Эссе
статья

Мингазова Нурсия Фоатовна

Федераль дәүләт стандартларына 
күчү шартларында 
татар теле һәм әдәбияты
дәресләрендә коммуникатив компетенцияне үстерү

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon esse.doc45.5 КБ

Предварительный просмотр:

   

Татарстан Республикасы

Саба муниципаль районы

Шәмәрдән лицее

                                                                             

                              (Эссе. Минһаҗева Нурсия Фоатовна)

                                                                             

                                                                               

                                           

                                                                         

                                                                       

 

                            Җир йөзендә иң зур байлык- кеше белән аралашу байлыгы.

                      А.Сент-Экзюпери.

        Федераль стандарт таләпләрен гамәлгә ашыру дәреснең сыйфатына бәйле. Дәреснең нәтиҗәлелеге, сыйфаты турында сөйләгәндә бүгенге көндә еш кына компетентлылык күздә тотыла.

Нәрсә соң ул компетентлылык? Аның компонентлары түбәндәгеләр:

-  белем бирү;

-  белемнең кыйммәте;

-  белемне куллануга омтылыш һәм аны уңышлы куллану тәҗрибәсе;

Димәк, компетентлылык ул - компетенцияле кеше. Компетенция - нинди дә булса өлкәдә осталык. Укучыда 5 төп компетенцияне булдыру – яңа федераль стандартларның таләпләренә керә. Алар: социаль, коммуникатив, информацион, проблемалы, үзлегеңнән белемле булу.

        Бүгенге көндә галимнәр тарафыннан тәкъдим ителгән һәм гамәлгә кертелгән коммуникатив компетенция  төп методларның берсе булып тора.

       Коммуникатив компетенция – күнекмәләрне булдырудан гыйбарәт. Яшь үзенчәлекләрен, укучының тоткан статусын, әңгәмәдәшнең үзенчәлеген исәпкә алып  иптәшлеге, танышлыгы ягыннан төрле әңгәмәдәш белән контактка керә белү. Аралашуның кагыйдәләрен  һәм нормаларын бозмыйча, невербаль (кул хәрәкәтләре, мимика)  чаралар кулланып, монологик һәм диалогик формаларда аралаша белү.

Бу урында  өстәп тагын шуны әйтәсем килә, әңгәмәдәшеңне сабырлык белән тыңлый белү, үз фикереңне әдәпле рәвештә җиткерә белү, аргументлаштыра белү, үз фикереңдә тора белү, аралашуның уңышлылыгына бәя бирүдән гыйбарәт.

     Хәзер татар теле дәресендә телгә өйрәтүнең төп максаты итеп укучыларда коммуникатив компетенция, ягъни аралашу осталыгы булдыру билгеләнә. Минемчә, аралашу осталыгына ия булу өчен, укучылар белемнәрне гамәли үзләштерергә, халыкның милли-мәдәни үзенчәлекләрен һәм сөйләм этикеты үрнәкләрен истә тотып, телдән яки язмача аралаша белергә, сөйләмне логик яктан эзлекле итеп оештыра алырга, әңгәмә барышында тел “кытлыгын” җиңеп чыгарга, мәгълүматны сәнгатле итеп бирә белергә тиешләр. Аралашу осталыгына ия булу өчен, халыкның миллли казанышларын, тарихын, әдәбиятын, сәнгатен, мәдәниятын дә белү зарур.

      Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мин укучыларга әдәби тел нормаларын өйрәтеп, аны гамәлдә  дөрес файдалана белү, мәгълүмати чараларны дөрес куллана белү күнекмәләрен бирүгә аеруча игътибар итәргә тырышам. Шул вакытта гына укучының гомуми культурасы үсә һәм ул барлык яктан да грамоталы була, дип саныйм.

Балада коммуникатив  компетенция яки дөрес сөйләшергә өйрәтү - бик дәвамлы эш: һәр дәрестә, тәнәфестә,   өйдә, төрле сыйныфтан тыш чараларда,  кыскасы һәрвакыт бара торган эш.

Татар теле дәресләрендә төп максатым  - укучыларны мөстәкыйль рәвештә ижади фикер йөртергә  һәм нәтиҗә ясарга өйрәтү, образлы, логик яктан эзлекле һәм төгәл сөйләүгә әзерләү.

    Лицеебызда татарлар белән беррәттән башка милләт балалары да күп укый. Шуңа күрә   чит тел буларак, укучыларны татар теленә өйрәтүнең төп максаты – укучыларның коммуникатив эшчәнлеген формалаштыру hәм үстерү, телне практикада кулланырга өйрәнү булырга тиеш дип саныйм.

     Рус телле балаларга татар телен өйрәнү чит телне өйрәнү кебек үк.  Коммуникатив укыту технологиясенең нигезен аралашу тәшкил итә.  Аралашу- чит телгә өйрәтүче бөтен интенсив курсларның асылында ята.

     Дәресләрдә укучыларымның коммуникатив компетенцияләрен үстерү өчен күп кенә эш алымнары кулланам, чөнки, инде әйткәнемчә,  тел һәм әдәбият дәресләрендә аралашуга өйрәтү беренче урында торырга тиеш дип саныйм.

  1. Картина яки төрле фильмнар, презентацияләр күрсәтеп, шуларның эчтәлеген сөйләтү һәм соңыннан инша яздыру, яисә изложение өчен алынган текстны аудиоязмадан тыңлап, аның эчтәлеген сөйләтү, соңыннан аны яздыру. Бу алым укучыларны ижади эшкә   өйрәтә.
  2. Чыгыш ясарга өйрәтү. Моның  өчен укучылар чыгышның планын төзиләр, аннары аны язалар, презентация ясыйлар. Язган текстны укучы элек үзалдына сөйләп карый, соңыннан аны кычкырып сөйли. Мәктәптә һәм мәктәптән тыш урыннарда чыгышлар ясау шулай ук укучылардан ижадилык һәм мөстәкыйльлек таләп итә.
  3. Сыйныфтагы иптәшләренең чыгышларына яки жавапларына бәя бирү яисә рецензия ясау, аның кимчелекле һәм уңышлы якларын күрсәтү. Бу алым укучыларны игътибарлы булырга, сөйләүчене тыңларга, аны әңгәмәдә катнашырга өйрәтә. Шул рәвешле аларның сөйләм телен, орфоэпик грамоталыкларын үстерергә ярдәм итә, укучы үзенең сөйләмен әдәби тел нормаларына туры китереп төзергә тырыша. Сөйләмнең әдәби тел нормаларына нигезләнгән булуы, аны тиз һәм дөрес аңларга ярдәм итә,  аның матурлыгын, аһәнлеген арттыра.

Укучыларны дөрес сөйләшергә өйрәткәндә,тел байлыгын үстерү буенча татар теле дәресләрендә фонетика белән бәйләнешле эшләр үткәрү мөһим.

Дөрес сөйләүгә өйрәтү максаты белән үткәрелгән аерым дәресләрдә диктор сөйләмендә бирелгэн текстны магнитафон язмасында кат-кат тыңлатырга мөмкин.

        Балаларга телне өйрәтү шартларында шулай ук информацион компьютер технологияләрен куллану татар телен, аның культурасын, татар халкының тарихын өйрәнүдә зур мөмкинлекләр ача. Бу технологияне куллану укучыларда фән белән чынлап торып кызыксыну уята.

      Әйтелгәннәрдән чыгып, түбәндәге нәтиҗәләргә килергә мөмкин: укучыларның коммуникатив компетенцияләрен үстерү өчен, эшне эзлекле һәм системалы рәвештә алып барырга кирәк. Иң мөһиме: һәр укытучы дәресләрдә методик осталыгын һәм иҗади активлыгын арттыруга омтылса, коммуникатив биремнәрдән мөмкин кадәр күбрәк файдаланса, телне аралашу чарасы буларак өйрәтүдә уңышка ирешә алырбыз. Укучыларыбыз, һичшиксез, үзләренең фикерләрен дөрес һәм матур итеп әйтә белергә өйрәнерләр, аларның коммуникатив компетенцияләре югары дәрәҗәдә булыр.

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Структура эссе. Алгоритм написания эссе.

Структура эссе . Алгоритм написания эссе....

Критерии оценивания эссе. Примеры эссе и их анализ .

Критерии оценивания эссе . Примеры эссе и их анализ....

Эссе. Темы эссе

В помощь сдающим ЕГЭ по английскому языку...

Формирование навыков написания эссе с элементами рассуждения (эссе с выражением собственного мнения)

Статья описывает правила и принципы написания эссе по английскому языку с элементами рассуждения (эссе с выражением собственного мнения), а также типичные ошибки при написании эссе такого типа....

Учебно-методическая разработка "Эссе-мнение: как написать эссе за 50 минут"

УМР учитывает принцип визуализации при подаче материала. Может быть использован как раздаточный материал на вводном уроке по написанию эссе-мнения. (Разработка выполнена для получения зачета на курсах...

Учимся писать эссе: Эссе моих учеников на различные темы на немецком языке

Написание эссе - одно из сложнейших заданий ЕГЭ по ИЯ. Научить писать эссе - нелёгкая задача для любого учителя. Начинать писать эссе стоит уже с 7 класса. Данная публикация содержит оригинальные и не...