презентация "Солтан Габәши - күренекле шәхес"
презентация к уроку по музыке (7 класс) по теме

"Күренекле шәхес" презентаөиясе музыка дәресендә куллану өчен төзелде. Солтан Габәшинең биографиясе, хезмәтләре белән таныштыру балаларда эстетик зәвык тәрбияли. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kurenekle_shhes.pptx759.98 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Күренекле шәхес 7 сыйныф укучысы Төхфәтуллин Салават эше

Слайд 2

13 май 1891(1891-05-13) 8 гыйнвар 1942 ( 1942-01-08) (50 яшь )

Слайд 3

Солтан Габәши Тулы исеме Солтан Хәсәнгата улы Габәши Һөнәре композитор Туу датасы 13 май 1891(1891-05-13) Туу җире Татарстанның Биектау районы Кече Солабаш авылы Үлем датасы 8 гыйнвар 1942(1942-01-08) (50 яшь )

Слайд 4

Солтан Хәсәнгата улы Габәши — татар халкының күренекле композиторы.

Слайд 5

1891 елның 13 маенда Солтан Габәши Казан губернасы Казан өязе Алат волостеның Тенивраг – Солабаш ( хәзерге Татарстанның Биектау районы Кече Солабаш ) авылында мулла гаиләсендә туа . Казан һәм Уфа мәдрәсәләрендә укыганнан соң ул Уфа һөнәр училищесында белем алуын дәвам иттерә . Солтан кечкенә вакытында ук кубызда , гармунда халык көйләрен уйнарга өйрәнә. Музыкага сәләтен күреп, әтисе аңа укытучы чакыра . Берничә ел музыка гыйлеме буенча дәресләр алу аңа зур ярдәм итә . Уфа мәдрәсәсендә укыганда ук С. Габәши музыкаль кичәләрдә катнаша , пианист-аккомпаниатор буларак чыгышлар ясый . Солтан көй язу өлкәсендә дә үзен сынап карый . 1913-1915 елларда ул үзенең беренче оригинал әсәрләрен яза (“ Кәккүк ”, “ Рөкыя-гөлкәем ”, “Вальс”, “Пикник”, “Татар кызы ”).

Слайд 6

1915 елда С . Габәши Казанга кайта һәм университетның юридик факультетына укырга керә. Ике ел укыгач , аны армиягә алалар . Казанда аның музыка буенча эшчәнлеге тагын да активлаша . С. Габәши татар драма труппасының берничә спектакленә (Г. Исхакыйның “Зөләйха”, Ф. Бурнашның “Таһир-Зөһрә”, К. Рәхимнең “Бүз егет ” әсәрләре ) музыкалар яза. Актуаль темага язылган җырлары, “Яңалиф маршы ” үз вакытында халыкка киң таныла . Композиторның “Кәккүк” романсы – шулай ук халык мәхәббәтен казанган әсәрләрнең берсе.

Слайд 7

20 нче елларда Татарстанда татарча професиональ музыкаль белем бирү барлыкка килә. С. Габәши музыка белеме бирүче беренче укытучылар сафында була : хор дәресе , музыка теориясе буенча укыта . Казан музыка техникумы директоры урынбасары булып эшли . Татарстан районнарына фольклор экспедицияләренә чыга .

Слайд 8

хор сәнгате Республикабыз музыка сәнгате өчен бөтенләй яңа булган хор сәнгатенең үсешенә С. Габәши аеруча зур өлеш кертә. Шул максатны күздә тотып , ул татар халык җырларын катнаш хор белән башкару өчен эшкәртә . Әлеге әсәрләр яңа гына оешкан бик күп хор коллективларының төп репертуарын тәшкил итә .

Слайд 9

Беренче татар опералары Г . Әлмөхәммәтов һәм В. Виноградов белән берлектә , С. Габәши беренче татар опералары – “ Сания ” (1925) һәм “ Эшче ”не (1930) иҗат итүдә катнаша .

Слайд 10

1932 елда С . Габәши Уфага күчеп китә, Башкорт сәнгать техникумында укыта , Башкортстан Композиторлар берлеген оештыручыларның берсе була .

Слайд 11

Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел... С. Габәши 1942 елның 8 гыйнварында вафат була .


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

9 нчы сыйныфта әдәбият дәресе Кол Галинең " Кыйссаи Йосыф" әсәре- татар әдәбиятының күренекле ядкәре

Дәрес Кол Галинең " Кыйссаи Йосыф" әсәрен өйрәнүнең йомгаклау дәресенең бер варианты буларак татар теле һәм әдәбияты укытучыларынатәкдим ителә....

8 кл. Контроль эш.Татар халкының күренекле әдипләре.

Контрольная работа по татарскому языку для учащихся 8 класса русской школы....

Күренекле мәгърифәтче, публицист Хади Атласиның мәгарифкә багышланган публицистик мәкаләләре. Проект методы кулланып үткәрелгән дәрес.

Тема. Күренекле мәгърифәтче, публицист Хади Атласиның мәгарифкә багышланган публицистик мәкаләләре. Эпиграф. “Чын бәхетне бирә тик гыйлем генә, баш ияләр һәрвакыт белемлегә”. (Утыз Имәни) Дәреснең мак...

Күренекле татар драматургы, прозаик Туфан Миңнуллинның татар милләтен рухи-әхлакый яктан тәрбияләүгә керткән өлеше.

Туфан Габдулла улы Миңнуллин 1935 елның 25 августында Татарстан АССРның Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1952 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, башта туган төбә...

Салих Сәйдәшев - күренекле татар композиторы

С.Сәйдәшев багышланган сыйныфтан тыш чара. 9-11 сыйныф укучылары өчен....

Күренекле шәхесләребез белән очрашу

Дилә Булгакова, Вәкил Мурзин, Радик Динәхмәтов белән очрашу кичәсе өчен әзерләнгән сценарий һәм презентация....

Туган җиремнең күренекле шәхесе

Туган җиремнең күренекле шәхесе...