Парламент дәресе
классный час по обществознанию на тему

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарихы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Пардамет дәресе30.69 КБ

Предварительный просмотр:

Парламент сәгате.

9-11 сыйныфлар

Максат:  Укучыларда  демократик җәмгыятьтә парламентның роле, урыны турындагы сорауларга җавапларны ныгыту, киңәйтү. 
Бурычлар: 

- «Татарстан Республикасының 2030 елга кадәр иҗтимагый-икътисади үсеш Стратегиясен рәсмиләштерү турында» Татарстан Республикасының законы  белән таныштыру;
- парламент төзелеше турындагы белемнәрне гомумиләштерү; 
- дәүләт хакимияте органнары системасы турында белемнәрне киңәйтү; 
- хокукый культура тәрбияләү, үз дәүләтеңне,дәүләт эшлеклеләрен хөрмәт итү сыйфатлары ныгыту; 

 -балаларда туган җиргә һәм туган илгә карата ихтирамлылык, мәхәббәт хисләре тәрбияләү;

  - законнарга карата ихтирамлылык, закон һәм дәүләт алдында  җаваплылык хисләре,хокукый культура тәрбияләү.

Җиһазлау: РФ һәм РТ Конституциясе, презентация, “Парламент Татарстана- история и современность ” видеофильмы.

Дәрес барышы:

1.Дәресне оештыру:

- укучыларның игүтибарларын туплау,уңай психологик халәт тудыру.

2.Белемнәрен актуальләштерү.

 Укытучы:Без бүген парламент сәгатенә җыелдык. Бездә кунакта Әлмәт шәһәреннән  депутат Буралов Петр Григорьевич,  авыл җирлеге башлыгы ,депутат Хайрисламова  Дания Рәҗәповна һәм авыл депутаты Сагидуллина Айсылу Талгатовна.

Быелгы   парламент сәгате  Республиканың усеш стратегиясенә багышланган.

2015 елда  «Татарстан Республикасының 2030 елга кадәр иҗтимагый-икътисади үсеш Стратегиясен рәсмиләштерү турында» Татарстан Республикасының законы  кабул ителде. Стратегия буенча  белемгә нигезләнгән яңа файдалы икътисадны, инновацион эшчәнлекләр һәм югары технологияле икътисад секторларын формалаштыру тора.

Стратегиянең   төп юнәлешләре «Идел-Кама үсеш полюсы, Идел-Кама метрополисы, Казан, Кама һәм Әлмәт икътисад зоналары һәм агломерацияләре, «Идел-Кама ташкыны» эко-зонасы, татарстан технологик инициатива, кластер активациясе, «Татарстан: 7+6+3» моделе.

Татарстанның омтылышы — Рәсәйнең Европа һәм Азия буенча күчәр регионы булу. Республика  алда баручы регион булырга омтыла.

Икътисадның 3 төп кластерга бүленүе күздә тотыла: төп кластерлар (мәсьәлән, фән һәм белем), инновацион икътисад  («акыллы» информацион технологияләр, «акыллы» инфраструктура һәм башкалар), һәм хәзерге икътисадның (агропромышленный комплекс  һәм нефть химиясе комплексы, агач эшкәртүе һәм автомобильләр төзү һәм башкалар).

Балалар  Татарстанның  киләчәген ничек күз алдына китерә, үзеннән нинди өлеш кертә ала-бу юнәлештә безнен 1-9 сыйныфлар арасында рәсем, сочинение,иҗади эш  конкурслары 10,11 сыйныфлар арасында эссе уздырыла. Актив катнашырсыз дип уйлыйм. Стратегиядән күренгәнчә, киләчәктә Татарстанда белемнең  роле тагын артачак.

9-11 сыйныфлар белән без бүген республикабыз парламенты турында сөйләшербез. Парламент- хакимият бүленеше булган дәүләтләрдә   югары вәкиллекле, закон чыгару органы. Кешеләрнең демократияне күзаллавы дәүләт белән идарә итүдә аларның реаль катнашу мөмкинлеге белән бәйле. Турыдан-туры булмаса – парламент депутатлары аша. Без үзебезнен хакимияткә булган теләк- фикерләребезне депутатлар аша җиткерәбез.

1  укучы:   1917 елның 6 маенда, көчәя барган революцион көрәш шартларында, Казанда крестьян депутатларының Беренче Губерна съезды эшен башлады. Съездда крестьян депутатларының губерна Советы сайланды.

1920 елның 25 июнендә Казан губерна башкарма комитеты хакимлек итү вәкаләтләрен ТАССРның Вакытлы революцион комитетына тапшырды. Бу вакыйга тарихка Республика төзелгән көн булып кереп калды.  1920 елның 26 сентябрендә Казанда ТАССР Советларының I съезды уздырылды. Аның эшендә 348 делегат катнашты.

2 укучы:1937 елда вәкиллекле хакимиятнең гамәлдәге системасына алмашка халык вәкиллегенең яңа органы – Татарстан Автономияле Совет Социалистик республикасының Югары Советы барлыкка килде.

      Фильм карау.

3 укучы:  1990 елда республика тарихында беренче тапкыр ТАССР Югары Советына һәм халык депутатларының җирле Советларына сайлаулар альтернатив  нигездә уздырылды.

1990 елның 30 августында республиканың Югары Советы тарафыннан Дәүләт Суверенитеты турында Декларация кабул ителде. 
1991 елда Татарстанда Президентлык институтын гамәлгә кую дәүләт суверенитетын ныгытуда мөһим этап булды.

  1994 елның 29 ноябрендә     Югары Совет даими эшләүче вәкиллекле, закон чыгаручы һәм контрольдә тотучы дәүләт органы – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы итеп үзгәртелде.

1995 елның мартында беренче чакырылыш Дәүләт Советына сайлаулар булды.Беренче Дәүләт советы рәисе  Василий Николаевич Лихачев   (1995-1998), 1998 елдан  башлап хәзерге  вакытка хәтле   Ф.Х. Мөхәммәтшин Татарстан  Республикасы   Дәүләт Советына җитәкчелек итә.

Фильм карау

Укытучы: Дәүләт Советы бүген

      Татарстан Республикасының  Конституциясенең 68 статьясы  буенча, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы биш елга сайлана. Дәүләт Советы  100 депутаттан тора.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатына  һәр 21 яшькә җиткән Татарстан ватандашы кыла ала.

Дәүләт Советы  составындагы 85 депутат “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе төбәк бүлекчәсенә керә.   Җитәкчесе - Мөхәммәтшин Фәрид Хайруллович 

  1. депутат – “Россия Федерациясе коммунистлар партиясенә” керә.   Җитәкчесе-  Миргалимов Хафиз Гаязович

  “Татарстан – яңа гасыр” Республика иҗтимагый хәрәкәте вәкилләреннән депутатлар төркеме барлыкка килде.  Җитәкесе-Закиров Ринат Зиннурович        

3.  Укучыларның белем күнекмәләрен ныгыту.

Депутаталар нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

Сүз укычыларга бирелә. Төрле фикерләр тыңлана, бәяләнә, нәтиҗә ясала.

                                                                 Кем турында сүз бара?

  • 1957 елның 1 мартында ТАССРның Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында туа.
  • 1978 елда Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый.
  • 1986 елда Мәскәүдә совет сәүдәсенең читтән торып уку институтын тәмамлый.
  • 1980-83 елларда – өлкән энергетик, Саба урман сәнәгать хуҗалыгы баш энергетигы.
  • 1983-85 елларда Саба райпо идарәсенең рәис урынбасары.
  • 1985-90 елларда Арча районы кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе.
  • 1990-92 елларда Арча районы башкарма комитеты рәисе.
  • 1992-93 елларда Арча районы администрация башлыгының беренче урынбасары.
  • 1993-96 елларда Биектау районы администрациясе башлыгы.
  • 1996-98 елларда Татарстан Республикасы финанслар министры.
  • 1998 елда Татарстан Республикасының Хөкүмәтен җитәкли.
  • 2010 елның 25 март көнне бүгенге ваифасына кереште вазыйфаларын үтәүгә кереште

Рустам Нургалиевич Миннеханов

  • 1947 елның  22 маенда  Әлмәт  шәһәрендә туган.
  • 1972 елда  –Әлмәт газ сәнәгате техникумын, 1979 елда  – Уфа нефть институтын, 1986 елда Сарытау  югары партия мәктәбен тәмамлый.
  • 15 яшендә Миңнебай  газ-бензин  заводында токарь булып эшли башлый. Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Аннан кайтканнан соң, "Әлмәтнефть" нефть промыселы идарәсе җитештерүенең автоматлаштыру цехында контроль-үлчәү приборлары слесаре булып эшли.
  • 1970 еллар  башыннан  Әлмәт шәһәрендә партия, Совет һәм хуҗалык эшләрендә була: КПССның шәһәр комитеты сәнәгать-транспорт бүлеге инструкторы; халык депутатларының шәһәр Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары, беренче урынбасары, рәисе; КПССның шәһәр комитеты секретаре, икенче секретаре; "Әлмәтнефть" НГДУда катламнар басымын тоту өчен технологик сыекча әзерләү буенча идарә башлыгы.
  • 1980 еллар  ахырында  республика Хөкүмәтендә җаваплы урыннар били: сәүдә министры, Министрлар Советы Рәисе урынбасары, соңрак – Татарстан Республикасы Премьер-министры.

Фәрид Хайрулович Мөхәммәтшин

• 1948 елның 1 августында туган. 
“Югары молекуляр кушылмалар химиясе һәм технологиясе” белгечлеге буенча Казан химия-технология институтын тәмамлаган. 
• Тарих фәннәре докторы. 
• Россия Федерациясенең Атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре. 
• “Санкт-Петербургның 300 еллыгы истәлегенә” медале, “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале, “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнгән. 
• Татарстан Республикасы Дәүләт Советына өченче (2004 – 2009), дүртенче (2009 – 2014) чакырылышлар депутаты итеп сайланган. 
• “Казан” милли мәдәни үзәге” муниципаль мәдәният учреждениесе директоры, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе. 
• Татарстан АССР төзелүнең 90 еллыгын билгеләп үтүгә әзерлек буенча оештыру комитеты составына, Татарстан Республикасы Президенты каршында Милләттәшләр эшләре буенча координация советы составына керә. 
 
ЗАКИРОВ Ринат Зиннурович

4. Йомгаклау  

Француз галиме Пьер Буаст “Хак гыйлем чыганагы – фактларда”, – дип әйткән. Татарстанда парламентаризм урнашу тарихына кыскача сәяхәт – республикабызның демократик үзгәрешләр юлыннан кыю алга баруын, халык хакимияте принциплары тарафдары булуын раслаучы тагын бер дәлил.

 Хәзер сүз кунакларга бирелә.Чыгышлар тыңлана.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок истории в 7 классе "Парламент против короля. Революция в Англии".

Данная тема урока относится ко второй главе "Ранние буржуазные революции. Международные отношения(борьба за первенство в Европе и в колониях) в курсе "Новой истории 1500 - 1800". Тип урока...

парламент дәрес: "Мин - укучы, мин - гражданин"

укучыларга гражданин булу, гражданлык бурычлары турында төшенчә бирү, сәяси культура нигезләрен формалаштыру....

парламент дәрес: "Мин - укучы, мин - гражданин"

укучыларга гражданин булу, гражданлык бурычлары турында төшенчә бирү, сәяси культура нигезләрен формалаштыру....

Татар теле дәресе: Кошлар - безнең дусларыбыз. (Кабатлау дәресе)

4 нче сыйныф өчен татар теле дәресе (рус подгр.)...

Аудирование "Британский парламент Парламент" 8 класс

Данная работа предназначена для проверки навыков аудирования учащимися по теме "Британский парламент Парламент"....

Әдәбият дәресе - тормыш дәресе

Татар әдәбияты дәресләре өчен...

Парламент + эколгия дәресе. Материал татар телендә.

Беренче сентябрь көнне тардиөия буенча уздырыла торган сыйныф сәгатҗләренә кулланырга мөмкин булган кулланма -сценарий....