Парламентский урок
план-конспект урока по обществознанию (10 класс) на тему

Абдуллин Васил Минемуллович

Парламентский урок повящен ко дню молодого избирателя с участием депутата Госдумы Гильмутдинова Ильдара Ирековича

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon parl.minemiplan.doc40.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Сайлаулар- халык властеның иң югары чагылышы.

Максат: булачак сайлаучыларда cәяси һәм хокукый культура формалаштыру.

Бурычлар:   1) “сайлау”төшенчәсенең мәгънәсен һәм РФ гражданнарының

сайларга һәм сайланырга конституцион хокукларын аңлату;

2) гражданнарның сайлау хокукы һәм гарантияләре турында белемнәрне тирәнәйтү;

3) демократик дәүләт төзелеше, дәүләт белән идарә итү мәсьәләләре белән кызыксынуларын стимуллаштыру.

Тибы: интеграль дәрес.

Формасы: катнаш дәрес.

Дәрес барышы.

  1. Укытучының кереш сүзе.Дәрес темасы, максатлары белән танышу.
  2. Дәрескә килгән кунаклар белән танышу.

      а) Гильмутдинов Ильдар Ирекович - Россия дәүләт думасы депутаты. Дәүләт думасында Ильдар Ирекович РФның физкультура һәм спорт комиссиясенең урынбасары булып эшли.Татарстанда иҗтимагый яшьләр оешмасы рәисе, педагогия институты,югары комсомол мәктәбе,дәүләт хезмәте Академиясен тәмамлаган.

       б)Каримуллина Равия Абдулловна Кукмара район советының рәисе урынбасары.Район советы депутаты,Байлангар авыл җирлегенең 8 нче округыннан депутатлыкка кандидат.

        в) Ханафина Чулпан Габдулловна    Кукмара муниципаль  районы Башкарма комитетынын беренче урынбасары

         

г)Вагапова Альбина Ринатовна                                          Кукмара муниципаль районы Башкарма комитетынын (управляющий делами) эшләр башкаручысы.

д)

е)Вакказов Хәтмулла Гәрәй улы,

ж)Аминов Айдар Фазылгали улы,

з)Хисамиев Альфрит Мөнәвир улы.

3.---Без бүген “сайлау” төшенчәсе,аның мәгънәсе, ни өчен кирәклеге һәм сайлауларның ничек үтүе турында сөйләшербез.

ТР конституциясенең 3 нче статьясын укып танышу,анализлау.  

-Коституция безгә нинди хокуклар бирә?

Халык үз хакимиятен турыдан –туры,шулай ук дәүләт хакимияте органнары һәм җирле узидарә аша гамәлгә ашыра.

Халык хакимиятенең иң югары турыдан туры чагылышы-референдум һәм сайлаулар.

САЙЛАУЛАР-дәүләт власте һәм җирле үзидарә органнарын формалаштыру ысулы,гражданнарның дәүләт белән идарә итүдә катнашу формасы.

Без барыбыз да гражданнарның конституцион хокукларын һәм ирекләрен яклый торган дәүләттә яшәргә телибез.Ә бу-сайлаулар процессында формалашучы депутатлар корпусы эшчәнлеге белән бәйле.

-Хәзер җәмгыять белеме дәресләрендә өйрәнгәннәрне кабатлап китәбез.

Сайлау хокуклары нинди төрләргә бүленә? 3 нче слайд.

Актив һәм пассив сайлау хокуклары.

-Ә хәзер Россия сайлау системасының конституцион приципларын карыйбыз 4нче слайд.

1.Гомуми сайлау хокукы. Яше 18 булган һәркем катнаша ала.(Закон тарафыннан чикләнмәгән булса)

2Тигез сайлау хокукы. (Барлык гражданнар да сайлауларда тигез хокуклы катнаша ала)

3.Турыдан туры сайлау хокукы.(Сайлаучы турыдан туры  үз кандидатына тавыш бирә.)

4.Яшерен тавыш бирү юлы белән.(Сайлаучы тавыш биргәндә беркем дә күзәтми,йогынты ясамый)

Димәк,сайлаулар безнең илдә гомуми,турыдан туры,яшерен тавыш бирү юлы белән башкарыла икән.

5.---__Сайлау комиссияләре.

РФның үзәк сайлау комиссиясе.

ТРның үзәк сайлау комиссиясе.

Кукмара районының территориаль (округ) сайлау комиссиясе.

6.Авыл җирлекләрендә участок сайлау комиссияләре.(69)

Сайлауларга 30-20 көн кала төзелә.

7.10 октябрьдә Нинди органнарга сайлаулар үтәчәк?

Сезнең округлардан кемнәрне депутатлыкка кандидат итеп күрсәттеләр?

Безнең районда 282 депутат сайланачак,301 кандидат гариза бирде, 300 кандидатны безнең комиссия теркәде.282 Бердәм Россия, 6 КПРФ,1 справедливая Россия,11е үз-үзен күрсәтте.17 округта 2 һәм күбрәк кандидатлар катнашачак.

8.Кемнәр депутат була ала?

А)депутат булып үз эшенә бик җаваплы карый торган, Россия,Татарстан, район,авыл  җирлеге язмышына битараф булмаган кеше сайлана ала.

Б) Депутат намуслы булырга тиеш.

В) Мин депутатларның кешеләргә файда китерерлек законнарны күбрәк чыгарсыннар дияр идем.

9.Хәзер менә шушы сыйфатларның барысына да ия булган кунагыбыз,Россия дәүләт думасы депутаты,думаның физкультура һәм спорт буенча комитеты буенча рәисе урынбасары Гильмутдинов Ильдар Ирековичка сүз бирик.

10.Укучылар депутатка сораулар бирәләр.

11.Сүзне мәктәп директоры Хәтмулла Гәрәй улына бирәбез.

12.Укучылар хәзер ике командага бүленәбез һәм уен уйнап алабыз.

11 класс командасына сораулар: 1.Сайлау көнне участок комиссияләре  ничәдә ачыла? (иртәнге 8дә,татарстан дәүләт советы һәм җирле советларга сайлауларда 7дә)

2.Күзәтүче  тавышларны санау эшендә катнаша аламы?(юк,ул күзәтүче генә)

3.Сайлау бюллетенендә кандидатлар нинди тәртиптә языла.?(презедент сайлауларында алфавит тәртибендә,партияләр жирәбә салган тәртиптә,)

4.В.В.Путин кайсы елда президент итеп сайланды? (2000)

5.Хәрби хезмәткәрләр сайлауларда катнаша аламы? (әйе, алар илнең тулы хокуклы граҗданнары)

6.Россия гражданнары ничә яшьтән сайлауларда катнаша ала? (18)

7.Депутатлыкка кандидат  ике илнең гражданины була аламы? (юк)

10 класс укучыларына сораулар.

1.Сайлау участоклары ничәдә ябыла? (20 сәг.)

2.Күзәтүче сайлаучыларга сайлау бюллетене бирә аламы? (юк)

3. РФ конституциясе ничәнче елда кабул ителде? (1993)

4. Дин хезмәтендәге кешеләр сайлауларда катнаша аламы? (әйе)

5.Россиянең беренче президентының исемен атагыз. (Б.Н.Ельцин)

6.РФ дәүләт думасына депутатлар ничә елга сайлана? (5 елга)

7.Д.А.Медведев россия президенты булып кайчан сайланды (2008 елда)

13. капитаннарга бирем.

Сайлау көнне гражданин  участок сайлау комиссиясенә килә. Комиссия вәкиле бу гражданның исемлектә язылмаганлыгын әйтә һәм сайлаучы кайтып китә. Кайтканда аңа күршесе очрап,  ничек сайлап булганлыгын аңлата . Күршесе нинди киңәш биргән? (паспорт белән өстәмә исемлеккә язылып сайлауларда катнашып була.)

14.10 класска. Ике сайлаучы сайлауга барганда бәхсләшеп китәләр. Сайлауда мин 2 бюллетень ала алам ди берсе. Икенче сайлаучы  ике бюллетень алып булганлыгын әйтә. Ничек итеп?(бюллетеньне бозган очракта сайлаучыга икенчесен бирү мөмкинлеге бар.Ләкин ул монсын бозарга тиеш түгел,бозык бюллетень шул вакытта ук теркәлергә һәм бу турыда сайлау исемлегендә сайлаучы турысында язып куелырга тиеш.

15.Дәрескә йомгак ясау.

-Без бүген нәрсәләр турында  сөйләштек.

-Нәрсәләр турында белдек.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Парламентский урок 2011

Конспект внеклассного мероприятия "Парламентский урок - 2011" на тему  "Я ребенок! Я граждагин!"...

Парламентский урок

Круглый стол. Встреча учащихся с депутатами села. Цель встречи обсудить очень много важных и актуальных вопросов, касающихся роли парламента в нашем демократическом обществе.Учащиеся получают общее пр...

Парламентский урок

Парламентский урок "Где рождаются законы".  Урок знакомит с парламентом РФ и  Адыгеи....

Парламентский урок.

Актуальность этой темы велика в наши дни. Рекомендуется проводить для 9-11 классов....

Парламентский урок

С 23 по 30 сентября в МОУ «Средняя общеобразовательная школа №1 г.Мензелинска РТ в рамках правового воспитания школьников прошли мероприятия...

Парламентский урок "Государственная Дума - главный законодательный орган России"

Данный материал - методическая разработка открытого парламентского урока для 10 классов. Расчитан материал на один урок, тема - Государственная Дума главный законодательный орган России. Материал пред...

Парламентский урок, конспект урока

Открытый парламентский урок, посвященный Конвенции о правах ребенка ....