрен булдыру»

Районный

Августовский семинар для учителей родного языка и литературы

24.09.2018

Туган тел һәм әдәбият кабинетын презентацияләү

Республиканский

 «Татарстан Республикасы

мәгарифне үстерү институты»

09.10.2018

 Выступления на конференциях

Тема выступления

Уровень  

Тема конференции,  

Выступление  по теме: «Инновацион технологияләр аша татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү»

Международный

 Международная научно-образовательная конференция  «Инновационные технологии в образовании»

2017 год

Выступление  по теме

Республиканский

«Проблемы и перспективы  воспитания молодого поколения Татарстана в духе гражданственности и патриотизма»

2015 год

Выступление  по теме: «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа педагогик технологияләр куллану»

Республиканский

«Взаимодействие школы и ВУЗа в реализации приоритетных направлений развития школьного образования: опыт, проблемы и перспективы»

2018 год

Выступление  по теме «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә информацион технологияләр куллану»

Городской

XI городской научно-исследовательской конференции Д.С.Лихачева

2017 год

Выступление  по теме «Аннотация урока по теме: «Сыйфатларның ясалышы һәм дөрес язылышы»  

Городской

XI городской научно-исследовательской конференции Д.С.Лихачева

2017 год

Выступление  по теме «Инновацион технологияләр аша татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү»

Республиканский

конференции «Джалиловские чтения»

2017 год

Методические публикации

  №

Тема (название), вид публикации

Уровень  

Где напечатана

Год

Статья по теме: «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа педагогик технологияләр», 2 страницы

Региональный

Научно-методический журнал «Магариф. Татар теле»

2017год

Статья «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа педагогик технологияләр куллану», 2 страницы

Республиканский

В сборнике Республиканской научно-методической конференции МБОУ «Гимназия №90» Советского района г. Казани

2018 год

Статья «Инновацион технологияләр аша татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү», 2 страницы

Международный

«Инновационные технологии в образовании» (сборник нучных трудов IV Международной научно-образовательной конференции

2017 год

Конспект урока «Сыйфатларның ясалышы һәм дөрес язылышы», 4 страницы

Городской

В сборнике  XI городской научно-исследовательской конференции Д.С.Лихачева  

2017 год

Статья по теме:  «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә информацион технологияләр куллану», 2 страницы

Городской

В сборнике XI городской научно-исследовательской конференции Д.С.Лихачева

2017 год

Статья по теме: «Инновацион технологияләр аша татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү», 3 страницы

Городской

В сборнике по итогам Городских джалиловских чтений,  Управление образования города Казани Республики Татарстан

2017 год

   Результаты участия в конкурсах 

Название конкурса

Уровень

Результат

Год участия

«Учитель  года -2016» в номинации «Учитель татарского языка и литературы»

Районный

Победитель

2016 год

«Учитель  года -2016» в номинации «Учитель татарского языка и литературы»

Городской

Призер

2016 год

Всероссийский конкурс мастер-класса учителей родного языка и литературы  «Туган тел»

Всероссийский

Участник

2017 год

Всероссийский конкурс «Иң яхшы татар теле дәресе»

Всероссийский

Участник

2016 год

Всероссийский конкурс «Иң яхшы татар теле дәресе»

Всероссийский

Участник

2017 год

VII Международный национальный фестиваль театра имени Карима Тинчурина «Без кабызган утлар»

Международный

Участник

2015 год

«Счастливые истории» конкурс на лучшую методическую разработку

Городской

Участник

2017 год

    Участие в грантах

Наименование гранта

Уровень

Результат

Год

Старший учитель

Республиканский

Победитель

2017 год

Результаты профессиональной деятельности, в том числе экспериментальной и инновационной

Вид, тема  мероприятия

Уровень

Год

Экспериментальная работа по проблеме «Применение современных образовательных технологий в урочной и внеурочной деятельности» во Всероссийском Центре педагогических инноваций имени К.Д.Ушинского «Новое образование»

Международный

2018 год

Республиканская инновационная площадка (РИП). Приволжский межрегиональный центр повышения квалификации и профессиональная переподготовки работников образования.

Республиканский

21.11.2016

КФУ и Телерадиокомпания «Новый век»

Эксперт в Международном познавательно- интеллектуальном конкурсе «Тамчы- шоу»

Региональный

2017 год

Инновационная работа по теме «Развитие коммуникативной компетенции учащихся в урочной и внеурочной деятельности» сурсов негосударственного сектора»

Республиканский

2016-2018 годы

Результаты учебно-воспитательной работы за последние  3-5 лет

        Результаты сдачи ЕГЭ, ЕРЭ  по преподаваемому предмету

Учебный год

Предмет

Численность участников ЕГЭ, ЕРЭ

Численность участников ЕГЭ, ЕРЭ,

Средний балл

2014-2015

Татарский язык (ЕРТ)

48,7%

38

30,1

2015-2016

Татарский язык (ЕРТ)

32,4%

30

33,3

2016-2017

Татарский язык (ЕРТ)

34,4%

32

34,4

   Результаты сдачи ГИА по преподаваемому предмету      

Учебный год

Предмет

Численность участников ГИА

Качество обученности по итогам ГИА

Успеваемость по итогам ГИА  

2016/2017

Родной (татарский) язык

3

100%

100%

  Результаты участия обучающихся в очных предметных олимпиадах

Предмет

Уровень

Результат (занятое место)

Дата проведения  олимпиады

 Документы

Татарская литература

Муниципальный

Призёр

2015-2016

Диплом призера

Татарская литература

Республиканский

Призёр

2015-2016

Свидетельство участника

Татарская литература

Республиканский

Призёр

2015-2016

Свидетельство участника

Татарская литература

Республиканский

Призёр

2015-2016

Свидетельство участника

Татарский язык

Республиканский

Участник

2016-2017

Свидетельство участника

Татарская литература

Муниципальный

Призёр

2016-2017

Диплом призера

Татарская литература

Муниципальный

Призёр

2016-2017

Диплом призера

Татарская литература

Всероссийский

Участник

2017-2018

Свидетельство участника

Татарская литература

Межрегиональный

Призёр

2017-2018

Диплом призера

Татарская литература

Республиканский

Участник

2017-2018

Диплом участника

Татарская литература

Республиканский

Участник

2017-2018

Диплом участника

Татарский язык

Муниципальный

Призёр

2018-2019

Диплом призера

Татарския язык

Муниципальный

Призёр

2018-2019

Диплом призера

    Результаты участия  обучающихся в  конкурсах

Вид, название мероприятия

Уровень

Результат (занятое место)

Дата проведения  

 Документы

Всероссийский позновательно-интеллектуальный конкурс «Тамчы- шоу»

Всероссийский

Победитель

2016 год

Диплом победителя

V районный конкурс

Районный

III место

IIместо

2015 год

Диплом

Межрегиональная предметная олимпиада КФУ

Межрегиональный

Призер

2018 год

Диплом призера

Районный конкурс чтецов «Илебездә, телебездә, күңелләрдә Тукай мәңгелек»

Районный

Гран-При

I место

II место

II место

III место

III место

2015 год

Диплом

Всероссийский конкурс «Җиңү җыры»

Всероссийский

Победитель

2016 год

Диплом

Районный конкурс «Татар малае»

Районный

Лауреат

2015 год

Диплом лауреата

 «Көз сылуы Сөмбелә»

Районный

I место

2015 год

Диплом

V Всероссийском конкурсе чтецов им. Г.Тукая

Всероссийский

III место

2015 год

Диплом

Республиканский конкурс «Туган телем- серле тел»,Нижнекамск

Республиканский

I место

III место

2015 год

Диплом

Районный конкурсе «СтихиЯ»

Районный

III место

2017 год

Диплом

Всероссийский конкурс «Татар- дозор»

Всероссийский

Участник

2016 год

Диплом участника

Всероссийский конкурс «Татар- дозор»

Всероссийский

Участник

2018 год

Диплом участника

Городской конкурс «Тукай-квест-130»

Городской

III место

2016 год

Диплом

Районный конкурс «Татар кызы»

Районный

Iместо

2015 год

Диплом

Районный конкурс «Татар кызы»

Районный

Iместо

2017 год

Диплом

Районный конкурс «Татар егете-2017»

Районный

Iместо

2017 год

Диплом

“Татар егете-2018 Татар кызы- 2018

Районный

Гран-при

2018

Диплом


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ризаэддин Фәхреддиннең үгет-нәсыйхәтләрен белем һәм тәрбия бирүдә куллану тәҗрибәсеннән

Ризаэддин Фәхреддиннең үгет-нәсыйхәтләрен белем һәм тәрбия...

Сценарий внеклассного мероприятия по литературе. Писаховский праздник "В гостях у Сени Малины"

1. Заочная  экскурсия. С.Г. Писахов-«патриарх северной литературы». В 2005г.  в старинном здании на Поморской-10 в г.Архангельске  открыт музей Писахова, в котором представлены интересн...

Укучыларның белем дәрәҗәсен күтәрүдә мөһим чара буларак,татар теле грамматикасын рус теле белән чагыштырып укыту тәҗрибәсеннән.

Бу материал шәһәр мәктәпләрендә эшләүче татар теле укытучылары өчен .Татар һәм рус телләрен чагыштырып укыту укучыга да, укытучыга да зур ярдәм итә.Чөнки безнең дәүләт телләребезнең грамматикасы бик о...

гуманитар фәннәр өлкәсенә кергән укытучылар берләшмәсенең эш планы

гуманитар фәннәр өлкәсенә кергән укытучылар  берләшмәсенең  2008- 2009 уку елына эш планы...

Төзелешендә каршылык яткан мәзәкләрне өйрәнү (Әдәбиятны А.Яхин программасы белән укыту тәҗрибәсеннән)

Мин әдәбиятны А.Яхин программасы белән укыта башладым.Бу программа белән эшләү укытучының иҗади активлыгын һәм мөстәкыйльлеген арттыра,укучыларның фикерләү һәм танып белү сәләтен үстерә.Дәреслек...

Әдәби әсәрләрне өйрәнгәндә проект методын куллану тәҗрибәсеннән

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә  проект  методын куллану, проект  төзү һәм яклау  сөйләм күнекмәләрен камилләштерергә, алган белемнәрне гамәлдә кулланырга, һәркемгә үз фикерен...

Литературная театрализованная игра «Под сенью дружных муз».

Игра и представление по творчеству А. С. Пушкина....