Конспект урока по обществознанию 7 класс "Темперамент человека"
план-конспект урока по обществознанию по теме

Тухфатуллина Разина Радиковна
Конспект урока по обществознанию 7 класс "Темперамент человека"
 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon konspekt_uroka_po_obshchestvoznaniyu_7_klass.doc102.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Шәхеснең психологик портреты: темперамент һәм характер 

Максат:

1) Шәхеснең психологик портрет сыйфатлары: темперамент, характер турында аңлата белергә.

2) Термин – төшенчәләрне үз сөйләмеңдә дөрес файдаланырга, характерның уңай һәм тискәре сыйфатларын атый белергә

3) Яшүсмер комплекслары белән бәйле проблемаларны чишү юлларын характерлый белергә.

Дәрес тибы: катнаш

Метод: әңгәмә, өлешчә эзләнүле

Материал: дәреслек А.И.Кравченко, Е.А.Певцова “Җәмгыять белеме” 7 класс.

Җиһазлау: карточкалар, шәхеснең психологик портреты сурәтләнгән картиналар, компьютер технологиясе,

Дәрес барышы:

1. Оештыру өлеше:

1) Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

2) Китап-дәфтәрләрне барлау.

3) Дәрес максатын хәбәр итү.

2. Актуальләштерү:

1) Өй эшләрен тикшерү.(эчтәлек сөйләү)

2) Сорауларга җавап бирү

- Яшүсмер чакта нинди физик үзгәрешләр күзәтелә?

-Ни өчен кыяфәтеңне ничек бар, шулай кабул итү мөһим?

-“Олы кеше” төшенчәсенең мәгънәсен сез ничек аңлыйсыз?

-Яшүсмернең җитлегүенә нинди тормыш шартлары йогынты ясый ?

3. Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру:

1) Теманы хәбәр итү

2) Укытучының кереш сүзе.

-Үзебезнең сөйләмебездә без һәрвакыт кеше, индивид, шәхес дигән сүзләрне кулланабыз. Дөрестән дә алар бер-берсенә бик якын торалар, ләкин алар төрле мәгънәгә ия. Хәзер ачыкларга тырышып карыйк.

-Кеше индивид буларак якты дөньяга туа, үсә, үзендә төрле сыйфатлар булдыра (яхшы һәм яман) һәм акрынлап шәхескә әверелә бара.

- Кеше хайваннан нинди сыйфатлары белән аерыла? (укучыларның җавабын тыңлау)

    -туры йөреш

    -баш мие: сөйләм һәм аң

   -хезмәт: эш кораллары

Индивид- ул биологик зат, ләкин әле шәхес түгел.

-Ә кайчан шәхескә әверелә? (укучыларның җавабын тыңлау)

-Үзендә төрле сыйфатлар булдырганнан соң.

Шәхес-иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең билгеле бер системасында формалашкан иҗтимагый зат буларак кеше. Шәхес характеристикасында төп нәрсә- аның дөньяга карашы белән турыдан-туры бәйләнгән иҗтимагый юнәлгәнлеге.

3) Яңа теманы аңлату.

-Шәхеснең психологик портреты түбәндәге сыйфатларны үз эченә ала: 1) темперамент; 2) характер; 3) сәләтләр; 4) интеллект; 5) эмоцияләр

 -Кешеләрне, аларның ничек эшләүләрен, укуларын, аралашуларын, шатлык һәм кайгыны ни рәвешле кичерүләрен күзәткәндә без, һичшиксез, аларның тәртибендәге аермаларга игътибар итәбез. Берәүләре-өлгер һәм омтылучан, хәрәкәтчән, көчле эмоциональ реакцияләргә тартылучан, икенчеләре акрын, тыныч, борчылмаучан, хисләрен бик сиздермиләр. Мондый аермалыкларның сәбәбе- кешенең аңа туганда ук бирелгән темпераментында.

- Нәрсә соң ул темперамент? Сез ничек уйлыйсыз?

Темперамент (лат. Temperamentum-өлешләрнең тиешенчә кушылуы) — кешенең көче, хәрәкәтчәнлеге һәм нерв процессларының тигезлеге билгесе. Ул кешенең гомуми активлыгыннан, аның гамәли чагылышыннан һәм кешенең эмоцияләреннән барлыкка килә. Темпераментның чиста чагылышлары сирәк очрый.

Кеше теипераментының беренче калссификациясен моннан 2500 еллар чамасы элек Гиппократ бирә. Ул кеше тәнендә төп дүрт сыекча- кан, лайла, үт һәм кара үт бар дип саный.Ул кешеләрне сабырсыз, тиз кабынучан холерикларга, сабыр, оптимист сангвиникларга, сабыр, тыныч, инерт флегматикларга, боек, шикләнүчән меланхоликларга бүлә.

Темпераментның 4 төре смайлик формасында.

  1. Сангвиник- нерв систамасы басынкы, сабыр, хәрәкәтчән булган кеше (аның формуласы-“Ышан, ләкин тикшер”) Уңай сыйфатлары: тормыш сөючәнлек, мавыгучанлык, кеше хәленә керә белү, аралашучан. Тискәре сыйфатлары: мин-минлек, бер чиктән икенчесенә ташлану, җиңел акыллылык, өстән-өстән генә фикер йөртү, ышанычсызлык.  
  2. Холерик- киресенчә, сабырсыз тип (аның формуласы- “Бер минут тынгылык юк”) Уңай сыйфатлары: энергияле, мавыгучан, дәртле,хәрәкәтчән, максатка омтылучан. Тискәре сыйфатлары: тиз кызып китүчәнлек, агрессив, сабырсыз, конфликт тудыручан.
  3. Флегматик- нерв системасы көчле, ләкин хәрәкәтчән түгел(аның формуласы – “Ашыктырма”) Уңай сыйфатлары: тотрыклы, тугрылыклы, актив, түзем, үз- үзен кулда тотучан, ышанычлы. Тискәре сыйфатлары: акрын, битараф, коры, калын тиреле.
  4. Меланхолик- нерв системасы көчсез һәм сабырсыз тип(аның формуласы-“Зарар китермә”) Уңай сыйфатлары: сизгер, тиз җәрәхәтләнүчән, башкаларга игелек тели, максимум теләктәшлек күрсәтә.  Тискәре сыйфатлары: эшкә сәләте түбән, үзе турында югары фикердә, үз эченә бикләнгән, оялчан.
  • Сез үзегезне кайсы темпераментка кертер идегез һәм ни өчен? (укучыларның җавабын тыңлау)

          4. Алган белемнәрне ныгыту

1) Призентация карап, фикер алышу.

Хәзерге вакытта И.П. Павлов тәкъдим иткән классификациядән файдаланалар. Ул нерв системасы типларын көчле һәм көчсезгә аера, ә көчле, үз чиратында, сабыр холыклы, тиз кабынучан, хәрәкәтчән һәм сүлпәнгә аерыла. Нерв системасының тибы ата-анадан балага күчә, ләкин әйләнә-тирә дә сизелерлек йогынты ясый, әмма кеше үз темпераментын үзгәртергә дә сәләтле.

2) Темпераментлар сурәтләнгән картина белән эш.

 Төрен билгеләү.

3) Кешенең характеры турында билгеләмә бирү.

Характер-(мөһер, сыйфат,үзенчәлек) кешенең тәртибендә, эшчәнлегендә күренүче индивидуаль тотрыклы психик үзенчәлекләре җыелмасы. Ләкин темпераменттан аермалы буларак, характер тумыштан килми. Ул, барыннан да җигрәк, җитлегү барышында формалаша. Нәселдән килгән характер үзенчәлекләренә тәрбия нәтиҗәсендә бирелгәннәре, нигездә әхлакый сыйфатлар өстәлә. Кешенең характерына уңай яктан бәя биргәндә, хезмәт сөючәнлек, эшкә намуслы караш, җаваплылык, аралашучанлык, кайгыртучанлык, үз дәрәҗәңне белү, үзеңә тәнкыйди караш, тыйнаклык, пөхтәлек, сакчыллык хас. Тискәре яктан караганд, ялкаулык, җавапсызлык, пассивлык, рәхимсезлек, тупаслык, кешеләргә түбәнсетеп карау, үзең турында югары фикердә тору, дан ярату, борын чөю, тиз үпкәләү, эгоистлык, саранлык, тәртипсезлек кебек сыйфатлар.

 Характерның үзәген шәхеснең әхлакый-ихтыфри сыйфатлары тәшкил итә. Көчле ихтыярлы кешенең теләкләре һәм гамәлләре анык билгеле була. Ул мөстәкыйль булуы белән аерылып тора. Ул үз максатларына ирешүдә катгый һәм нык ихтыярлы. Ихтыярсызлык, гадәттә, йомшак характерлы булуга тиңләп карала. Ихтыярсыз кеше, зур белемле һәм бик сәләтле булса да, үзенең барлык мөмкинлекләрен гамәлгә ашыра алмый.  

  1. Дәфтәрләрдә мөстәкыйль эш башкару. (Практикум 40 бит). Үзегезнең темпераментыгызның төрен билгеләгез.

Таблицаны тутыру.

 Темперамент    

Уңай сыйфатлар

Тискәре сыйфатлар

сангвиник

 

 

холерик

 

 

флегматик

 

 

меланхолик

 

 

                 5.Йомгаклау.

1. Нәтиҗә ясау.

  • Нәрсә соң ул темперамент? (укучыларның җавабын тыңлау)
  • Сез ничек уйлыйсыз темперамент тумыштан киләме? Исбатлагыз.
  • Яхшы һәм яман темпераментлар булмый. Төрле темпераментлы кешеләр бөтен дөньяга  фән, сәнгать  һ.б өлкәләрдә таныла алганнар. Мәсәлән: Суворов (холерик), Крылов (флегматик), Гоголь (меланхолик), Энгельс (сангвиник).
  • Ә нәрсә соң ул характер?
  • Характерның уңай һәм тискәре сыйфатларын санагыз.
  • Кешенең характеры үзгәрә аламы?

2. Катнашкан укучыларга билгеләр кую

3. Өй эше бирү. “Мин үз характерымдагы түбәндәге сыйфатлардан котылырга теләр идем” дигән темага кечкенә генә инша язырга.

4. Саубуллашу

МБГБУ”Носы төп мәктәбе ”

МБГБУ”Носы төп мәктәбе”

7 нче класста җәмгыять белеменнән күрсәтелгән ачык дәрес

Тема”Шәхеснең психологик портреты: темперамент һәм характер”

Тарих, җәмгыять белеме укытучысы

 Төхфәтуллина Р.Р


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект урока по обществознанию в 8 классе "Человек и культура"

Урок дает представление о таких понятиях, как культура, ее виды, познание, знания. Используется работа с текстом и демонстрация несложного опыта. Материал содержит самоанализ урока....

План-конспект урока по обществознанию в 8 классе "Потребности человека"

Данный урок составлен по учебнику обществознания Кравченко А.И.           Представл...

Конспект урока по обществознанию «Положение человека в обществе»

МКОУ «Миролюбовская основная общеобразовательная школа».   Конспект урока по обществознанию :    5 класс  «Положение человека в обществе»...

Конспект урока по обществознанию «Как человек познает мир и самого себя»

МКОУ «Миролюбовская основная общеобразовательная школа».   Конспект урока по обществознанию :    5 класс  «Как человек познает мир и самого себя»...

Конспект урока по обществознанию "Происхождение человека"

Форма проведения: урок-беседа.Цели:образовательные: определить основные версии происхождения человека;обучающие: совершенствование УУД:коммуникативных: умения полно и точно выражать свои мысли в соотв...

Конспект урока по обществознанию 6 класс Тема урока: Человек в группе

Цели урока: 1) Осознать, что общество необходимо человеку; 2) Подвести учащихся к пониманию того, что любая группа может оказать влияние на человека и у каждой группы существуют определённые правил...