Татар теленнән тестлар.
олимпиадные задания (11 класс) на тему

Әхмәдуллина Рәмзилә Фирдинат кызы

Татар теленнән тестлар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Татар теленнән тестлар.83 КБ

Предварительный просмотр:

                                                   Татар теле                      

Контроль – исәпләү материаллары

11 нче сыйныф (рус төркеме), 3 вариантта

1. Татар теленнән белем эчтәлеген тикшерү өчен 9-10нчы сыйныф материаллары алынды:

Авазлар hәм хәрефләр. Синонимнар hәм антонимнар. Җөмләнең баш кисәкләре. Иярченле кушма җөмләләр. Бәйлекләр, теркәгечләр, кисәкчәләр. Фразеологизмнар.Сүз ясалышы. Фигыль төркемчәләре.

2. Контроль – исәпләү материаллары укучыларның белемнәрен төрле яклап тикшерүне күздә тота:

- теоретик материалларны үзләштерү hәм ныгыту дәрәҗәсен;

- тәрҗемә итә белүләрен;

- сөйләм эшчәнлеге үсешен.

3. Тест 2 өлештән тора

А1-А30 өлешендә укучы җавапны үзе сайлап ала. Дөрес җавапка 1 балл куела.

4. В өлешендәге биремне иҗади эшлиләр:танылган артисттан( язучыдан, спортчыдан)  интервью алырга. Хатасыз, дөрес язылган  эшкә 5 балл куела.

Балларны билгегә күчерү.                              

               Максималь баллар суммасы – 35

“5”- 34-35 балл

“4”- 30-33 балл

“3”- 26-29 балл

“2”- 25 hәм 25 баллдан ким булган эшкә.

                           1 нче вариант

А1.  [г] авазы булган сүзне табыгыз.

а) гөл;                                     б) унтугыз;                           в) игътибар;                  г) гасыр.

А2. я хәрефе кайсы сүздә [ йә ] авазын белдерә

а) яңгыр;                                 б) яшел;                                в) кыяр;                         г) хыял.

А3. е хәрефе  кайсы сүздә [ йэ ] авазын белдерә?

а) беренче;                               б) еларга;                             в) кием;                         г) куян.

А4. Иң «саңгырау» сүзне табыгыз.

а) ягымлы;                              б) вәкил;                                в) матбугат ;         г) кычыткан.

А5. Иң «яңгырау» сүзне табыгыз

а) махсус;                               б) фәнни;                             в) тарихи ;            г) мөмкинлек.

А6. Артык авазны табыгыз

а)[ ы ] ;                      б)[ о ];                    в)[ а ];                       г)[ и ].

А7.  Кайсы рәттәге сүзләрнең барысында да нокталар урынына  бер үк хәреф языла?

 а) фәнн… , тарих… , рух… ;                                        в) җә…н, көз…н, кыш…н;

 б) файдал… , бәхетл… , шатлыкл…        ;                           г) бур…ч, абр…йлы , к…йбат.

А8. Жөмләләрнең кайсыларында нокталар урынына  е хәрефе языла?

а) Җә…н көннәр озыная, ә төннәр кыскара.

б) Көз -  …лның барлык вакытларыннан да матуррак.

в) Бу сүзләрне тәрҗемә итәргә кир…к.

г) Җә…дән соң көз килә.

а) а, в;                      б) а, б;                в) г, в;                       г) б,в;

А9. Парлы сүзне табыгыз

а) ата-ана;                  б) һәрвакыт;                   в) көндәлек;                 г) Кар кызы.

А10. Сүзнең антонимын табыгыз.  

ЭШЧӘН-

а) тырыш;                   б) тапкыр ;                      в) саран;                  г) ялкау.

А11.Тискәре мәгънәле сүзне табыгыз.

а) юмарт;                     б) зыялы;                        в) көчле;                  г) булдыксыз.

А12. Кайсы төркемдә аерым языла торган кисәкчәләр бирелгән

а)- мыни\- мени;- тыр/- тер;                  в)- мы/- ме,- дыр/- дер;

б) да, дә, та,тә;        г)- сана/- сәнә, -чы/- че.

А13.Кайсы җөмләдәге сүзгә –НӘН  кушымчасы ялгана

а) Безгә Чиләбе шәһәре… кунаклар килделәр.

б) Кыскасы, без нәтиҗәләр… канәгать калдык.

в) Син сәгать ничәдә бәйрәм… кайттың?

г) Иртән торгач, әбием… туган көне белән котладык .

А14.Артык бәйлекне табыгыз.

а) кадәр ;                  б) кебек;                    в) хәтле;                   в) чаклы.

А15. Гади җөмләне табыгыз.

  а) Көз җитте, агачларда яфраклар саргайды.

  б) Дуслар килгәч, без бергәләп кино карарбыз.

  в) Яз җитүгә, алар дачаларына күчәләр.

  г) Китапханәгә кергәч, мин сүзлек сорадым.

А16. Иярченле кушма җөмләне табыгыз.

а) Җәй җитү белән, ул диңгезгә китәргә тиеш иде.

б) Бу уку елында безнең сыйныфка яңа укучылар да килгән.

 в)Сөйләшкәндә, төрле авазлар әйтәбез.

г) Без мәктәпкә бик иртә килдек, ә дуслар  әле  килеп җитмәгән.

А17. Исем фигыль булган сүзтезмәне табыгыз.

а) икешәр дәфтәр;                    б) юл аша чыгу ;         в) гади сорау ;          г) унынчы кат.

А18. Текст булсын өчен, җөмләләрне нинди тәртиптә урнаштырырга кирәк?

А) Наилә бу мәкаләне кат-кат укыды.

Б) Анда бирелгән киңәшләрнең барысын да хәтерендә калдырырга теләде.

В) Наилә, « Ялкын» журналын тотып, эскәмиягә барып утырды да «Җирдә нинди генә үсемлекләр юк»  дигән мәкаләне укый башлады.  

  Г) Журналда төрле-төрле чәчәкләр, үлән рәсемнәре бар иде.

а) А,Б,Г,В;                  б) Б, Г, А, В;                   в) В, Г, А, Б ;            г) Б, В, А, Г.

А19.Кайсы сүз җөмләләрнең берсендә хәбәр булып килә?

а) Наилә                      б) укыды                     в) калдырырга                 г) анда

А20. Кайсы җөмләдә хәл фигыль бар?

а) В ;                           б) А ;                            в) Г ;                           г) Б.

А21. Кайсы җөмләдә эшнең башлануын белдерүче аналитик фигыль бар?

а) А ;                              б) Б;                         в) В;                              г) Г.

А22. Кайсы сүздә басым дөрес куелмаган?

а) тынычлык ( 3 нче иҗек);        в) тарихчы ( 3 нче иҗек);

б) кызыксын    ( 3 нче иҗек);        г) Татарстан ( 3 нче иҗек).

А23. Җөмләнең ахырын табыгыз.

 Дуслар шатлык булса да кирәк,……

а) чөнки дусларым бик ышанычлы.

б) дустыңа авырлык килсә.

в) гаделлек кирәк.

г) кайгы булса да кирәк.

А24. Җөмләнең дөрес тәрҗемәсен табыгыз.

Прочтите, пожалуйста, это обьявление.

а) Бу белдерүне укыгыз.

б) Бу белдерүне укыдыгыз.

в) Бу белдерүне укыгыз әле.

г) Бу белдерүне укыйк әле.

А25. Сүзтезмәнең дөрес тәрҗемәсен табыгыз.

СПЕЦИАЛЬНЫЙ СПОСОБ-

а) уйчан караш ;           б) файдалы юл;              в) үзенчәлекле эш;           г) махсус ысул

А26. Мәкальнең ахырын табыгыз.

ҖИРНЕ СӨЙГӘН…..   .

а) ач булмас.                     б) канатсыз кош.                 в) ерак кач.                г) яз китерми.

А27. Кайсы җөмләдә нокталар урынына ОСТА сүзен кулланырга кирәк?

а) Мин мәктәпкә барганда, бик … яңгыр яуды.

б) Без беләбез: Наил гармунда … уйный.

в) Әйтергә теләгән сүзем : китаплар … түгелләр.

г) Монда эш кайный, шуңа күрә ..

А28.Хаталы сүзтезмәне табыгыз.

а) бөек шәхес ;        б) абруйлы галим;      в) фәнни хезмәткәр;          г) тәрбияле ризык.

А29. Фразеологизмның русча эквивалентын табыгыз.

ҖИР ЧИТЕНӘ-

а) на край света;

б) на краю света;

в) сквозь землю;

г) своратить горы.

А30.   Хаталы сүзне табыгыз.

а) тәнәфес ;                   б) ичтимагый  ;                      в) үзөйрәткеч  ;             г) кагыйдә.

В. Танылган артисттан интервью алыгыз.

                                       

  2нче вариант          

 

А1. Ю хәрефе кайсы сүздә  [ йү ] авазларын белдерә?

а) юрган;                  ә) юл;                  б) юкә;                     в) юлсыз.

А2. К хәрефе кайсы сүзләрдә [ къ ] авазын белдерә.

а) котлый, каләм;             ә) букет, кечкенә;           б) өске, күркәм;        в) китап, күз.

А3.Нечкә әйтелешле сүзне табыгыз.

а) матурлык;             ә) әдәплелек,           б) игътибарсыз;               в) балачак.

А4. Калын әйтелешле сүзне табыгыз.

а) сөйкемле;         ә) акыллы;                   б) зәңгәр;               в) җөмлә

А5 Җөмләнең ахырын табыгыз

Кемнәр ярышта катнаша, …..

а) шулар сәгать тугызга килә       б) шул 1нче урынны ала           в) көчле укучы һәрвакыт җиңә

А6. Хаталы сүзне табыгыз.

а) эшчен;                 ә) җитди;                       б) һичкем;                в) үләннәр

А7. Сүзтезмәнең дөрес тәрҗемәсен табыгыз.

Соскучившиеся друзья-

а) эшләгән дуслар;       ә) сагынышкан дуслар;           б) йөгерешкән балалар;  

  в) сорашкан күршеләр

А8. Хаталы сүзтезмәне табыгыз.

а) унҗиденче гасырда;       ә) егерме елларда;      б) өчәр сүз;   в) җитмешләп кеше.

А9. Кайсы рәттәге сүзләрнең барысында да нокталар урынына бер үк хәреф языла.

 а) йөгер… , дә… , көл… ;        б)төш… , утыр… , кер… ;

ә) сана… , кара… , бел… ;             в) расла… , мен… , ту… .

А10. Сүзнең дөрес тәрҗемәсен табыгыз.

МӘЗӘК-

а) произведение;          ә) анекдот;                 б) статья;                   в) поговорка.

А11. «Табигать» темасына караган сүзне табыгыз.

а) ишегалды;               ә) дала;               б) сорау;             в) шагыйрь.

А12. Тискәре мәгънәле сүзне табыгыз.

а) өлгер;                 ә) тәрбияле;              б) куркак;                 в) тәртипле.

А13. Сүзнең антонимын табыгыз.

ХӘТЕРЛӘРГӘ-

а) онытырга;             ә) сөйләргә;                б) ризалашырга;        в) ябышырга.

А14.Фразеологизмның дөрес тәрҗемәсен табыгыз.

КҮҢЕЛ ТӨШЕРҮ-

а) пережить потрясение;     ә) падать духом;        б) перегрузил работой;

  в) совершенно чужой.

А15. Уңай мәгънәле сүзне табыгыз.

а) усал;                    ә) тискәре;             б) алдакчы;              в) ягымлы.

А16. Артык бәйлек сүзне  табыгыз.

а) алдында;            ә) эчендә;                     б) яныннан;                в) буенда.

А17.Кайсы җөмләдәге сүзгә -КА кушымчасы ялгана.

а) Татарстанның Милли китапханәсе…  булганыгыз бармы?

ә) Журналистлар кешеләр…  тормыш дөреслеген сөйлиләр.

б) Алар Санкт-Петербург…  ял итәргә барганнар.

в) Бу тапшыру атна…  бер тапкыр була.

А18. Кайсы раслау дөрес түгел?

а) Атнаның өченче көне-чәршәмбе.                             б) Ел саен Татарстанда Сабан туе уза.

ә) Татар теле төрки телләр гаиләсенә  керә.         в) Көздән соң яз килә.

А19. Грамматик хаталы җөмләне табыгыз.

а) Салих Сәйдәшев- татар милли профессиональ музыкасына нигез салучы.

ә) Муса Җәлилнең батырлыгын татар халкы онытмый.

б) Чит илләрдә яшәүче татарлар арасында танылган галимнәр күп.

в) Александр Ключарев татар музыкасын үстерүдән зур көч куйган.

А20. Хәл фигыль кушымчаларын табыгыз.

а) – учы/-үче;               ә) –гач/-гәч;                 б) –са/-сә;        в) –а/-ә

А21. Кайсы җөмлә ахырында өндәү билгесе ( ! ) куела?

а) Җәйге көннәр эссе буламы ( )                  б) Хәлләр ничек, дустым( )

ә) Дустым рәсем мәктәбенә йөрми икән инде( )          в) Ашыгыз тәмле булсын ( )

А22. Җөмләләрнең кайсыларында нокталар урынына Ы хәрефе языла?

а) Күкне бол…т  каплаган.

ә) Татарстанның урманнарында төрле к…шлар һәм хайваннар яши.

б) Татар теле дәресендә без татар халкының мәдәният… турында сөйләштек.

в) Укучылар ук…тучыны игътибар белән тынлыйлар.

а) А, В;               ә) Ә, Б;                      б) А, Ә;                      в) Б, В.

А23.Хаталы сорауны табыгыз.

а) Буш вакытны син ничек үткәрәсең?

ә) Спорт белән шөгыльләнү файдалы?

б) Табигать кешенең дустымы?

в)Син кем белән кунакка бардың?

А24. Кайсы җөмләдәге сүзгә -ДӘН кушымчасы ялгана?

а) Мин дустым…. хат алдым.                       б) Лилия… татарча-русча сүзлеген сорап торды.

ә) Кичә без… кунаклар булды.        в) Сез… сүзлегегез бармы?

А25. Кайсы раслау дөрес түгел?

а) язгы- сыйфат;

ә) эшләүче- сыйфат фигыль;

б) шигырь- тартымлы исем;

в) беркем- юклык алмашлыгы.

А26. Татар халкының иң гүзәл сыйфатын белдерүче сүзне табыгыз?

а) кунакчыллык;                      ә)усаллык;                 б) эшсезлек;             в) ялкаулык.

А27.Кайсы җөмләдә нокталар урынына МӨҺИМ сүзен кулланырга кирәк?

а) Хәзерге вакытта шәһәребездә күп …. йортлар төзелә.

ә) Рөстәм Яхин-татар мәдәниятенең …. вәкиле.

б) Ел саен Татарстанда …. фестивальләр уза.

в) Мәктәпне уңышлы тәмамлау иң …. эшләремнең берсе.

А28.Җөмләнең дөрес тәрҗемәсен табыгыз.

Будьте более старательнее.

а) Тырыш булыгыз.

ә) Тырышрак булыгыз.

б) Тырышрак булсыннар.

в) Тырыш булыйк.

А29. Җөмләнең башын табыгыз.

……………,шуңа күрә аңа бөтен кеше сокланып карый иде.

а) Бу вакытта Ләйлә шулкадәр матур иде,

ә) Урманда җиләк күп иде,

б) Җил кайдан исә,

в) Өлкәннәрнең сүзе дөрес

А30.Җөмләнең ахырын табыгыз.

Көннәр эссе,……

а) чөнки су эчәсе килми.        б) ләкин барысын да хәтердә калдыр.

ә)минемчә, вакытыбыз булмас.        в) шуңа күрә су коенасыбыз килә.

В. Танылган язучыдан интервью алыгыз.

                                                     

                                       

3нче вариант.              

А1. Я хәрефе кайсы сүздә [ йә ] авазларын белдерә?

а) яңгыр;              ә) яшел;                       б) кыяр;                         в) хыял.

А2. Г хәрефе кайсы сүздә [ гъ ] авазын белдерә?

а) галим;                ә) нигез;                      б) төнге;                          в) кемгәдер.

А3. Калын әйтелешле сүзне табыгыз.

а) гүзәллек;               ә) гөрләвек;                       б) сәяхәт;                   в) мактану.

А4. Нечкә әйтелешле сүзне табыгыз.

а)  моң;                       ә) чират;                            б) имтихан;                  в) ярминкә

А5 Кайсы рәттәге сүзләрдә басым беренче иҗеккә төшә

а) нинди, тыңла, эшләмә        в) ничә, ләкин, дөрес

б) әмма, барма, ничәнче              г) кайдан, кайчан, кайттың

А6. Хаталы сүзне табыгыз.

а) күңелле;                   ә) рәхмет;                        б) бәхет;                      в) хатын-кыз.

А7.Сүзтезмәнең дөрес тәрҗемәсен табыгыз.

Лекарственные травы-

а) зарарлы үләннәр;        б) урман җимешләре;

ә) гөлләрнең файдасы;           в) шифалы үләннәр.

А8. Кайсы рәттәге сүзләрнең барысында да нокталар урынына бер үк хәреф языла.

а) сора… , та… , ярат… ,        б) җырла… , кайт… , әйт… ,

ә) сикер… , йөгер… , юын… ,        в) аңла… , озат… , түлә… .

А9. Орфографик хаталы җөмләне табыгыз.

а) Кышын көннәр ессе була.

б) Хәзерге замнда күп кенә кешеләр теннис уйный.

ә) Атнаның беренче көне-дүшәмбе.      в) Сүзләрне укыгыз һәм тәрҗемә итегез.

А10. Сүзнең дөрес тәрҗемәсен табыгыз.

МӘКАЛӘ-

а) пословица;                 ә) загадка;                   б) произведение;              в) статья.

А11. «Белем» темасына караган сүзне табыгыз.

а) келәм;                      ә) үзәк;                    б) табын;                            в) мәгариф.

А12.Уңай мәгънәле сүзне табыгыз.

а) саран;                       ә) тырыш;                 б) куркак;                   в) ялкау.

А13. Сүзнең антонимын табыгыз.

ТАБАРГА-

а) югалтырга;               ә) белергә;                   б)санарга;              в) карарга.

А14.Фразеологизмның дөрес тәрҗемәсен табыгыз.

БАШНЫ ЭШЛӘТҮ-

а) валять дурака;             ә) бросить взгляд;               б) шевелить мозгами;        в) держать в голове

А15. Тискәре мәгънәле сүзне табыгыз.

а) ялкау;            ә) таләпчән;                    б) кыю;                          в) кунакчыл.

А16.Артык бәйлекне табыгыз.

а) сыман;                          ә) кебек;                     б) шикелле;                     в) аша.

А17.Кирәкле кушымчаны табыгыз.

Кечкенә чакта ул яшен… курка иде.

а) –дән;                         ә) –гә;                        б)- нән;                       в) –нең.

А18.Саннарның язылышы дөрес бирелгән вариантны табыгыз.

а) бишәү-алтау, илле-илле бишләп, унбер, биш йөз мең;

ә) бишәү алтау, илле илле бишләп, унбер, биш йөз мең;

б) бишәү алтау, илле илле бишләп, ун бер, биш йөз мең;

в) бишәү алтау, илле илле бишләп, унбер, бишйөз мең.

А19. Грамматик хаталы җөмләне табыгыз.

а) Яз март айдан башлана.

ә) Дусларсыз яшәү күңелсез        

б) Барысы да мондамы?        в) Кар күп булса, балалар шатлана.

А20. Исем фигыль кушымчасын табыгыз.

а) –учы/-үче;            ә) –а/-ә;                         б)-са/-сә ;                          в) –у/-ү.

А21.Кайсы җөмлә ахырында сорау билгесе(?) куела.

а) Урамнарны кар каплаган( )

ә)     Кышын балалар кар бабай ясыйлармы ( )

б) Нинди матур көн ( )

в) Гафу итегез, мин белмим( )

А22. Кайсы җөмләдә тартымлы исем бар?

А. Анда төрле агачлар үсә: каеннар, наратлар, чыршылар.

Ә. Авылыбыз янында кечкенә генә урман бар.

Б. «Чәчәкле алан» дибез без аны.        

В. Менә бу тар сукмак урман эченә- аланга алып керә

а) А;                      ә) Ә;                     б) В;                в) Б

А23. Хаталы сорауны табыгыз.

а) Табигать кешегә нәрсәләр бирә?

ә) Кичә ул кем белән танышканмы?

б) Борынгы кешеләр нәрсәгә язганнар?

в) Сез кемнәргә кунакка бардыгыз?

А24.Кайсы җөмләдәге сүзгә -ты кушымчасы ялгана?

а) Кичә ул татар теле дәресенә соңга кал… .

ә) Кичә абыем концерттан соң кайт… .

б) Алар бу сорауга җавап бирмә…ләр .

в) Дустыбызны күргәч, бөтен яңалыклар турында сөйләш…к .

А25. Кайсы раслау дөрес түгел?

а) Кичәге- сыйфат;

ә) баручы- сыйфат фигыль;

б) рәсем- тартымлы исем;

в) бернинди- юклык алмашлыгы.

А26.Кайсы раслау дөрес түгел?

а) Әлмәттән- чыгыш килешендәге исем;

ә) кып-кызыл- чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфат;        

б) сана-боерык фигыль;

в) кая?-сорау алмашлыгы.

А27. Нокталар урынына АРТЫК сүзен кайсы җөмләдә кулланырга кирәк?

а) Авылыбызда ике меңнән …… кеше яши.

ә) Мәктәбебездә бер меңгә …… укучы белем ала.

б) Һәр дәрестә …… без күнегүләр язабыз, текстлар укыйбыз, укытучыбыз белән татарча аралашабыз.

в) Ярышларда биш йөзләп …… укучы катнашты.

А28.Җөмләнең дөрес тәрҗемәсен табыгыз

Будьте более внимательны.

а) Игътибарлы булыгыз.

ә) Игътибарлырак булыгыз.

б) Игътибарлырак булсыннар.

в) Игътибарлы булыйк.

А29. Җөмләнең башын табыгыз.

……………..  , ләкин туган яктан да кадерлерәк җир юктыр.

а) Телләр өйрәнү авыр,

ә) Урманнарда җиләк пешә,

б) Безнең авылыбыз урман янында урнашкан,

в) Дөньяда матур җирләр күп,

А30. Җөмләнең ахырын табыгыз.        

 Муса Җәлил-

а) татар халкының бөек рәссамнарыннан берсе.

ә) татар халкының бөек шагыйрьләреннән берсе.

б) фәнгә зур өлеш керткән галим.

в) күп кенә дәреслекләр һәм сүзлекләр авторы.

В. Танылган спортчыдан интервью алыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теленнән тестлар (2, 3 нче сыйныф)

Татар теленнән тестлар (2, 3 нче сыйныф)...

2 сыйныфта татар теленнән тестлар

ФГОС буенча 2 сыйныфта татар теленнән тестлар....

Татар теленнән тестлар. Гади җөмлә синтаксисы, гади һәм кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре, сүз төркемнәре.

Татар теле дәресләрендә кулланыр өчен тестлар . Гади җөмлә синиаксисы, гади һәм кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре һәм сүз төркемнәре темаларын өйрәнгәннән укчыларның белемнәрен тикшерү өчен бик уңайлы....

Татар теленнән тестлар.

Бәйләгеч сүз төркемнәре.II вариантI.                   1. Бәйләгеч сүз төркемнәре ничәү?А. 2...

Татар теленнән тестлар

Татар теленнән фонетика, лексикология, сүз төзелеше, сүз төркемнәре, кушма җөмләләр темаларына карата тестлар урнаштырылды....

Татар теленнән тестлар

Татар теленнән тестлар...

Рус мәктәбенең 4нче сыйныфында укучы татар балалары өчен татар теленнән тестлар.

Рус мәктәбенең 4нче сыйныфында укучы татар балалары өчен   татар теленнән тестлар....