Р.Яхин әсәрләренең көче
план-конспект урока по музыке (5 класс) по теме

Заянова Лилия  Рафисовна

Конспект урока

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon R.Yahin_.doc31 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Дәрес темасы:    Р.Яхин әсәрләренең көче нәрсәдә

   Дәреснең максаты: Укучыларны Р.Яхин иҗаты белән таныштыру, музыка әсәрләрен тыңлау аша сәнгать әсәрләренең көчен билгеләү,аңлату.

  Тәрбия бурычлары: Музыка әсәрләре тыңлау аша туган илгә, туган җиргә мәхәббәт һәм ихтирам уяту.

    Уку бурычлары: Җыр күнегүләрендә интонацияләрне тоту җырларны характерда башкару. Р.Яхин иҗаты турында танышу. Пентатоника сүзе белән танышу.

Дәрес барышы.

Оештыру:   Укучылар класска узалар. Исәнләшү. Балалар, без бүген сезнең белән үткән чиректә өйрәнгән теманы өйрәнүне дәвам итәбез. Әйдәгез әле, башта мин сезне “Көйне таны” уены аша музыка фәне буенча алган белемнәрегезне тикшереп карыйсым килә. Минем янга хәзер 3 укучы чыга һәм нинди көй һәм кем язган икәнен әйтә. Калган ике көйне бергәләп җавап бирегез.

  1. “К Элезе” Л.Ван.Бетховенның
  2. “Неополитанский танец” из балета “Лебединое озеро” П.Чайковский.
  3. “Турецкий Марш” В.Моцарт.
  4. Советлар Армиясе Маршы С.Сәйдашев.
  5. Гимн Татарстан (Татарстан Гимыны)
  6. Ронда “ Бәйрәмдә” Р.Яхин.ф-но.

 Укучылар сез моның Татарстан Гимыны икәнен белдегез. Ә кем язган икәнен беләсезме соң?

  Татарстан Республикасының гаҗәеп тантаналы җыр интонацияләре белән эретелгән мәхәббәт яңгырашлы Гимынны Татарстан композиторы Р.Яхин иҗат иткән.

    Гимн нинди характерда яңгырады? (Укучылар җавабы тыңлана тантаналы, горур, күтәренке, күңелгә үтеп керүчән, тәэсирле яңгырады).

    Гимны иҗат итүдә үзенчәлекле композитор Р.Яхин әле көйне махсус Гимн буларак язмый. Башта ул Рамазан Байтимеров сүзләренә язылган “Туган ягым” дигән җыр була ул исә  1970 елда иҗат ителеп еш кына концерт программаларында һәм радио телевидиньяләр аша башкарыла.

    Музыка тыңлау:

    Әйдәгез әле кадерле укучылар “Туган җиремә” җырын тыңлап китик.

1993 нчы елда Татарстан хөкүмәте Республикасы Гимны булдыру карарына килгәч күп санлы музыкаль әсәрләрдән алар арасында халык көйләре дә татар композиторларының әсәрләре дә була. Нәкъ менә Р.Яхинның шушы көе сайлап алына. Симфоник оркестр башкаруында ул аеруча күтәренке горур тантаналы яңгырый.

    Р.Яхин доскада күргәнегезчә 1921 нче елда Казан шәһәрендә дөньяга килә. Аның яраткан уен коралы пианина була. Ул кечкенәдән ук пианинада халык көйләрен уйнарга өйрәнгән. Пианинада бәләкәйдән үк уйнасада, махсус музыка мәктәбенә соңрак калып, бары тик 13 яшендә генә керә.  Ул җиде еллык мәктәпне 3 елда тәмамлый. Мәскәү консерваториясе каршындагы музыка училищесының фо-но бүлеген тәмамлый соңырак Мәскәү консерваториясенең фо-но һәм композиция бүлекләрен тәмамлый.

   Р.Яхин музыкасы бик халыкчан. Аның милли характерда булуы әсәр нинди генә жанрда булсада шик тудырмый. Тыңлаучыларны табигыйлек көйнең иркенлеге халык музыкасына якынлык җәлеп итә. Р.Яхинның музыкасы халык авыз иҗатыннан шактый ерак торса да ул төп сыйфатны пентатоник нигезе белән халык җырларына якын итеп яза.

   5 баскычлы авазлар рәте яки пентатоника татар музыкасының төп үзенчәлеге.

    Пентатоника әйдәгез әле без сезнең белән шушы сүзне анализлап карыйк.

   Пента-грек телендә 5 дигән сүз.

    до ре ми соль ля.

     Шушы кара клавишалардан теләсә нинди татар халык көйләрен уйнарга була.

    Тавышларны җырга әзерләү өлеше.

    Әйдәгез әле гамма, звукорядтагы 4 нче һәм 7 нче баскычларны төшереп калып җырлап карыйк ә хәзер бергәләп гамманы җырлыйбыз, тавышларны җырга әзерлибез.

Җыр өлеше:

  Ә хәзер күңелләр тагын да ныгырак күтәрелсен өчен “Күңелне ачыйк әле” дигән җыр белән танышып китәбез. Хәзер мин сезгә аны уйнап җырлап күрсәтәм сез тыңлагыз. Җырны өйрәнү, көен өйрәнү, җырны җиңел башкарырга өйрәтү. Җырның динамика өстендә эшләү.

Йомгаклау:

   Укучылар хәзер дәреснең йомгаклау өлешенә күчәбез.

  1. Без сезнең белән бүген дәрестә кайсы композитор белән таныштык?
  2. Р.Яхинның әсәрләре нинди характерда яңгырады?
  3. Нәрсә ул пентатоника?
  4. Без бүген дәрестә Р.Яхинның нинди әсәрләрен тыңладык?
  5. Р.Яхинның иң яраткан уен коралы?
  6. Р.Яхин кайсы шәһәрдә туган?

Менә шуның белән безнең дәресебездә үтеп китте.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Доклад по татарской литературе на тему "Әдәбият дәресләрендә А.Г.Яхин методикасын куллану"

Статью можно использовать в преподавании татарской литературы...

Учебный фильм "Рыцарский турнир короля Рене" и "Виртуальный музей средневековой книги. Король Рене. Книга турниров"

Сноска на фильм - "Рыцарский турнир короля Рене"(Примечания - я монтировал фильм в моло распространенной программе Serif, как выяснилось в процессе монтажа, программа практически не работает с к...

Проектная работа «Мини-задачники по теории вероятности и комбинаторике» Работу выполнили ученики 5 а класса Руководитель проекта: учитель математики Яхина Ольга Анатольевна

Цель проекта.1. Научиться решать комбинаторные задачи различными способами (метод древовидной схемы, метод графов, метод таблиц); научиться решать задачи на определение вида событий (достоверное, случ...

Төзелешендә каршылык яткан мәзәкләрне өйрәнү (Әдәбиятны А.Яхин программасы белән укыту тәҗрибәсеннән)

Мин әдәбиятны А.Яхин программасы белән укыта башладым.Бу программа белән эшләү укытучының иҗади активлыгын һәм мөстәкыйльлеген арттыра,укучыларның фикерләү һәм танып белү сәләтен үстерә.Дәреслек...

Татар мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен "ь һәм ъ хәрефләренең дөрес язылышы" темасына дәрес-конспект.

Татар мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен "ь һәм ъ хәрефләренең дөрес язылышы" темасына дәрес-конспект....

классный час в 4 классе "Рустем Яхин - сын своей земли"

МатериалЗнакомит с жизнью и творчеством композитора Рустема Яхина.. Развивает музыкальный слух, мышление, память..Воспитывает патриотизм, любовь к Родине, уважение к национальной культуре....