Универсаль уку гамәлләренең асылы.
статья по теме

Әхтәмова Гөлназ Мингали кызы

Универсаль уку гамәлләре составында белем бирүнең төп максатларына ярашлы 4 блок аерып күрсәтелә:

1.      Шәхескә бәйле гамәлләр

2.      Юнәлеш алуга караган гамәлләр

3.      Танып белү гамәлләре

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon universal_uku_gamllre.doc141 КБ

Предварительный просмотр:

Универсаль уку гамәлләре составында белем бирүнең төп максатларына ярашлы 4 блок аерып күрсәтелә:

  1. Шәхескә бәйле гамәлләр
  2. Юнәлеш алуга караган гамәлләр
  3. Танып белү гамәлләре
  4. Коммуникатив гамәлләр

Шәхескә караган универсаль гамәлләр укучыга әхлак

нормаларын белергә, эш-кыланышларны һәм вакыйгаларны кабул ителгән тәртип нормалары белән чагыштырырга, тәртибеңә бәя бирергә өйрәтәләр. Монда 3 төрле гамәл аерып күрсәтелә: 1) шәхси, һөнәри, тормышта үзбилгеләнү; 2) мәгънә барлыкка китерү: укуның нәтиҗәсе белән этәргече арасында мөнәсәбәт урнаштыру; 3) әхлак, этика нормалары кысаларында үз урыныңны билгеләү, юнәлеш ала белү, үзләштерелгәнгә бәя бирү.

Юнәлеш алуга (регулятив) караган гамәлләр балаларга үзләренең уку эшчәнлеген оештыру мөмкинлеге бирә. Мондый гамәлләргә түбәндәгеләр керә:

  • максат кую – үзләштерелгән белән таныш булмаганны чагыштырып, хәл ителергә тиешле уку бурычын кую;
  • планлаштыру – азаккы нәтиҗәне күз алдында тортып, ике арадагы максатларның эзлеклелеген билгеләү, план төзү, эш тәртибен билгеләү;
  • прогноз кую – көтелгән нәтиҗәне  сиземләү;
  • тикшерү – бирелгән үрнәктән тайпылыш яки аермалык булу-булмавын ачыклау максатыннан эш алымын һәм аның нәтиҗәсен бирелгән үрнәк белән чагыштыру;
  • коррекция – башкарылган эш, аның нәтиҗәсе үрнәк белән туры килмәгәндә, планга өстәмәләр һәм төзәтмәләр кертү;
  • бәяләү – үзләштерелгән һәм үзләштереләсе белемнәрне аера белү, үзләштерелгәннең сыйфатын һәм белү дәрәҗәсен аңлау;
  • үзрегуляция – көч һәм энергияне туплау, ихтыяр көче кую (дәлилләр бәрелеше булган очракта кирәклесен сайлау), каршылыкларны җиңеп чыгу сәләтенә ия булу.

Танып белүнең универсаль гамәлләре гомумуку, логик, проблема кую һәм аны чишү гамәлләрен берләштерә.

Гомумуку универсаль гамәлләре:

  • танып белү максатын мөстәкыйль рәвештә аерып алу һәм әйтеп бирү;
  • кирәкле информацияне эзләп табу, компьютер чараларын куллану;
  • белемнәрне структуралау, ягъни тәртипкә салу;
  • уй-фикерне сөйләмә һәм язма формада аңлап һәм ирекле оештыру;
  • бурычларны үтәүнең нәтиҗәле ысулларын сайлау;
  • рефлексия – эш-хәрәкәтләрнең алымнарын һәм шартларын, эшчәнлекнең барышын һәм нәтиҗәләрен тикшереп һәм бәяләп бару;
  • текст укуның максатын аңлап һәм уку төрен шул максаттан чыгып сайлау нәтиҗәсендә аңлап укуга ирешү;

Танып белүнең универсаль гамәлләре арасында аерым бер төркем – тамга-символик гамәлләр бар:

  • модельләштерү
  • әзер модельне үзгәртү.

Логик универсаль уку гамәлләре:

  • анализ – төп һәм мөһим булмаган билгеләрен аерып алу өчен, объектны тикшерү;
  • синтез – аерым кисәкләрдән бер бөтен төзү, кирәк булганда, җитмәгән компонентлар  өстәү;
  • объектларны чагыштыру, төркемләү өчен нигез һәм критерийлар сайлый белү;
  • төшенчәгә китереп җиткерү, нәтиҗә чыгару;
  • сәбәпле-нәтиҗәле мөнәсәбәтләрне ачыклау;
  • фикер йөртүнең логик чылбырын тезү;
  • исбатлау;
  • гипотеза әйтү һәм аны дәлилләү.

Проблема кую һәм аны чишү:

  • проблеманы кыска һәм ачык итеп әйтү;
  • иҗатка һәм эзләнүгә корылган проблемаларның чишелеш алымнарын мөстәкыйль табу.

Коммуникатив гамәлләргә  түбәндәгеләр керә:

  • укытучы һәм сыйныфташлар белән  хезмәттәшлекне планлаштыру;
  • сораулар кую – информация эзләү, туплауда хезмәттәшлек;
  • конфликтларны чишү;
  • әңгәмәдәшнең тәртибенә җитәкчелек итү;
  • үз фикереңне тулы һәм төгә итеп әйтә белү.

ФДББС идеологиясен формалаштыру

Федераль дәүләт гомуми белем бирү стандарты нигезендә милли кыйммәтләр, универсаль уку гамәлләре һәм бәяләү системасы формалаштыру  тора. Укытуда предмет нәтиҗәләре генә түгел, ә шәхси һәм предметара (универсаль уку) нәтиҗәләр гамәлләре дә булдырылырга тиеш. Әгәр, укучыда универсаль уку гамәлләре формалаштыра алсак, бала мәктәптә алган белем-күнекмәләрне укыту-тәрбия процессында гына түгел, ә реаль тормышта да куллана ала.Укучыларыбыз үзенә үзе ышанган, мөстәкыйль эш итә торган, конкурентлылыкка сәләтле, дөрес аралашу серләрен белүче, рухи дөньясы бай, иң матур кешелек сыйфатларына ия була. Бу зур максат һәм бурычлар. Бала күп вакытын мәктәптә уздыра. Һәм максат, бурычларга ирешү укыту-тәрбия процессына керергә, дәреслекләр эчтәлегенә салынырга  тиеш һәм  дәрестә  максатка ирешелү мәҗбүри таләп .

Федераль дәүләт гомуми белем бирү стандартында көтелгән нәтиҗәләр өч төрле: шәхескә кагылышлы, предмет нәтиҗәләре, метапредмет нәтиҗәләре.

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр - укучының үзүсешкә әзерлеге һәм  төрле яклап камил, иҗади үзүсешкә сәләтле, милли гореф-гадәтләр, Россия Һәм Бөтендөнья культурасы кыйммәтләре нигезендә тормышта үз урынын тапкан шәхес булып формалашу,  поликультуралы һәм полилингваль дөньяда турыдан-туры мөстәкыйль  эшчәнлек алып барырлык, җаваплы, продуктив, интеллектуаль, оештыруга сәләтле  сыйфатларга ия укучы  тәрбияләү.

Метапредмет нәтиҗәләре  универсаль уку гамәлләре формалаштыру  программалары һәм   шулай ук барлык укыту программаларын үзләштерү   нигезендә формалаша.

Предмет нәтиҗәләре  һәр укыту предметының  аерым үзенчәлеген  һәм фәнни нигезләрен үзләштерү, аны  үзгәртә алу һәм куллана белү күнекмәләрен күздә тота.

Бу нәтиҗәләргә бары тик укучылар эшчәнлеген эшлекле якын килү методына нигезләнеп,  укучылар эшчәнлеген оештырганда  гына ирешеп була.

Уку эшчәнлеген дөрес оештырганда  укучы шәхес буларак формалаша, укыту процессына, объектына, шартларына, нәтиҗәләренә мөнәсәбәтен күрсәтә. Ул үз эшчәнлеген оештыруга сәләтле була.

Дәресләргә  проблемалы, танып-белү күнекмәсен үстерүгә гамәли күнегүләр кертү зарур. Алар алынган белемне яңа җирлектә кулланырга, эшчәнлекнең гомуми ысулын формалаштыруны, эзләнүле күнекмәләр булдыруны күздә тота.

Һәм инде күнегүләр, эшчәнлек нәтиҗәсендә укучы теләсә нинди мәгълүматны адекват кабул итәргә, башкаларга аңлаешлы итеп җиткерергә өйрәнә.

Татар теле курсының төп бурычы-аңлап дөрес укырга, сөйләргә, грамоталы язарга һәм дәреслек белән эшләргә өйрәтү.Ә бу күнекмәләр укучының әдәби тел нормаларына туры килгән сөйләмендә, фикерен телдән һәм язма әйтеп бирә алуында  күренә.

Татар теленнән укыту-методик комплектларының концептуаль нигезе аның коммуникатив һәм танып-белү юнәлеше.

Телне, аның төп төшенчәләрен һәм кагыйдәләрен үзләштерү сөйләмдәге коммуникатив белем һәм күнекмәгә бәйле.Һәм инде шул аларга гамәли һәм функциональ юнәлеш өсти дә.

Укытуның коммуникатив юнәлеше укучыларга телне аралашу чарасы буларак үстерү, кирәкле мәгълүматлар туплау, телдән һәм язма сөйләмне камилләштерү мөмкинчелеге бирә.

Укытуның танып-белү юнәлеше, телнең танып-белү чарасы буларак, белем формалаштыру, логик һәм образлы фикерләүне үстерүне күздә тота .  Бу дәреслеккә кертелгән текстларны күп максатта куллануны таләп итә.

Дәрес структурасын күзаллау, төзү бу очракта укытучыдан  шактый иҗадилык таләп итә.  Укытучыга  дәрес структурасы буенча төгәл күрсәтмә юк. Ул Федераль  дәүләт гомуми белем бирү стандартында күтәрелгән мөһим таләпләрне исәпкә алып, дәрес стуктурасын үзе  төзи. Әмма бер дәрес кысасында укытучы  нинди нәтиҗәләргә, ничек ирешәсен ачык күзалларга тиеш. Укучыга  нәтиҗәле белем алу өчен эффектив ысуллар кулланып, уңай шартлар булдыру укытучының бурычы һәм шул ук вакытта һөнәри осталыгын күрсәтү мөмкинлеген бирүче чара.

Шул максаттан түбәндәге дәрес стуктурасы тәкъдим ителә.

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.

Дәреснең бу этабында уку материалын үзләштерүгә кызыксыну уятыла, ягъни мотивация булдырыла. Монда белем баскычлары яки бер бүлек арасындагы  бәйләнеш күрсәтелә.

Актуальләштерү өлешендә бүгенге дәрестә үзләштереләсе тема нигезендә яткан белем искә төшерелә,гомумиләштерелә.

Алга таба укучыга үзләштерелгән белем нигезендә билгеле арасыннан билгесезне эзләп табу өчен махсус бирем тәкъдим ителә, ягъни эзләү, проблемалы ситуация тудырыла.  Бу уку мәсьәләсен кую өлеше була. Шуннан соң гына дәрестә  яңа тема туа. Күргәнегезчә,  укучы аны укытучының алдан әзерләгән шартларында башкара. Укучыга сизелмәстән, эзлекле биремнәр җыелмасы тәкъдим ителә бара. Шул биремнәр нәтиҗәсендә укучы адымлы гамәлләр башкара, нәтиҗә ясый бара.Укучыда логик фикер йөртү, танып-белү, коммуникатив  күнекмәләр формалаша.

II Уку мәсәләсен адымлап чишү этабы.

Дәреснең бу этабына уку мәсьәләсен чишү өчен тәкъдим ителгән биремнәр җыелмасы-алгоритм керә. Һәр бирем уйланылган, мөһим нәтиҗә чыгаруга, гомуми ысул формалаштыруга юнәлтелгән булырга тиеш.Федераль дәүләт гомуми белем бирү стандарты үзәгендә укучыларны универсаль  уку гамәлләре белән коралландыру ята.  Ә бу исә, үз чиратында,  һәр дәрестә теманы үзләштерүнең гомуми ысулыннан башка мөмкин түгеллеген ассызыклый.

Ысул- уку мәсьәләсен чишү өчен кулланылган тотрыклы гамәлләр системасы. Укучы дәрестә ысул кулланып, күнекмә формалаштыра, уку мәсьәләсен иркен чишә, яңа җирлектә иҗади кулланырга өйрәнә.

Танып-белү гамәлләренең мөһим компоненты булган модельләштерү өлеше белән дәрес этабы тәмамлана.

Модельләштерү - теге яки бу төшенчәнең кыскача бирелеше. Укучы үзләштергән белемне схема, сызым, модель, рәсем һәм терәк сүзләр белән  кыскача күзаллый. Билгеле инде, әгәр укучы теманы кыскача аңлатып яки күрсәтеп бирә ала икән- бу аңлау дәрәҗәсенең иң югары ноктасы булып тора.

III.  Рефлексив – бәяләү этабы.

Рефлексив-бәяләү этабы үзләштерелгән белемне дәрес азагында укучының эчтәлекле гомумиләштереп әйтеп бирүен күздә тота. Укучы дәрестә эшчәнлеген контрольдә тотарга,үзләштерү дәрәҗәсен билгеләргә һәм бәяләргә өйрәнә. Укытучы дәрестә үзбәя, үзара бәяләүһәм укытучы бәясен куллана ала. Укучыны үзбәягә өйрәтү үзләштерелгән белемне көтелгән нәтиҗәләр, бәяләүне  критерийларга туры китереп , чагыштырып карарга, үзенә критик күзлектән чыгып карарга өйрәнә.

Үзара бәяләү укучыларны парлап, төркемнәрдә эшләргә, хезмәттәшлек итәргә, тәкъдимнәрне адекват кабул итәргә һәм фикереңне бәяләгәндә ачык, аңлаешлы, кыска һәм төгәл әйтә белергә өйрәтә.

Бу этапның алдагы өлеше булып өй эшен бирү тора. Өй эшен шулай ук төрле

формада бирергә мөмкин. Күп укытучылар өч төрле өй эше бирү белән мавыга. Бу очракта,  укытучы бары  бер өй эшенең генә мәҗбүри, ә калган өй эшләренең теләк буенча башкарылырга тиешлеге исәпкә алынырга тиеш  була.

Беренче өй эше репродуктив, икенчесе – ярымиҗади, соңгысы иҗади эшчәнлеккә бирелә.

Дәреснең бу этабында соңгы эш булып, алдагы дәрескә кызыксындыру уяту(саморегуляция) тора. Укучы  дәрескә киләсе килеп кайтып  китә. Аның дәрескә мөнәсәбәтеннән, эшчәнлегеннән чыгып, укучының көтелгән нәтиҗәләрне үзләштерү дәрәҗәсен билгели алабыз.

Күргәнегезчә, дәрес структурасына стандартта булган көтелгән нәтиҗәләр һәм универсаль  уку гамәлләре  формалаштыру кертелгән.

Шуңа күрә дәресне төзегәндә, түбәндәге мөһим компонентларга игътибар итәргә кирәк:

уку эшчәнлегенә кызыксыну уяту (мотивация);

актуальләштерү һәм сынау өчен тәкъдим ителгән уку гамәлендә кыен очракны билгеләү;

кыен очракның сәбәбен һәм урынын билгеләү;

проблеманы чишү проектын төзү.

төзегән проектны тормышка ашыру;

эчтән сөйләм аша беренчел күнекмә формалаштыру;

бирелгән үрнәк буенча мөстәкыйль тикшерү оештыру;.

үзләштергән белемне кабатлау өлешенә кертү;

дәрестәге уку эшчәнлегенә рефлексия ясый белү.

3. Педколлектив белән эш.

Яңа стандартның еармасы шунда: төп максат булып предметнәтиҗәләре түгел,  ә шәхес нәтиҗәләре булдыру зарур. ФГДББС түбәндәге таләпләр системасыннан гыйбарәт:

-төп белем бирү программасы нәтиҗәләрен  үзләштерү;

-төп белем бирү программасы стуктурасы;

-стандартны гамәлгә ашыру шартлары (кадрлар, матди- техник база, финанслар)

Яңа буын стандартларында укучының төп белем программасы буенча үзләштерелгән нәтҗәләренә таләпләр төгәл бирелгән. Аларга:

-шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр;

-метопредмет нәтиҗәләр;

-предмет нәтиҗәләре керә

4 бүлек. ФГДББСның методик тәэмин ителеше.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә  яңа белем нәтиҗәләрен формалаштыру.

Һәр метод укучының танып белү эшчәнлеген активлаштыра. Мондый методларның берсе- күрсәтмә методлар белән укыту.

 Бүгенге көндә мультимедия чаралары куллану укучыда дәрескә кызыксыну уята.Бу чара мәгълүматны төрле формаларда(фото, видео, графика, анимация) бирә, һәм укыту процессын эффектлырак итә. Мультимедия куллану дәреснең һәр этабында укучыда мотивация тудыра эшчәнлекне көчәйтә.

Электрон уку басмаларында системага салынган материал урын алырга, укучының теге яки бу өлкәдә булган белемнәре  иҗади һәм актив кулланыла белергә тиеш.

Электрон дәреслекләр иң югары фәнни һәм методик дәрәҗәдә төзелгән һәм  тулаем ФГДББСна аның юнәлешләренә туры килергә тиеш. Мондый басмалар, дәреслекләр түбәндәге нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә:

-яңа белем алу,

-уку материалы белән мөстәкыйль эшләргә өйрәнү;

-интерактив тренажерлар белән эшләү күнекмәләрен камилләштерү;

-дәреснең аерым этаплары, тема, тулаем курс буенча алган белемнәрне тикшерү

- предметны аңлауда күзәтелгән кыенлыкларны барлау, аны тирәнтен өйрәнүгә этәргеч булдыру,

-имтиханнарга, контроль дәресләргә әзерләнү.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытуда төрле электрон басмалар бар.

Татар –онлайн(http://dev.tol.tatar.ru/) ,

“Татар телле заман” ТТЗ- (http:// ttz.fosslabs.ru).

5нче класс өчен http:// tatartele5.edu.tatar.ru

Электрон басмалар төрле максатларда кулланыла:

-уку эшчәнлеген мотивлаштыру,

-белем сыйфатын контрольгә алу,

5. Йомгаклау

       Безнең төп максат- уйлый белергә сәләтле, һәр эшкә җаваплы караучы, куйган максатына ирешүче, алган белемен тиешле дәрәҗәдә куллана белүче шәхес тәрбияләү.

      Балалар – илебез киләчәге. Безнең төп бурыч – укучылар, ата-аналар, җәмгыять мәнфәгатьләрен, тәлапләрен искә алып төзелгән белем бирү структурасының сыйфатлы булуын тәэмин итү. Мәктәпләребездә югары культуралы, зыялы, белемен даими күтәрүче педагогик кадрлар белән тәэмин ителгән, заман таләпләренә туры килгән, инновацион юнәлешкә корылган укыту системасы булганда, районыбыз оешмалары җитәкчеләре белән берлектә, без мәгариф системасы алдына куелган  бу  бурычларны уңышлы үтәрбез дип уйлыйбыз.

Универсаль уку гамәлләре

Икенче буын стандартлары шәхес үсешен тәэмин итү, укытуга үз эшеңне төптән белеп якын килү бурычын куя. Башкача әйткәндә, мәгариф системасы баланы белемле итү хакында гына түгел, аңа күнекмәләр бирү, аны эшкә өйрәтү турында да кайгырта.

 Яңа стандартта укыту күнекмәләре ике зур блокка — универсаль блокка һәм фән блогына бүленгән. Универсаль уку эшчәнлеге термины педагогикада бүген кулланыла торган гомуми уку күнекмәләрен, гомуми танып-белү, фәнне өстәмә өйрәнү эшчәнлеген алыштыра. Универсаль уку гамәлләре ул - укый белү, ягъни яңа социаль тәҗрибәне аңлы һәм актив үзләштерү юлы аша укучының үзен үстерү һәм камилләштерү сәләте,     социаль компетентлылыкны, яңа белем һәм күнекмәләрне мөстәкыйль үзләштерү сәләтен, культуралылыгын, толерантлылыгын  тәэмин итүче  гамәлләр җыелмасы.

Шәхси эшчәнлек баланың тормыш кыйммәтләрен, әхлакый һәм мораль нормаларны аңлавын һәм кабул итүен, аның әйләнә-тирәсендәге барлык нәрсәгә шәхси карашы формалашуны аңлауга юнәлтелгән. Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре укучыларның шәхси, һөнәри үзбилгеләнешен, әдәп-әхлак нормаларын үзләштерүен, тиешле карар кабул итә белүен, үзен тормышта лаеклы шәхес итеп куюын үз эченә ала.

Регулятив эшчәнлек танып-белү процессы белән идарә итәргә булыша. Алар гыйлем туплау мәсьәләсен кабул итү күнекмәсен, билгеле бер эшчәнлекне оештыруны планлаштыру, тикшерү, үзгәрешләр кертүне, үтәлгән эшнең уңышлылыгына бәя бирүне үз эченә ала. Регулятив универсаль уку гамәлләренә максат кую (уку бурычларын билгеләү, нәрсәне беләбез, нәрсә билгесез?); планлаштыру – максатка ирешү, нәтиҗәгә килү юлларының эзлеклелеген билгеләү; фаразлау – булачак нәтиҗәләрне, аның күләмен күзаллау; контроль – эшчәнлек төрләрен, читкә тайпылуларны искәртү ; коррекция – планнан тайпылышлар булганда, башкарылган эшкә төзәтмәләр кертү; бәя – укучының материалны ничек һәм нинди күләмдә үзләштерүен аңлавы, үз хаталарын тануы һәм төзәтүе керә.

Танып-белү эшчәнлеге тиешле мәгълүматны эзләү һәм анализлауны, хәл итү ысулларын һәм алымнарын модельләштерүне һәм куллануны тәэмин итә. Танып-белү универсаль уку гамәлләренә эзлекле фикер йөртүгә (логикага) нигезләнгән һәм алга бурыч кую, аны чишү белән бәйле гамәлләр керә. Шуларның берсе - гомумуку универсаль гамәлләре:  танып белү максатын аерып кую, белемнәрне төзү, мәсьәләләрне чишү ысулларын сайлау, эшчәнлекне контрольдә тоту һәм бәяләү, мәгълумат эзләү, сөйләм үстерү, аңлап уку, проблемаларны чишү. Икенчесе-символик гамәлләр: модельләштерү, модельне үзгәртеп кору.

Логик универсаль уку гамәлләре: сыйфатларны аеру максатыннан обьектларны анализлау, синтез– өлешләрдән бөтенне төзү, чагыштыру, төркемләү  өчен нигезләмәләр һәм критерийлар сайлау, төшенчәне чыгару, сәбәп-эзлеклелек бәйләнешен билгеләү, фикерләүнең логик эзлеклелеген төзү, дәлилләү, кагыйдә чыгару һәм аны раслау, проблеманы формалаштыру, проблемаларны мөстәкыйль чишү ысулларын табу.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре башка кешеләрнең фикерен исәпкә алуны, әңгәмәгә кушыла белүне, яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән хезмәттәшлек итүне дә күзаллый. Универсаль уку гамәлләре бербөтен системаны тәшкил итә, шуңа да аларны комплекслы кулланганда гына көтелгән нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Мәктәптә татар телен өйрәнү түбәндәге нәтиҗәләргә алып килергә тиеш:

- шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: укучының һәрьяклап үскән, мөстәкыйль рәвештә белем алырга, камилләшергә әзер буларак формалашуы;

- метапредмет нәтиҗәләр: белем алу нигезен тәшкил иткән төп компетенцияләргә ия булу, предметара төшенчәләрне үзләштерү;

- уку фәне (предмет) буенча нәтиҗәләр: татар теле программасы буенча билгеле бер белем һәм күнекмәләргә ия булу; иҗади эшчәнлек тәжрибәсен, белем-күнекмәләрен гамәли файдалана алу.

Татар теле һәм  әдәбияты дәресендә креатив фикерләү үстерү алым

“Күп белдерүгә караганда аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләгәнен үзе табарга юллар күрсәтү – мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысы”.  Г.Ибраһимов.

Җәмгыять алга барган саен, белем бирү системасында да үзгәрешләр арта бара. Бүгенге көн укытучысы һәр яклап тирән белемле һәм профессиональ компетенцияле, киң мәгълүматлы булганда гына, заманга лаеклы, иҗади һәм мөстәкыйль фикерләүче, югары зәвыклы шәхес тәрбияли ала.

Мәктәп алдында торган таләпләр бик җитди. Белем бирүнең төп максаты – укучыга белемнәр, күнекмәләр суммасын җиткерү генә түгел, ә аның үзен мөстәкыйль рәвештә белем алырга һәм бу белемнәрне тормышта иҗади кулланырга өйрәтү.

Туган тел укытучыларының төп максаты-белем сыйфаты белән идарә итү өчен төрле юллар һәм алымнар кулланып,киләчәктә илнең чын хуҗалары була алырлык белемле,акыллы,сау-сәламәт бала тәрбияләү.

 Мөстәкыйль шәхес тәрбияләүдә әдәбият дәресләре иң алдынгы позициядә тора. Укучы әсәрне объектив һәм субъектив бәяләргә, үз фикерен төрле дәлилләр кулланып расларга, геройларның эш-хәрәкәтләренә мөнәсәбәтен белдерергә тиеш. Бу күнекмәләр, нигездә, әдәби әсәр һәм төрле текстлар анализлау процессында үстерелә.

 Креатив укытучы укыту-тәрбия процессын иҗади оештырырга ярдәм итүче инновацион технологияләр куллануны алгы планга куя. Шуларның берсенә – креатив фикерләү үстерү алымына күзәтү ясыйк.

Бу технологиянең актуальлеге түбәндәгеләрдән гыйбәрәт: 1) белем бирүдә формализмнан һәм авторитар стильдән котылу; 2) укучының иҗади потенциалын үстерү өчен шартлар тудыру.

Максатлары: 1) укучыларның интеллектуаль һәм креатив фикерләү сәләтләрен үстерү; 2) танып-белү эшчәнлеген үстерүгә юнәлтелгән күнекмәләр булдыру һәм продуктив иҗат югарылыгына күтәрелергә ярдәм итү.

Бурычлары: 1) укучы һәм укытучы арасында иҗади хезмәттәшлек булдыру; укучыны креатив эшчәнлеккә тарту; 2) белем бирү процессын оптимальләштерү, белем алуга уңай омтылыш (мотивация) булдыру.

Креатив фикерләү үстерү алымына корылган дәрес өч этаптан тора: өйрәнелә торган темага кызыксыну уяту → төшенү(аңлау) → рефлексия.

Кызыксыну этабына бәяләмә бирик. Кызыксыну уяту һәр дәрестә була. Бу өйрәнелә торган тема яки проблема буенча укучының элекке белемнәрен актуальләштерү һәм гомумиләштерү һәм актив эшчәнлеккә (уку эшчәнлегенә) ныклы кызыксыну уяту өчен кирәк.

Төшенү (аңлау) этабында укучы өйрәнелә торган материал буенча яңа мәгълүмат ала, төшенчәләрне, фактларны аңлап, элегрәк алган белемнәрен яңалары белән бәйли, тулыландыра.

Рефлексия этабында укучы өйрәнгәннәрне бербөтен итеп күзаллый, аңлап гомумиләштерә, яңа мәгълүматны тулысынча үзләштерә, иҗади фикер йөртә һәм өйрәнелә торган материалга карата аның шәхси мөнәсәбәте формалаша.

Креатив фикерләү үстерү алымының төрле ысуллары бар: “кәрзин” ысулы, инсерт, синквейн, “алты эшләпә” ысулы, дидактик уен, төркемнәрдә эш оештыру, терәк конспект, паузалар ясап уку.

Бу ысулларның һәрберсен дә бер дәрестә кулланырга кирәк икән дип уйларга ярамый. Һәр дәреснең үз үзенчәлеге бар, шуңа күрә укытучы аларның иң отышлыларын гына сайлап ала. Шундыйларның берничәсе белән танышып китик.

“Кәрзин” ысулы.

Бу ысул төшенчәләрне, фактларны тупларга һәм алар арасында бәйләнеш тудырырга ярдәм итә. Иң әһәмиятлесе: ул язма сөйләмне камилләштерү һәм укучыларның парлап һәм төркемнәрдә эшләүләрен оештыру мөмкинлеген бирә. 5 нче сыйныфта Нәби Дәүлинең “Кар нинди җылы...” хикәясен өйрәнгәндә бу ысулны куллану “бәхет” һәм “кайгы” төшенчәләре турында тирәнтен фикер йөртергә ярдәм итә. Укучыларның бер төркеме – “Бәхет нәрсә ул?”, икенчесе “Нәрсә ул кайгы?” соравы буенча эшли. Һәр укучы 1-2 минут эчендә кәгазьдә үз фикерен язып куя. Соңыннан парлап, аннан соң төркемнәрдә җаваплар тикшерелә, ягъни мәгълүмат алмашу үткәрелә: һәр укучы үзе уйлаганны төркемдәгеләргә сөйли. Укучыларның дөрес җаваплары да, дөрес булмаганнары да кәрзингә салына. Ике төркемнең укучылары бергәләшеп һәр фикерне тикшерәләр. Балалар үз фикерләрен расларга тырышалар, хаталар төзәтелә. Укучылар төп нәтиҗәне ясыйлар. Эш тәҗрибәсе шуны күрсәтә: дәрес вакытында битараф укучылар булмый, чөнки һәр укучыга үз фикерен яклап чыгыш ясарга туры килә.

Бала һәр дәрескә теләк белән килсен өчен,аңарда соклану һәм канәгатьләнү тойгылары уятырга,аны файдалы һәм максатка юнәлешле эшчәнлеккә сиздерми җәлеп итәрлек эш формалары тәкъдим итәргә кирәк.

Шундый эш төрләренең берсе-синквейн.

Синквейн- француз теленнән кергән сүз, 5 дигәнне аңлата.Ул шигъри формада язылган кыска әдәби әсәр, билгеле план белән языла,биш юлдан тора,предметны ачыклый.

“Синквейн язу” ысулы.

Бу билгеле бер кагыйдәләргә нигезләнгән иҗади эш формасы. Ул кыска төшенчәләр кулланып, укыган материал буенча нәтиҗә – резюме чыгарырга ярдәм итә. Синквейн укучыда төгәллек, күзәтүчәнлек, игътибарлылык сыйфатлары тәрбияләүдә дә әһәмиятле чара булып тора. Бу ысулның кабул ителгән кагыйдәләре бар.

Беренче юлга бер сүз языла. Бу – исем, ягъни синквейнның темасы. Икенче юлга ике сыйфат языла. Болар теманы ачарга ярдәм итә. Өченче юлга өч фигыль языла. Алар темага бәйле эш-хәрәкәтне ачарга булышалар. Дүртенче юлда тулы бер фраза языла. Ул укучының үз фикере яисә берәр цитата, афоризм булырга мөмкин. Соңгы бишенче юлда төп сүз – резюме, языла. Ул теманы ачыклый, аңа карата укучының үз мөнәсәбәтен чагылдыра.

 Үткәрү максатлары:

Сүзлек  запасын баета

 Эчтәлек сөйләүгә әзерли

Идеяне билгеләргә өйрәтә.

 Укучы үзен шагыйр итеп хис итә

 Барлык балалар да башкарым чыга ала

Бер мисал китерик.

Чәчәк. (исем)

Ап-ак, хуш исле. (ике сыйфат)

Аңкып, балкып тора. (өч фигыль)

Һәм үзенә тартып тора. (фраза)

Шомырт. (резюме

Икенче мисал.

Хатын-кыз. (исем)

Акыллы, сөйкемле. (ике сыйфат)

Эшли, юа, пешерә. (өч фигыль)

Кадерле кешем ул минем. (фраза)

Әнием.(резюме)

  Ел фасылы.( 1 исем)

Карлы, буранлы.(2 сыйфат)

Суыта,өшетә,чеметә.(3 фигыль)

Бик күңелле вакыт.(фраза)

Кыш.(Төп фикер,резюме)

Чәчәк.( 1 исем)

Ап-ак,матур.(2 сыйфат)

Ява,бөтерелә,эри.(3 фигыль)

Кояш нурларында җем-җем итә.(фраза)

Кар бөртеге.(Төп фикер,резюме

 

Җил.(1 исем).

Карлы,көчле.( 2 сыйфат)

Сызгыра,дулый, уйный.(3 фигыль)

Кышкы күренеш.(фраза)

Буран.(Төп фикер,резюме)

Шулай ук кайтарма синквейн төзү дә бик әһәмиятле була. Мәсәлән:

Әнием(резюме)

Кадерле кешем ул минем.(фраза)

Эшли, юа, пешерә.(өч фигыль)

Акыллы, сөйкемле.(ике сыйфат)

Хатын-кыз.(исем)

Бу мисаллар аша укучыларның иҗади фикер йөртүен; бирелгән теманы ачыклап, аңа бәя биреп, нәтиҗә чыгарырга тырышуларын күрергә була. Минемчә, синквейн тел чарлау һәм зиһенне үстерерүдә ярдәм итә.Әдәбият дәресләрендә әсәрләргә анализ ясаганда бу алым бик кулай.

Синквейн алымы иҗади сәләтләрне үстерүгә,дөрес бәяләүгә,үзаллы карар кабул итәргә өйрәтә.зур күләмле информацияне гомумиләштерүгә,катлаулы мәсьәләләрне гадиләштерергә булышлык итә.Мондый иҗади эш башкару-җиңел,күңелле ,файдалы.Синквейн төзү укучыдан уку материалында иң мөһим элементларны табуны,йомгаклау ясауны һәм шуны берничә сүз белән әйтеп бирүне таләп итә.Синквейн алымының өстен яклары:

Тема буенча лексик материал үзләштерелә,сүзлек байлыгы арта.

Грамматик материал кабатлана.

Эчтәлекне кыскача сөйләүгә әзерли.

Тәнкыйди фикерләүне камилләштерә.

Катлаулы информациягомумиләштерелә.

Укучы үзен шагыйрь итеп хис итә.

Бөтен укучы да яза ала.

      Шулай итеп, креатив фикерләү үстерү алымнары баланы мөстәкыйль фикерләргә өйрәтә. Бу технологиянең нигезендә стандарт булмаган фикерләү, ирекле күзаллау, катлаулы проблемаларның яңа чишелешен табу һәм иҗади эшләү ята. Бу методика безгә ят әйбер түгел, күбесе таныш. М.Мәхмүтовның “Проблемалы укыту”, Ә.Рәхимовның “Иҗади үсеш технологиясе” укыту алымнарына охшашлыгы да бар. . Дәрестә укучы 45 минут буе укытучыны тыңлап утырырга түгел, ә актив рәвештә катнашырга тиеш. Баланың психикасы да, фикерләү сәләте дә исәпкә алына.

Дәрес вакытында төркемләп эшләү алымы кулланыла. Бу балаларның бердәмлегенә, бергәләп фикерләшә белергә өйрәнүгә китерә. Балаларның активлыгы, кызыксынучанлыгы арта, аларның аралаша белү күнекмәләре үсә. Дәрес вакытында ялкаурак булган укучы да фикер туплап калырга мәҗбүр була. – Әлеге методиканың уңай яклары бик күп. Мисалга, безнең белем бирү системасында мәгълүмат чыганагы бер укытучы гына иде. Ә  төркемләп эшләүдә балалар үзләре дә мәгълүмат бирә ала. Төркемгә бүленеп эшләгәндә дәрес темасы буенча үзләре белгән мәгълүматны җиткерә, фикерләшә алалар. Тагын бер үзенчәлекле ягы шунда – оялып, кыенсынып торучы укучылар да фикерен әйтә ала. Укытучыга әйтергә оялса, янындагы иптәшенә җиткереп яки язып бирә ала. Шул рәвешле, дәрестә укытучы берничә баладан гына сорарга өлгерсә, әлеге методика дәрес  барышындасыйныфтагы бар укучының да белемен  билгеләргә мөмкинлек тудыра. Мөгаллимнәрнең фикереннән шул аңлашыла: әлеге методика үзенә күрә тәрбия чарасы да икән. Бала бер-береңә ярдәмләшеп яшәргә кирәк, дигән төшенчәне кечкенәдән күңеленә сеңдереп үсә.Төркемнәрдә эшләү – укучыларның үзара ярдәмләшүенә юнәлтелгән эш формасы. Укытучының максаты – билгеле бер белемнәр җыелмасын тапшыру түгел, ә баланың индивидуаль үсешен, аның кызыксынуын, сәләтен үстерү өчен шартлар тудыру.Ә безнең дәресләрдә әлегә фронталь эшкә өстенлек бирелә. Укытучылар күбрәк сорау-җавап формасы белән канәгатьләнәләр. Укытучыларның барлык классларда да бертөрле укыту методлары һәм алымнарыннан файдалануы еш кына укучыларның эмоциональ ялыгуына китерә. Безнең белем бирү системасында төп мәгълүмат алу чыганагы – укытучы һәм дәреслек. Ә төркемләп эшләгәндә балалар үзләре мәгълүмат чыганагына әйләнә. Укучылар, бер-берсенең фикерен тыңлап, үзүсешкә ирешә ала.

Балага белем һәм тәрбия уен аркылы аеруча кече яшьтән әйбәт бирелә. Уйнаган вакытта бала күп нәрсә таный, күнекмәләр ала. Шуның өчен укытучы, белем һәм кешелекле тәрбия бирү бурычын алда тотып, тел дәресләрендә балаларның уеннарын максатка ярашлы итеп оештырырга тиеш.

Уен баланың шул фән белән кызыксынуын көчәйтә, мөстәкыйльлеген, ихтыяр көчен, акыл эшчәнлеген, зирәклеген, тапкырлыгын үстерә, аны милли бердәмлек рухында тәрбияли, билгеле бер максат куеп эшләргә өйрәтә.

Дидактик уен һәм материаллар; татар теленнән грамматик уеннар, мавыктыргыч күнегү һәм проблемалы мәсьәләләр; теге яки бу тел фактын тануга корылган әкиятләр, мәзәкләр, диалог һәм башваткычлар, логик, стилистик күнекмәләр өчен уен күнегүләре – туган телне өйрәнү белән укучыларны мавыктыру, сыйныфта грамматика дәресләрен җанлы, кызыклы итү, балаларның дөрес сөйләү һәм язу күнекмәләрен аңлап җиңел үзләштерүләрен булдыру теләгеннән чыгып кулланыла.

Уеннар, мавыктыргыч күнегүләр, табышмак, башваткыч, кызыклы әңгәмәләр, әкият һәм мәзәкләр укучыда ана теленә мәхәббәт тәрбияләр, телгә карата тирән кызыксыну уятыр. Алар татар теле һәм уку дәресләрендә, дәрестән тыш уеннарда, түгәрәкләрдә, төрле кичә һәм балалар иртәләрендә файдаланырга мөмкин.

Һәр укытучы эш процессында туктаусыз эзләнергә, эшнең яңа алымнарын табарга тиеш. Моның өчен үз дәресләремдә мин уеннар, уенчыклар, тарату әсбаплары, аудиоматериаллар файдаланам. Телефон, микрофон кебек атрибутлар куллану диалогик сөйләм төзергә, ягъни кара – каршы сөйләшүләр оештырырга аеруча ярдәм итә. Балалар җырлары, җанлы сөйләм үрнәге язмалары да дәресне кызыклы, нәтиҗәле уздырырга булыша.

Дәрестә татарча гына сөйләшергә тырышам. Төрле әдәби жанрларга, бигрәк тә әкиятләр укуга игътибар итәм. Әкият геройлары булып уйнау, алар булып сөйләшү укучыларның үзләренә дә бик ошый.

Укучыларның белем сыйфатын үстерүдә дәресләремне уен төрләренә (мәсәлән, уен – дәрес, кичә – дәрес, сәяхәт – дәрес һ.б.) игътибар итәм. Урынлы кулланылган уеннар укучыларны активлаштыра, аларның игътибарын туплый. Уеннар дәресләремне хисләр белән баета, балаларның иң яхшы сыйфатлары ачылуга ярдәм итә. Үзләштерергә читен булган материал да, уен рәвешендә аңлатканда кызыксынуны уята. Укытучы һәр укучыны эшкә тарта, уйната, уйлата, өзлексез иҗат итүгә этәрә.Дәресне җанландырып җибәрә “Нәрсә югалды?”, “Очты – очты”, “Серле капчык” уеннары.

Укучыны үзеңә тиң әңгәмәдәш итеп тоеп, аның белән иҗади хезмәттәшлектә булганда, сөйләмгә өйрәтүнең көтелмәгән яңа мөмкинлекләре ачыла. Гадәттә, алар төрле танып – белү уеннары белән бәйле була. Мәсәлән, “Календарь” уены. Тактага, киңрәк ара калдырып, 1-дән алып 7-гә кадәр саннар языла. Җиде укучыга атна көннәре исемнәре язылган карточкалар бирелә. Укучылар, чиратлап, үз карточкаларында күрсәтелгән атна көне саны янына басарга һәм көн исемен әйтергә тиеш. Соңыннан бер укучы атна көннәре язылган карточкаларны өстәлгә тәртибе белән тезеп куя.

Шулай итеп, дәресне төрләндереп, җанландырып җибәрер өчен, яңа алымнар, төрле күрсәтмәлелек материал, кызыклы эш формаларын кулланырга кирәк.Белем бирүдә федераль дәүләт стандарты заманча дәрес оештыруга үзенең таләпләрен куя. Бүгенге дәрес төзелеше, эчтәлеге, оештырылуы зур үзгәрешләр кичерә. Без бүген дәреснең, беренче чиратта, коммуникатив юнәлешен көчәйтергә тиешбез: дәрестә хезмәттәшлек мохите булдыру, эшлекле партнерлар аралашуы, үзара контроль, үзбәя, төркемдә үзара ярдәмләшү кебек гамәлләр формалаштыруга игътибар бирергә кирәк. Укучы мәгълүматны утырып, тыңлап кабул итүчедән бу мәгълүматны табу, үзләштерүдә актив катнашучыга, партнерга әйләнергә тиеш. Уку мәсьәләләрен чишүдә төрле ысулларда ориентлашырга, уку эшчәнлеген оештыруның башка формаларын булдыруга ирешергә кирәк. Яңа алымнар куллану укытучының оештыру сәләтен үстерүне дә таләп итә: бүген укытучы төркемдә кулланылучы коллектив эш формалары белән идарә итә белергә тиеш. Укытучының роле дә үзгәрә: ул – белем бирүче түгел, ә белемне үзләштерүдә укучылар эшчәнлеген оештыручы.

Республикабыз мәктәпләре эшчәнлегендә заманча технологияләр һәм инновацион проектлар куллану замана таләбе булып тора. Безнең укытучылар әлеге алымнарны үзләренең мәктәп шартларына нәтиҗәле яраклаштырып киләләр.

Без яңача фикерләүгә игътибар бирелгән, фән, техника өлкәсендә әледән-әле яңа ачышлар ясалган, яңалыкка омтыла торган гасырда яшибез һәм бүген искечә укый да, укыта да алмыйбыз. Укытуны традицион формада оештыру актуальлеген югалтты. Белем бирүдә федераль дәүләт стандартында чагылыш тапкан яңа кыйммәтләргә, яңа сыйфатка һәм яңа белем нәтиҗәләренә таләпләр гомуми белем бирүнең барлык баскычларында укытуның яңа гамәлләрен, аеруча иҗади эшчәнлеккә корылган укыту ысулларын куллануны сорый. Җәмгыятьтәге үзгәрешләрне уңай кабул итү өчен, укытучының заман белән бергә атлап баруы мөһим.

“Сүз яса”

 Ла – лә, лу – лү, лы – ле, ли иҗекләренә кирәкле иҗек кушарга.

 Кушарга мөмкин иҗекләр: са, су, ку, ка, кү, ба, бу, көй, сөй, та, ла,  буй, ту, тү, җы, бе, ки, эз, төп, я, и, ю.        

Үрнәк: бала, сала, сөйли, җылы.

“Иҗек аукционы”

Иҗек сатып алып сүз яса.

Лек, лы, ле, таң, тәм, таш, так, мак, куй, дәф, кай, чүл, җи,

кар, ка, ал, сап, ши, ма, бас, ау, кыр, су, күз, та, ләк, там.

 

рнәк : бас – ма,   бал – та.

         “Сүзләр уйлау”

Укытучы дәрестә яңа хәреф үткән саен бу уенны куллана ала.Үрнәккә: укучылар без бүген ф авазын әйтергә өйрәндек һәм ф хәрефе белән таныштык. Ә хәзер шул авазга башланган сүзләр әйтеп уйныйбыз. Кем күбрәк әйтер микән?

“Игътибарлы бул!”

Бу уенны һәр дәрестә кулланырга мөмкин. Укытучы сүзләр әйтергә тиеш, әгәр билгеләнгән аваз ишетелсә укучылар кул чабалар.Урнәк : Т авазы                 тамыр(кул чабалар),  кием( тын гына утыралар)һ.б.

  “Бер сүз белән әйт”

 

Укучыларга предмет рәсемнәре күрсәтелә, алар бер сүз белән әйтәләр.

Үрнәк :    куян, керпе, кабан -    (җәнлекләр)

                 киви, кура җиләге карлыган – ( җиләк - җимеш)

                 карандаш, китап, дәфтәр -   (уку әсбаплары)

                 кашык, чынаяк, кастрюль – (савыт – сабалар)

 “Яңа сүз”

Бу уенда укытучы үзе төрле сүзне куллана ала. Алынган сүздән башка сүзләр төзергә кирәк.

Үрнәк: Ташлык сүзеннән яңа сүзләр: таш, шат, каш, шатлык, ашлык, кыл, кал, лак, ал, ак, аш, тал,так, кыш, тыш......

 

“Сүзләр төзе”

Тылсымлы чылбыр”

Һәр  сүз алдан килгән сүзнең соңгы иҗегеннән башлана.

 Бала  - лачын  - чынаяк – яка – кара - .........................................

Арба – батыр – тырма – матур - ..................................................

 

“Югалган хәрефне тап”

А...ыздан чыккан сүз – һа...ага җәелә, түз.

А...ылга килгән бүз арзан, а...ызга килгән сүз арган.

Я...ымлы елны гөмбә күп, ...акытын белеп эш ит.

 

“Сүздән сүз килеп чыгу”

 Бер хәрефне өстәп яисә алмаштырып яңа сүз яса.

 Аш – каш – таш – баш – бал -___________________________________________

Кар – тар – тал – мал – сал - ___________________________________________

Сөт – көт – көн – төн –тун – ____________________________________________

Сал – саз – сак – бак – чак -____________________________________________  

( бу уенны укытучы үзе сүзләр өстәп дәвам итә ала)

 “Яңа сүз яса”

Бирелгән сүздән, бер яки ике хәрефне алып ташлап, яңа сүз яса.

 Тимер – тир,     карт – кар, тарт - ...........,  сарык - ...........,

Табан - .........,    коймак - ............,  табак - ..............., кабак - .......

Суган - ..........,  бармак - .............., балан- ................, кала - ..........

(дәвам итергә мөмкин)

   

“Булсаң зирәк - әйт тизрәк”

  Укытычы сүзләр әйтәргәукучылар аларны башкача әйтергә тиеш:

  Үрнәк:  балалар – ( сабыйлар яки нәниләр)

          өй –

          зур -                                                    

          йөгерә -

          күңелле -

         матур -

         ярата -

         дус –

         кибә -

 “Күз алдыңа ни килә?”

Укытучы бер сүз әйтә, укучылар бу сүзне ишеткәч күз алдына нәрсәләр(берәр әйбер, вакыйга, күренеш) килә икәнен әйтәләр.

Үрнәк: әби – (авыл), цирк – (клоун)

             Кояш -                              кибет –

             Чыршы -                          светофор

             Салават күпере -              балалар бакчасы –

             Сөт -                                туган көн –

            Градусник -                      яз –

            Җыр -                                дус –

 “Сүз төшеп калган”

Төшеп калган сүзләр урынына мәгънәсе белән туры килгән сүзне әйтергә.

Үрнәк: (Сыер) мөгри, ә эт (өрә).

              ......... – чаба,    ә ташбака - ........... .

             ......... -  яшь,     ә әби - ............. .

             ......... -  баллы,  ә лимон - ............ .

             ......... – тозлы,    ә  суган - ............ .

            .......... – җылы,    ә  тундырма - ......... .

            ........... – шәһәр,  ә Татарстан - ............ .

            .......... -  күл,        ә Идел - .................... .

            ........... – шигырь,  ә “Кәҗә бәтиләре һәм бүре” - ............ .

            .......... -  яшелчә,   ә карлыган - .................... .

            .......... -  ашый торган гөмбә, ә чөбен гөмбәсе - ................ .

            .......... -  бүлмә гөле,  ә умырзая - ............... .

            .......... -  кыз,        ә Марат - ................ .

            .......... -  йорт хайваны,  ә бүре - ............... .

            .......... -  салкын,  ә җәй - ..................... .

           ............ -  оча,     ә үрдәк - ..................... .

         ........... -  якты,   ә төнлә - .................... .

“Дәвам ит”

 Ялгызлык исемнәрен атыйбыз.

Дәвам ит: “Сабантуй”, Азат, Гүзәл,.............

 

Уртаклык исемнәрен атыйбыз.

Дәвам ит: парта, көрәк, чалбар,.................

 

Килешләр белән төрләндерергә.

Дәвам ит: парта, партаның,.....................

 

Исемнәр нәрсә белән төрләнә.

Дәвам ит: сан, ..........................

 

Фигыльнең заманнарын атыйбыз.

Дәвам ит:   хәзерге,......................

 

     Һәм башка сораулар өстәргә мөмкин.

 

 “Кем тизрәк”

 Аерым битләрдә, бирем язылган. Кайбер сүзләрдә бер хәреф төшеп калган. Шул төшеп калган хәрефне тиз һәм дөрес итеп куярга кирәк.

 Яхшы тел яз кебек, яман  .ел – көз кебек.

Телең озын булса – гомерең кыска б.лыр.

Кылыч яр.сы бетәр, тел ярасы бетмәс.

Туган илем - .уган анам.

Тел.  барның – иле бар.

Әткәм йөрты – а.тын бишек.

Әтк.м – шикәр, әнк.м – бал.

Күп укыган к.п белә.

Тирләп эшл.сәң, тәмләп ашарсың.

Хезмәт кеш.се – хөрмәт кешесе.

универсаль уку гамәлләре формалаштыру, дөньяны танып белү нигезендә бала шәхесен үстерү. Алар 4 төркемгә бүленеп карала: шәхескә кагылышлы, регулятив, танып белү, коммуникатив универсаль уку гамәлләре була. Болардан чыгып, шуны әйтергә мөмкин: яңа стандартлар кысаларында укыту процессында мөстәкыйль эш алымнары бик зур әһәмиятле роль уйный.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Учебный фильм "Рыцарский турнир короля Рене" и "Виртуальный музей средневековой книги. Король Рене. Книга турниров"

Сноска на фильм - "Рыцарский турнир короля Рене"(Примечания - я монтировал фильм в моло распространенной программе Serif, как выяснилось в процессе монтажа, программа практически не работает с к...

Татар мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен "ь һәм ъ хәрефләренең дөрес язылышы" темасына дәрес-конспект.

Татар мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен "ь һәм ъ хәрефләренең дөрес язылышы" темасына дәрес-конспект....

Универсаль уку гамәлләре

Универсаль уку гамәлләре...

Сәхәбиева Ф.Шәех Әхлак тәрбиясенең асылы

Алабуга шәһәре 5нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучы       Сәхәбиева Гөлфия Хафиз кызы...

Ф.Шәех Әхлак тәрбиясенң асылы

Алабуга шәһәре 5нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучы       Сәхәбиева Гөлфия Хафиз кызы...

Федераль дәүләт белем бирү стандартының асылы

Федераль дәүләт гомуми белем бирү стандарты нигезендә милли кыйммәтләр, универсаль уку гамәлләре һәм бәяләү системасы формалаштыру  тора. Укытуда предмет нәтиҗәләре генә түгел, ә шәхси һәм предме...

Әхлак - тәрбиянең асылы.

Укытучы балаларга белем бирүче дә, тәрбияче дә. Тәрбиянең асылы - әхлак. Әхлак тәрбиясе бирү - иң авыр хезмәтләрнең берсе. Ул укытучыдан күп сабырлык һәм тәҗрибә сорый....