Укытучыга ярдәмгә
календарно-тематическое планирование на тему

Хамаева Гульфина Азгаровна

Эш программалары

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл uku_4_nche_syynyf.docx69.59 КБ

Предварительный просмотр:

Аңлатма язуы

Барлыгы: 102 сәгать, атнага: 3 сәгать.

План буенча контроль эшләр:  5 сәгать.

Әдәби укудан  календарь – тематик планлаштыру түбәндәгеләргә нигезләнеп төзелде:

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы”, (төзүче-авторлары: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева. - Казан, 2014.);

“2 нче урта гомуми белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең төп укыту программасы;  

“2 нче урта гомуми белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең  2016 – 2017 нче уку елына укыту планы.  

 

Дәреслек: “Күңелле татар теле” дәреслеге (Р.З. Хәйдәрова, Н.Г. Галиева, Г.М. Әхмәтҗәнова. Дүртьеллык башлангыч сыйныфларының  рус балалары өчен татар теле һәм әдәби уку дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2014). (Ике кисәктә)

Өстәмә әдәбият:  

1. Ишетеп аңлау күнегүләре. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту өчен  методик кулланма.  Р.З.Хәйдарова, Л.Ә.Гыйниятуллина, Г.И.Газизуллина.- Казан: “Татармультфильм”нәшрияты, 2013 ел.

2. Ата-аналар өчен ярдәмлек.Р.З.Хәйдарова, Л.Ә.Гыйниятуллина. - Казан: “Татармультфильм”нәшрияты, 2013 ел.

3. Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында татар теле һәм әдәбиятын коммуникатив  технология нигезендә укыту. Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова. –Яр Чаллы, 2015.

4. Мультимедиа.

5. Интернет ресурслар:http://www.mon.tatar.ru, http://www.edu.tatar.ru, http://www.tatarschoo

Контроль эшләрнең  саны

Программа материалының бүленеше

1 нче чирек

2 нче чирек

3 нче чирек

4 нче чирек

еллык

Контроль эш

-

1

-

1

2

                 

    Белемнәрне үзләштерүнең шәхси, метапредмет  һәм предмет нәтиҗәләре

Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар  өчен булган катламы белән  танышу башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята, ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята.

Укытуның шәхси нәтиҗәләре

Гомуми белем бирү мәктәбен төгәлләгәндә, укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:

  • шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда  татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;
  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;
  • текстлардагы төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;
  • “гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек” төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр формалашу.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре:

Урта белем бирү баскычында татар теле укыту, танып белү чарасы буларак,  укучыларның фикер йөртү,  интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив)формалаштыруга хезмәт итә.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре татар телен укыту, танып белү чарасы буларак,  укучыларның фикер йөртү,  интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив)формалаштыруга хезмәт итә.  

Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле  яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни, төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре формалаша.

Танып белү нәтиҗәләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;
  • иҗади һәм эзләнү характерындагы  проблеманы  билгеләү, аларны  чишү  өчен алгоритм булдыру;
  •  объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү;
  • төп мәгълүматны  аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;
  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;
  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба  белү;
  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;
  • билгеләгән  критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;
  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;
  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;
  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм  алар белән дөрес эш итә белү;
  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;
  • әңгәмәдәш  белән  аралашу калыбын төзү;
  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);
  • парларда һәм күмәк эшли белү;
  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш  башкару;
  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Укытуның предмет нәтиҗәләре: 

- укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерү, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру;

-  коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә арашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;

-“Татар теле һәм әдәбияты” предметына карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру.

Программа материалын үзләштерүнең предмет нәтиҗәләре:

        Укучы, фонетик күнекмәләр булдыру өчен, татар теленә генә хас булган авазларның әйтелешен үзләштерергә,  татар һәм рус телләрендә уртак булган, ләкин әйтелешләре белән аерылган авазларны чагыштырып өйрәнергә, авазларны сүзләрдә, сүзтезмәләрдә, җөмләләрдә, бәйләнешле сөйләмдә дөрес әйтергә өйрәнәчәк.

Укучы үз сөйләмендәге фонетик хаталарны бетерү  мөмкинлеген таба алачак.

Укучы, лексик күнекмәләрен үстерү өчен, сүзләрнең әйтелешен, язылышын, мәгънәсен, ясалышын, башка сүзләр белән бәйләнешен, сөйләмдә кулланышын үзләштерергә өйрәнәчәк.

Укучы, үз сөйләмендә татар һәм рус сүзләрнең мәгънә ягыннан аермаларын күрсәтеп, рус телендә эквивалентлары булмаган сүзләрне аңлатып бирү мөмкинлеген таба алачак.

Укучы,  грамматик күнекмәләрен үстерү өчен, төрле сүз төркемнәренең морфологик формалары, ясалышларын сөйләмдә дөрес кулланырга, сүзләрнең җөмләдә үзара бәйләнеш чараларын үзләштерергә һәм кагыйдәләрен белергә өйрәнәчәк.

Укучы   лексик-грамматик материалны синтаксик нигездә үзләштерү принцибына таянып эш итү мөмкинлеген таба алачак.

                                                                         

Календарь- тематик план

Эчтәлек элементлары белән дәрес темасы

Сәгать саны

Укучылар эшчәнлеге  төрләре

                       Үтәлү вакыты

План буенча үтәлү вакыты

Факт

буенча үтәлү вакыты

1 нче чирек. 27 сәгать.      Яңа уку елы котлы булсын! (Белем бәйрәме)  (10 сәг.)

1

“Яңа уку елы котлы булсын”. Белем бәйрәме. Б. Рәхмәт. “Мәктәпкә”.

1

Яңа тема өйрәнү дәресе, рәсем буенча әңгәмә, сорауларга җавап бирү.

1.09

2

Самуил Маршак. “Һәр атнада жиде көн”.

1

Темага карата сүзләрне кабатлау, шигырьне сәнгатьле уку.

3.09

3

X. Гарданов. «К» хәрефен белегез, «К»ны дөрес әйтегез».

1

Шигырьне сәнгатьле итеп , сүзләргә басымны дөрес куеп уку.

5.09

4

Р. Миңнуллин “Үсми калган хәреф”, “Саннар”.

1

Яңа тема. Тема буенча яңа сүзләр өйрәнү, сүзлек өстендә эш, текст өстендә эш.

6.09

5

Р. Миңнуллин  “Авырып ятканда”.

1

Шигырьне сәнгатьле итеп , сүз-әргә басымны дөрес куеп уку.

8.09

6

Уку күнекмәләрен тикшерү. Сыйныфтан тыш уку.  “Эш урыны” тексты.

1

Темага карата сүзләрне кабатлау, шигырьне сәнгатьле уку,  шигырьне өйрәнү.

14.09

7

“Кәефсез Алсу” хикәясе. Б. Рәхмәт. “Хисап мәсьәләләре”.

1

Сәнгатьле итеп дөрес уку күнегүләре.

16.09

8

Г.Тукай – балалар язучысы. “Сабыйга”.

1

Шигырьне сәнгатьле итеп , сүзләргә басымны дөрес куеп уку.

19.09

9

Г.Тукай – балалар язучысы. “Кызыклы шәкерт”.

1

Шигырьне сәнгатьле итеп , сүзләргә басымны дөрес куеп уку.

21.09

10

“Белем бәйрәме” бүлеген кабатлау. Тест.

1

Тест биремнәре эшләү.

23.09

                                                                                    Туган як табигате.- 14 сәгать

11

Җ. Тәрҗеманов “ Табигать китабы.”

1

 Хикәяне сәнгатьле итеп дөрес уку күнегүләре

26.09

12

Сыйныфтан тыш уку. Р.Вәлиева “Урманда бәйрәм булган”. Г. Тукай. “Елның дүрт фасылы”.

1

 . Шигырьне сәнгатьле итеп , сүзләргә басымны дөрес куеп уку

28.09

13

Г. Гәрәева “Көз һәм балалар җыры”.

1

Лексик тема буенча яңа сүзләр өйрәнү, текстны укып күрсәтү, сорауларга җавап бирү.

30.09

14

“Дару үләннәре” тексты.

1

Дару үләннәренең исемнәрен үзләштерү, сорауларга җаваплар.

3.10

15

В. Монасыйпов “Шифалы табиблар”.

1

Дару үләннәренең исемнәрен үзләш-терү, сорауларга җаваплар.

5.10

16

Сыйныфтан тыш уку. Ш.Маннур. “Кошлар китә” . Кошлар һәм хайваннар дөньясында.

1

 Шигырьне сәнгатьле итеп , сүзләргә басымны дөрес куеп уку

7.10

17

Б. Рәхмәт “Кошлар киткәндә”.

1

Хикәяне сәнгатьле итеп дөрес уку күнегүләре, текстны укып күрсәтү, сорауларга җавап бирү.

10.10

18

“Песнәк” тексты.

1

Хикәяне сәнгатьле итеп дөрес уку күнегүләре, текстны укып күрсәтү, сорауларга җавап бирү.

12.10

19

Г.Лотфиның “Песнәк белән Әнисә” хикәясе.

1

Хикәяне сәнгатьле итеп дөрес уку күнегүләре.

14.10

20

Сыйныфтан тыш уку. Г. Лотфи “Балалар ярдәм итә”.

1

Шигырьне сәнгатьле итеп дөрес уку күнегүләре.

17.10

21

Җ.Тәрҗемановның “Чирик” хикәясе. 1    нче бүлек.

1

Хикәяне сәнгатьле итеп дөрес уку күнегүләре.

19.10

22

Җ.Тәрҗемановның “Чирик” хикәясе. 2 -3  нче бүлекләр.

1

Хикәяне сәнгатьле итеп дөрес уку күнегүләре.

19.10

23

“Без кошларга ярдәм итәбез”. Проект эше.

1

Проект эше.

21.10

24

“Туган як табигате” бүлеген кабатлау. Тест.

1

Тест эшләү.

24.10

Хайваннар дөньясында. 9   сәгать

25

Уку күнекмәләрен тикшерү. Б.С.Ү. Хайваннар турында.

1

Хайваннар турында сөйләшү.

26.10

26

Хайваннар турында табышмаклар. Урманда.  

1

Хикәяне сәнгатьле итеп дөрес уку күнегүләре.

26.10

27

Ә.Кари. ”Тиен”.

1

Хикәяне сәнгатьле итеп дөрес уку күнегүләре.

28.10

2 нче чирек. 21 сәгать

28

Сыйныфтан тыш уку.“Ялкау тиен” әкияте.

1

Сүзлек өстендә эш, әкиятне укып күрсәтү, эчтәлек буенча сорауларга җавап бирү.

7.11

29

Г.Тукай. “Ташбака белән Куян”.

1

Сүзлек өстендә эш, әкиятне укып күрсәтү, эчтәлек буенча сорауларга җавап бирү.

9.11

30

“Яшел энәле керпе” әкияте.

1

Әкиятне сәнгатьле итеп дөрес уку күнегүләре.

11.11

31

“Керпе” тексты.

1

Хикәяне сәнгатьле итеп дөрес уку күнегүләре.

14.11

32

Сыйныфтан тыш уку. Р.Вәлиева “Зоопарклы уйнадык”.

1

Шигырьне сәнгатьле итеп , сүзләргә басымны дөрес куеп уку.

16.11

33

Хайваннар дөньясында темасын кабатлау.

1

Сәнгатьле итеп , сүзләргә басымны дөрес куеп уку.

18.11

Кышкы уеннар   12 сәгать

34

Туган ягымда   кыш.

1

Хикәяне сәнгатьле итеп дөрес уку күнегүләре.

21.11

35

  Сыйныфтан тыш уку. Ә. Ерикәй шигырьләре.   “Беренче кар”.

1

Шигырьне сәнгатьле итеп , сүзләргә басымны дөрес куеп уку.

23.11

36

Ә.Кари “Кыш”.

1

Шигырьне сәнгатьле итеп , сүзләргә басымны дөрес куеп уку

25.11

37

Г. Бакир “Кышкы уен”.

1

Шигырьне сәнгатьле итеп , сүзләргә басымны дөрес куеп уку.

28.11

38

Кышкы уеннар. Ситуацияләр буенча диалоглар төзү.

1

Ситуацияләр буенча диалоглар төзү.

30.11

39

Б. Рәхмәт “Яңа ел килгәч.

1

Шигырьне сәнгатьле итеп , сүзләргә басымны дөрес куеп уку.

2.12

40

”  Яңа ел тексты.

1

Хикәяне сәнгатьле итеп дөрес уку күнегүләре.

5.12

41

Бәйләнешле сөйләм үстерү . Яңа ел белән котларга өйрәнү.

1

Котлау язу.

7.12

42

А. Алиш – балаларның яраткан язучысы.  А.Алиш “Куян кызы”.

1

Сүзлек өстендә эш, әкиятне укып күрсәтү, эчтәлек буенча сорауларга җавап бирү.

9.12

43

“Боз өстендә” хикәясе.

1

Хикәяне сәнгатьле итеп дөрес уку күнегүләре.

12.12

44

Сыйныфтан тыш уку. Җ. Дәрзаман “Җепшек көндә”.

1

Шигырьне сәнгатьле итеп , сүзләргә басымны дөрес куеп уку.

14.12

45

“Кышкы уеннар” бүлеген кабатлау. Контроль эш. 

1

Тест биремнәрен  эшләү.

16.12

Минем дусларым. 12 сәгать

46

Дустым турында сөйләшү. Монологик сөйләм үстерү

1

Дустым турында сөйләшү.

19.12

47

“Минем дустым” хикәясе.  

1

Хикәяне сәнгатьле итеп дөрес уку күнегүләре.

21.12

48

Сыйныфтан тыш уку. Р.Вәлиева “Дуслык”.

1

Шигырьне сәнгатьле итеп , сүзләргә басымны дөрес куеп уку.

23.12

3 нче чирек. 30 сәгать.

49

Г. Бәширов “Сылтау”.

1

  Хикәяне сәнгатьле итеп дөрес уку күнегүләре.

9.01

50

И. Туктар “Алма”.

1

Хикәяне сәнгатьле итеп дөрес уку күнегүләре.

11.01

51

Б. Рәхмәт “Минем дуслар”.

1

Шигырьне сәнгатьле итеп , сүзләргә басымны дөрес куеп уку.

13.01

52

Сыйныфтан тыш уку. А. Әхмәт “Минеке, тимә!”

1

Шигырьне сәнгатьле итеп , сүзләргә басымны дөрес куеп уку.

16.01

53

 

Д.Аппакова. ”Шыгырдавыклы башмаклар” хикәясе. 1 нче бүлек.  

1

Хикәяне сәнгатьле итеп дөрес уку күнегүләре.

18.01

54

Д.Аппакова. ”Шыгырдавыклы башмаклар” хикәясе. 2 нче бүлек.

1

Хикәяне сәнгатьле итеп дөрес уку күнегүләре.

20.01

55

Д.Аппакова. ”Шыгырдавыклы башмаклар” хикәясе. 3 нче бүлек

1

Хикәяне сәнгатьле итеп дөрес уку күнегүләре.

23.01

56

Х.Халиков. “Яңа дус таптым”.

1

Хикәяне сәнгатьле итеп дөрес уку күнегүләре.

25.01

57

Минем дустым бүлеген кабатлау.

1

Хикәяне сәнгатьле итеп дөрес уку күнегүләре.

27.01

Дүрт аяклы дусларыбыз. 8 сәгать

58

Б.С.Ү. Дүрт аяклы дусларыбыз. 

1

Дүрт аяклы дусларыбыз турында сөйләшү.

30.01

59

Р. Мингалим “Дөньяда бер эт бар иде”.

1

Шигырьне сәнгатьле итеп , сүзләргә басымны дөрес куеп уку.

1.02

60

Г. Тукай “Кызыклы шәкерт”.

1

Шигырьне сәнгатьле итеп , сүзләргә басымны дөрес куеп уку.

3.02

61

Сыйныфтан тыш уку. М. Җәлил “Маэмай”.

1

Шигырьне сәнгатьле итеп , сүзләргә басымны дөрес куеп уку.

6.02

62

Г. Мөхәммәтшин “ Ак песи” .  хикәясе.

1

Хикәяне сәнгатьле итеп дөрес уку күнегүләре .

8.02

63

Г. Мөхәммәтшин “ Ак песи” .  хикәясен рольләргә бүлеп уку.

1

Хикәяне сәнгатьле итеп дөрес уку күнегүләре.

10.02

64

Р. Батулла- әкиятләр остасы.  Р.Батулла. “Чикыл белән Мырый”.

1

Сүзлек өстендә эш, әкиятне укып күрсәтү, эчтәлек буен-ча сорауларга җавап бирү.

13.02

65

“Дүрт аяклы дусларыбыз”. Проект эше.

1

Сүзлек өстендә эш, әкиятне укып күрсәтү, эчтәлек буенча сорауларга җавап бирү.Проект эше.

15.02

                                                                                        Язгы бәйрәмнәр  11 сәгать

66

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Яз сыйфатлары.  Р. Вәлиева “Яз”

1

Шигырьне сәнгатьле итеп дөрес уку күнегүләре.

17.02

67

Ш. Галиев “Яз”.

1

Шигырьне сәнгатьле итеп дөрес уку күнегүләре.

20.02

68

Уку күнекмәләрен тикшерү. Сыйныфтан тыш уку. Яз турында шигырьләр.

1

Шигырьне сәнгатьле итеп , сүзләргә басымны дөрес куеп уку.

22.02

69

Бәйләнешле сөйләм үстерү. 8 март бәйрәме.  8 март бәйрәме белән котлау язу.

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү .

24.02

70

Р. Вәлиева “Бүген әниләр бәйрәме”.

1

Шигырьне сәнгатьле итеп , сүзләргә басымны дөрес куеп уку.

27.02

71

“Карга боткасы” тексты.

1

Лексик тема буенча яңа сүзләр өйрәнү, текстны укып күрсәтү, сорауларга җавап бирү.

1.03

72

“Карга боткасы” тексты. Диалог.

1

Хикәяне сәнгатьле итеп дөрес уку күнегүләре.

1.03

73

Л. Толстой “Әбисе белән оныгы”.

1

Хикәяне сәнгатьле итеп дөрес уку күнегүләре.

3.03

74

М.Газизов. “Рәхмәт”.  

1

Лексик тема буенча яңа сүзләр өйрәнү, текстны укып күрсәтү, сорауларга җавап бирү.

6.03

75

В. Осеева.  “Дүрт кыз”.

1

Хикәяне сәнгатьле итеп дөрес уку күнегүләре.

10.03

76

“Язгы бәйрәмнәр” бүлеген кабатлау.

Лексик тема буенча яңа сүзләр куллану, текстны укып күрсәтү, сорауларга җавап бирү.

13.03

Минем Туган илем-  13сәгать

77

Б.С.Ү.  Минем Туган илем.

1

Туган ил турында сөйләшү.

15.03

78

З. Туфайлова “Туган ил”.

1

Шигырьне сәнгатьле итеп , сүзләргә басымны дөрес куеп уку.

16.03

            4 нче чирек. 24 сәгать.

79

Татарстан Республикасы символлары.

1

Темага караган сүзләрне үзләштерү. Татарстан флагының төсләре нәрсә аңлата? Татарстан гербында нәрсә төшерелгән, ул нәрсә аңлата? Татарстан гимны турында.

29.03

80

Ф. Яруллин “Татарстан байрагы”.

1

Темага караган сүзләрне үзләштерү.

31.03

81

Россиянең дәүләт символлары.

1

Россиянең дәүләт символлары.

3.04

82

Татарстанда яшәүче милләтләр. 

1

Татарстанда яшәүче милләтләр турында сөйләшү.

5.04

83

Сыйныфтан тыш уку. Л. Шагыйрьҗан “Сөембикә  манарасы”.

1

 Шигырьне сәнгатьле итеп , сүзләргә басымны дөрес куеп уку.

7.04

84

“Казан” тесты.

1

Лексик тема буенча яңа сүзләр өйрәнү, текстны укып күрсәтү, сорауларга җавап бирү.

10.04

85

Г.Тукай “Туган тел”.

1

Шигырьне сәнгатьле итеп , сүзләргә басымны дөрес куеп уку.

12.04

86

“Татарстан шәһәрләре” тексты

1

Лексик тема буенча яңа сүзләр өйрәнү, текстны укып күрсәтү, сорауларга җавап бирү.

14.04

87

“Туган як” музее.

1

Музейга экскурсия.

17.04

88

Сыйныфтан тыш уку. “Туган ил” турында шигырьләр.

1

Шигырьне сәнгатьле итеп , сүзләргә басымны дөрес куеп уку.

19.04

89

“Минем туган илем” бүлеген кабатлау. Тест

1

Тест эшләү.

21.04

Чәчәкле җәй, ямьле җәй- 13 сәгать

90

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Чәчәкле җәй, ямьле җәй.

1

Шигырьне сәнгатьле итеп , сүзләргә басымны дөрес куеп уку.

24.04

91

Ш. Галиев. “Җәйге болында”.

1

Хикәяне сәнгатьле итеп дөрес уку күнегүләре.

26.04

92

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Урман-безнең байлыгыбыз.

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

28.04

93

Г.Нәбиуллин “Урман сөйләшә”.

1

Шигырьне сәнгатьле итеп , сүзләргә басымны дөрес куеп уку.

3.05

94

Контроль эш.

1

Биремнәр башкару.

5.05

95

Сыйныфтан тыш уку. Б. Рәхмәт “Матур җәй, кил безгә!”.Р.Корбан “Җиләктә”.

Уку күнекмәләрен тикшерү.

1

Шигырьләрне сәнгатьле итеп , сүзләргә басымны дөрес куеп уку.

8.05

96

Җиләк-җимешләр.

1

Сүзлек өстендә эш. Җиләк-җимешләрне искә төшерү.

10.05

97

Иҗади эш. “Мин җәйне яратам”.

1

Әңгәмә кору, шигырьләрне искә төшерү, кечкенә хикәя язу.

12.05

98

Җәйге ял.

1

Җәйге ял турында сөйләшү.

15.05

99

Татар халык әкияте “Шүрәле”.

1

Сүзлек өстендә эш, әкиятне укып күрсәтү.

17.05

100

Татар халык әкияте  “Шүрәле”. Диалог.

1

Эчтәлек буенча сорауларга җавап бирү.

19.05

101

Чәчәкле җәй, ямьле җәй бүлеген

кабатлау.

1

Лексик тема буенча яңа сүзләрне кабатлау,   сорауларга җавап бирү

22.05

102

Йомгаклау дәресе. Ел буена үтелгәннәрне йомгаклау.

1

Ел буена үтелгәннәрне йомгаклау.

24.05

КТПга кушымта

  1. Контроль эшләр графигы

Эш төре

Үткәрү вакыты

план

факт

1

Контроль эш.

2

Контроль эш.

  1. Укучыларның  татар теленнән  белем, осталык һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары.

Эш төрләре

4 нче сыйныф

1

Тыңлап аңлау

0,3-0,5 минут

2

Диалогик сөйләм

6 реплика

3

Монологик сөйләм

7 фраза

4

Уку

45-35 сүз

5

Язу:

күчереп язу (гади җөмлә)

5-6 җөмлә

сүзлек  диктанты

8-9 сүз

сочинение (өйрәнү характерында)

5-6 җөмлә

Диалогик сөйләмне бәяләү.

Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, «5»ле куела.

Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, «4»ле куела.

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4—6 хата җибәреп, эчтәлеге языннан эзлексез диалогик сөйләм төзегәндә, «3»ле куела.

Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча диалог төзи алмаганда, «2»ле куела.

Монологик сөйләмне бәяләү.

Әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм өчен «5»ле куела.

Аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2—3 хаталы, эчтәлеге ягыннан тулы монологик сөйләм өчен «4»ле куела.

Сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-6 хаталы, эчтәлеге ягыннан эзлекле булмаган монологик сөйләм өчен «3»ле куела.

Лексик темага монолог төзи алмаганда, «2»ле куела.

Укуны бәяләү.

Текстның эчтәлеген тулаем аңлап, сәнгатьле итеп укыганда, «5»ле куела.

            Текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп укыганда, әмма 2-3 орфоэпик хата (авазларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, интонацияне сакламау) булганда, «4»ле куела.

Текстның эчтәлеген өлешчә аңлап укыганда, 4-6 тупас орфоэпик хата булганда, «3»ле куела.

Текстның эчтәлеген тулысынча аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып укыганда, «2»ле куела. 

Проект эшләрен бәяләү критерийлары

Критерий

Баллар саны

0 балл

1 балл

2 балл

  1. балл

1. Максат кую, аңа ирешү юлларын планлаштыру

Максат формалаштырылмаган

Максат билгеләнгән, ләкин аңа ирешү  планы юк

Максат билгеләнгән, максатка ирешүнең кыскача планы бирелгән

Максат билгеләнгән, ачык тасвирланган, ирешү өчен җентекле план бирелгән

2. Проект

проблемасын кую һәм дәлилләү

Проект

проблемасы формалаштырылмаган

Проект

проблемасының

формулировкасы төпле түгел

Проект

проблемасы ачык итеп

формалаштырылган

һәм нигезләнгән

Проект

проблемасы анык формалаштырылган,

нигезләнгән һәм тирән эчтәлекле

3. Проект темасының ачылыш тирәнлеге

Проект темасы ачылмаган

Проект темасы тулысынча ачылмаган

Проект темасы ачылган, авторның мәктәп программасы кысаларында теманы белүе

Проект темасы тулы итеп ачылган, авторның  белемнәре мәктәп программасы кысаларыннан чыга

4. Сайланган эш ысулларының  проект максатына һәм эчтәлегенә туры килүе

Поект эшендә куелган максатлар ирешелмәгән

Кулланылган эш  ысулларының шактые проектның темасына һәм максатларына туры килми

Кулланылган эш  ысуллары проектның темасына һәм максатларына туры килә, ләкин җитәрлек түгел

Эш ысуллары җитәрлек һәм  урынлы һәм эффектлы кулланылган

5. Эш барышының анализы, нәтиҗәләре, перспективалар

Эшнең нәтиҗәләрен һәм барышын анализламау

Анализ эш барышының тасвирламасы һәм тәртибе белән алмаштырылган

Проект   максатларына ирешү өчен киңәйтелгән эш күләме бирелгән

Эш барышында килеп чыккан ситуацияләргә тулы анализ бирелгән, кирәкле нәтиҗәләр ясалган, эш перспективалары билгеләнгән

6. Авторның эш белән шәхси кызыксынуы, эшкә иҗади караш

Авторның эшкә формаль мөнәсәбәтен күрсәтә торган эш

Автор проект темасына зур булмаган кызыксыну күрсәтә, ләкин эшкә мөстәкыйльлек күрсәтмәгән, эшкә иҗади якын килмәгән

Проект мөстәкыйль

эшләнгән, авторның тирән кызыксынуын күрсәтә, проект темасына шәхси карашның булуы, иҗади элементлар куллану

Проект эшендә иҗади якын килү, авторның проект идеясенә үзенә генә хас булган

оригиналь карашы

7. Презентация үткәрүнең сыйфаты

Презентация үткәрелмәгән

Материал регламентны исәпкә алып бәян ителгән, ләкин автор аудиторияне кызыксындыра алмаган

Автор аудиторияне кызыксындыра алган, ләкин регламентка сыймаган

Автор аудиторияне кызыксындыра алган,  регламентка сыймаган

8. Проект эшенең сыйфаты

Проект эше юк

Проект эше сыйфат таләпләренә туры килми (эстетика, уңайлылык,

куелган максатларга туры килә)

Проект эше сыйфат таләпләренә тулысынча туры килми

Проект эше сыйфат таләпләренә тулысынча туры килә (матур бизәлгән, кулланылышта җайлы, куелган максатларга туры килә)

9. Телдән чыгышны бәяләү (сөйләмнең грамоталылыгы, төгәллеге, эмоциональлеге)

Телдән чыгышы түбән (сөйләмнең грамоталыгы юк)

Телдән чыгышы

уртача

Телдән чыгышы яхшы

Телдән чыгышы югары дәрәҗәдә, грамоталы, төгәл, эмоциональ

Проект  эшләрен бәяләү

Таләпләр

Билге

83 - 100 %

"5"ле куела

76 - 82 %

"4"ле куела

67-75 %

"3"ле куела

0-66 %

"2"ле куела

  1. Уку техникасын тикшерү.

Урманда.

  Җир өстен юка юрган кебек ак кар каплаган. Урман тып-тын. Сәлим белән Азат урман юлыннан бераз бардылар да туктап калдылар.

  — Әйдә учак ягабыз, —диде Сәлим.

  —  Бик нык кирәге чыкмаганда учак ягарга ярамый, ди минем әти.

  — Ә минем кулларым өшеде. Учак янында үзебез дә җылыныр идек.

  — Өйгә генә кайтып китик, малай!

  — Син кайт, ә мин учак ягам, — дип, тирә-яктан чыбык-чабык җыя башлады Сәлим. Азат теләми генә Сәлим белән ризалашты. Сәлим шырпы сызып коры ылыс ботагына ут төртеп җибәрде. Шытырдап ут көлтәсе күтәрелде. Ачы төтен исе тирә-якка таралды. Малайлар коры ботаклар өсти тордылар. Учак   астындагы кар эрегәч, кипкән соргылт үләннәр арасында кырмыска оясы булуы ачыкланды. Малайлар бер-берсенә карашып алдылар.

  — Учак яккан җирдә яз көне бер үлән дә үсмәс инде. Кырмыскалар да үлеп беткәннәрдер, —дип куйды Азат моңсу гына.

  — Алар күптән җир астына качканнардыр әле, — дип акланырга тырышты Сәлим.

  — Учак ялкынына көйгән әнә теге матур чыршы да корыр инде, —дип борчылып дәвам итте Азат. Сәлим дәшмәде. Аңа күңелсез булып китте.

  Малайлар кәефсез генә өйгә таба атладылар.

  1. Уку техникасын тикшерү.

Балачак.

  — Йокым килми әле, әнкәй, — дигән буласың, тик инде тонык кына татлы хыял бөтен уйларыңны биләп ала, күз кабакларыңны сабыйлык йокысы ябыштыра, шуннан инде изрәп китәсең. Йокы аралаш берәүнең назлы кулы үзеңә кагылганны, тоясың, шундук кагылу белән, син аның кем кулы икәнен танып аласың да, йокыңнан арынып җитмәс борын, ул кулны иреннәреңә китерәсең.

  Барысы да таралышкан. Әни исә мине уятырга калган, мин йоклап яткан креслога ул килеп утырган икән дә йомшак кулы белән чәчемнән назлап кына сыйпый икән. Колак төбемдә аның:

  — Тор, бәгырем, әйдә урыныңа яткызыйм, — дигән сөйкемле тавышы яңгырый.

Ул беркемнең дә күзәтеп-нитеп торуыннан һичбер вакыт оялмый, үземне иркәли һәм назлый. Кымшанмый да ята бирәм, аның кулын гына үбүдән туктамыйм.

  — Тор инде, багалмам, тор.

Аның икенче кулы муен астыма үрмәли, нәфис бармаклары кытыклый да башлыйлар. Бүлмә тып-тын, караңгылы-яктылы. Кытыклаудан уянып китәм, кыймылдап куям. Әнкәй минем янымда утыра, назлап кагыла; аның исен тоям, тавышын ишетәм. Шуннан инде, хискә бирелеп, сикереп торам да аны муеныннан кочаклап алам, күкрәгенә капланып, буыла-буыла:

  — Әнием, яратам да соң үзеңне, — дип сөйләнәм.(Л. Н. Толстойдан)

  1. Контроль эш.

Аңлатма язуы

Укучыларның белемнәрен тикшерү  йөзеннән ел ахырында 4 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан йомгаклау контроль эше уза. Дәрестә укучыларның  текст өстендә эшли белү  күнекмәләре тикшерелә.

Укучылар  үрнәк  текстны укыйлар. Бирелгән биремнәрне эшлиләр. Текст әдәбияттан ел буена үтелгән, өйрәнгән материалга нигезләнгән.Текстлар программага нигезләнеп, укучыларның белемнәрен һәм яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып сайланды.

Без кошларга булыштык.

Мин энем белән паркка бардым. Көн кояшлы, ләкин салкын иде. Агач астында кечкенә кош баласы ята. Ул очмый, чөнки аяклары авырта. Без аны өйгә алып кайттык. Мин аңа җылы урын әзерләдем. Энем ипи һәм сөт бирде. Кош баласы бездә озак яшәде, зур үсте.

Менә яз җитте. Аның аяклары авыртмый инде, шуңа күрә ул урманга очып китте. Хәзер ул урманда яши.

Бирем.

  1. Ике раслауның кайсы дөрес?

А) Мин энем белән паркка бардым.

     Мин энем белән бакчага бардым.

Ә) Ул очмый, чөнки аяклары авырта.

     Ул очмый, чөнки канатлары авырта.

Б) Хәзер ул урманда яши.

    Хәзер ул өйдә яши.

  1. Түбәндәге җөмләләргә сораулар куй.

Мин энем белән паркка бардым. Көн кояшлы, ләкин салкын иде. Агач астында кечкенә кош баласы ята. Ул очмый, чөнки аяклары авырта.

           Контроль эш өчен кулланылган әдәбият. Хәйдәрова Р.З. Гомуми урта белем бирү мәктәпләренең 2 нче сыйныфында укучы рус телле балаларга татар теленнән контроль эшләр/ Р.З. Хәйдәрова, Л.Ә. Гыйниятуллина. – Яр Чаллы, 2013.

Бәяләү нормалары.

Текстның эчтәлеген тулаем аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп тиешле тизлектә укыганда,биремнәрне дөрес эшләгәндә  «5»ле куела.

Текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп, әмма тупас булмаган 2—3 орфоэпик хата җибәреп (авазларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, интонацияне сакламау) биремнәрне эшләгәндә  «4»ле куела.

Текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, 4—6 тупас орфоэпик хата җибәреп укыганда һәм биремнәрне өлешчә эшләгәндә, «3»ле куела.

Текстның эчтәлеген тулысынча аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып, 7 дән артык әйтелеш хатасы җибәреп һәм биремгә куелган таләпләрне сакламыйча башкарганда, «2»ле куела.

  1. нче  сыйныф өчен татар теленнән төзелгән

календарь – тематик планлаштыруга

бәяләмә

  1. Укытучы : Хамаева Г. Ә.
  2. Сәгать саны : барлыгы – 102 сәг.; атнага 3 сәг ., к/эш – 5.
  3. Татар теленнән календарь – тематик планлаштыру түбәндәгеләргә нигезләнеп төзелде:

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы”, (төзүче-авторлары: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева. - Казан, 2014.);

“2 нче урта гомуми белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең төп укыту программасы;  

“2 нче урта гомуми белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең  2016 – 2017 нче уку елына укыту планы.    

Дәреслек: “Күңелле татар теле” дәреслеге (Р.З. Хәйдәрова, Н.Г. Галиева, Г.М. Әхмәтҗәнова. Дүртьеллык башлангыч сыйныфларының  рус балалары өчен татар теле һәм әдәби уку дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2014). (Ике кисәктә)

  1.  Төп максатлар:
  • 4 нче сыйныф укучысының аралашу даирәсен, аралашу ситуацияләрен исәпкә алып, сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре (тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу) буенча укучыларда коммуникатив компетенция (аралашу осталыгы) формалаштыру;
  • укучының танып белү мөмкинлекләрен, гомуми уку күнекмәләрен, сөйләм культурасын үстерү;
  • татар милләтенә, аның тарихи Һәм мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләү; укучыларны мәдәниара диалогка тарту; татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру.

Бурычлар: гамәли максатка ирешү өчен, укучыларны татар сөйләмен тыңлап аңларга, диалогик һәм монологик формада аралашырга, төрле жанрлардагы татар текстларын сәнгатьле итеп һәм аңлап укырга, татар теленең фонетик,  лексик,  грамматик  нигезләрен  гамәли үзләштереп, сөйләм булдырырга күнектерү бурычлары куела. Гомуми белем бирү һәм тәрбияви максатларга ирешү өчен, укучыларның акыл хезмәте күнекмәләрен үстерү,  татар сөйләм этикеты үрнәкләрен урынлы кулланырга өйрәтү, татар дөньясы, шул  исәптән татар халкының гореф-гадәтләре, милли бәйрәмнәре, халык авыз иҗаты үрнәкләре белән таныштыру сорала.

Максатларга ирешү өчен:

  • укучыларда татар сөйләмен тыңлап аңлау күнекмәләрен булдыру;
  • диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү;
  • төрле жанрдагы татар текстларын аңлап укуга өйрәтү; дөрес язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен булдыру;
  • татар теленең фонетик, орфоэпик, лексик, грамматик нигезләрен һәм үзенчәлекле тел күренешләрен гамәли үзләштерү.
  • укучыларның акыл хезмәте күнекмәләрен булдыру;
  • татар сөйләм этикеты үрнәкләрен кулланып, әңгәмә корырга, фикер йөртергә, хәбәр итәргә күнектерү;
  • татар дөньясына караган милли традицияләр, ризыклар, бәйрәмнәр, уеннар, халык авыз иҗаты үрнәкләре белән таныштыру һәм татар әдәбияты, сәнгате, мәдәнияте турында мәгълүмат җиткерү кирәк.

5. Календарь – тематик планлаштыру төзелешенә керә:

- аңлатма язуы;

- календарь-тематик планнаштыру.

-  бәяләү нормалары, КИМнар.

КТП эчтәлегенең үтәлеш бите

Педсовет утырышы беркетмәсе

Приказ №________

Үзгәрешләр һәм өстәмәләр


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Укытучыга

Яшь укытучы белән эшләгәндә  "Тәҗрибә" мәктәбеннән киңәшләр...

Укытучыга кирәкле күнекмә. В помощь молодым учителям.

Укытучыга кирәкле күнекмәләр – яшь укытучыларга ярдәм йѳзеннән куела. Мәктәпкә  яңа килүчеләргә түбәндә бирелгән кайбер әйберләргә игътибар  итәргә киңәш итәм. Эщ тәҗрибәсе булмаган, эш юлын...

Укытучыга ярдәмгә

укытучыга ярдәмгә...

Укытучыга ярдәмгә

Әлеге материал «Аналитик фигыльләр» темасы буенча дәрескә ѳстәмә материал буларак әзерләнде. Материал татар теле укытучылары ѳчен ярдәмгә тәкъдим ителә. Бу материалны дәреснең ныгыту этабында да, тема...

Укытучыга ярдәмгә

Бу язмадагы материал изложение язарга өйрәтүгә багышланган һәм ул укытучыларга ярдәм өчен тәкъдим ителә. Әлеге материалны тугызынчы сыйныф укучыларын әзерләүдә дә, аерым укучы белән эшләүдә ...

Укытучыга ярдәмгә

Дәрескә әзерләнгән вакытта укытучыга бу материал булышлык итә ала....