ФГОС нәрсә ул?
презентация к уроку на тему
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Төп максаты : 1.Балаларда белем алырга кызыксыну һәм теләк уяту , мөстәкыйль уйларга , алган белемнәрен практикада куллана белергә өйрәтү . 2. Белем бирү сыйфатын үстерү.
Мәктәп яңа нәтиҗәләргә әзерме, яки « белем бирү »не дәвам итәбезме ?
Яңа нәтиҗәләргә эшләү өчен укытучыга нәрсә комачаулый Төрле дәреслекләр Белем бирү методикасы Тәрбия алымнары
Федераль дәүләт стандарты кабул ителү шартларында башлангыч сыйныфларда татар теле укыту Мәктәп алдына куйган иң мөһим бурычларының берсе мондый : мәктәпне тәмамлаганда , укучы “ үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш ”
ФГОС буенча дәрес
Дәреснең темасы Укытучы теманы әйтә Укучылар үзләре формалаштыра
Бурыч һәм максатларны билгеләү Нәрсәләр өйрәнергә тиешлекне укытучы әйтә Максат кую– укучылар тарафыннан максатны билгеләу : ( искә төшеру- яңаны белү- кулана белү (вспомнить – узнать – уметь.)
Планлаштыру Максатка ирешү өчен нәрсәләр эшләргә тиеш икәнне укытучы әйтә Куелган максатка ничек ирешеп булганлыкны укучылар ачыклый
Укучылар эшчәнлеге Укытучы җитәкчелеге астында укучылар практик эшләр башкаралар План нигезендә уку гамәлләрен үзләре башкаралар
Контроль дә тоту Укытучы эшне контроль дә тота Укучылар үзләре бер-берсен контрольдә тота (самоконтроль, взаимоконтроль)
Хаталарны төзәтү Укытучы Үзләре уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый һәм ул ситуациядән чыгу юлларын эзлиләр
Бәяләү Укытучы бәяли Үзбәя
Үзбәя Фамилия Исем _________________________________ Мин аңладым, яхшы эшләдем Мин аңладым, аз эшләдем мин аңламадым, эшләмәдем 1 Ситуатив күнегүләр 2 Өй эше 3 Диалог төзү 4 Яңа лексика 5 Текст төзү 6 Аудирование
Йомгаклау Нәрсә истә калдыруларын укытучы сорый Рефлексия
Өй эше Укытучы бертөрле өй эше бирә һәм аңлата Әзерлек дәрәҗәләренә карап, укытучы тәк ъ дим иткән эшләрне сайлап алалар
Өй эше өч дәрәҗәдә тәкъдим ителә: 1) мәҗбүри өй эше ( репродуктив ) – сыйныфта эшләгән күнегүгә охшатып бирем үтәү ; 2) ярым иҗади ( конструктив ) – дәрестә алган белем һәм күнекмәләрне яңарак шартка күчереп бирем үтәү ; 3 ) иҗади – үзләштерелгән белем һәм күнекмәләрне теләсә нинди шартка күчереп , иҗади бирем үтәү .
УКЫТУНЫҢ ГОМУМИ, ШӘХСИ, МЕТАПРЕДМЕТ НӘТИҖӘЛӘРЕ
Шәхси шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана : татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру; Туган җиреңә, туган телеңә карата уңай мөнәсәбәт Телләр белүнең әһәмиятенә басым ясау;
Универсаль уку гамәлләре Шәхси Нәрсә ул яхшы , нәрсә ул начар … « Укырга телим » «Уңышка ирешәм» «Россиядә яшим » « Яхшы кеше булам » «Сәламәт тәндә- сәламәт акыл !» «Мин үзем »
Предмет нәтиҗәсе әкиятне аңлау һәм идеясен күрсәтү, логик фикер йөртү, чагыштыру, нәтиҗә ясау, яңа сүзләр үзләштерү, эчтәлеген аңлау, сәнгатьле уку һ.б
Метапредмет нәтиҗәләр укучылар тарафыннан үзләштерелгән регулятив , танып белү, коммуникатив универсаль уку гамәлләре н чагылдыралар .
Мета … ( аша , аркылы , өстендә ). Кайвакыт аны – универсаль белемнәр , ә кайчак - фикер эшчәнлеге дип атыйлар . Метапредмет дәресләрдә алган белемнәр - универсаль. Алар теория категориясеннән практикага күчәләр. Укытучы эшчәнлеге аңа белем биругә генә нигезләнми ,ә алган белемнәрне куллану юлларын күрсәтүгә корыла.
Метапредметные образовательные результаты предполагают, что у учеников будут развиты: уверенная ориентация в различных предметных областях за счет осознанного использования при изучении школьных дисциплин философских и общепредметных ; владение основными общеучебными умениями информационно-логического характера, умениями организации собственной учебной деятельности, основными универсальными умениями информационного характера,
Метапредметныӊ төп максаты « Билге »: укучыда схемалаштыру сәләтен формалаштыру « Белем »: билгеләмәләр белән эшләү сәләтетен формалаштыру «Проблема»: китерелгән вакыйгаларга укучыныӊ шәхси позициясен формалаштыру
Метапредмет дәреснеӊ биремнәренә таләпләр. Катлаулылык , пробемалы һәм эзләнү характерында .
Метапредмет нәтиҗәләре универсаль уку гамәлләрен ( танып-белү, регулятив,коммуникатив ) формалаштыруга хезмәт итә.
Регулятив универсаль уку гамәлләре: 1) эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү ; 2) укытучы ярдәме белән уку проблемасын табу һәм формалаштыру ; 3) укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү ; 4) укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү ; 5) эш барышында гади генә эш кораллары белән эш итә белү (линейка, карандаш, бетергеч ...) һәм өстәмә чаралар ( информацион һәм коммуникацион технологияләр, белешмә әдәбият һ.б. ) куллана белү; 6) эш сыйфатына бәя бирә белү ; 7) уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый һәм ул ситуациядән чыгу юлларын таба белү .
Универсаль уку гамәлләре Регулятив уку гамәлләре «Аңлыйм һәм эшлим » « Ситуац ияне контрол ь дә тотам » «Бәяләргә өйрәнәм» « Уйлыйм , язам, сөйлим, күрсәтәм һәм эшлим » «Мин эшли алам »
Танып белү универсаль уку гамәлләре: 1) дәреслек белән эш итә белү ; 2) хәрефләрне танып , текстны ( хикәя , шигырь , әкиятне ) сәнгатьле итеп уку ; 3) этнокультура өлкәсенә караган сүзләр булган текстны , сүзлекләр кулланып , аңлап уку ; 4) текста очраган таныш сүзләргә таянып , яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү ; 5) текстны сәнгатьле итеп укыгач , сорауларга җавап бирү ; 6) укытучының сорауларына җавап бирә , тиешле мәгълүматны таба белү ; 7) предметларны чагыштыра , охшаш һәм аермалы якларын билгели белү ; 8) укылган яки тыңланган зур булмаган текстның эчтәлеген кыскартып яки , тулыландырып сөйли белү ; 9) уку мәсьәләсен чишүдә нинди информация кирәген мөстәкыйль ачыклау ; 10) уку мәсьәләсен чишүгә кирәкле булган сүзлекләрне , белешмә материалларны , энциклопедияләрне , электрон дискларны , Интернетны мөстәкыйль таба белү ; 11) уку барышында анализ ( таркату ) һәм синтез ( берләштерү ) гамәлләрен башкара белү ; 12) фикерләүнең логик чылбырын төзи белү ; 13) алынган мәгълүматны таблицалар , схемалар , конспект ярдәмендә күрсәтә белү ; 14) текст эчтәлеге буенча гади план төзи белү .
Танып белү универсаль уку гамәлләре « Эзлим һәм табам » «Сурәтлим» « Укыйм , сөйлим, аңлыйм» « Эзлекле фикер йөртәм» « Проблеманы чишәм» «Мин өйрәнәм » Универсаль уку гамәлләре
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре 1) укытучының , классташларның сорауларына җавап бирү ; 2) сөйләм этикеты нормаларын үтәү : исәнләшә , саубуллаша , рәхмәт белдерә белү ; 3) башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү ; 4) текстны укыганнан соң «автор белән диалог» алып бару ( әсәрдә автор әйтергә теләгәнне таба белү ).
Универсаль уку гамәлләре Коммуникатив универсаль уку гамәлләре «Һәрвакыт элемтәдә» «Мин һәм Без» «Без бергә »
Яңа стандарт таләп иткән универсаль гамәлләр формалаштыруга иҗади үсеш технологиясе нигезендә ничек ирешергә була соң ? 1 .Беренчедән, технология буенча уку эшчәнлеге төркемнәрдә оештырыла , ә бу исә коммуникатив гамәлләр формалашуны тәэмин итә . Төркем, гадәттә, 4 кешедән төзелә . Укучылар , парталарны кара-каршы куеп , бер-берсенә йөзләре белән утыралар . Һәр төркемдә лидер билгеләнә . Аларны чирек саен алмаштырып торырга мөмкин. Лидер өй эшләрен тикшерә , иң уңышлыларын сайлап , сыйныф игътибарына тәкъдим итә ; төркемдәге һәр укучысының уку эшчәнлегендә актив булуын һәм төркем фикерен чиратлап башкаларга җиткерүдә катнашуын тәэмин итә . Лидер үз өстенә шактый зур җаваплылык ала, бу исә укучыда мөстәкыйльлеккә омтылыш һәм лидерлык сыйфатлары тәрбияләүгә этәргеч тудыра .
Икенчедән, танып белү гамәлләре проблемалы ситуация аша кирәкле ысулны аерып алу , төрле белем чыганакларыннан файдалану һәм эчтәлекне модельләштерү процессында формалаша
Өченчедән, регулятив гамәлләрне үстерү өчен, дәрес саен УМ куела , чишү юлы ачыклана , УМ чишү адымлап биремнәр үтәү аша оештырыла , укучыга , үз эшчәнлеген бәяләү өчен , критерийлар тәкъдим ителә .
Укытучыга таләпләр: Артыгын сөйләмәскә: биремнәрне кабатламаска , дәреслектә булган информацияне әйтмәскә, укучыныӊ җавабын кабатламаска ! Укучыдан аргументлаштырылган җаваплар алуга ирешергә . «Дөрес түгел» « ялгыш » сүзләрен әйтмәскә- моны укучылар үзләре сизәргә тиеш . Укытучыныӊ төп эшчәнлеге дәрестә түгел, ә аӊа әзерләнү материал сайлауда һәм дәрес сценарияләштерүдә . Укытучы актер түгел , ә режессер .
Дәреснең структур элементлары : Мобилизацияләүче этап: – актив акыл эшчәнлеген кузгата Максат кую– укучылар тарафыннан максатны билгеләу : ( искә төшеру- яңаны белу- кулана белу (вспомнить – узнать – уметь.) Коммуникация. Yзара тикшеру h әм рефлексия
Дәрес структурасы: I . Ориентлашу, мотивлаштыру этабы. Бу этапта башкарылырга тиешле эшчәнлек адымнары: 1. Өй эшләренә анализ. Кайсы өй эшен, ничек эшләгәннәр. Иң яхшы эш кемнеке, ни өчен? 2. Актуальләштерү (белемнәрне тигезләү) ягъни бүгенге теманы үзләштергәндә кулланышка керергә тиешле, инде үзләштерелгән белем һәм күнекмәләрне искә төшерү. 3. Уку мәсьәләсен - бүгенге дәрестә үзләштерелергә тиешле белем, күнекмәлерне конкретлаштыру ситуациясе тудыру (Уку мәсьәләсе = дидактик максат). Шул рәвешле эшчәнлек мотивлаштырылырга тиеш була.
II. Уку мәсьәләсен (УМ) чишү этабы. 1. Уку мәсьәләсен (укытучы проблемалы сорауларга һәм биремнәргә бүлә) адымлап чишү оештырыла: 1 һәр бирем чишелә→нәтиҗә аерып нәтиҗәләр гомумиләштерелә УМ 2 алына→бергәләп→бер-берсенә→ 3 үз-үзләренә сөйләнә. Укытучы критерий бирә. Укучылар үзбәя куя. 2. Модельләштерү - ысул аерып алу, дәрестә башкарылган эшне кыскача язуда күрсәтү. Бу эш тактада һәм укучыларның эш дәфтәрендә алып барыла.
III. Рефлексия, бәя этабы. 1.Рефлексия - дәрестә узган юлны кире узу. Ягъни, нәрсә эшләргә тиеш идек ? (УМ искә төшерелә); ничек эшләдек? (чишү юллары искә төшерелә); нинди нәтиҗә ясадык? дигән сорауларга җавап бирү. 2. Дәрестәге эшчәнлеккә үзбәя. Укытучы критерий бирә, шул нигездә балалар үз-үзләренә билге куялар, ягъни үз эшчәнлекләренең кайсы критерийгә туры килүен билгелиләр. 3. Өйгә эш алу.
Чыгарылыш укучысының портреты: балалар бакчасы - башлангыч мәктәп Эшлекле һәм актив Креатив Эзләнүчән Инициативалы яхшы күңелле һәм ярдәмчел Үз көченә ышана коммуникатив Сәламәт яшәү рәвеше алып бара Эзләнүчән кызыксынучан Җаваплы Әйләнә-тирәгә, башкалар фикеренә хөрмәт хисе
“Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз,чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр”. Р.Фәхреддин
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
«Организационная подготовка учителя к переходу к ФГОС в основной школе: на пути перехода от ФГОС НОО к ФГОС ООО»
В основе стандарта лежит системно-деятельностный подход, который обеспечивает:Формирование готовности к саморазвитию и непрерывному образованиюПроектирование и конструирование социальной с...
КТП 5 класс ФГОС 2019-2020,РП 5 класс ФГОС 2020-2021, РП 5 класс ФГОС 2021-2022 , РП 6 класс ФГОС 2022-2023
Учебник алгебра 5 класс. Авторы : Г.В. Дорофеев , С.В. Суворова, Е.А. Бунимович , Л.В. Кузнецова , С.С. Минаева, Л.О. Рослова....
КТП 7 класс ФГОС 2019-2020,КТП 7 класс ФГОС 2021-2022, РП 6 класс ФГОС 2020-2021,РП 7 класс ФГОС 2021-2022
Учебник алгебра 7 класс. Авторы : Г.В. Дорофеев , С.В. Суворова, Е.А. Бунимович , Л.В. Кузнецова , С.С. Минаева, Л.О. Рослова.Учебник геометрия 7-9 классы. Автор: А.В Погорелов...
«Инновационные технологии развития речи и мышления у детей с ОВЗ (с учетом требований ФГОС НОО,ФГОС ООО,ФГОС СОО)»
Работа с детьми ОВЗ по развитию речи...
содержание обновленных ФГОС НОО, ФГОС ООО на основе сравнительного анализа ФГОС НОО 2009/ 2021, ФГОС ООО 2010/2021
содержание обновленных ФГОС НОО, ФГОС ООО на основе сравнительного анализа ФГОС НОО 2009/ 2021, ФГОС ООО 2010/2021...
Тема: «Особенности содержания обновленных ФГОС ООО, ФГОС СОО». Сравнительный анализ ФГОС ООО (2010), ФГОС СОО (2022).
Требования к условиям реализации программ обучения.Требования к структуре основной образовательной программы.Требования к результатам обучения...
РП 5 класс ФГОС 2020-2021, РП 5 класс ФГОС 2021-2022 , РП 6 класс ФГОС 2022-2023
Учебник алгебра 5 класс.Авторы: Г.В.Дорофеев, С.В.Суворова, Е.А.Бунимович,Л.В.Кузнецова,С.С.Минаева,Л.О.РословаУчебник алгебра 6 класс. Авторы: Г.В.Дорофеев,И.Ф.Шарыгин, С.В.Суворова, Е.А....