Укытучыга
консультация по теме

Яшь укытучы белән эшләгәндә  "Тәҗрибә" мәктәбеннән киңәшләр

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ukytuchyga.doc47 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы  Түбән Мәтәскә урта мәктәбе

Методик эш

Яшь укытучыга киңәшләр

Төзеде: татар теле һәм әдәбияты укытучысы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары-Муллагалиева Гүзәл Нургали кызы

2011 нче ел,

 Сентябрь

!  Бирем һәр аңлаешлы булырга тиеш.

!  Биремне тиешле күләмдә һәм башка фәннәрне искә алып бирергә кирәк.

!   Укучыларның шәхси үзенчәлекләрен искә алырга кирәк.

!  Бирем укучыларның мөстәкыйль эшләвен, элегрәк туплаган белем һәм  күнекмәләрне файдалануны күздә тотып бирелергә тиеш.

!   Өй эше кирәгеннән артык күптөрле булырга тиеш түгел.

!  Терәк белемнәрне актуальләштерү максатыннан, өйгә биреләчәк эштә элек өйрәнгән материалны кабатлау күздә тотылсын.

!   Һәр бирем билгеле бер кыенлыкны җиңү максатына юнәлтелсен.

!   Биремне ничек үтәү турында аңлатма, алгоритмы бирелсен.

! Укучыны аналитик-синтетик фикер эшчәнлегенә юнәлтнргә кирәк.

!   Биремнәр кызыклы, эчтәлекле булырга тиеш.


◊ Дәреснең программада күрсәтелгән вакытка туры китереп үткәрелүе.

 Дәрес структурасы, аның этапларының максатчанлыгы.

  Идеялелеге һәм фәннилеге.

 Дәрестә эстетик тәрбия бирү.

◊  Яңа материалны аңлату.

◊  Үстерешле укыту принципларын үтәү.

◊  Дәреснең тормыш белән бәйләнеше.

◊  Укытуда күрсәтмәлелек, техник чараларны куллану.

◊  Китап белән эшләү.

◊ Яңа төшенчәләрнең барлыкка килүе, танып белү шатлыгы.

◊  Күнекмә булдырырга ярдәм итә торган күнегүләр эшләүне оештыру.

◊  Укучылар эшендә мөстәкыйльлек.

◊ Укучыларның активлыгы һәм инициатива күрсәтүләре.

◊  Балаларны төрле эш төрләренә тарту.

◊  Сөйләм телен үстерергә ярдәм итәрдәй күнегүләрне телдән үтәү.

◊  Сәләтле балалар һәм дәрес материалын авырдан үзләштерүчеләр белән эшләү.

◊  Укучыларның белемен тикшерү.

◊  Балаларга төпле һәм тирәнтен белем бирү.

◊  Билгенең белем дәрәҗәсенә туры килүе һәм аларга аңлатма бирү.

◊  Өйгә эш бирүне оештыру.

◊  Дәресне үткәрү темпы.

◊  Укытучының педагогик такты.

◊  Укытучының сөйләмлеге.


● Теге яки бу дәрестә өйрәнелергә тиешле материалның программада ничек бирелеше белән таныш.

● Дәрестә өйрәнелергә тиешле теге яки бу мәсьәлә, тема, бүлек материалы белән таныш.

● Класс коллективын, аерым укучыларның мөмкинлеген һәм нинди кыенлык кичерүен күз алдыңнан кичер.

● Дәреснең максатын һәм төп юнәлешен, нәрсәгә ирешергә теләвеңне, әлеге дәрес материалында укучыларны тормышка ничек әзерләргә кирәклеген, тәрбия һәм үсеш мөмкинлеген билгелә.

● Куелган максатны гамәлгә ашыруның мөмкин булган юл һәм ысулларын анализла.

● Барлык методик алымнар арасыннан кайсы да булса дәрес яки укучы өчен иң нәтиҗәлесен сайлап ал.

● Дәрестә укучыларның танып белү эшчәнлеге белән идарә итү системасын төзе.

● Сайлап алган алымнарны үзеңнең мөмкинлегең белән чагыштыр. Дәрестә үзеңнең эшчәнлегеңне модельләштер. Биремнәрнең төрле вариантларын, шәхси ярдәм чараларын күздә тот.

● Класстагы барлык укучыларның да нәтиҗәле эшләве турында мәгълүмат алу мөмкинлеге бирә торган кире элемтә системасын уйла.

● Дәреснең гомуми конструкциясе турында уйла.

● План – конспектта үзең сайлаган иң әһәмиятле матералларны, ысул, алымнарны билгелә. Анда дәреснең эчтәлеге генә түгел, ә бәлки методик ягы да чагылыш тапсын.

● Дәреснең һәр этабында биремне үтәргә күпме вакыт кирәклеген алдан ук билгелә.

● Укучылар эшчәнлеген төрләндерүгә игътибар ит, аларның игътибарын бер төр эштән икенче төр эшкә ничек юнәлтү, ару – талчыгуларын булдырмау, эшчәнлегенә бәя бирү һәм стимуллаштыру, үзара ярдәмләшүгә тарту турында уйлан һәм моның алдан ук чарасын күр.

● Өй эшенең күләмен һәм характерын, үтәгәндә барлыкка килергә мөмкин булган кыенлыкларны билгелә.


● Балаларны ярат!

● Эшкә зыян китермә!

● Балалардагы яхшы сыйфатларны күрергә тырыш!

● Балаларны уйларга өйрәт!

● Балаларны мәҗбүр итмичә генә эшләтергә өйрән.

● Бер көнең дә яңалыктан башка үтмәсен.

● Укытучы – укучының үсешендә һәм үзкамилләштерүендә дусты һәм ярдәмчесе.

● Укучыны аның характерын искә алып тәрбиялә.

● Укытучының үз эше, кылган гамәлләре, үзенең эш системасы, методлары, үзе төзегән программалары өчен җаваплы булуын исеңдә тот.

● Шуны онытма: мөгаллим үзе укыганда, өйрәнгәндә генә башкаларны өйрәтә ала.

● Ялгышудан курыкма – ялгышны танымаудан һәм төзәтмәүдән курык.

● Хезмәттәшең белән тәҗрибә уртаклаш.

● Беренче чиратта үз-үзеңә, аннары башкаларга таләпчән бул!

● Әгәр дә йөрәгендә балаларга карата җылы хис юк икән, һөнәреңне алмаштыр!


1. Класс.                       2. Фән.                   3. Дәрес темасы.

4. Дәрес максаты.                                       5. Дәрес төре.

6. Дәресне үткәрү формасы.

7. Дәреснең эчтәлеге, укыту методлары, укучылар эшчәнлеген оештыру формалары дәрес максатына туры киләме?

8. Дәреснең аерым этапларында нинди дидактик бурычлар гамәлгә ашырылды?

9. Укытучы дәрестә нинди укыту методлары һәм алымнары кулланды?

10. Нинди эш формаларыннан файдаланды?

11. Дәрестә укытуны индивидуальләштерү һәм дифференцияләштерү ни дәрәҗәдә алып барылды? Алар нинди эшләрдә чагылыш тапты?

12. Белемне мөстәкыйль тупларга ярдәм итә торган алымнар кулланылдымы?

13. Дәреснең нәтиҗәсе нинди булачагын алдан күрдегезме?

14. Сез үзегез өчен дәрестә нәрсәгә өйрәндегез?

15. Сез укытучыга дәресне камилләштерү өчен ниләр тәкъдим итәр идегез?


1. Укытучының дәрестә оештыру эшчәнлеге һәм аның шәхси сыйфатлары.

Эш планын төзү һәм аның үтәлешен оештыру.

Дәрестә укучылар эшчәнлегенең үтәлеше.

Дәрестә дәфтәрләрнең, класс журналының, көндәлекләрнең тутырылышы.

Укытучының үзе укыта торган фәнне белүе һәм аның педагогик осталыгы.

Укытучы сөйләме (сөйләм темпы, дикция, ритм, культурасы, образлылыгы, хисслелеге).

Мөгаллимнең педагогик культурасы, такты, тыш-кыяфәте.

Өйрәнелгән материал күләме белән өйгә бирелгән эшнең чагыштырмасы.

2. Мөгаллимнең укыту бурычларын үтәве.

Дәрестә дидактик принциплар ничек үтәлде.

  1. күрсәтмәлелек;
  2. белемне аңлы һәм актив үзләштерү;
  3. материалның аңлаешлы, систематик һәм эзлекле булуы;
  4. белемне ныклы үзләштерү;
  5. белемнең тормыш белән бәйләнеше;
  6. фәннилеге.

Укучыларның яшь үзенчәлекләрен искә алып, укытучының укыту методларын сайлап оптимальлегенә бәя бирү.

Мөгаллимнең дәрестә укытуның техник чараларын, магълүмати технологияләрне куллану күнекмәләренә ия булуы.

Өйгә эшне аны сыйфатлы итеп башкару өчен күпме вакыт кирәклеген искә алып бирү.

Укыту процессында укучыларга дифференцияле якын килү.


3. Укытучының тәрбия бурычларын үтәве.

Әхлакый тәрбия бурычларының үтәлеше.

Хезмәт тәрбиясе һәм һөнәр юнәлеше бирү бурычларының үтәлеше.

Белем алуга ихтыяҗ булырга тиешлеген төшендерү һәм акыл хезмәте күнекмәләре булдыру.

Дәрестә эстетик тәрбия бирү.

Физик тәрбия һәм гигиена тәрбиясе бирү.

 Укыту материалының тәрбияви мөмкинлекләреннән файдалану.

Дәрестә кисәтүләр ясалу.

 Дәрестә укучыларның үз-үзен тотышы һәм классның гомуми оешканлыгы.

4. Дәрестә укучылар эшчәнлеге һәм класска характеристика.

Дәреснең төрле этапларында укучылар активлыгы.

 Укучыларның дәрес материалы һәм фән белән кызыксынуы.

Мөстәкыйль эшләү күнекмәләренә ия булулары.

Дәрес өчен кирәкле материалларның алдан ук әзерләнеп куелуы.

 Укучыларның сөйләм телен үстерү.

 Әлеге классның интеллектуаль үсеш дәрәҗәсенә бәя бирү.

 Укучылар җавабының ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булуы.

 Кисәтү ясалган укучылар саны.

 Дәрестә гамәли эшләрне үтәүдә укучыларның тиешле күнекмәгә, хезмәт культурасына ия булуы һәм иминлек техникасы кагыйдәләрен үтәве.

 Укытучы һәм укучы арасындагы үзара мөнәсәбәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Укытучыга кирәкле күнекмә. В помощь молодым учителям.

Укытучыга кирәкле күнекмәләр – яшь укытучыларга ярдәм йѳзеннән куела. Мәктәпкә  яңа килүчеләргә түбәндә бирелгән кайбер әйберләргә игътибар  итәргә киңәш итәм. Эщ тәҗрибәсе булмаган, эш юлын...

Укытучыга ярдәмгә

укытучыга ярдәмгә...

Укытучыга ярдәмгә

Эш программалары...

Укытучыга ярдәмгә

Әлеге материал «Аналитик фигыльләр» темасы буенча дәрескә ѳстәмә материал буларак әзерләнде. Материал татар теле укытучылары ѳчен ярдәмгә тәкъдим ителә. Бу материалны дәреснең ныгыту этабында да, тема...

Укытучыга ярдәмгә

Бу язмадагы материал изложение язарга өйрәтүгә багышланган һәм ул укытучыларга ярдәм өчен тәкъдим ителә. Әлеге материалны тугызынчы сыйныф укучыларын әзерләүдә дә, аерым укучы белән эшләүдә ...

Укытучыга ярдәмгә

Дәрескә әзерләнгән вакытта укытучыга бу материал булышлык итә ала....