Минем эш тәҗрибәм
статья

Зарипова Алинә Әнис кызы

Тәҗрибә уртаклашу

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Минем эш тәҗрибәм. 40.32 КБ
Файл kushymta.docx38.2 КБ

Предварительный просмотр:

Минем эш тәҗрибәм

Тормышның төрле өлкәләрендә бертуктаусыз үзгәрешләр бара. Шул исәптән мәгариф өлкәсендә дә. Заман безнең алга белем алырга, эшләргә һәм эшләп табарга, яшәргә, күмәк тормыш итәргә өйрәтү бурычларын куя. Бу исә заман мәктәбе укучыларга билгеле бер дәрәҗәдә белем бирү белән генә чикләнмичә, аларны мәстәкыйль рәвештә даими белем тупларга, һәрьяклап үсешкә ирешергә, үз-үзе белән идарә итә белергә, җәмгыятьтәге мөһим процесслар турында хәбәрдар булырга өйрәтергә тиеш дигән сүз.

Укытучы буларак, безнең төп максатыбыз - үз мәнфәгате һәм җәмгыять мәнфәгате өчен иҗади потенциалын тормышка ашырырга сәләтле; тормышта очраган кыенлыкларны җиңү юлларын мөстәкыйль таба алырлык иҗади һәм фәнни фикергә ия шәхес тәрбияләү өчен җирлек тудыру. Шуңа күрә без балаларга теоретик белем генә биреп калмыйча, аларның алган белемнәрен тормышта куллана белүләренә зур игътибар бирәбез.

Һәр баланың үз эчке дөньясы, тормышы, кызыксыну өлкәсе бар. Шуңа күрә мин һәр укучыма аерым якын килеп, шәхес итеп карыйм .

           Укучыларны аралашу күнекмәләренә, хезмәттәшлеккә өйрәтүне һәм  тормышка әзерлекле, иҗади шәхес итеп тәрбияләүне мин  үземә максат итеп куйдым, чөнки бүгенге көндә яшүсмерләр арасында сүлпәнлек, битарафллык, белмәгәнне белергә теләмәү, матур әдәбият укудан бизү, яхшылыкны күрергә теләмәү кебек тискәре сыйфатларның көчәюе сизелә. Методик темамны да шуны исәптә тотып билгеләдем: “Заманча  технологияләр аша тормышка әзерлекле шәхес тәрбияләү”.

Белем бирү эшен үзара хезмәттәшлек шартларында оештыру – тәрбияләүнең төп ысулы. Мөгаллим һәм балаларның  үзара хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә шәхеснең ихтыяҗы һәм сәләте тулысынча ачыла. Бу очракта укытучы да, укучы да бер-берсенең ярдәмчесе, киңәшчесе булырга тиеш.

             Шуларны истә тотып, мин үз эшчәнлегемдә түбәндәге бурычларны куйдым:

  1. Укучыларны үз фикерләрен татар телендә дөрес һәм матур итеп әйтеп бирә белергә өйрәтү.
  2. Укучыларның иҗади көчен, танып-белү, фикерләү сәләтләрен үстерү һәм мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен булдыру.
  3. Хезмәттәшлек  нигезендә төрле яклап камил, толерант, компетентлы, ярдәмчел, теләктәшлек итүгә  һәм иҗади үсешкә  сәләтле  шәхес тәрбияләү.

Алда әйтелгән бурычларны тормышка ашыру өчен, укыту технологиясенең тирән белемле,  дәрестә актив катнашучы, белемне, мәгълүматны чыганаклардан үзе эзләп табучы,  зыялы,   тормышка әзерлекле шәхес тәрбияләүгә юнәлдерелгәнен сайлап алырга тырышам. Дәресләремдә укучыларның эшчәнлеген активлаштыруга, хезмәттәшлеккә нигезләнгән педагогик технологияләр кулланам:

  • интерактив технологияләр;
  • коммуникатив технологияләр;
  • мәгълүмати технологияләр;
  • критик фикерләүне үстерү технологиясе;
  • уен технологиясе;
  • иҗади остаханә технологиясе.

Әлеге технологияләр арасыннан интерактив технологияне иң отышлысы дип саныйм. Бу  технологиянең  нигезендә хезмәттәшлек аша укыту яки үзара тәэсир итү ята һәм аларның  асылын кытай халык мәкале ачыклый:

“Әйтсәң, онытырмын.

Күрсәтсәң, истә калдырырмын.

Эшчәнлеккә җәлеп итсәң,

аңлармын”.

Интерактив дәреснең төзелеше:

1. Мотивлаштыру

2. Көтелгән нәтиҗәне хәбәр итү

3. Кирәкле мәгълүматны тәкъдим итү

4. Интерактив күнегү

5. Нәтиҗә чыгару.

Бу дәресләрдә укучылар эшчәнлеген фронталь, парларда һәм төркемнәрдә оештырам.

Парларда  һәм төркемнәрдә эшләгәндә, укучылар үзара хезмәттәшлек итәргә өйрәнәләр: сорауларга бергәләп җавап эзлиләр, үз фикерләрен әйтәләр, башкаларның фикерен тыңлыйлар, уртак фикергә киләләр, бер – берсенә ярдәм итәргә өйрәнәләр. Бергәләп эшләү укучыларга:

1) эмоциональ терәк бирә, чөнки, җавап биргәндә, иптәшләре ярдәмгә киләчәк;

2) баланың үз көчен сынап карау теләген тудыра;

3)  һәр укучының фикер йөртү эшчәнлеген  активлаштыра.

Уңышлы дип санаган технологияләрнең тагын берсе – иҗади остаханә технологиясе. Әлеге технология шулай ук заман таләпләренә туры килә һәм  укучыларга белемнәрне үзләренә эзләп табарга мөмкинлек бирә. Иҗади остаханә дәресләрендә укучылар эзләнү, танып-белү, тикшерү, үз хаталарын төзәтү  эшчәнлекләренә җәлеп ителәләр. Укытучы – оста эш башкаруга этәргеч бирә, шартлар тудыра. Укучылар биремнәрне шулай ук эшне парлап яки төркемнәрдә башкара. Иҗади остаханә технологиясе буенча оештырылган дәресләрнең төзелеше түбәндәгечә:

  1. Индукция – дәреснең уңай эмоциональ халәт булдыру һәм мотивлаштыру өлеше. Индуктор ролендә берәр сүз, предмет, образ, рәсем, көй, сорау һәм  уңай психологик халәт булдырырлык башка әйберләр дә булырга мөмкин.
  2. Үзэшчәнлек – үзлектән фаразлау,  куелган сорауга җавап, чишелеш эзләү, проект өстендә эшләү өлеше.
  3. Аерма – биремне үтәр өчен булган белемнәрнең генә җитмәве һәм дәреслеккә, белешмәләргә, сүзлекләргә яки башка чыганакларга мөрәҗәгать итү.
  4. Социальләштерү – төркемнәрдә яки парларда эшләү барышында туган бөтен фикерләрне, фаразларны бергәләп тикшерү, уртак фикергә килү, башкаларга тәкъдим итәргә әзерләнү.
  5. Афишалау – бергәләп башкарган эшне башка укучыларга һәм укытучыга тәкъдим итү, аларның фикерләрен тыңлау.
  6. Рефлексия – ишетелгән фикерләрдән чыгып эшчәнлеккә үзбәя кую яки нәтиҗә ясау.

        Күргәнебезчә, иҗади остаханә технологиясен кулланып үткәрелгән дәресләр, шулай ук укучыларның  белемнәрне тулысынча үзләре эзләп табуны, уртак фикергә килүне, нәтиҗә ясауларын һәм фикерләү сәләтләрен үстерүне күздә тота.

Дәресләрдә укучыларның танып-белү активлыгын үстерү өчен, уен технологиясен дә теләп кулланам.

Уеннар дәресне эффектлырак, кызыклырак итә. Укучыларны активлаштыра, танып-белү эшчәнлекләрен үстерә. Тормышның төрле реаль ситуацияләренә куеп, аннан чыгу юлларын эзләргә өйрәтә. Дәресләрдә, балаларны ял иттерү өчен,  уеннар куллану бик отышлы. Бу балаларга бик тә ошый.

 Мәсәлән, 6 нчы сыйныфта, рус төркемнәрендә “Аралашырга өйрәнәбез” темасы буенча “Дустыңның биографиясе” дигән уен үткәрәм. Алдан ук укучыларга биография сөйләүнең формасын өйрәтеп  куям. Җирәбә буенча укучылар парлашалар һәм бер-берсе белән 5 минут дәвамында аралашалар. Соңыннан ул иптәшенең биографиясен сөйләргә тиеш була.

“Афәрин” уены да укучыларны активлаштыра. Уртага  урындык куела, балалар урындык тирәли түгәрәк ясап басалар. Бер укучы урындыкка-пьедесталга менеп басарга тиеш була. Теләгән укучылар аның турында мактап сөйлиләр һәм афәрин дип кул чабалар. Бу уеннарның һәрберсендә дә укучылар ирекле рәвештә сөйләшәләр, үз фикерләрен әйтәләр, бер-берләре белән аралашалар. Укучыларда, бу уеннарны уйнаганда, сөйләм культурасы формалаша, алар аралашырга өйрәнәләр. Ә аралаша белү һәм культуралы итеп сөйләшү дәрестәге хезмәттәшлекне оештыру өчен бик тә кирәкле.

       Укучыларда уңай хисләр булдыру максатыннан, дәресләрендә эмоциональ халәткә бирелү методы алымнарын да кулланам. Әлеге методның алымнары бик күп, минем үземнең эш тәҗрибәмдә кулланган кайбер алымнарны гына әйтеп китәм:

1) әдәбиятны өйрәнүдә төрле сәнгать алымнарын куллану (әсәргә туры килгән музыка сайлау, әсәр буенча рәсем ясау, яки бирелгән рәсем аша геройларның хисләрен ачыклау, әсәрләрне сәхнәләштерү һәм башкалар),

2) цитаталар планы (алдан төзелгән план буенча эшләү яки укучылардан геройның хис-кичерешләрен ачыкларга ярдәм итүче  цитаталар планын төзетү),

3) “Димәк” ,

4) “Йомык күзләр белән”,

5) “Хисләреңне яса”,

6) рефликсив уку алымнары.

“Йомык күзләр белән” һәм  “Хисләреңне яса” алымнарын күбесенчә лирик әсәрләрне өйрәнү дәресләрендә кулланам. Балалар йомык күзләр белән әсәрне тыңлыйлар, андагы образларны күз алдына китерәләр. Үзләренең күзаллауларын сөйлиләр, әсәрнең эчтәлегенә туры килгән төсләрне сайлыйлар. Шигырьдән үзләре күз алдына китергән юлларны табып укыйлар. Хисләрдән сүзгә, образларга күчү аша әсәрнең эчтәлегенә, мәгънәсенә төшенәләр.

Рефлексив уку – текстны уку барышында эмоциональ халәткә бирелүнең тагын бер нәтиҗәле алымы. Бу алым нәтиҗәсендә, укучылар геройларның хисләрен, автор әйтергә теләгән фикерне генә ачыкламыйлар, ә әсәрдә турыдан – туры әйтелмәгән фикер, әдәби детальләр, символлар белән эшлиләр. Биредә әсәрнең ни өчен шулай аталуын ачыклау, яки геройларның исемнәренә, фамилияләренә игътибар иттерү, табигать образларының нинди максаттан файдалануын ачыклау кебек эш төрләрен кертергә була. Мәсәлән, Шәриф Камалның “Буранда”, “Акчарлаклар”,  әсәрләренең ни өчен шулай аталуы турында фикер алышу, Ф.Әмирханның “Хәят” повестен өйрәнү барышында, Хәят исеменең мәгънәсенә төшенү кебек эш төрләрен әйтеп китәргә була. Рефлексив уку алымы укучыларга әдәби әсәрдәге һәр образның, әдәби детальнең, символның, төсләрнең автор тарафыннан юкка кулланылмавын һәм ниндидер мәгънәгә ия булуын аңларга ярдәм итә.

Әдәбият дәресләрендә сәнгать алымнарын: төрле рәсемнәр, музыка әсәрләрен куллану, укучыларның ассоциатив һәм образлы фикерләү сәләтен үстерә, әсәрнең эстетик яңгырашын аңлауларына ярдәм итә.

Цитаталар планы белән эшне 2 төрле үткәрергә мөмкин: әсәрдәге геройларның төп хис – кичерешләрен аңларга ярдәм итүче планны укучыларның үзләренә төзетү яки әзер цитаталар планы аша, геройларның хис - кичерешләренә игътибар иттерү. Бу  алымны зур күләмле әсәрләрне өйрәнгәндә һәм геройларның эчке халәтен ачыклау максатыннан кулланам. Ә.Еникиның “Әйтелмәгән васыять”, А.Гыйләҗевнең “Җомга көн кич белән” әсәрләрен өйрәнгәндә цитаталар планы  алымы картлык көннәрендә ялгыз калган аналарның ниләр кичерүен тирәнрәк аңларга ярдәм итә, тагын бер кат әниләрнең кадерен белергә, аларга карата игътибарлы булырга кирәклеген искәртә.

Укучыларны туган телебезне өйрәнүгә кызыксындыру максатыннан, дәресләремдә мәгълүмати технологияләрне дә еш файдаланам. Соңгы вакытта татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә кулланырга мөмкин булган электрон һәм цифрлы белем бирү ресурсларының саны шактый артты. Интернет челтәре миңа һәм укучыларга кирәкле мәгълүматны төрле урыннан эзләп табу мөмкинлеген дә  тудыра. Туган тел һәм әдәбият дәресләрендә әдәби әсәрләрнең электрон вариантларын табып укыйбыз, электрон сүзлекләр, энциклопедияләрне кулланабыз, “Kahoot” электрон кушымтасы, Май тест программасы, мобиль класс, лингафон кабинеты ярдәмендә белемнәрне тикшерәбез, виртуаль музейларга экскурсияләр ясыйбыз, онлайн кроссвордлар төзибез, видеодәресләр табып карыйбыз.

5 нче сыйныф укучылары өчен төзелгән гомуминтеллектуаль юнәлештәге “Туган якны өйрәнүчеләр клубы”  дигән дәрестән тыш эшчәнлек программасын тормышка ашыруда да заманча технологияләрнең роле зур. Алда әйтеп үтелгән интерактив, коммуникатив, мәгълүмати, уен, критик фикерләүне үстерү, иҗади остаханә  технологияләре аша укучыларда туган ягыбыз, халкыбыз, аның тарихына, гореф – гадәтләренә, йолаларына, эшчәнлегенә, милли ашларына хөрмәт белән караучы, иҗади фикерләүче, югары әхлакый кыйммәтләргә ориентлашкан, җәмгыятьне үстерүдә катнаша алырлык, көндәшлеккә, шул ук вакытта теләктәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләргә омтылам.

Сыйныф җитәкчесе буларак, укучыларны шәһәребезнең төрле истәлекле урыннарына,  язучыларыбызның, шагыйрьләребезнең музейларына, кино һәм театрларга алып барырга, аларны татар милли сәнгате, халкыбызның тарихы һәм мәдәнияте белән якыннанрак таныштырырга тырышам. Укучыларым белән мәктәп, район, шәһәр күләмендә үткәрелгән чараларда, бәйгеләрдә еш катнашабыз.

Дәресләрдә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә заманча технологияләр куллану һәм уңай эмоциональ халәт булдыру укучыларыма да, үземә дә югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә. Укучыларым туган тел һәм әдәбияттан үткәрелгән фән олимпиадаларында, иҗади бәйгеләрдә, фәнни-гамәли конференцияләрдә  катнашалар һәм югары нәтиҗәләргә ирешәләр. Үзем дә алар кебек актив булырга тырышам. Белемемне күтәрү өстендә һәрдаим эш алып барам, төрле һөнәри бәйгеләрдә катнашам, шәһәр, республика, бөтенрәсәй күләмендә үткәрелгән конференцияләрдә, семинарларда чыгыш ясыйм.

Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә: дәресләремдә заманча технологияләрне куллануның өстенлеге зур. Барыннан да элек әлеге технологияләр - шәхескә юнәлтелгән булуы белән аерылып тора. Эшчәнлегемдә әлеге технологияләрне кулланып, мин Федераль дәүләт белем бирү стандартлары  таләпләрен үтим дип әйтә алам.



Предварительный просмотр:

Кушымта

Эш тәҗрибәмнең нәтиҗәләре:

1.Укучыларымның нәтиҗәләре

Название конкурсного мероприятия

Год

Уровень (районный, республиканский, российский, международный)

Место

Ф.И.О.

участника/класс

Республиканская олимпиада школьников по татарской литературе

2018

республиканский

призер

Зарипова Камиля Рамилевна , 10класс

Межрегиональная предметная олимпиада КФУ по предмету «Татарский  язык»

2018

межрегиональный

3 место

Зарипова Камиля Рамилевна,

10 класс

Республиканская олимпиада школьников по татарскому языку

2018

муниципальный

призер

Зарипова Камиля Рамилевна ,

10 класс

Республиканская олимпиада школьников по татарской литературе

2018

муниципальный

призер

Лотфуллина Ильфина Ильнуровна,  7класс

Республиканская олимпиада школьников по татарской литературе

2018

муниципальный

призер

Яковлева

Зарина Александровна , 7класс

Всероссийская олимпиада школьников по государственным языкам республик Российской  Федерации

2018

всероссийский

призёр

Гайфуллина Айгуль,

11 класс

Всероссийская олимпиада школьников по государственным языкам республик Российской  Федерации

2018

всероссийский

участник

Зарипова Камиля Рамилевна ,

10 класс

VI Международная олимпиада по татарскому языку

2018

международный

участник

Зарипова Камиля Рамилевна ,

10 класс

Республиканская олимпиада школьников по татарскому языку

2019

республиканский

призер

Зарипова Камиля Рамилевна ,

11класс

Республиканская олимпиада школьников по татарской литературе

2019

республиканский

призер

Зарипова Камиля Рамилевна , 11класс

VII Международная олимпиада по татарскому языку

2019

международный

участник

Зарипова Камиля Рамилевна , 11класс

Международный научно – познавательный, творческий и интеллектуальный  конкурс «Тамчы – шоу»

2019

международный

1 место

Зарипов

Амир

Рамилевич ,

6 класс

Республиканская олимпиада школьников по татарской литературе

2019

муниципальный

призер

Залялов

Адель Алмазович ,

8 класс

Конкурс чтецов “В сердцах, в умах, на языках вечный Г.Тукай”

2019

городской

призер

Ахтямова Ильвина Ришатовна,

2 класс

II  научно-практическая конференция учащихся имени Д.В Вилькеева

2020

республиканский

диплом III  степени

Залялов Адель Алмазович,

8 класс

Х Дөньякүләм# Әдәби марафон татарча китап укучылар онлайн марафоны

2020

международный

участник

Лотфуллина Ильфина Ильнуровна,

8 класс

Республиканская олимпиада школьников по татарскому языку

2020

муниципальный

призер

Глинкина  Алина Борисовна

7 класс

Республиканская олимпиада школьников по татарскому языку

2020

муниципальный

призер

Шарипова Азалия Азатовна,

9 класс

Республиканская олимпиада школьников по татарской литературе

2020

муниципальный

призер

Лотфуллина Ильфина Ильнуровна

9 класс

Республиканская олимпиада школьников по татарской литературе

2020

муниципальный

призер

Залялов Адель Алмазович

9 класс

2. Укытучы буларак шәхси нәтиҗәләрем

Название конкурсного мероприятия

Год

Уровень (районный, республиканский, российский, международный)

Место

Конкурс «Информационно – коммуникационные  технологии (ИКТ) в образовательном процессе по ФГОС»

2018

всероссийский

I место

Всероссийский конкурс «Профессиональный стандарт педагога»

2018

всероссийский

II место

Конкурс грантовой поддержки профессионального роста учителей общеобразовательных организаций Республики Татарстан на соискание гранта «Старший учитель»

2018

республиканский

Победитель

II Всероссийский конкурс для учителей татарского языка и литературы на лучшую методическую разработку «Мультимедиа – урок»

2018

всероссийский

Сертификат участника

Региональный семинар «Инновационные технологии в обучении татарскому языку»

2018

республиканский

Сертификат участника

Научно-познавательный творческий и интеллектуальный конкурс «Тамчы-шоу» с участием педагогов

2020

международный

Победитель

3.Дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре

Предмет

Год

Количество сдававших

Средний балл

Количество обучающихся, набравших более 80 баллов

Родной язык

2018

2

5

2

Родной язык

2019

5

4,6

2

4. Республика күләмендә үткәрелгән ачык дәресләр

        №

Тема, класс (группа, курс)

Уровень (образовательное учреждение, район, город, межрегиональный, республиканский, федеральный, международный уровень)

Вид, тематика, место проведения методического мероприятия, в рамках которого проводилось открытый урок, занятие, мероприятие (заседание методического объединения, предметная неделя, семинар, конкурс и  др.)

Дата

1.

Открытый урок татарской литературы по теме «Сагындым, бик сагындым сине, туган ил! (Г.Кутуйның «Сагыну» нәсерен өйрәнү)»,   5 класс

Республиканский

Семинар для учителей татарского языка и литературы по проблеме «ФДБС шартларында татар балаларына татар теле һәм әдәбияты укытуның актуаль проблемалары» на базе МБОУ «Средняя общеобразовательная школа №175» Советского района г. Казани

15.11.2016

2.

Открытый урок татарской литературы по теме «Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем (Г.Тукайның “Туган авыл” шигырен өйрәнү», 6 класс

Республиканский

Семинар для учителей татарского языка и литературы по проблеме «Система работы с одаренными детьми» на базе МБОУ «Средняя общеобразовательная школа №175» Советского района г. Казани

27.09.2017

  1. Семинарларда чыгышлар

Тема выступления

Уровень  (образовательное учреждение, район, город, зональный, республиканский, федеральный, международный уровень)

Тема семинара, кем и для кого организован, место проведения

Дата

1.

Выступление по теме: “Педагогика сотрудничества в деятельности классного руководителя: опыт и проблемы”

Республиканский

Стажировка руководителей

общеобразовательных учреждений

Республики Татарстан по проблеме «Системно- деятельностный подход в управлении процессом достижения нового качества образования» на базе МБОУ «Средняя общеобразовательная школа №175» Советского района г. Казани.

20.11.2017

2.

Выступление по теме: “Инновационные технологии в обучении татарскому языку”

Республиканский

Региональный семинар «Инновационные технологии в обучении татарскому языку»

08.07.2018

3.

Выступление  по теме «Туган тел һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның эшчәнлеген активлаштыруда заманча технологияләр куллану»

Районный

Заседание секции учителей родного языка и литературы в рамках августовской конференции педагогических работников Советского района г.Казани в 2018 году

22.08.2018

  1. Конференцияләрдә чыгышлар

Тема выступления

Уровень  (образовательное учреждение, район, город, зональный, республиканский, федеральный, международный уровень)

Тема конференции,  кем организована, для каких категорий работников образования проведена, место проведения

Дата

1.

Выступление на тему: «Уку процессында интерактив технологияләр аша тормышка әзерлекле шәхес тәрбияләү».

Межрегиональный

Межрегиональная научно – практическая конференция «Развитие родных и государственных языков в субъектах Россиийской Федерации как источника формирования общероссийской гражданской идентичности»

04.04.2014

2.

Выступление на тему: «Воспитание всесторонне развитой личности через интерактивные технологии».

Республиканский

Республиканская научно – методическая конференция “Взаимодействие школы и вуза в реализаөии приоретитных направлений развития школҗного образования: опыт, проблемы и перспективы”

2015 год

3.

Выступление на тему: «Э.Шәрифуллина иҗатында ана образы һәм әхлакый тәрбия мәсьәләсе»

Межрегиональный

Межрегиональная научно – практическая конференция учителей “Балалар шагыйре Әнәс Кари мирасы һәм хәзерге заман”

2015 год

3.

Выступление  по теме «Уку процессында интерактив технологияләр аша тормышка әзерлекле шәхес тәрбияләү »

Городской

Городские Джалиловские чтения

2017 год

4.

Выступление  по теме «Инновацион технологиялщр аша татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү »

Международный

IV Международная научно-образовательная конференция «Инновационные технологии в образовании»

2017 год


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

СФП в годовом цикле занятиями мини-футболом (из опыта работы в секции «Мини-футбол»)

Представляю примерные комплексы по СФП в секции "Мини-футбол",делюсь положительным опытом и результатами в своей работе....

Минем гаиләм- минем шәҗәрәм. Тәрбия сәгате.Моя семья-мое родословное.Классный час.

Тема : Минем гаиләм- минем шаҗәрәмМаксат: укучыларда гореф- гадәтләргә, гаилә традицияләренә,ядкарьләренә кысыксыну уяту, буыннар бәйләнеше, исем, фамилияләр, аларның килеп чыгышы, әһәмияте туры...

Минем гаиләм -минем төп терәгем

Гаилә - ул җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Гаиләнең нигезе нык булырга тиеш. Гаилә ул – йорт кебек, ә нигезе нык ...

«Творческие работы малой формы (мини – изложения, мини – сочинения, этюды, эссе) как средства развития креативных способностей учащихся»

Педагогическая наука переживает переходный этап, связанный с обновлением как содержания, так и форм образовательного процесса....

Класс сәғәте “Минең ғаиләм-минең байлығым”.

Уҡыусыларҙы ғаилә,генеология ,нәсел ағасы һүҙҙәренең мәғәнәләренә төшөндөрөү, балаларҙы үҙҙәренең шәжәрәһен төҙөргә өйрәтеү....

Мастер-класс.Презентация на тему "Мой край, моя школа, моя профессиональная деятельность-минем туган ягым,мәктәбем,минем һөнәри эшчәнлегем"

Аксубаем-ак төбәгем!Туган якның гүзәл була —Гади генә бер гөле дә…Ямьле була, кыек булмыйТуган якның бер җире дә...!...


 

Комментарии

Әхтәмова Гөлназ Мингали кызы

Алинә Анисовна, сезгә зурдан-зур уңышлар теләп калам!