Татар теленнән тестлар
тест по теме

Татар теленнән фонетика, лексикология, сүз төзелеше, сүз төркемнәре, кушма җөмләләр темаларына карата тестлар урнаштырылды.

Скачать:

ВложениеРазмер
Package icon tat.telennn_testlar.zip102.14 КБ

Предварительный просмотр:

8нче сыйныф (татар сыйныфлары өчен)

Татар теленнән йомгаклау контроль эше (тест).

1.Кушма җөмләгә кайсы билгеләмә туры килә?

а)баш кисәкләрдән генә торган җөмлә кушма җөмлә дип атала;

ә)берничә хәбәрдән  торган җөмлә кушма җөмлә дип атала;

б)берничә гади җөмләдән торган җөмлә кушма җөмлә дип атала.

2.Хәбәрлекнең саныннан чыгып,җөмләнең төрен билгеләгез:

Син адаштың,ләкин син яхшы идең.(Һ.Т.)

а)гади җөмлә;

ә)кушма җөмлә;

б)катлаулы кушма җөмлә.

3.Тезмә кушма җөмләләр нинди төркемнәргә бүленәләр?

а)теркәгечле һәм теркәгечсез;

ә)аналитик һәм синтетик;

б)синтетик һәм теркәгечле.

4.Иярчен җөмләләрнең кайсы мәгънәви төре артык?

а)ия җөмлә;  ә)хәбәр җөмлә;   б)аергыч җөмлә;   в)тәмамлык җөмлә;

г)вакыт җөмлә;  д)урын җөмлә;  е)шарт җөмлә;  ж) кире җөмлә;

җ)сәбәп җөмлә;  з)максат җөмлә;  и)рәвеш җөмлә;  й)күләм җөмлә;

к)чагыштырма җөмлә;    л)аныклагыч җөмлә.

5.Синтетик чараларга нинди үзенчәлек хас?

а)иярчен җөмләнең хәбәре составыннан читтә тора;

ә)иярчен җөмләнең хәбәре составында тора;

б)иярчен җөмләнең хәбәре составында да,аннан читтә дә тора ала.

6.Җөмләнең төзелеше ягыннан төрен билгеләгез:

Бүтән кызлар һәммәсе дә көянтә башларына берәр,икешәр каз элгәннәр,ә кунак кызның куллары буш.

а)теркәгечле тезмә кушма җөмлә;

ә)теркәгечсез тезмә кушма җөмлә;

б)синтетик иярченле кушма җөмлә;

в)аналитик иярченле кушма җөмлә.

7.Кайчы чара синтетик чараларга керми?

а)килеш кушымчалары;   ә)бәйлек һәм бәйлек сүзләр;

б)мөнәсәбәтле сүзләр;   в)затланышсыз фигыль формалары;

г)шарт фигыль формасы;   д)янәшә тору чарасы;  е)сүз ясагыч кушымчалар.

8.Кайсы чара аналитик чараларга керми?

а)мөнәсәбәтле сүзләр;

ә)ияртүче теркәгечләр,теркәгеч сүзләр;

б)көттерү паузасы;

в)бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр.

9.Кушма җөмләне табыгыз:

а)Икенче бер вакыт Олы Тархан авылында ике апаның үзара сөйләшкәндәге интонация байлыгы да минем зур ачыш булган иде.(Г.Б.)

ә)Гыймади,нихәтле генә кызып китмәскә тырышса да,Гомәрнең бу кадап әйткән сүзен тыныч кына үткәреп җибәрә алмады.(И.Г.)

б)Яшьлектә шундый чаклар була:бер еллык вакыт бөтен гомерне,язмышны хәл итә.

в)Шамил,егылган чакта,сал тирәли сузылган тимер чыбыкларның берсенә тотынып өлгерде.

10.Җөмләдә бәйләүче чараны билгеләгез:

Яныңа килгәннәрне куарга ашыкма,юкса килүче дә булмас.(Т.М.)

а) 2нче зат боерык фигыльнең берлек формасы;

ә) юкса ияртүче теркәгече;

б) санау интонациясе;

в) көттерү паузасы.

11.Иярчен җөмләнең мәгънәви төрен билгеләгез:

Әйтергә теләгәнем шул:исем-кешенең гомерлек юлдашы.(М.Н.)

а)иярчен ия җөмлә;

ә)иярчен хәбәр җөмлә;

б)иярчен аергыч җөмлә;

в)иярчен аныклагыч җөмлә.

12.Иярчен ия җөмләне табыгыз:

а)Тагын шунысы бар:ундүрт яшьлек җиткән егет-сандыгымны әнидән күтәртеп барам.(М.М.)

ә)Күрә: дөнья үзгәреп килә.(Ә.С.)

б)Каядыр өстә малайлар көлешкән тавыш ишетелде.(Р.Хаф.)

в)Иң гаҗәбе шунда:без моңа барыбыз да күнегеп барабыз.(М.Х.)

13. Иярчен җөмләнең мәгънәви төрен билгеләгез:

Барча кош-корт йоклаган булганга,урман тын икән.(Г.Т.)

а)иярчен тәмамлык җөмлә;

ә)иярчен аергыч җөмлә;

б)иярчен рәвеш җөмлә;

в)иярчен сәбәп җөмлә.

14. Иярчен җөмләнең мәгънәви төрен билгеләгез:

Халыкның беләсе килә:нәрсәләр сатмакчы ул?(Г.Б.)

а)иярчен хәбәр җөмлә;

ә)иярчен максат җөмлә;

б)иярчен тәмамлык җөмлә;

в)иярчен ия җөмлә.

15.Иярчен урын җөмләне табыгыз:

а)Шунда гына искә төште:бөрлегәнче кызлардан иң матуры булган Нурияне ул үзе көймәдә йөрергә чакырган.(Р.С.)

ә)Беркөнне шулай һич уйламаган-көтмәгән җирдән ул мине сыйларга кереште.(М.Ә.)

б)Зәңгәр чишмәнең бакчаларында чәчәкләр адәм күзе карап туя алмас дәрәҗәдә чибәр булып җитешәләр.(Г.И.)

в)Бабаң муенын бөкмәгән җирдә син тезеңне чүкмә.(М.)

16. Иярчен вакыт җөмләне табыгыз:

а)Алар сөйләшеп торган арада,аш килде.(Ш.К.)

ә)Үткәннәре түгел,бүгенгесе бөек булса гына,халык бөек санала.(З.Х.)

б)Шунда тагын гаҗәпкә калдым:әле бая гына үле тоелган бар дөнья кабат терелгән.

в)Кызыл каймалы дугага эленгән кыңгырау,ат башын чайкап куйган саен,көмеш тавыш чыгарып зеңгелди.(М.Г.)

17.Иярчен рәвеш җөмләне табыгыз:

а)Ул җырны кайда ишетсәң,

Туган ил шунда булыр.(Р.Ә.)

ә)Ул,күзләре еракка текәлгән килеш,туган ил табигатенә сокланып торды.(М.Ә.)

б)Теплоход йөрәкләрне дәртләндереп гудок биргәч,ыгы-зыгы тукталды.(Р.Хәб.)

в)Көн үткән саен,ул йорт эшенә бата барды.(Г.Ис.)

18.Иярчен күләм җөмләне табыгыз:

а)Аңа бернинди дару үләне тәэсир итмәде,хәтта ашаудан калды.(М.Х.)

ә)Уйласаң,уй җитәрлек анысы.(Ф.Саф.)

б)Караңгы төн булса бер хәл иде,югыйсә барысы да уч төбендәге кебек күренеп тора бит.(Г.Ә.)

в)Бу вакытта Ләйлә шулкадәр матур иде ки,аңа бөтен кешенең исе китә иде.(И.Г.)

19.Иярчен максат җөмләне табыгыз:

а)Әтисе килеп җитсен дип,ул телеграмма сугарга булды.(Г.Ә.)

ә)Әни аны,кунак-төшем булганга,кул арасына керешергә чакырган иде.(Г.Ис.)

б)Яшәүне кайгыртып чаба торгач,яшәргә вакыт калмый.(Ш.Г.)        

в)Рәшидә хәтта дәшәргә дә курыкты,тавыш дулкыны кылдай тартылган гәүдәне этеп җибәрер кебек иде.(М.Мал.)

20.Катлаулы кушма җөмләләрнең кайсы төре үз эчендә тагын төркемнәргә бүленә?

а)күп тезмәле катлаулы кушма җөмлә;

ә)күп иярченле катлаулы кушма җөмлә;

б)катнаш кушма җөмлә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теленнән тестлар (2, 3 нче сыйныф)

Татар теленнән тестлар (2, 3 нче сыйныф)...

2 сыйныфта татар теленнән тестлар

ФГОС буенча 2 сыйныфта татар теленнән тестлар....

Татар теленнән тестлар. Гади җөмлә синтаксисы, гади һәм кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре, сүз төркемнәре.

Татар теле дәресләрендә кулланыр өчен тестлар . Гади җөмлә синиаксисы, гади һәм кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре һәм сүз төркемнәре темаларын өйрәнгәннән укчыларның белемнәрен тикшерү өчен бик уңайлы....

Татар теленнән тестлар.

Бәйләгеч сүз төркемнәре.II вариантI.                   1. Бәйләгеч сүз төркемнәре ничәү?А. 2...

Татар теленнән тестлар.

Татар теленнән тестлар....

Татар теленнән тестлар

Татар теленнән тестлар...

Рус мәктәбенең 4нче сыйныфында укучы татар балалары өчен татар теленнән тестлар.

Рус мәктәбенең 4нче сыйныфында укучы татар балалары өчен   татар теленнән тестлар....