5нче сыйныф татар төркеме өчен "Антонимнар" темасына дәрес эшкәртмәсе
план-конспект урока (5 класс)

Шамбазова Эльмира Гумаровна

Дәрес Әхмәт Зәки улы Рәхимовның иҗади үстерешле укыту технологиясенә нигезләнеп төзелгән

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл antonimnar_5_syynyf.docx32.31 КБ

Предварительный просмотр:

Эльмира Шамбазова,

31мәктәпнең татар теле

һәм әдәбияты укытучысы

Тема: АНТОНИМНАР

Татар теле дәресе. 5нче сыйныф. Татар сыйныфы.

Дәрес тибы:  Уку мәсьәләсен кую һәм чишү.

Максат: Антонимнар турында төшенчә булдыру, укучыларның сүз байлыгын арттыру, тел культурасын үстерү, фикер йөртү сәләтен көчәйтү; халык авыз иҗаты аша әдәпле, тәрбияле, игътибарлы булырга өйрәтү.

Дәрес барышы:

  1. Ориентлашу-мотивлаштыру.

1.  а) уңай психологик халәт тудыру;

       ә) белемнәрне тигезләү:

       -     Тел белеменең нинди тармакларын беләсез?

  •  Морфология фәне нәрсәне өйрәнә?

-     Синтаксис фәне нәрсәне өйрәнә?

-     Фонетика фәне нәрсәне өйрәнә?

  •  Бу нинди сүзләр? Матур, гүзәл, күркәм, сылу...
  •  Нәрсә ул синонимнар?
  •  Бу сүзләр нинди сүзләр? Тиен – тиен, зур аю – зураю
  •  Нәрсә ул омонимнар?
  •  Синоним һәм омонимнарны телнең кайсы тармагы өйрәнә?

(Модель әйтелә)

Көтелгән җавап

      Үзбәя.

  1. Уку мәсьәләсен кую ситуациясе.

Төшеп калган сүзләрне куеп, мәкальләрне күчереп язарга, сүзләрнең мәгънәләре ягыннан нинди булуларын ачыкларга һәм, шуның белән бәйләп, УМ формалаштырырга.

....  бер үләр, ... мең үләр.

.... үлмәс, ...... көн күрмәс

Көтелгән җавап: Батыр бер үләр, куркак мең үләр.

                            Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.

Көтелгән җавап: Дәреснең максаты –антонимнарны өйрәнү. (Модельгә антонимны өстәп куела).

Үзбәя.

Тема тактага һәм дәфтәрләргә  языла.

Тел белеме

        

            Морфология

            Лексикология

                                               

                                             Фонетика             Синтаксис

                                                                                                   

                                                                                                      Синоним          Омоним

  1. УМ адымлап чишү этабы.
  1. 274нче күнегү. Капма-каршы мәгънәле сүзләр кулланып, мәкаль һәм табышмакларның икенче яртысын әйтеп карагыз.

Көтелгән җавап: 1. Уты юк, төтене бар. 2. Аз сөйлә, күп эшлә. 3. Көзен туа, язын үлә. 4. Яман сөйләгән, яхшы ишетмәс. 5. Сакалы бар, акылы юк. 6. Былтыр кысканга, быел кычкырмыйлар.

Үзбәя.

  1. “Мин башлыйм, син төгәллә” уенын уйнау.

Көтелгән җавап: “Аз сөйлә, күп эшлә”  мәкален чылбыр рәвешендә әйтеп чыгу.

Үзбәя.

  1. Карточкаларда бирем: сүзләргә антонимнар языгыз (төркемнәрдә эш):

Яхшы                                          Өстәл

Салкын                                       Борын

Тиз                                                Гөл

      Көтелгән җавап:

Яхшы - яман                               Өстәл - ?

Салкын - җылы                         Борын - ?

Тиз - әкрен                                   Гөл - ?

     Көтелгән җавап: Барлык сүзләрнең дә антоним парлары булмый. Билге белдергән сүзләр антоним парларга бай була. (Эчтән һәм тыштан кабатлау башкарыла).

     Үзбәя.

  1. Һәр төркем бирелгән җөмләләрдән антонимнар таба.

Көтелгән җавап: 1 төркем – Иң татлы да тел,

                                         Иң ачы да тел.

2 төркем – Олыларга кече бул, кечеләргә олы бул.

3 төркем – Ак йөзләрем сары булды,

                   Гел сине уйлап кына.

4 төркем – Мине май дип белдең, ахры,

                   Мин бит ноябрь сыман.

      Нәтиҗә: Антонимнар 2 төргә бүленә: даими  һәм текстуаль. Даими антонимнарның капма-каршы мәгънәле сүз икәнлеге ачык беленеп тора, текстуаль антонимнар текст эченә кереп киткәч кенә капма-каршы мәгънәле сүзләргә әйләнәләр. (Тактада модель төзелә, эчтән һәм тыштан кабатлау башкарыла).

5 төркем – Мин иртә-кич тешләремне чистартам.

     Нәтиҗә: Антонимнар белән парлы сүзләр ясап була.

    Үзбәя.

  1. Һәр төркемгә антонимнардан ясалган парлы сүз (хәрефләр) бирелә, ләкин аларны башта төзергә кирәк. Аннан сүздән җөмлә төзелә.

   Көтелгән җавап: Карты-яше

                          Иртә-кич

                          Алыш – биреш

                          Ачлы-туклы

                          Аклы-каралы

Карты-яше Сабантуйга иртәдән үк әзерләнде.

Ләләнең бик матур аклы-каралы песие бар.

Безнең әби-бабаларыбыз сугыш вакытында ачлы-туклы яшәгәннәр һ.б.

      Үзбәя.

  1. Рефлексия, бәяләү.
  1. Уку мәсьәләсе нинди иде? Без аңа ничек ирештек?
  2. Дәрескә гомуми бәя кую.
  3. Өй эше:

1. Кагыйдә, 275нче күнегү;

2.        Әдәбият дәреслегеннән антонимнар булган 3 җөмлә язып килергә;

3.        Антонимнар кертеп, “Яз” темасына кечкенә күләмле хикәя төзергә ( 40-50 сүз)

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

5нче сыйныф рус төркеме өчен тест

рус телле укучылар өчен текст өстендә эш...

Эш программасы Татар әдәбияты 5нче сыйныф, рус төркеме

Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләренең рус  төркемендәге 5 нче сыйныфы укучылары өчен татар әдәбияты буенча белем бирү программасына аңлатма язуы...

Эш программасы Татар теле 5нче сыйныф, рус төркеме

Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләренең  рус  төркемендәге 5 нче сыйныфы укучылары өчен татар теле буенча белем бирү программасына аңлатма язуы...

5нче сыйныф (рус төркеме) өчен дәрес конспекты

5нче сыйныф (рус төркеме) өчен дәрес конспекты, презентация...

"Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формаларын сөйләмдә куллану" темасына дәреснең технологик картасы,5нче сыйныф(рус төркеме)

quot;Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формаларын сөйләмдә куллану" темасына дәреснең технологик картасы,Р.З.Хәйдәрова дәреслеген кулланып, , 5нче сыйныфның рус төркемендә узды...

Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының 5нче сыйныф(рус төркеме )өчен татар теленнән арадаш аттестация эше

Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының 5нче сыйныф(рус төркеме )өчен татар теленнән арадаш аттестация эше...

Татар теле. 5нче сыйныф, рус төркеме

5нче сыйныф, рус төркеме өчен туган (татар) телдән дәрес эшкәртмәсе....