Әхлак - тәрбиянең асылы.
классный час (10 класс)

Хайртдинова Язиля Рафхатовна

  Укытучы балаларга белем бирүче дә, тәрбияче дә. Тәрбиянең асылы - әхлак. Әхлак тәрбиясе бирү - иң авыр хезмәтләрнең берсе. Ул укытучыдан күп сабырлык һәм тәҗрибә сорый.  

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл plan-konspekt_._hlak_.docx35.1 КБ

Предварительный просмотр:

 Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Фатих Хөсни

       исемендәге  Олы  Мәтәскә урта гомумбелем бирү  мәктәбе

                 ӘХЛАК – ТӘРБИЯНЕҢ АСЫЛЫ

                            Эшне башкарды: татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                                         Хәйртдинова Язилә Рәфхат кызы

                                                                                     

  Тема : Әхлак – тәрбиянең асылы.

 Максат: 1. Укучыларга әхлак тәрбиясе бирү.

2. Тәмәке, аракы, наркотик матдәләрнең кеше организмына зыяны турында аңлату, кисәтү, мондый күренешләрне булдырмау.

3. Укучыларда  сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү.

Дәрес барышы:

I, Уңай  психологик  халәт  булдыру.

Укытучы. Хәерле көн, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар!  Һәр туар  таң безнең күңелләргә изге ниятләр, якты хыяллар, матур тойгылар һәм тәннәребезгә сәламәтлек алып килсен. Шундый изге теләкләр белән, “Әхлак – изге хисләр бәйләме ул...” дип исемләнгән дәресебезне башлап җибәрик. / 1 нче слайд /

Курай моңы астында “Менә шундый заман җитәр” мөнәҗәте укыла.

Дөньяда ямь бетәр шунда

Халык китәр уңга-сулга.

Изге гамәл һич кылмаслар

Тәмам мал күп булыр кулда.

Аталарда гайрәт бетәр,

Балаларда шәфкать бетәр,

Менә шундый заман җитәр.

Биналары биек булыр,

Эче тулы зиннәт булыр,

Дин дөньясы бозык булыр,

М енә шундый заман җитәр.

Дин гыйлемен бетерерләр,

Фән гыйлемен күтәрерләр,

Шуның белән көн күрерләр,

Менә шундый заман җитәр.

Җаннары һич тыныч булмас,

Тәннәре һич сихәт булмас,

Нидән икәнен һич белмәс,

Менә шундый заман җитәр.

Яхшылыкка юл куймаслар,

Яманлыкка сүз катмаслар,

Хак сүзгә һич ышанмаслар,

Менә шундый заман җитәр.

Атасыз бала күп булыр,

Маллы кеше саран булыр,

Мәҗлесләрдә уен булыр,

Менә шундый заман җитәр.

Укытучы. Менә шундый заман җитәр. Җитте ул заман. Без бүген юкка гына әхлак турында сөйләшергә җыйналмадык.Тирә-ягыбызны тәртипсезлек,әдәпсезлек,бозыклык,шәфкатьсезлек, битарафлык чолгап алган.Без кайда ялгыштык соң?

  • Укучылар, нәрсә соң ул әхлак? Бу турыда сезнең фикерләрне тыңлап китик әле. / Берничә укучыдан фикерләре тыңлана. 2 нче слайд күрсәтелә./

Әхлак- инсафлылык, кешелеклелек, кешеләргә ярдәм итү,намуслылык,мәрхәмәтлелек,башкаларга йөрмәт белән карау,әдәплелек ул. (Татар теленең аңлатмалы сүзлегеннән әхлак турындагы өлешен бер укучыдан укытырга мөмкин.)

  • Өлкәннәр фикеренә дә колак салыйк әле. Бүгенге көндә әхлак дәресләре укыту кирәкме? / Укытучыларның  фикерләре тыңлана/  

Укытучы. Дөньяда һәрвакыт матурлык белән  ямьсезлек, яхшылык белән яманлык, дөреслек белән ялган янәшә булганнар. Әхлак белән янәшә дә әхлаксызлык яшәгән. Әхлаксызлык үзе белән яман гадәтләр алып килгән. Бүгенге җәмгыятьнең иң зур афәте,әлбәттә,наркомания./ 3 нче слайд . Җиргә кеше бәхет өчен туа/.

 Кеше җиргә бәхет өчен туа. Ләкин наркомания дигән яман чир нәтиҗәсендә күпләрнең гомере 30 га да җитми. Наркоманиянең яше елдан ел яшәрә генә бара. Таблицага игътибар итик әле.

- Татарстанда яшәүче халыкның 0,5 % гына эчмәүчеләр исәбенә керә.

- Узган ел Россиядә ялган, ясалма аракы эчеп,40 мең кеше бакыйлыкка күчкән.

-Татарстанда 100 мең,Россиядә – 12 млн.наркоман бар. Ә рәсми статистик мәгълүматларга караганда, Россиядә – 3 млн., Татарстанда 9 мең наркоман исәпләнә.  

-Соңгы елларда гына да безнең республикада наркотиклар буенча 1000 нән артык җинаять эше ачылган.

- Шунысы йөрәкне тетрәтә: наркоманнар арасында балалар һәм яшүсмерләр саны артканнан арта бара. Наркоманнарның 13% ы- 12-13 яшьлекләр,60% - яшүсмерләр.

- Статистик мәгълүматлар раславынча, кешеләр һәр елны 3600 миллиард сигарет тарта.

- Дөньяда барысы 35 миллион СПИД белән авыртучы теркәлгән . Ә Татарстанда 95 кешегә ВИЧ инфекциясе диагнозы куелган

Бу мәгълүматлар белән танышканнан соң, “Язмышыңа аяк чалма” дип кычкырасы килә. / “Язмышыңа аяк чалма”./Бер пәрдәлек драматик күренеш. “Мәгариф. №3. 2004/

Катнашалар: хат укучы кыз,Алинә,Айдар,Ана,Малай,табиб, 1 нче егет, 2нче егет.

Вакыйга безнең көннәрдә бара. Сәхнә ачылуга: “Гөлүсә, сиңа хат! – дигән тавыш ишетелә. Гөлүсә йөгереп барып хатны ала.

Гөлүсә. (сөенеп). Сөенче. Иң якын дус кызымнан хат. Күпме көттем мин. Ике ай буе аннан җавап хаты алмагач, әллә араларыбыз өзелде микән дип уйладым. Тукта, тизрәк хатны ачыйм да укып чыгыйм әле. Хат язмый торуының нинди сәбәбе булды икән.(Ача, укый башлый. Музыка.)                 Исәнме, якын дустым минем!  Мин сиңа күптәннән хат яза алмадым, кичер мине. Моның бик җитди сәбәпләре бар. Ике ай элек мин үзем өчен бик кадерле булган кешемне – Айдарны югалттым.

( Сәхнәгә Алинә чыга.)

Алинә. Мин Айдарны югалттым.

Гөлүсә (укый.) Хәзер минем күңелемдә бушлык. Нидер җитми кебек миңа, дустым. Хәтта суларга һава да аз сыман. Мин сиңа Айдар белән ничек дуслашып китүебез турында язмаган идем әле...

Алинә. Айдар- безнең мәктәпнең иң акыллы егете иде. Беркөн шулай,озын тәнәфес вакытында,коридор тәрәзәсеннән кар яуганын күзәтә идем. Кар бөртекләре әйтерсең лә,вальс бии. Шулчак минем колагыма:”Алинә,син миңа ошыйсың”,- дигән тавыш ишетелде. Борылсам,Айдар басып тора. Менә шул көннән башлап безнең арада мәңге өзелмәс дуслык җепләре сузылды. Бу дуслык мәхәббәткә әйләнде.

Гөлүсә (укый.) Беренче мәхәббәт. Беренче иң гүзәл хисләргә бай мәхәббәт! Өзелеп яратуым аркасында, мин Айдарның нинди упкынга эләгүен күрми дә калганмын. Бер очрашуда Айдар үәен ничектер гаепле кеше кебек тотты. Ул көнне ул бик хәлсез иде.

(Айдар чыга)

Айдар.Алинә,мин үз язмышыма үзем аяк чалдым. Матур гына башланып киткән тормышым упкынга эләкте,ахры.

Алинә. Ни булды,Айдар? Сөйлә,барысын да сөйлә, яшермә.

Айдар. Беркөн шулай иң якын дусларым дип йөргән классташ малайлар мине чакырып алдылар да...

(Ике егет чыга.)

I егет. Я.Айдар,сиңа да үз көчеңне күрсәтергә вакыт җиткәндер.

II егет (аңа шприц суза.)Мә ,күрсәт үзеңнең батыр икәнеңне.

Айдар. Юк,андый адымга бармыйм.

I егет. Куркак .(көләләр).

Айдар. Юк,куркак түгел мин. Бирегез... (шприцны алып беләгенә кадый)

I егет. Класстагы иң яхшы укучы,имеш.

II егет. Иң акыллы егет,имеш.

I егет. Көнләштек без синнән, көнләштек.

II егет. Инде син дә каптың наркотик элмәгенә.

I  егет. Теләсәң дә ычкына алмассың.

(Егетләр китә. Айдар Алинә янына килеп сөйләвен дәвам итә.)

Айдар. Менә шул көннән башланды да инде. Мин беләм,Алинә,барын да беләм: наркомания үлемгә илтә.

Алинә. Айдар,әйдә табибка барыйк. Берәр чарасы булмый калмас.

Айдар. Мин сине яратам,Алинә. Сине яратуым хакына барам.

(Сәхнәгә табиб чыга)

Айдар. Доктор, мин...

Табиб. Соң,бик соң шул инде,Айдар.

(Айдар башын иеп чыгып китә.)

Гөлүсә (хат укый.)Бу хәбәр аның әнисенә дә барып ирешкән. Килә ул Алинә янына ярдәм сорап килә.

Ана. Зинһар өчен коткар син аны. Ярата ул сине. Коткар минем бердәнберемне. Үтенәм синнән,тартып ал аны наркотик афәтеннән.

Алинә.Тик мин бу очракта көчсез идем.Мин әле һаман да шуңа төшенә алмыйм,нәрсә бу: бәхетсезлек очрагымы, әллә үз теләгең белән гүргә керүме?  Шушы хәлләрдән соң күп тә үтмәде,”Айдар үлгән” дигән хәбәр килеп иреште. Нишли ала иде соң ул?! Наркотик аның рухын сындырды, яшәүгә өметен сүндерде, Дустым! Айдар үлгәннән соң минем күңелемдә шигъри юллар туды. Син дә укып кара әле шуларны.

(Гөлүсә укый.)

Булды микән берәр кешегә

Берәр гөнаһ аның кылганы?

Мәшәкатьсез генә бер көнне

Калдырды да якты дөньяны –

Салкын гүргә керде...

Аңа бары 16 яшь иде,

Өзелде аның яшьли гомере.

Бер сорауга җавап таба алмыйм:

Кем гаепле, кем соң гаепле?

Язлар җитү белән сандугачлар,

Килер инде канат кагынып.

Көн дә узып йөрим зират аша,

Кабереңә карыйм кайрылып.

(“Ана җыры” башкарыла)

Ана. Кешеләр,сак булыгыз! Наркотик дигән афәт Айдарымны үтерде, гаиләбездә яшәү ямен югалтты.

Малай. Апам,мин сезгә беркайчан да мондый авырлыклар китермәм.

Алинә. Айдар да әйткән иде бит бу сүзләрне. (Пауза.) Кешеләр, безгә берләшеп наркотикларга каршы көрәш ачарга кирәк!

Ана. Гаиләгез таркалмасын дисәгез, кулланмагыз наркотиклар!

Малай. Яшь кеше! Тыңла! Җинаять юлына басып, яшьлегеңне төрмә ишекләре артында үткәрәсең килмәсә, кулыңа наркотиклар алма!

Табиб. Яшь килеш якты дөньяны ташлап китәсегез килмәсә, кулланмагыз наркотиклар!

Алинә.Татар дигән бөек милләткә наркотиклар үтеп керергә тиеш түгел! Милләтебезне саклыйк.

Ана. Яшь килеш ана назыннан мәхрүм буласыгыз килмәсә, туачак балаларыгызның гарип булуын теләмәсәгез, алмагыз кулыгызга наркотиклар!

Малай. Абыйлар,апалар! Белегез! Наркотик – үлемгә юл. Үз язмышыгызга аяк чалмагыз”

Бергә. Язмышыгызга аяк чалмагыз!( Авылдашыбыз Алмаз Корбанов  башкаруында “Фәрештәләр” җырын тыңлау. )

(5 нче слайд. Язмышыңа аяк чалма!)

Укытучы. Наркоманиядән саклануда иң яхшысы – “бер генә тапкыр татып караудан” катгый баш тарту!

Укучылар! Ни өчен кайбер кешеләр генә наркоманлыкка бирешә соң? Барыбыз да бер үк җәмгыять шартларында яши бит. (Укытучы һәм укучыларның фикерләре тыңлана.)

Укытучы 6 нчы слайдка нигезләнеп нәтиҗә ясый. “Ә кемнәр наркоманлыкка тиз бирешүчән?”

  • Үз хисләре белән идарә итә алмаучы;
  • Күпчелеккә каршы тора алмаучы;
  • Сәламәтлегенең,тормышның кадерен белмәүче;
  • Ниндидер төркемгә ияреп,андагы кануннарга буйсынудан баш тарта алмаучы;
  • Ихтыяр көче булмаган кешеләр.

Бүгенге дөньяда наркоманлык белән беррәттән аракы,шәраб,тәмәкегә бәйлелек кебек начар гадәтләр дә җәелде.(7 нче слайд. Тәмәке, Мальборо, Аракы, Маска)

Укытучы. Наркоманлык, тәмәке,аракы һәм шәрабкә бәйлелек кебек яман гадәтләрне үзеңдә булдырмый калырга мөмкинме соң? Әлбәттә, дөньяда хәл итеп булмаслык проблема була алмый. Аннан вакытында котылу юлын табарга кирәк. Иң мөһиме : бөтенләй булдырмаска! Бөтен яктан камил акыллы, сәламәт,аек фикерле Чын Кеше булып гомер итеп, дөньяда  үзеңнән соң якты хатирәләр генә калдыру өчен без нәрсә эшләргә тиеш?”. ( җаваплар тыңлана)

Укучылар! Сез бик дөрес фикер йөртәсез. Сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк.(7 нче слайд. Сәламәт яшәү рәвеше.)

-Тәмәке тартмау;

- вакыттан дөрес файдалану;

- акыл хезмәте белән физик хезмәтне чиратлаштыру;

- организмны чыныктыру;

- исерткеч эчемлекләр кулланмау;

- дөрес туклану;

- наркотиклар кулланмау;

- спорт белән шөгыльләнү.

Укучылар безнең мәктәптә дә сәламәт яшәү рәвешенә зур игътибар бирелә. Безнең укучыларыбыз ялгыз карт-карчыкларга,сугыш һәм тыл ветераннарына даими рәвештә ярдәм итеп торалар. (8 нче слайд)

Авылыбыз һәм мәктәбебез тулы игелек һәм мәрхәмәт,

Тимурчылык эше гөрли һәр атна һәм һәр сәгать.

-Укучылар! Бүгенге көндә ихластан бушлай ярдәм күрсәтүне – волонтёрлык дип йөртәләр.

- Мәктәбебез тулы канлы тормыш белән эшли һәм яши. Укучыларыбыз төрле сәнгать түгәрәкләренә йөреп, үзләренең сәләтләрен үстерәләр.             (9 нчы слайд)

- Укучылар, сез  бигрәк тә спорт түгәрәкләренә теләп йөрисез. “Сәламәт тәндә –сәламәт акыл” дигән борынгылар. “Сәламәтлек – һәр кеше үзе күтәрелергә тиеш булган үр ул” гыйбарәсен девиз итеп алып,  бүген безнең егетләребез Әфганстанда интернационал бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган якташыбыз Миннегали Ногманов призына   мәктәбебездә узачак милли көрәш бәйгесенә әзерләнәләр. 2013 нче елда Казанда үтәчәк җәйге Универсиадада,бәлки,Сез дә катнашу бәхетенә ирешерсез.

- Татар халкы борын-борыннан үзенең изге күңелле, ярдәмчел, әхлаклы булуы белән аерылып торган. Нәтиҗәдә, ут күршеләре булган руслар, мари һәм удмуртлар белән дус һәм тату мөнәсәбәттә гомер кичергән. Җәмгыять үсеш-үзгәрешләр кичерсә дә ,татар милләте үзенең әхлакый йөзен саклап калырга тырышкан. Укучылар! Сез җәмгыятьнең киләчәге,яман гадәтләрне читләтеп узсагыз иде. Бу турыда мөселманнарның изге китабы булган Коръәндә дә бик яхшы аңлатыла.

(10 нчы слайд . Ислам дине һәм әхлак)

  • Мөхәммәд пәйгамбәребез хәдисләрендә болай диелә:

“Яман гадәтләрдән сакланыгыз. Монда бернинди дә шик юк, ул - гөнаһларның һәм золымнарның чыганагы.”

  1. че слайд. “Бәхет -үз кулыңда”.)

- Балалар, һәркем үз язмышын үзе яза,һәркемнең бәхете үз кулында. Тик язмышның ничек язылуы кешенең үз әхлагына бәйле.

-Кадерле балалар! Әти-әниләрегезне,якыннарыгызны,туганнарыгызны яратыгыз,хөрмәт итегез. Иң мөһиме – тормышны яратыгыз.Әхлаклы, сәламәт акыллы, җәмгыятькә файдалы,әти-әниләрегезгә игелекле Чын Кеше булып гомер итегез!

 Дәресне күренекле педагог, җәмәгать эшлеклесе, мәгърифәтче Риза Фәхреддин фикере белән тәмамлыйсым килә.                  

 “Олуглык, игелеклелек вә гыйззәтлелек гыйлем һәм күркәм әхлак нәтиҗәседер.”

                                                             

                              


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әхлак сыйфатлары.

Әхлак сыйфатларын безнең борынгы бабаларыбыз да иң күркәм сыйфатлар дип бәяләгәннәр. Әхлаклы кешеләрне хөрмәт иткәннәр. Андый кешеләргә киңәшкә килгәннәр , балаларын да шуңа охшатырга тырышканнар...

5 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан класстан тыш уку дәресе ”Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас” Ризаэддин Фәхреддин

5 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан класстан  тыш уку дәресе ”Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас” Ризаэддин Фәхреддин...

Сәхәбиева Ф.Шәех Әхлак тәрбиясенең асылы

Алабуга шәһәре 5нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучы       Сәхәбиева Гөлфия Хафиз кызы...

Ф.Шәех Әхлак тәрбиясенң асылы

Алабуга шәһәре 5нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучы       Сәхәбиева Гөлфия Хафиз кызы...

Федераль дәүләт белем бирү стандартының асылы

Федераль дәүләт гомуми белем бирү стандарты нигезендә милли кыйммәтләр, универсаль уку гамәлләре һәм бәяләү системасы формалаштыру  тора. Укытуда предмет нәтиҗәләре генә түгел, ә шәхси һәм предме...

Универсаль уку гамәлләренең асылы.

Универсаль уку гамәлләре составында белем бирүнең төп максатларына ярашлы 4 блок аерып күрсәтелә:1.      Шәхескә бәйле гамәлләр2.      Юнәлеш алуга ка...

Бала белән аралашу - тәрбиянең бер өлеше

Бала белән аралашу - тәрбиянең бер өлеше...