парламент дәрес: "Мин - укучы, мин - гражданин"
классный час по обществознанию (9 класс) по теме

укучыларга гражданин булу, гражданлык бурычлары турында төшенчә бирү, сәяси культура нигезләрен формалаштыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл парламент дәрес.docx17.45 КБ

Предварительный просмотр:

“Парламент  дәрес”

5-11сыйныфлар өчен.

                  Тема: “Мин – укучы, мин - гражданин”.

Дәресең максаты:

  1. Укучыларга гражданин булу, гражданлык бурычлары турында төшенчә бирү, сәяси культура нигезләрен формалаштыру.
  2. Гражданлык бурычларын үтәү аша тормышта үз урыныңны таба белү күнекмәсен ныгыту, логик фикерләү  сәләтен үстерү, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
  3. Балаларны илнең актив  гражданнары итеп тәрбияләү.

Кирәкле әсбаплар: “Конвекция о правах ребенка”, дәреслек “хокук белеме нигезләре”, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Конституцияләре.

Дәрес барышы:

                                                Кадерле укучылар!

Без сезнең белән өченче ел рәттән парламент дәресенә җыелабыз. Быелгы дәреснең темасы: “Мин – укучы. Мин – гражданин”- дип атала. Ул республиканың барлык мәктәпләрендә дә  үткәрелә. Бүген без һәр аңлы кеше, күпмилләтле дәүләтнең һәр гражданы белергә тиешле мәсьәләләр турында сөйләшербез.

Мәктәп укучылары белән депутатлар, дәүләт хакимиятенең  вәкиллекле һәм  җирле үзидарә органнары арасындагы аралашу Татарстанда күркәм традициягә әйләнде.  Шуңа басым ясап әйтәсем килә: яшьләребез сәясәткә көннән-көн күбрәк якыная. Инициативалы, эшлекле һәм актив граждан позициясе булган яшьләр буыны үсә. Бик яхшы! Ләкин сәясәттә катнашу өчен мәктәптә, шул исәптән парламент дәресләрендә дә, тирән белем алырга кирәк.

Бүген без бергәләшеп кеше  хокуклары, бала хокуклары турында фикер алышырбыз. Сез үзегезнең алда торган бурычлар һәм хокукларны санап китә алмассызмы?

 Әйе, кеше тугач ук, яшәү һәм гаиләдә тәрбияләнү, уку, һөнәр сайлау, эшләү, судта үзен яклау һәм башка хокукларга ия була. Хокуклар белән бергә кеше бурычларга да ия: мәсәлән, һәркем төп гомуми белем алырга, егетләр армиядә хезмәт итәргә тиеш.

Дөньяда бала хокукларын үтәүнең торышы борчылу уята. Ул бер генә илдә дә уңышлы хәл ителмәгән. Әмма бу уңышсызлыкның дәрәҗәсе төрле илдә төрлечә. Балалар  арасында җинаятьчелек үсә, ата-ана назыннан мәхрүм ителгән балалар саны арта, физик һәм психик яктан җитешсезлек белән туган балалар саны да кимеми. Балалар арасында үлүчеләр саны күп. Радиациядән зарарланган  зоналардагы балаларны җитди дәвалау таләп ителә. Милләтара ызгышлар тагын бер проблема өстәде – качак балалар саны арта, һәм башкалар, һәм башкалар.

Бала хокукларын тулырак тәэмин итү өчен, Берләшкән Милләтләр Оешмасы берничә документ кабул итте. Инде игълан ителгән халыкара хокуклардан тыш, балаларның үзләренә генә хас хокуклары да бар, алар махсус дәүләт яклавыннан файдаланалар.

Бала хокуклары турындагы халыкара – хокукый документлар арасында БМОның Генераль Ассамблеясе кабул иткән Бала хокуклары декларациясе (1959) һәм Бала хокуклары турында конвеция (1989) әһәмиятле урын алып тора.

Конвеция бала хокуклары халыкара хокук нормалары көченә кергән иң тулы документ булып исәпләнә. Шул документның берничә статьясын карап үтик.(бүлеп бирелгән статьялар укыла).

Бала үскән саен, хокуклар һәм бурычлар артып тора. Иң мөһиме шул –шәхси хокукларың  синең белән бер илдә, республикада, бер шәһәрдә яки авылда яшәүчеләрнең хокукларын кысрыкламасын.  Без бергә яшәүнең аерым  нормалары турында килешергә тиешбез. Мондый килешү алымнары төрле. Россиядә ул – демократия, аның нигезендә  тормыш кагыйдәләрен билгеләүдә һәркем катнаша ала. Ә кеше хокукларын үтәү – алга киткән җәмгыятьнең һәм демократиянең төп шарты.

Ә хәзер сүзне хөрмәтле депутатыбыз ___________________________________________  бирәбез.

    Бүгенге дәрестә хокукларыгызны якларга да, җаваплырак  булырга да   өйрәнгәнсездер. Бары тик шундый шәхес кенә Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының чын гражданы булырга лаек!

Кадерле укучылар!

Укуыгызда да, иҗатта да зур уңышларга ирешегез. Башкарган эшләрегез  белән  ышанычыбызны  аклагыз! 

             


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

парламент дәрес: "Мин - укучы, мин - гражданин"

укучыларга гражданин булу, гражданлык бурычлары турында төшенчә бирү, сәяси культура нигезләрен формалаштыру....

Рус мәктәпләрендә 5 класста укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбиятыннан эш программасы

Рус мәктәпләрендә 5 класста укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбиятыннан эш программасы...

Фәнис Яруллинның "Кояштагы тап" әкияте. 5нче сыйныфта укучы рус мәктәбенең татар балалары өчен.

Фәнис Яруллинның "Кояштагы тап" әкияте белән таныштыру. Әкият арткылы ялганлау, әнисенә дорфа эндәшү начар гадәт икәнен төшендерү....

“Башлангыч сыйныфта икенче буын ФГОСын гамәлгә куюда укучы эшчәнлеген оештыру”

2011-2012 нче   уку елыннан районыбыз мәктәпләре дә яңача укытуга күчтеләр. Яңача укыту мәгариф системасына зур үзгәрешләр алып килде. Заман мәгариф системасы алдына яшь буынга белем ...

Укучы шәхесен үстерүдә педагогик таяныч Педагогик киңәшмәгә чыгыш

Педагогик таяныч, булышлык (поддержка)- табигать тарафыннан бирелгән потенциаль мөмкинлекләренә таянып, укучыга теге яки бу кыенлыкны җиңеп чыгарга ярдәм итү. Иң әһәмиятлесе- балага булышу. Педагогик ...

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе. 10 сыйныф. Рус мәктәбендә укучы татар төркемнәре өчен.

Дәреснең темасы: "Мәңгелек мәхәббәт"Дәреснең максаты: 1.Тукайның мәхәббәт шигырьләре белән таныштыру.2.Балаларның танып –белү активлыгын һәм эзләнү нәтиҗәсендә барлыкка килгән күнекмәләрне үстерү.3.Әд...

Аудирование "Британский парламент Парламент" 8 класс

Данная работа предназначена для проверки навыков аудирования учащимися по теме "Британский парламент Парламент"....