(Мәктәптә Аяз Гыйләҗевның “Өч аршын җир “ әсәрен өйрәнү)
опыты и эксперименты (7 класс)

Мингазова Нурсия Фоатовна

   Аяз Гыйләҗевның “Өч аршын җир “ әсәрен өйрәнү

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл a._gyylzhev.docx28.23 КБ

Предварительный просмотр:

«КАЗАН (ИДЕЛ БУЕ) ФЕДЕРАЛЬ УНИВЕРСИТЕТЫ»

ФИЛОЛОГИЯ ҺӘМ  МӘДӘНИЯТАРА БАГЛАНЫШЛАР ИНСТИТУТЫ

“Аяз Гыйләҗев: дөнья мәдәниятләрендә әдипнең мирасы” дип исемләнгән                                                                                                                                                                Халыкара фәнни-гамәли конференция

                                     

                                      Чит җирләрдә йөртә язмышлар

       (Мәктәптә Аяз Гыйләҗевның “Өч аршын җир “ әсәрен өйрәнү)

             

                     

                                                       

                                                           Автор: Саба муниципаль районы

                                                       Шәмәрдән лицееның татар теле һәм  

                                                       әдәбияты укытучысы Минһаҗева Нурсия

                                                       Фоат кызы    

                                                           

                                                       Казан

       Прозаик һәм драмматург – Аяз Гыйләҗев әсәрләренең тәрбияви кыйммәте әйтеп бетергесез зур. Алар – безнең милләтебезнең рухи байлыгы, милли үзенчәлекләре турында чорыбыз вакыйгаларына бәйләп язылган әдәби әсәрләр. Кайсы чор турында һәм нинди темага язса да,кеше шәхесенең катлаулы рухи дөньясын ача, эш-гамәлләрен тирән анализлый,аларны бүгенге чынбарлыктагы, җәмгыять үсешендәге актуаль мәсьләләр ,социаль-әхлак проблемалары белән тыгыз бәйләнештә гәүдәләндерергә омтыла һәм ,ниһаять ,әдәби осталык белән иҗат итә.

      Рус мәктәпләренең 7 сыйныфында Аяз Гыйләҗевның “Өч аршин җир” әсәре өйрәнелә. Әсәрне өйрәнгәндә тарихи вакыйгаларга нигезләнеп, әсәр геройлары яшәгән чорга характеристика бирү, геройларның яшәү кыйбласы аша нәтиҗәләр ясауһәм рухи сәламәтлек тәрбияләү кебек максатлар куела.

     “Өч аршин җир”повесте – туган җир, туган якның кадере хакында ,кешелеклелек турында үзәкләрне өзгеч тирән фәлсәфәгә корылган әсәр.Тетрәндергеч һәм гаять олы дәрәҗәдә тәэсир итү көченә ия булган язмышлар сурәтләнә.Мирвәли һәм аның тормыш иптәше Шәмсегаян башыннан үткәннәр , бәлки, типик вакыйгалар да түгелдер. Шулай да аларның тормыш юлын, яшәү рәвешен һәм төзәтү мөмкин булмаган олы хатасын кат-кат күңелдән кичерү, гыйбрәт итеп искә алу укучыларга беркайчан да зыянга китмәс.

     Әлеге әсәрне өйрәнгәндә дәрес башында ук мин укучыларны уйланырга тәнкыйди фикер йөртергә мәҗбүр итә торган алым кулланам. Аларга тау башыннан туган як табигатен күзәтеп, куанычыннан кулларын өскә күтәргән кеше тасвирланган рәсемне күрсәтәм. Укучыларга

Балалар экранда нәрсә күрәсез?

(- Мул сулы елга, агачлар, яшел тугайлар)

- Укучылар, бу рәсем турында нәрсә уйлыйсыз?

(- Бу кеше туган ягына кайткан.

-Бәлки ул туган ягына кайтып кына киләдер.

- Кеше яшәгән җиренең матурлыгына сокланып тора)

-  Бу рәсем сезне нәрсә турында уйланырга мәҗбүр итә?

(- Туган як , туган җир һәркем өчен кадерле.

- Матур, күңелле җәй көннәре сагындыра. Мишә буйларына барып су коенасы  килә.

- Бу кеше бик шат, чөнки туган ягына кайткан.

- Минем дә шул кеше янында буласым килә)

кебек сораулар бирәм.

        Дәрескә эпиграф итеп  “Туган җиреңнән олы була алмассың”  - дигән сүзләрне алам.

-Сез әлеге сүзләрне ничек аңлыйсыз?( Укучыларның фикерләре тыңланыла.)

-Кешегә  ни өчен туган ягы кадерле икән? – дигән сораулар куям.

       Дәреслектә бирелгән өзекне укып, эчтәлегенә төшенгәннән соң әсәрнең эчтәлеге өстендә эшләгәндә түбәндәге эш алымнары кулланырга мөмкин:

А) Укыган өзекнең эчтәлеге буенча эш алымнары.

- Әсәрнең нинди конфликтка корылганлыгын ачыклау өчен, вакыйгаларга аерабыз, шуннан өлешләрне табабыз һәм сюжет элементларын билгелибез.

    Гомере буе бәгырен телгәләгән туган туфрагын сагыну хәсрәтеннән үлем түшәгенә егылган Шәмсегаян үлә - Мирвәли, хатынының мәете белән сөйләшеп, тормышын күздән кичерә.

- Әсәрнең өзегенә исем куегыз. Ул нәрсә турында?

-- Мирвәли белән Шәмсегаян нәрсәләр турында сөйләшәләр?( Аларның сүзләрен рольләргә бүлеп укыту)

-Мирвәли басу буйлап барганда нәрсәгә игътибар итә? Тексттан табып укыгыз.

- “Мирвәли... Ишетәсеңме, тургай! Сабан тургае! Безнең як тургае! ..”- дигән сүзләрне кем әйтә?

- Шәмсегаян табигатьне ни өчен күзәтә?

- Күкчәчәкләрне аңа кем өзеп бирә?

- Ни өчен авыруны ашыгыч ярдәм машинасына күчерәләр? Сез ничек уйлыйсыз: Шәмсегаянга кайда җиңелрәк булыр иде? Ат арбасындамы әллә ашыгыч ярдәм машинасындамы? Ни өчен?

- Мирвәлинең теләге нинди?

- Шәмсегаянның васыятен табып укыгыз. Ничек уйлыйсыз, Мирвәли аны үтәрме?

Б) Туган җирдән аерылу төшенчәсен ничек аңлыйсыз? Сезнең туган җирегездән аерылып торганыгыз бармы? Сөйләгез.

В) Әсәрнең сюжет элементларын билгеләү.

- Төенләнеш: Шәмсегаянның үлеме

- Вакыйгалар үстерелеше: (арбада кайткандагы сөйләшү, узган гомер)

- Кульминацион нокта: Өч аршын җир сорый.

- Чишеле:ш:. Авылдашларының ризалыгы. Кадерле ул туган җир.

(- Үзебездә генә калырсың.)

Г) Тема, проблемалар, идеяне билгеләү. (Дөнья, вакыт, яшәеш, гомер, чор, язмыш, фәлсәфә, мәхәббәт турында уйланулар)

Тема: Дөньяда яшәү кыйбласы,чорның, шәхеснең яшәү фәлсәфәсе. Шул чор системасының кеше рухына йогынтысы, җәбер-золым.

Проблемалар:           - туган җиргә бирелгәнлек;

                                   - Рухи кыерсытуларга түзә    алмыйча, кешенең башына  сыймаслык эшләр эшләве;

Гафу үтенү – хакыйкатЬ эзләү барышында яшәүдән читләшү, иң изге нәрсәләрне югалту аша ,корбан итү аша ирешү.Җиңелү һәм җиңүчеләрдән үзенә өч аршын җир сорап килү.

Идея-тәүбәгә килү. Туган җирнең һәр кеше өчен изге урын булуы.

Д) Бүгенге көндә әсәр ни өчен актуаль?

   - Бәя бирергә, нәтиҗәләр ясарга.

   - Кулакларга бүгенге көн күзлегеннән чыгып бәя бирергә.

   - Артыбызга борылып, “Дөрес яшәдемме” дип уйларга;

   - Изге төшенчәләрне кадерләргә өйрәтә

   - Дөньяви мәсьәләләр. Соңга калып булса да тәүбәгә кайту.

   Е) Дәрес ахырында эпиграфка әйләнеп кайтабыз.

- Дәрескә эпиграф итеп Шәмсегаянның  ”Туган җиреңнән олы була алмассың”,- дигән сүзләрен алган идек. Әсәрне укып өйрәннгәннән соң фикерләрегез үзгәрмәдеме? Эпиграфны ничек аңлатырсыз.

          Аңлавыбызча кеше тормышында иң ачы кайгыларның берсе – туган ягыннан аерылу

          Утыз еллык  дәвамлы сагыну барышында Шәмсегаянның йөрәгендә  үтмәс чир хәсил була. Ахыр чиктә шушы чир аны бу фани дөньядан бакыйлыкка алып китә. Ә Мирвәли утыз ел яшәү дәверендә үзенең яшәү тынычлыгын бөтенләй югалта. Ул яшәгәндә үк өч аршын җир өчен янып-көеп  тере мәеткә әверелә.  Аяз Гыйләҗев укучыларга “Өч аршын җир”  мисалында  туган җирне сагынуның түзә алмаслык  бер күренеш икәнлеген исбатлап бирә.  Ул бу әсәре белән “Кешегә аңа өч аршын җир дә җитә. Ә аны теләсә кайдан табып була.” диючеләрне кабат бер мәртәбә тирәнрәк уйланырга чакыра.

          Мәктәпнең төп максаты  –  балаларны тамырларына, гореф-гадәтләренә, диннәренә таба йөз белән бору. Болар барысы да киләчәк буында миһербанлылык, мәрхәмәтлелек, игелеклелек, игътибарлылык, сизгерлек сыйфатлары тәрбияли.  Бу сыйфатларның нигезендә мәхәббәт ята. Аяз Гыйләҗевның проза һәм драматургия өлкәсенә караган кайсы гына әсәрен алсак та, аларда Туган илеңә, халкыңа бирелгәнлек, туган телеңә сүнмәс мәхәббәт хисләре урын алган. Әлеге әсәрләрне укыгач, безнең күңелләрдә матур, нәфис хисләр уяна, без әхлакый кыйммәтләрне аңлыйбыз, уйлана башлыйбыз, матурлыкка омтылабыз. Шуңа күрә Аяз Гыйләҗевнең әсәрләрен мәктәптә өйрәнү искиткеч зур әһәмияткә ия дип уйлыйм  мин.

                                     

                                       Кулланылган әдәбият

1. Бахтегараева Р.Н. “Аяз Гыйләҗев прозасы” мәкалә. https://infourok.ru/planirovanie

2. Гайсина С.И. “Аяз Гыйләҗевнең “Өч аршын җир” әсәрендә хакыйкать

тудырган фаҗига.  Вакыйгалар арасында бәйләнеш.” http://www.openclass.ru/node/175523

3.  Ә.Р. Мотыйгуллина, Р.Г. Ханнанов, Р.Һ. Вәлиуллина, А.Г. Гарәфетдинова татар әдәбияты, 8 нче сыйныф . Методик әсбап. Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында (татар телен өйрәнүче укучылар белән) эшләүче укытучылар өчен . Казан: “Мәгариф — Вакыт»  нәшрияты., 2015

4.   Ә.Р. Мотыйгуллина, Р.Г. Ханнанов, Р.Һ. Вәлиуллина, А.Г. Гарәфетдинова татар әдәбияты, 8 нче сыйныф дәреслеге. Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында  татар телен өйрәнүче укучылар  өчен . Казан: “Мәгариф — Вакыт»  нәшрияты., 2015

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тапкан - ана түгел, баккан – ана. (А.Гыйләҗевнең “Җомга көн кич белән” әсәре һәм М.Гыйләҗевнең “Бибинур” фильмы аша ана образын ачу) 9нчы сыйныф, татар төркеме

А.Гыйләҗевнең "Җомга көн кич белән" һәм М.Гыйләҗевнең " Бибинур" фильмнары аша ана образын ачыклау. Дәрес әлеге фильмнан өзек кулланылган презентация ярдәмендә алып барыла....

Метапредмет дәрес. А. Гыйләҗевнеӊ «Өч аршын җир» әсәренә

Бу дәрес 11 класста А. Гыйләҗев иҗатын өйрәнгәндә бәйләнешле сөйләм үстерү  дәресе кысаларында үткәрелә. Әдәби әсәр белән укучылар өйдә таныша.     Әдәбиятны метапредмет...

Аяз Гыйләҗевнеӊ “Язгы кәрваннар” повесте. 8 нче сыйныфта әдәбият дәресе.

Традицион укыту системасыннан аер­малы буларак, коммуникатив технологияләр нигезендә (федераль дәүләт белем бирү стан­дартларына нигезләнеп ) Аяз Гыйләҗевның “Язгы кәрваннар” әсәре буенча 8 сыйныфта т...

Авторская методическая разработка на тему: "А.Гыйлаҗевның “Җомга көн, кич белән...” повестенда Бибинур образының бирелеше"

В разработке подробный план урока по разкрытию темы. Дан и методический материал....

Аяз Гыйләҗевнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча тест

Аяз Гыйләҗевнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча тест...

АЯЗ ГЫЙЛАҖЕВНЫҢ “ҖОМГА КӨН, КИЧ БЕЛӘН...” ӘСӘРЕНДӘ БИБИНУР ОБРАЗЫНЫҢ БИРЕЛЕШЕ

Тема: А.Гыйлаҗевның “Җомга көн, кич белән...” повестенда Бибинур образының бирелеше.        Максат:...

(11а сыйныфында әдәбият дәресе) Аяз Гыйләҗевнең “Өч аршын җир” әсәрендә хакыйкать тудырган фаҗига. Вакыйгалар арасында бәйләнеш.

     Кеше яши, һәм аны соңгы сулышына кадәр гаделлеккә ышаныч озатып бара. Кешелек дөньясы яратылганнан бирле, күпме заманалар үзгәрде. Кешелексез шартларда калып, олы әхлакый юг...