Федераль дәүләт белем бирү стандартының асылы
статья по теме

Әхтәмова Гөлназ Мингали кызы

Федераль дәүләт гомуми белем бирү стандарты нигезендә милли кыйммәтләр, универсаль уку гамәлләре һәм бәяләү системасы формалаштыру  тора. Укытуда предмет нәтиҗәләре генә түгел, ә шәхси һәм предметара (универсаль уку) нәтиҗәләр гамәлләре дә булдырылырга тиеш. Әгәр, укучыда универсаль уку гамәлләре формалаштыра алсак, бала мәктәптә алган белем-күнекмәләрне укыту-тәрбия процессында гына түгел, ә реаль тормышта да куллана ала.Укучыларыбыз үзенә үзе ышанган, мөстәкыйль эш итә торган, конкурентлылыкка сәләтле, дөрес аралашу серләрен белүче, рухи дөньясы бай, иң матур кешелек сыйфатларына ия була. Бу зур максат һәм бурычлар. Бала күп вакытын мәктәптә уздыра. Һәм максат, бурычларга ирешү укыту-тәрбия процессына керергә, дәреслекләр эчтәлегенә салынырга  тиеш һәм  дәрестә  максатка ирешелү мәҗбүри таләп .

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon federal_dult_belem_biru_standartynyn_asyly.doc30.5 КБ

Предварительный просмотр:

Федераль дәүләт белем  бирү стандартының асылы

Федераль дәүләт гомуми белем бирү стандарты нигезендә милли кыйммәтләр, универсаль уку гамәлләре һәм бәяләү системасы формалаштыру  тора. Укытуда предмет нәтиҗәләре генә түгел, ә шәхси һәм предметара (универсаль уку) нәтиҗәләр гамәлләре дә булдырылырга тиеш. Әгәр, укучыда универсаль уку гамәлләре формалаштыра алсак, бала мәктәптә алган белем-күнекмәләрне укыту-тәрбия процессында гына түгел, ә реаль тормышта да куллана ала.Укучыларыбыз үзенә үзе ышанган, мөстәкыйль эш итә торган, конкурентлылыкка сәләтле, дөрес аралашу серләрен белүче, рухи дөньясы бай, иң матур кешелек сыйфатларына ия була. Бу зур максат һәм бурычлар. Бала күп вакытын мәктәптә уздыра. Һәм максат, бурычларга ирешү укыту-тәрбия процессына керергә, дәреслекләр эчтәлегенә салынырга  тиеш һәм  дәрестә  максатка ирешелү мәҗбүри таләп .

Федераль дәүләт гомуми белем бирү стандартында көтелгән нәтиҗәләр өч төрле: шәхескә кагылышлы, предмет нәтиҗәләре, метапредмет нәтиҗәләре.

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр - укучының үзүсешкә әзерлеге һәм  төрле яклап камил, иҗади үзүсешкә сәләтле, милли гореф-гадәтләр, Россия Һәм Бөтендөнья культурасы кыйммәтләре нигезендә тормышта үз урынын тапкан шәхес булып формалашу,  поликультуралы һәм полилингваль дөньяда турыдан-туры мөстәкыйль  эшчәнлек алып барырлык, җаваплы, продуктив, интеллектуаль, оештыруга сәләтле  сыйфатларга ия укучы  тәрбияләү.

Метапредмет нәтиҗәләре  универсаль уку гамәлләре формалаштыру  программалары һәм   шулай ук барлык укыту программаларын үзләштерү   нигезендә формалаша.

Предмет нәтиҗәләре  һәр укыту предметының  аерым үзенчәлеген  һәм фәнни нигезләрен үзләштерү, аны  үзгәртә алу һәм куллана белү күнекмәләрен күздә тота.

Бу нәтиҗәләргә бары тик укучылар эшчәнлеген эшлекле якын килү методына нигезләнеп,  укучылар эшчәнлеген оештырганда  гына ирешеп була.

Уку эшчәнлеген дөрес оештырганда  укучы шәхес буларак формалаша, укыту процессына, объектына, шартларына, нәтиҗәләренә мөнәсәбәтен күрсәтә. Ул үз эшчәнлеген оештыруга сәләтле була.

Дәресләргә  проблемалы, танып-белү күнекмәсен үстерүгә гамәли күнегүләр кертү зарур. Алар алынган белемне яңа җирлектә кулланырга, эшчәнлекнең гомуми ысулын формалаштыруны, эзләнүле күнекмәләр булдыруны күздә тота.

Һәм инде күнегүләр, эшчәнлек нәтиҗәсендә укучы теләсә нинди мәгълүматны адекват кабул итәргә, башкаларга аңлаешлы итеп җиткерергә өйрәнә.

Татар теле курсының төп бурычы-аңлап дөрес укырга, сөйләргә, грамоталы язарга һәм дәреслек белән эшләргә өйрәтү.Ә бу күнекмәләр укучының әдәби тел нормаларына туры килгән сөйләмендә, фикерен телдән һәм язма әйтеп бирә алуында  күренә.

Татар теленнән укыту-методик комплектларының концептуаль нигезе аның коммуникатив һәм танып-белү юнәлеше.

Телне, аның төп төшенчәләрен һәм кагыйдәләрен үзләштерү сөйләмдәге коммуникатив белем һәм күнекмәгә бәйле.Һәм инде шул аларга гамәли һәм функциональ юнәлеш өсти дә.

Укытуның коммуникатив юнәлеше укучыларга телне аралашу чарасы буларак үстерү, кирәкле мәгълүматлар туплау, телдән һәм язма сөйләмне камилләштерү мөмкинчелеге бирә.

Укытуның танып-белү юнәлеше, телнең танып-белү чарасы буларак, белем формалаштыру, логик һәм образлы фикерләүне үстерүне күздә тота .  Бу дәреслеккә кертелгән текстларны күп максатта куллануны таләп итә.

Дәрес структурасын күзаллау, төзү бу очракта укытучыдан  шактый иҗадилык таләп итә.  Укытучыга  дәрес структурасы буенча төгәл күрсәтмә юк. Ул Федераль  дәүләт гомуми белем бирү стандартында күтәрелгән мөһим таләпләрне исәпкә алып, дәрес стуктурасын үзе  төзи. Әмма бер дәрес кысасында укытучы  нинди нәтиҗәләргә, ничек ирешәсен ачык күзалларга тиеш. Укучыга  нәтиҗәле белем алу өчен эффектив ысуллар кулланып, уңай шартлар булдыру укытучының бурычы һәм шул ук вакытта һөнәри осталыгын күрсәтү мөмкинлеген бирүче чара.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандартына чагыштырма анализ (күзәтү)

Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандартына чагыштырма анализ (күзәтү)...

Сәхәбиева Ф.Шәех Әхлак тәрбиясенең асылы

Алабуга шәһәре 5нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучы       Сәхәбиева Гөлфия Хафиз кызы...

Ф.Шәех Әхлак тәрбиясенң асылы

Алабуга шәһәре 5нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучы       Сәхәбиева Гөлфия Хафиз кызы...

Универсаль уку гамәлләренең асылы.

Универсаль уку гамәлләре составында белем бирүнең төп максатларына ярашлы 4 блок аерып күрсәтелә:1.      Шәхескә бәйле гамәлләр2.      Юнәлеш алуга ка...

Бырайыактааһын - саҥа үөрэх стандартын көдьүүстээх ньымата

Современные образовательные технологии...

Татар теле һәм татар әдәбиятын Федераль дәүләт гомуми белем бирү стандартына нигезләнеп укыту

Татар теле һәм татар әдәбиятын Федераль дәүләт гомуми белем бирү стандартына нигезләнеп укыту.  Әлеге язмада Татарстан Республикасының белем бирү системасына куйган төп бурычы турында, шул максат...

«Шэнэ үеын стандартын ёhоор онол аргануудые хэрэглэн аша үрэтэйгѳѳр hуралсалаа эмхидхэлгэ»

Выступление на районном семинаре учителей бурятского языка и литературы «Шэнэ үеын стандартын ёhоор онол аргануудые хэрэглэн аша үрэтэйгѳѳр hуралсалаа эмхидхэлгэ»...