Укытучылык - ул минем һөнәрем.
статья на тему

Укытучылык- ул минем һөнәрем.Тәҗрибәм зур булмаса да,үз эш юнәлешем, җиңүләрем бар.Мин балаларга үз туган телемне,татар телен укытам.Тел-зур байлык.Һәр бала ачылып бетмәгән шәхес.

Һәр баланың үз эчке дөньясы,тормышы,кызыксыну өлкәсе бар. Шуңа күрә,мин һәр укучыма аерым якын килеп,шәхес итеп карыйм . Шуларны истә тотып мин “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларга әхлак тәрбиясе бирү-тормышка әзерлекле шәхес тәрбияләүнең бер чарасы”-дигән методик тема өстендә эшлим.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ukytuchylyk_ul_minem_honrem.doc41.5 КБ

Предварительный просмотр:

Укытучылык- ул минем һөнәрем.Тәҗрибәм зур булмаса да,үз эш юнәлешем, җиңүләрем бар.Мин балаларга үз туган телемне,татар телен укытам.Тел-зур байлык.Һәр бала ачылып бетмәгән шәхес.

Һәр баланың үз эчке дөньясы,тормышы,кызыксыну өлкәсе бар. Шуңа күрә,мин һәр укучыма аерым якын килеп,шәхес итеп карыйм . Шуларны истә тотып мин “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларга әхлак тәрбиясе бирү-тормышка әзерлекле шәхес тәрбияләүнең бер чарасы”-дигән методик тема өстендә эшлим.

Максатым:

Балаларның сәләтен күрә белү,иҗади баскычка күтәрү,әдәпле,әхлаклы итү,һәръяктан камилләшкән шәхес тәрбияләү.

Бурычларым:

1. Укучыларны үз фикерләрен ана телендә дөрес һәм матур итеп әйтеп бирә белергә  өйрәтү.

2.Укучыларның иҗади көчен, танып белү сәләтләрен үстерү һәм мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен булдыру.

3.Уку-укыту процессында заманча технологияләр куллану.

4.Укучыларда үз халкына,аның әдәби теленә,тарихына,мәдәниятенә мәхәббәт тәрбияләү.

5.Белем һәм тәрбия бирүгә комплекслы якын килеп,укучыларда әхлак кануннары булдыру.

Бүгенге көндә илнең мәгариф системасында укыту эшчәнлеген яңарту процессы  бара.

Аның үзәгендә укучы шәхесе тора.Шуңа күрә,укыту технологиясенең тирән белемле,югары әхлаклы,зыялы шәхес тәрбияләүгә юнәлдерелгәнен сайлап ала белү зарур.

Яңа җәмгыятькә яңа укытучы кирәк!.Бу бүгенге көндә педагогик теория.Укыту һәм тәрбиянең уңышы укучыларны танып-белү процессы белән кызыксындыру,иҗади уйларга, мөстәкыйль белем алырга өйрәтүгә,әхлакый сыйфатлар тәрбияләүгә бәйле.

Татар теле һәм әдәбиятын укыту өлкәсендә дә моңа кадәр билгеле булмаган ысуллар,чаралар гамәлгә керә,таныш булган метод һәм алымнар үзгәреш кичерә,камилләшә.Шуны исәптә тотып, тел һәм әдәбият укыту методикасындагы яңалыклар,үзгәрешләр белән танышып барам,яңа метод һәм алымнарны,эш ысулларын үз практикамда кулланам.

Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен өйрәтүдә чит телләр укыту методикасы элементларын файдаланам..

Бу сыйныфларда стандарт дәреслекләр һәм методик ярдәмлекләр белән генә түгел,тел һәм әдәбият фәннәренең бүгенге казанышларына нигезләнеп,фәндәге яңалыкларга,заманга таянып эшлим.Сыйныфның әзерлек дәрәҗәсеннән чыгып,эш төрләрен тулыландырам.Укучыларның эшчәнлеген активлаштыруга нигезләнгән педагогик технологияләр кулланам.

-уен технологиясе;

-поблемалы укыту;

-коммуникатив технология;

-шәхескә юнәлтелгән технологияләр;

-компьютер технологияләре һ.б.

Үткәрү максатыннан чыгып, уеннарны берничә төркемгә бүлеп өйрәтәм:

-дидактик уеннар(белем дәрәҗәсен,танып белү эшчәнлеген камилләштерү һ.б.)

-тәрбияви уеннар(әхлак тәрбиясе бирү,үзаң,рухи сыйфатлар,сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү)

-үстерешле уеннар(игътибар,хәтер,сөйләм,фикерләү,уку эшчәнлеген һ.б. үстерү)

-социальләштерүче(аралашырга өйрәтү максатыннан)

-рольле уеннар(тәкъдим ителгән ситуация буенча)

Мондый уеннар дәреснең һәрбер этабында: яңа тема аңлатканда,узган дәрес материалын ныгытканда,яңа сүзләр,төшенчәләр үзләштергәндә,телдән сөйләм күнекмәләрен камилләштергәндә яхшы нәтиҗә бирә.

Проблемалы укыту- укучыларның акыл көче үсешен,танып белү активлыгын,мөстәкыйль һәм иҗади фикерләүне үстерү кебек катлаулы мәсьәләләрне хәл итүдә әһәмиятле чараларның берсе булып санала.Мин дә үземнең дәресләремдә проблемалы укыту технологиясен файдаланам.Проблемалы укытуны бердәнбер һәм өстенлекле укыту формасына да әйләндерергә ярамый,ул-укытуның башка күптән урнашкан формалары белән бәйләнештә кулланылырга тиеш.Ул укучылар өчен шактый кыен,ләкин чишәргә мөмкин булган кыенлыкларны хәл итү белән бәйләп,уку эшчәнлеген мавыктыргыч итеп оештырырга,белемнәрне комплекслы файдалануга зур ярдәм итә.

Компьютер-соңгы елларда уку процессына актив кертелгән яңа һәм иң мөһим чараларның берсе.Аны куллану яңа информацион технологияләр барлыкка килүгә ярдәм итә. Компьютер технологиясе- компьютер мөмкинлекләрен файдаланып,өйрәнүчегә информацияне әзерләү һәм тапшыру процессы,булып тора. Компьютер программалары аша укытуда мин түбәндәге ысуллар кулланам:өйрәтүче диалог һәм процессларны модельләштерү,уку материалын үзләштерүне контрольдә тоту.Моннан тыш, компьютер

түбәндәге мөһим мәсьәләләрне хәл итәргә булыша:

-текстларны төзү һәм эшкәртү;

-укытучыны иҗади булмаган эштән бушату;

-өйрәнелә торган тел белән бәйләнешне арттыру.

Шуны да әйтергә кирәк:рус мәктәпләрендә татар теле укытканда,дәрестә компьютер куллану белән артык мавыгырга ярамый,чөнки ул укытучы белән укучының үзара аралашуын,аңлавын алыштыра алмый. Компьютерны,нигездә,уку мәсьәләләрен башкача чишеп булмаган очракта,белемнәрне тикшерү максатыннан гына кулланам.

 Хәзерге заманда һәммә кеше югары белемгә,бигрәк тә аны дәлилләүче документ алырга омтыла һәм ала да.Ләкин бүгенге көндә алган югары белем кешенең тәрбиялелеген күрсәтми.Ә тәрбиялелек ул-гүзәл холык.Ризаэддин Фәхреддиннең күп кенә хезмәтләрендә

укытучы-мөгалимнең шәхес,акыл,рух һәм гүзәл холык тәрбияләүче кеше булуы ассызыклана.Аның фикеренчә гүзәл холыкның нигезендә гаделлек һәм әдәплелек ята.

Бүгенге көндә яшүсмерләр арасында сүлпәнлек,битарафлылык,белмәгәнне белергә теләмәү,матур әдәбият укудан бөтенләй бизү,яхшылыкны күрмәү кебек кире сыйфатларның көчәюе сизелә.

Дога белмим дисең нигә?

Яхшылык- үзе дога!

Бар кеше изгелек кылса,

Яктырыр иде дөнья.

Изгелек ул-беркайчан да

Тузмый торган хәзинә.

Яхшылык эшлик һәрвакыт,

Ул-үзе изге дога.

Шуңа күрә дә мин әдәп-әхлак темаларын дәресләремдә, сыйныф сәгатьләрендә,класстан тыш чараларда еш кулланам.Урындагы үзенчәлекләрне,укучыларның тәрбиялелек дәрәҗәсен,аларның теләкләрен,тормыш таләпләрен искә алып,мин үземнең тәрбия планымда түбәндәге класс сәгатьләрен кертәм:

Әдәп башы-тел.

Сердән авыр нәрсә юк.

Тугры дус-җанлы хәзинә.

Саулык – зур байлык.

Татулыкка ни җитә.

Мин яратам сине туган илем!

Әйткән сүз-аткан ук.һ.б.

Әгәр укытучы-тәрбияче белән бала өчпочмакның ике ягын тәшкил итсә,өченче таянып торган ягы-ата-ана.

Сыйныф сәгатьләренә әниләрне дә чакырам,аларга анкеталар,төрле педагогик ситуацияләр һәм проблемалы ситуацияләр бирәм.Әти-әниләр белән бергәләп класстан тыш чаралар,бәйрәмнәр,язучылар белән очрашулар,конкурслар,экскурсияләр оештырам.Мондый чаралар оештырганда

татар халкының гореф-гадәтләренә,традицияләренә,халык педагогикасына зур игътибар бирәм.Бу чаралар укучыны тормышка әзерлекле шәхес итеп тәрбияләүдә зур роль уйный.

“Баланың үсеше-катлаулы һәм каршылыклы процесс,аңа төп өч фактор-нәселдәнлек

(эчке шартлар),әйләнә-тирә мохит һәм тәрбия(тышкы тәэсирләр) йогынты ясый”,-дип яза Әнвәр Хуҗиәхмәтов.Шушы тәрбия процессларын  ничек нәтиҗәлерәк итәргә?Нәселдән үк балага бирелгән кайбер сыйфатларны үзгәртеп, булмаска да мөмкин.Ләкин яхшы педагог бала күңелендә нинди орлыклар ятканын бик тиз күреп ала һәм баладагы уңай сыйфатларны үстереп,туган теленә,халкына мәхәббәт тәрбияләп тормышка әзерли.

Мин язучы түгел,тик шулай да

Иҗат диңгезендә йөзәм мин.

Ак кәгазьдәй бала күңеленә

Хаклык энҗеләрен төзәм мин.

Табиб түгел,ләкин савыктырам

Зәгыйфь күңелләрнең ярасын.

Мең шифалы туган телебездән

Эзләп табып сихәт-дәвасын.

Укытучы,әйе! Тик әүвәле

“Ана”дигән изге атым бар.

Чит балага,үз әнкәсе кебек,

“Балам”диеп дәшәр хакым бар.

“Алай булгач,Сез укытучы түгел,

Бөек зат”,-дип,миннән көлмәгез.

Мин бер гади укытучы түгел,

Бөек телнең мөгалимәсе-

Татар теле мөгалимәсе.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

СФП в годовом цикле занятиями мини-футболом (из опыта работы в секции «Мини-футбол»)

Представляю примерные комплексы по СФП в секции "Мини-футбол",делюсь положительным опытом и результатами в своей работе....

Минем гаиләм- минем шәҗәрәм. Тәрбия сәгате.Моя семья-мое родословное.Классный час.

Тема : Минем гаиләм- минем шаҗәрәмМаксат: укучыларда гореф- гадәтләргә, гаилә традицияләренә,ядкарьләренә кысыксыну уяту, буыннар бәйләнеше, исем, фамилияләр, аларның килеп чыгышы, әһәмияте туры...

Минем гаиләм -минем төп терәгем

Гаилә - ул җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Гаиләнең нигезе нык булырга тиеш. Гаилә ул – йорт кебек, ә нигезе нык ...

«Творческие работы малой формы (мини – изложения, мини – сочинения, этюды, эссе) как средства развития креативных способностей учащихся»

Педагогическая наука переживает переходный этап, связанный с обновлением как содержания, так и форм образовательного процесса....

Класс сәғәте “Минең ғаиләм-минең байлығым”.

Уҡыусыларҙы ғаилә,генеология ,нәсел ағасы һүҙҙәренең мәғәнәләренә төшөндөрөү, балаларҙы үҙҙәренең шәжәрәһен төҙөргә өйрәтеү....

Презентация на тему: "Минем төбәгем, минем мәктәбем, минем казанышларым"

Туган оясыннан аерылган кошКанатына мәңге ял тапмый.Туган телен яратмаган кеше,Башкаларның телен яратмый.Үзеңнең телеңне белгәндә һәм яратканда гына, башкаларның телен аңларга һәм хөрмәтләргә була....


 

Комментарии

Әхтәмова Гөлназ Мингали кызы

Материалыгыз өчен зур рәхмәт.

Хәкимова Мәдинә Сәгыйдулла кызы

Сез үз эшегезнең остазы икән. Молодец!