Укытучыга ярдәмгә
методическая разработка на тему

Зарипова Гузалия Габдулнуровна

Бу язмадагы материал изложение язарга өйрәтүгә багышланган һәм ул укытучыларга ярдәм өчен тәкъдим ителә. Әлеге материалны тугызынчы сыйныф укучыларын әзерләүдә дә, аерым укучы белән эшләүдә  дә кулланырга мөмкин.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл izlozh_yazarga_oyrtu.docx16.55 КБ

Предварительный просмотр:

Укучыларны җыйнакландырылган изложение язарга өйрәтү

Изложение ул - иҗади фикер йөртүнең бер ысулы, бирелгән яки сайлап алынган темага үз карашыңны белдереп язу. Изложениенең максаты – аралашу күнекмәләрен, логик һәм абстракт фикерләүне үстерү, зәвык тәрбиясе бирү, булган белемнәрне эзлелелекккә салу. ФДБС шартларында мондый типтагы иҗади эшләр баланың төрле яклап ачылуын тәшкил итә.

Күләм ягыннан чикләнгән, җыйнакландырылган изложение билгеле бер күләмдәге сүзләр җыелмасы ярдәмендә, автор стилен саклап һәм төп тестның эчтәлеген мөмкин кадәр төгәл биреп языла.

Бу очракта авторның төп фикере, вакыйгалар тәртибе, геройларның холкы үзгәрешсез, төгәл тасвирланырга тиеш. Җыйнакландырылган изложение форма ягыннан – кыска һәм төгәл, эчтәлеге ягыннан тулы булырга тиеш. Моңа ирешү өчен , түбәндәгеләргә игътибар бирү сорала.

Текстны беренче тапкыр тыңлаганнан соң башкарылырга тиешле гамәлләр:

- Текстның темасын ачыкларга, ягъни текстта сүзнең кем яки нәрсә турында баруын билгеләргә

- Тексттагы төп фикерне, идеяне табарга. Ул һәрвакыт тема белән бәйле була. “Автор нәрсә әйтергә тели?” соравына җавап табу.

- Текстның стилен һәм сөйләм тибын ачыкларга. Җыйнакландырылган текстта автор стиле сакланырга тиеш.

- Текстның микротемаларын ачыкларга һәм язу өчен план төзергә.

Микротемалар,гадәттә, абзацлар саны белән туры килә.

Текстны икенче тапкыр тыңлаганнан соң башкарылырга тиешле гамәлләр:

- Һәр микротеманы ачыклый торган төп сүзләр җыелмасын тупларга.

- Һәр абзацның төп фикерен ачыкларга.

- Артык һәм кабатлана торган сүзләрне төшереп калдырып, һәр абзацны аерым- аерым формалаштырырга.

- Язган текстны тулы килеш укып карарга. Вакыйгаларның эзлекле бирелешенә, кызыл юллар арасындагы бәйләнеш булуга, артык сүзләр булмауга игътибар итәргә


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Укытучыга

Яшь укытучы белән эшләгәндә  "Тәҗрибә" мәктәбеннән киңәшләр...

Укытучыга кирәкле күнекмә. В помощь молодым учителям.

Укытучыга кирәкле күнекмәләр – яшь укытучыларга ярдәм йѳзеннән куела. Мәктәпкә  яңа килүчеләргә түбәндә бирелгән кайбер әйберләргә игътибар  итәргә киңәш итәм. Эщ тәҗрибәсе булмаган, эш юлын...

Укытучыга ярдәмгә

укытучыга ярдәмгә...

Укытучыга ярдәмгә

Эш программалары...

Укытучыга ярдәмгә

Әлеге материал «Аналитик фигыльләр» темасы буенча дәрескә ѳстәмә материал буларак әзерләнде. Материал татар теле укытучылары ѳчен ярдәмгә тәкъдим ителә. Бу материалны дәреснең ныгыту этабында да, тема...

Укытучыга ярдәмгә

Дәрескә әзерләнгән вакытта укытучыга бу материал булышлык итә ала....