Иҗади үсеш технологиясен куллану өстенлекләре
статья на тему

Дәресне иҗади үсеш технологиясе нигезендә үткәрүнең иң мөһим шарты – уку эшчәнлеген төркемнәрдә алып бару. “Үсеш бары тик аралашу нәтиҗәсендә генә була ала”, –дип язды академик Василий Васильевич Давыдов. Ә профессор Ә.Рәхимов исә үз остазының фикерен “Аралашуга бары тик балалар эшчәнлеген төркемнәрдә оештырып алып барганда гына ирешеп була”, – дип куәтли.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл izhadi_usesh_tehnologiyase.docx22.5 КБ

Предварительный просмотр:

         

                                                 

                             Уку процессын  оештыру һәм  идарә  итүнең

нәтиҗәлелегенә нигезләнгән  иҗади үсеш технологиясенең  өстенлекләре

                           

                                                                             Татар теле һәм әдәбияты  укытучысы

                                                                               Нургалина Эльза Миргарифан кызы

                                                                         

                                                             Зәй шәһәре

                                                         

                                                              2015

     Җәмгыятьтә барган үзгәрешләр чоры укыту-тәрбия эшенең дә барлык өлкәләренә яңача якын килү, аны яңача аңлауны таләп итә. Бу үзгәрешләр мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр алдына яңа мәсьәләләр куя. Укытучылар бу яңарышларны тормышка ашыруда төп рольне башкаралар. Укыту-тәрбия системасын яңарту – яңа идеяләр, ысуллар, чаралар эзләү дигән сүз. Мәктәпләрнең бүгенге бурычы – хәзерге көн таләпләренә, тормыш, җәмгыять ихтыяҗларына җавап бирүче белемле, тирән фикер йөртә торган социаль актив, карарларны мөстәкыйль кабул итә торган иҗади шәхес тәрбияләү.

          Укыту-тәрбиянең бүгенге көндәге уңышы укытучының бу процессны сыйфатлы башкаруында, укучыларны танып-белү процессы белән кызыксындыра алуында; иҗади уйларга,мөстәкыйль белем алырга өйрәнүенә, рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләвенә бәйле. Әйләнә-тирәне, кешелек дөньясын өйрәнү һәм аны укучыга дөрес аңлату, укучыны тормышка яраклаштыру– укытучылар алдына куелган мөһим бурыч. Бүгенге көндә белем-тәрбия бирү процессын тормыш белән бәйләп алып бару зарурилыгы да артты. Дәресләрдә әле моңа кадәр билгеле булмаган чаралар кулланыла, элеккеге метод-алымнар яңара, камилләшә. Хәзерге чорда укытучы күптөрле мәгълүматлар чолганышы эчендә калды.  Безнең алда яңа педагогик технологияләрнең иң нәтиҗәлеләрен сайлап алып аны үзләштерү зарурлыгы туды.

         Соңгы елларда күп кенә яңа технологияләр тәкъдим ителде һәм гамәлгә кертелде. Аларның күбесе дәресләрдә уңышлы кулланыла.

        Татар теле һәм әдәбиятын яңа технологияләр аша өйрәтү –ул уку процессын яңача оештыру, ахыргы нәтиҗәләрне күзалларга омтылу, укучыларның актив эшчәнлегенә этәргеч бирү. Технология – (грек теленнән алынган сүз; сәнгать, осталык дигән мәгънәне белдерә) фәннең яисә җитештерү өлкәсенең билгеле бер тармагында кулланылучы методлар, алымнар, ысуллар җыелмасы ул.

        Белем бирү технологияләре күп төрле. Шулай да алар арасында охшашлыклар күзәтелә. Максаты, эчтәлеге, кулланылган ысуллары, алымнары һәм чараларының охшашлыгы буенча технологияләрне берничә зур төркемгә берләштерергә мөмкин. Мәсәлән: укучылар эшчәнлеген активлаштыру һәм интенсивлаштыруга юнәлтелгән педагогик технологияләр; уку процессын оештыру һәм идарә итүнең нәтиҗәлелегенә нигезләнгән педагогик технологияләр; уку материалын методик яктан камилләштерүгә, дидактик яктан үзгәртүгә нигезләнгән педагогик технологияләр; халык педагогикасына нигезләнгән педагогик технологияләр һ.б.  Соңгы елларда белем бирү системасында заманча технологияләрдән уку процессын оештыру һәм идарә итүнең нәтиҗәлелегенә нигезләнгән педагогик технологияләр һәм укучылар эшчәнлеген активлаштыру һәм интенсивлаштыруга юнәлтелгән педагогик технологияләр (уен технологиясе, проблемалы укыту технологиясе, аралашуга өйрәтү технологиясе)уңышлы кулланыла.Проблемалы-үстерелешле белем бирү методларын эшләүгә Мирза Исмәгыйлевич Мәхмүтов зур өлеш кертте. Ул үз хезмәтләрендә укучыларның интеллектуаль мөмкинлекләре үсешендә бу методның нәтиҗәле булуын раслады. Дәресне иҗади үсеш технологиясе нигезендә үткәрүнең иң мөһим шарты – уку эшчәнлеген төркемнәрдә алып бару. “Үсеш бары тик аралашу нәтиҗәсендә генә була ала”, –дип язды академик  Василий Васильевич Давыдов. Ә профессор Ә.Рәхимов исә үз остазының фикерен “Аралашуга бары тик балалар эшчәнлеген төркемнәрдә оештырып алып барганда гына ирешеп була”, – дип куәтли. Дәресләрне төркемнәрдә алып баруның өстенлеге турында  профессор Кирилл Волков болай ди: “Иң мөһиме – баланың белем алу белән кызыксынуы кинәт көчәя башлый, аңа уңай мөнәсәбәт урнаша. Төркемнәрдә эшләгәндә балаларның 2,1 проценты гына игътибарын читкә юнәлтә. Эшлекле аралаша белү – төркем әгъзалары арасында килеп туган каршылыкларны җиңәргә өйрәнү дигән сүз. Бу мәсьәләләрне фронталь яисә индивидуаль эш вакытында хәл итеп булмаганлыгы беркемдә дә шик тудырмый”. Психологлар әйтүенчә, төркемнең иң күбе алты кешедән торуы максатка ярашлы. Төркемнәр укучыларның теләген искә алып төзелә, шулай ук балалар арасындагы мөнәсәбәтләр дә игътибарга алына. Тәҗрибә шуны күрсәтә: бергәләп эшләү вакытында нейтраль мөнәсәбәтләр бик күп очракта уңайга әверелә. Бу исә төркемнәрдә эшләүнең өстенлеген дәлилләүче мисал булып тора. Укучыларның уку эшчәнлеген төркемнәрдә оештырып алып бару укытучыдан түземлелек таләп итә. Укытучы баланың җавабын бүлдерергә тиеш түгел.

               Дәрестә һәр бирем үтәлгәннән соң, укучыларга үз-үзләренә бәя куярга тәкъдим ителә. Әгәр кирәк булса, бәя кую өчен төркем җитәкчесе яки укытучының фикере нигез итеп алына.

                 Дәреснең беренче этабы кулланылачак белемнәрне искә төшерүдән башлана. Эшне кабатлау рәвешендә төркемнәрдә үткәрергә мөмкин. Бу очракта белмәгәннәргә дә белергә мөмкинлек бар. Икенче этап – уку мәсьәләсен кую. Дәреснең бу өлеше өйрәнеләчәк мәсьәләнең кирәклеген дәлилләүгә багышлана. Берничә сорау куела. Бирелгән җавапларында укучылар дәрестә нәрсә белән шөгыльләнәчәкләрен ачыклыйлар, чишеләсе мәсьәләне дөрес аңлаулары өчен үзләренә билге куялар. Өченче этап – уку мәсьәләсен чишү. Куелган мәсьәлә аерым, гади уку биремнәренә бүлгәләп башкарыла. Һәр бирем үстерешлелек функциясен үти. Һәр бирем билгеле бер адым булып тора. Һәрбер адым саен укытучы сорау куя, уйланырга вакыт бирә, җаваплар тыңлана, нәтиҗә ясала, башкарган эшкә бәя бирелә. Әгәр бала эшчәнлеге даими бәяләнеп бармаса, ул проблема үзенең мөстәкыйльлеген югалта. Бәяне кичектермичә кую – нәтиҗәле укытуның икенче шарты. Дүртенче этап – рефлексия. Дәреснең бу этабында укучы дәрестә нәрсә эшләгәненә, ничек эшләгәненә нәтиҗә ясый. Бишенче этап – белемнәрне формалаштыру, үзбәя, үзконтроль. Бәя кую уку мәсьәләсен кисәкләргә бүлеп өйрәнүдән җыелган билгеләргә нигезләнә. Алтынчы этап – өйгә эш бирү. Өй эше кимендә өч варинттан торырга тиеш:1) мәҗбүри өй эше (репродуктив) – сыйныфта эшләгән күнегүгә охшатып бирем үтәү; 2) ярым иҗади (конструктив) – дәрестә алган белем һәм күнекмәләрне яңарак шартка күчереп бирем үтәү; 3) иҗади – үзләштерелгән белем һәм күнекмәләрне теләсә нинди шартка күчереп, иҗади бирем үтәү.

               Иҗади үсеш технологиясе, барыннан да элек, иҗади шәхес тәрбияләүгә юнәлтелгән. Әхмәт Зәкиевич Рәхимов төп кагыйдәләр итеп укытучы һәм укучының дәрестә субъект буларак эшләвен, укытучының балалар эшчәнлеге белән идарә итүче дирижёр вазифасы башкаруын күрсәтә.

Яңа стандарт таләп иткән универсаль гамәлләр  формалаштыруга иҗади үсеш технологиясе нигезендә  ничек ирешелә  сон?

Беренчедән, технология буенча уку эшчәнлеге төркемнәрдә оештырыла, ә бу исә коммуникатив гамәлләр формалашуны тәэмин итә.

Икенчедән, танып белү гамәлләре проблемалы ситуация аша кирәкле ысулны аерып алу, төрле белем чыганакларыннан файдалану һәм эчтәлекне модельләштерү процессында формалаша.

Өченчедән, регулятив гамәлләрне үстерү өчен, дәрес саен уку мәсьәләсе  куела, чишү юлы ачыклана, УМ чишү адымлап биремнәр үтәү аш оештырыла, укучыга, үз эшчәнлеген бәяләү өчен, критерийлар тәкъдим ителә.

Дүртенчедән, дәресләрдә кулланылган һәр текст, җөмлә, халык педагогикасыннан алынган мисаллар – барысы да гомумкешелек кыйммәтләренә уңай мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлтелгән.

Шуңа күрә дә  иҗади үсеш технологиясе федераль дәүләт стандарты таләпләрен тулысынча канәгатьләндерә,уку эшчәнлеген ничек оештырырга кирәк дигән сорауга җавап бирә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ФДББС күчү шартларында татар теле дәресләрендә аралашу технологиясен куллану

Чыгыш. ФДББС күчү шартларында татар теле дәресләрендә аралашу технологиясен куллану...

ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ УЕН ТЕХНОЛОГИЯСЕН КУЛЛАНУ.

Использование игровых технологий на уроках родного ( татарского) языка...

Татар әдәбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясен куллану презентация

laquo;Татар әдәбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясен куллану(мастер-класс)         Икенче  буын  федераль  белем  бирү  станда...

"Тел дәресләрендә уен технологиясен куллану"

Ана (татар) теле дәресләрендә уен технологиясен куллану....