Использование национально - регионального компонента на уроках обществознания
статья по обществознанию на тему

Милли-төбәк компоненты халык һәм милләт үзенчәлеген, аның мәдәниятен һәм рухи дөньясын, телен һәм тарихын, табигый-географик мохитен, хезмәтчел традицияләрен чагылдырган укыту материалын үз эченә берләштерә. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл makhmudova_f.f.docx32.06 КБ

Предварительный просмотр:

Ф.Ф.Махмудова

Пермь крае, Барда районы, Озын Ялан авылы 

Җәмгыять белеме дәресләрендә милли  төбәк  компонентын куллану

Бүгенге көндә балаларны укыту программалары федераль һәм милли-төбәк компонентларын үз эченә ала. Милли-төбәк компоненты халык һәм милләт үзенчәлеген, аның мәдәниятен һәм рухи дөньясын, телен һәм тарихын, табигый-географик мохитен, хезмәтчел традицияләрен чагылдырган укыту материалын үз эченә берләштерә. Кызганычка каршы, бүген милли региональ компонентка бирелгән сәгатъләр саны кимеп бара. Быелгы уку елыннан башлап районыбызда татар теле дә балалар сайлаган очракта гына дәүләт имтиханы буларак биреләчәк. Шулай ук татар әдәбияты  10-11 классларда күп мәктәпләрдә укытылмый. Шул шартларда милли культурабызны, халкыбызның гореф - гадәтләрен саклап калуда башка фән укытучылары да үз өлешләрен кертергә тиештер. Шул исәптән чыгып, алда әйтелгән бурычларны үтәр өчен,  мин жәмгыять белеме дәресләрендә район, авыл тарихы, анын мәдәни байлыгы турында күзаллау булдыру, халкына карата соклану, горурлану хисе тәрбияләүне төп максат итеп куям. Милли культурага, халык тарихына таянып эшләү яңалык ачу түгел, электән үк баланың әйләнә - тирә мөхитеннән мисаллар китерү кулай булып саналды, бөек педагог К.Д.Ушинский сүзләре белән әйткәндә, «жирле инстинктын» үстерү мөһим иде. Бүген ул заман таләбе. Яңа дәүләт стандартлары бала шәхесен беренче урынга куя, белем сыйфатының укучының кызыксынып укуына бәйле икәнен исбатлый. Таныш мохиттән алынган мисаллар, әлбәттә, бу кызыксынуны уята, баланың алга баруына этәргеч булып тора һәм дәреснең тәрбияви көчен арттыра. Укытучының да роле икенче, ул әзер белемне җиткерүче түгел, а шул белемне табарга өйрәтүче, һәм безнең шартларда ул баланың үз – үзен шәхес буларак танып белүен оештыручы.

Җәмгыять белеме дәресләре укучыны социаль яктан үстерү, аның тормыш рәвешен формалаштырырга юнәлдерелгән фән. Мин дәреснең мөмкинчелекләре зур дип уйлыйм, чөнки ул балага кешене бербөтен итеп һәм конкрет күзаллау сәләтен булдыруга булыша, гомүмкешелек кыйммәтләренең, шәхеснең ирекле үсешенең өстенлеген аңлата. Яшь кешене барлык дөнья йөзенең, илнең, төбәкнең социаль-мәдәни кыйммәтләрен һәм традицияләрен кабул иткән, мәдәниятләрнең үзара аралашуын аңлаган, этник бердәмлек хисләренә ия булган лаеклы вәкил итеп тәрбияләүгә юнәлтелгән.

Яңа Федераль дәүләт белем бирү Стандартларында коммуникатив компонент каралган. Аны тәрбияләү өчен  дәрестә рольле уеннарга аеруча игътибар бирәм. Мәсәлән, хокук белемнәре белән танышканда, “Хезмәт хокуклары” темасында җирлектә булган эш урыннарының таләпләре, гариза тутыру алымнары, нинди ташламалар барлыгы рольле уенда күрсәтелә. Сәяси дебатлар үткәргәндә район күләмендәге актуаль сораулар, аларны ничек чишү алымнары барлыгы карала. Жирлек башлыгын сайлау, гомүмән, сайлау принциплары белән танышырга ярдәм итә. Уен баршында бала үзен зур кеше итеп тоя, анализларга,  йомгакларга өйрәнә. Уеннар баланың шәхес буларак формалашуына йогынты ясый, мөстәкыйльлек өсти. Араларында лидер сәләтләре булган балалар аерылып чыга, аралашу өчен тормышчан шартлар тудырыла, игътибарлылык тәрбияләнә.

Дәрестә балалар кечкенә фәнни эшлар язганда эзләү объекты буларак авылның, районның мөһим мәсьәләләре алына: районыбыз күләмендә нинди гражданлык җәмгыятьләре  бар, аларның эшчәнлеге, вазифалары, җирле идәрә итү органнарының стуктурасы, халыкка социаль ярдәм күрсәтү оешмаларының ничек эшләве.

8 класс программасында экологик проблемаларны үткәндә, шушы юнәлештәге авыл проблемаларын аңлап,  чишү юлларын эзләү проектларын язу укучыларның логик фикер йөртүенә ярдәм итә, мөстәкыйльлекләрен үстерә.

7 класста “Эшченең алтын  кулы” темасында безнең районга кирәкле профессияләр рейтингын ясау, укучыларга тормышта дөрес профессия сайлауга этәргеч булып тора.

Бөек шәхесләрне билгеләгәндә Шәрифҗан Казанбаев, Мәсхүт Имашев, Рәшит Ягъфәров, Дамирә Кузаева,  Идият Әширов кебек күренекле кешеләрне атап, аларның эшләре, тормыш юллары белан танышу балаларда горурлык хисе уята. Алтын куллы, үз һөнәрен  яратып эшләгән, зур унышларга ирешкән, абруйлы авылдашларыбыз белән танышу эзсез калмый, ихтыяр көче тәрбияли, максатка ирешергә өйрәтә.

“Халык менталитеты” темасын караганда гомүмән татар халкы турында, аның  элек – электән үк чиста, пөхтә, ярдәмчел, уңган, тырыш булуын аңлатып, һәм шулай икәнлеген дәлилләп авыл җирлегендә яшәүчеләр мисалында күрсәтергә  кирәк.

Авторитар, тоталитар режимнар белән танышуны репрессия корбаннарын, әфган сугышында һәлак булган авылдашыбыз Ринат Батыркаевны иска алып үткәрү диктатор режимнарының халык өчен ничек куркыныч булуын ачыкларга ярдәм итә.

Социаль нормалар темасын үткәндә гореф- гадәтләребез, йолалар белән танышу кулай: сабантуй, балага исем кушу, каз өмәсе һәм башкалар.

Шулай ук мин төрле темаларга укучылар тарафыннан социологик сорашу үткәрүне практикамда кулланам. Балалар үзләре сорауларны төзеп, алган җавапларны анализларга, йомгакларга өйрәнәләр. Укучы авыл халкы  белән турыдан – туры  аралашканда, аларның проблемаларын күрә. Шул  нәтиҗәләрне  диарама, схемаларда күрсәтә.

Укытучының жирле материалга таянып эшләве юкка түгел. Бердәм дәүләт имтиханында чыгарылыш класс укучысы инша яза белерга тиеш. Анда фәнни терминнар белән берлектә мисаллар китерү каралган. Тәҗрибә күрсәткәнчә, балалар үз тормышларыннан алып, аңлап язган исбатлаулар отышлы, югары бәя ала.

Дәресләрне  милли-төбәк компонентын кушып алып бару укытучыга зур эш йөкли. Кызганычка каршы, күп вакытта бу эш стихияле төстә генә алып барыла, системалы рәвештә эшләү җитеп бетми. Вакыт белән чикләшмәгәндә генә бу эшне алып барырга була. Шулай булуга карамастан,   район күләмендә укытучыларда күп материал тупланган һәм тупланачак дип уйлыйм. Йомгаклап шуны әйтәсем килә: белем бирү төбәкнең социаль-икътисади һәм милли-тарихи шартлары үсешеннән аерым булырга тиеш түгел. Дистәләрчә еллар тупланган тәҗрибәгә таянып, белем эчтәлеген үстерергә тирәнәйтергә һәм киңәйтергә кирәк.

Кулланылган әдәбият.

Шәймәрданов Р.Х. Татар  милли  педагогикасы. – Тулыландырылган өченче басма.- Казан: Матбугат йорты, 2004.- 434б.

Мәгариф журналы №2 2008 ел, 80 бит.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Использование национально-регионального компонента на уроках иностранного языка как средство формирования толерантности и коммуникативных навыков

Проблема непрерывности обучения процесса обучения и воспитания на сегодняшний день одна из тех проблем . которая занимает и будет занимать центральное место в педагогике обучения и во всех типах учебн...

Использование национально-регионального компонента на уроках трудового обучения у детей с ДЦП.

Известно, что развитие мелкой (ручной) моторики стимулирует центральную нервную систему, оказывает влияние на развитие активной речи ребенка, его мышления, двигательных и познавательных способностей в...

Использование национально-регионального компонента на уроках истории.

Version:1.0 StartHTML:0000000167 EndHTML:0000001595 StartFragment:0000000504 EndFragment:0000001579 P { margin-bottom: 0.21cm; } Использование краеведческого материала на уроках истории и общество...

Использование национально - регионального компонента на уроках физической культуры.

В статье рассматриваются особенности народных игр адыгов, способствующие развитию личностных качеств ребёнка: самостоятельности, активности, любознательности, физическому развитию....

Использование национально-регионального компонента на уроках математики

В статье представлен обобщение опыта по использованию материалов по краеведению на уроках математики...

Использование национально-регионального компонента на уроках литературы и внеурочной деятельности (На материале творчества В.А.Федосеева)

Рассматриваются возможности использования творчества мордовского поэта для формирования чувства патриотизма обучающихся...