"Уңышлы тормышка илтүче юл" дәрес эшкәртмәсе
план-конспект занятия по обществознанию (6 класс)

Гимадиева Гульчачак Исмагиловна

уңышлы тормышка илтүче юл

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon p._5.doc93 КБ
Office presentation icon p._5.ppt1.87 МБ

Предварительный просмотр:

Тема: Уңышлы тормышка илтүче юл

Максат: Уңышлы тормыш турында белемнәрне формалаштыру.

Бурычлар:            

  • Уңышка ирешү алымнарын билгеләргә;
  • Уңыш формуласын ачыкларга;
  • Тормыш юлын сайлый белергә.

Дәрес тибы:  яңа материал өйрәнү дәресе

Укыту методлары: репродуктив, өлешчә-эзләнүле

Җиһазлар: компьютер, видеопроектор, биремнәр, видео.

Материал: 

1. Л.Н. Боголюбов “Җәмгыять белеме”  6 класс;

Дәрес барышы:

1. Классны дәрескә оештыру. Слайд 1

2. Кереш өлеш. Дәреснең төп этабына әзерлек. Слайд 2

- Мин бүгенге дәресне легендадан башлап җибәрергә телим. Бер индеецлар кабиләсенең юлбашчысы егетләрне иң биек тауга җибәрә. “Көчегез беткәнче барыгыз. Арысагыз өйгә әйләнеп кайтырсыз, ләкин һәрберегез үзегез борылган урыннан миңа ботак алып кайтсын” – ди. Беренче егет кактус алып кайта. Юлбашчы аннан көлә генә “Син тауның итәгенә дә барып җитмәгәнсең” – ди. Әрем алып кайтканына “Син тауның итәгенә җиткәнсең, ләкин тауга күтәрелергә уйламагансың да”, тополь ботагы алып кайтканына “Чишмәгә җиткәнсең” дигән. Ә дүртенче егетнең кулы буш, ләкин йөзе шат, балкып кайткан. Ул агачлар күрмәгәнен ләкин ялтырап яткан зур диңгез күргәнен әйткән. Ботак алып кайтмаса да карт иң зур бүләкне аңа биргән. “Сиңа ботак кирәк түгел. Җиңү синең күзеңдә балкый, тавышыңда яңгырый. Бер син генә тауны бөтен бөеклегендә күргәнсең”.

- Ни өчен юлбашчы егетнең тауга менеп җиткәненә ышанган? (Укучыларның фикерләрен тыңлау)

- Сез дә бүген дәрестән шул егет кебек балкыган йөз белән, яңа җиңү шатлыгы белән китә аласыз. Ләкин моның өчен сезнең игътибарыгыз һәм тырышып эшләвегез кирәк.

- Ә хәзер сезнең узган дәрестә алган белемнәрегезне тикшереп карыйк.  Укучылар, без сезнең белән алдагы дәрестә нинди теманы өйрәндек? (Укучыларның җавабын тыңлау: “Кеше ихтыяҗлары”.)

- Нәрсә ул ихтыяҗ?

  •  Кешенең нинди ихтыяҗлары бар?
  • Каршыгызда ихтыяҗларның төрләре: Слайд 3
  • Биологик ихтыяҗлар
  • Социаль ихтыяҗлар
  • Рухи ихтыяҗлар
  • 1 төркем биологик ихтыяҗларны, 2 төркем социаль ихтыяҗларны, 3 төркем рухи ихтыяҗларны аңлата. (Укучыларның җавапларын тыңлау)
  • Кеше ихтыяҗлары турында без тагын нәрсәләр беләбез? (Һәр укучы берәр җөмлә белән җавап бирә)
  • Әфәрин, җавапларыгыз өчен рәхмәт. Ә хәзер әйдәгез әле бер видео карап узыйк. Бу видеода сүз нәрсә турында барыр икән? (Видео карау, укучыларның фикерләрен тыңлау.)
  • Укучылар, кайсыгызның тормышта уңышка ирешәсе килә, кулларыгызны күтәрегез әле.
  • Әлбәттә, хәрберебезнең дә тормышта уңышлы кеше буласыбыз, уңышка ирешәсебез килә.

- Без, сезнең белән, җәмгыять белеменә сәяхәтебезне дәвам итәчәкбез. Ничек уйлыйсыз, бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барыр? (Укучыларның фикерләрен тыңлау.)

  • Димәк бүгенге дәресебезнең темасы нинди? (Уңышлы тормышка илтүче юл)

- Әйе, укучылар, безнең бүгенге дәресебезнең темасы “Уңышлы тормышка илтүче юл”. Икенче төрле әйтсәк без бүген дәрестә ничек уңышка ирешергә икәнен ачыкларбыз.

- Әйдәгез әле, укучылар, эш кәгазебездә үзебезнең тормыш юлыбызны чагылдырып карыйк.

1. Сезнең кәгазьләрегездә агач рәсеме ясалган. Бу сезнең тормыш юлыгыз дип күз алдына китерегез.

2. Тормыш юлыгызның башын билгеләгез. Ул сезнең туган көнегез. Ә хәзер шул агачта хәзерге яшегезне билгеләгез.

3. Ә хәзер бу тормышта ничәгә кадәр яшисегез килә, шул ноктыны билгеләгез. Слайд 4

Шартлы рәвештә, сез үзегезнең тормышыгызны үткәнгә, хәзергегә һәм киләчәккә бүлдегез. Ә хәзер бүгенге дәресебезнең темасына һәм үзегезнең рәсемегезгә карагыз. Алар арасында бәйләнеш бармы?

  • Ничек уйлыйсыз, кешегә үзенең тормышын планлаштырырга, алдагы тормышта ирешер өчен максатлар куерга кирәкме?
  • Темадан чыгып дәресебезнең төп максатын билгелик. Слайд 5, ... ... (Уңышлы тормыш) турында  белемнәрне формалаштыру. Слайд 6
  • Максатыбызга ирешү өчен нинди бурычларны чишәргә туры киләчәк? Слайд 7
  • билгеләргә уңышка ирешү алымнарын
  • ачыкларга уңыш формуласын
  • сайлый белергә тормыш юлын

Яңа материал аңлату: Слайд 8

- Хәзер эш кәгазебездәге “Нәрсә ул уңыш?” дигән икенче биремне карыйбыз. Сез һәрберегез эш кәгазьләрегездә бирелгән исемнәр арасыннан берсен генә сайлап җөмләне тәмамларга тиешсез. Һәм ник менә ул җавапны сайлаганыгызны аңлатыгыз. (Берничә укучының фикерен тыңлау)

Слайд 9

- Ә хәзер беренче нәтиҗәләрне ясыйк. Без һәрберебез дә төрле, төрлебезнең төрле ихтыяҗлары. Шуңа күрә кем өчендер уңыш ул – яхшы гаилә, яраткан эше, тугрылыклы дуслары булу, тулысынча матди тәэмин ителү, икенчеләр өчен байлык, эшендә ирешкән дәрәҗә.  Һәр кешенең үзенең кыйммәтләре.

- Уңышка ирешү өчен иң беренче очракта нәрсә кирәк? (Укучыларның фикерен тыңлау.)

   Төркемнәрдә эшләү Слайд 10

- Әйдәгез әле, дәреслекләребез ярдәмендә фикерләребезнең дөреслеген тикшерик.

1 төркем  Хезмәткә гадәтләнү уңышка илтә 42 бит.

2 төркем  Профессия сайларга әзерләнәбез 42-43 битләр.

3 төркем Якыннар таянычы – уңыш терәге 44-45 битләреннән файдаланып эш кәгазендәге сорауларга җавап әзерләргә.

(Укучыларга бүлек белән танышып чыгар өчен вакыт бирелә)

- Хәзер без укучылар, сезнең дәреслекләрдән алган белемнәрегездән чыгып уңыш формуласын ачачакбыз. Дәрес башындагы видеодан күргәнчә, уңышка ирешү өчен без беренче үз алдыбызга нәрсә куярга тиешбез? (Укучыларның фикерен тыңлау.)

- Әйе укучылар, безнең уңышка ирешүнең беренче шарты булып максат тора. Эш кәгазьләрегезгә язып куегыз. Слайд 11

Дәфтәргә язу: Уңыш формуласы:

Уңыш = максат +

Физкультминутка

1 төркемгә сораулар Слайд 12

- “Хезмәткә гадәтләнү уңышка илтә” бүлеге буенча сез нәрсәләр белдегез? (Бер укучыны тыңлау)

- Ничек уйлыйсыз, “өлгерү” һәм “уңыш” сүзләре арасында нинди бәйләнеш бар? (Уңышка ирешү өчен һәрнәрсәне дә вакытында эшләргә тырышырга кирәк)

- Сез ничек уйлыйсыз, уңыш нәрсәдән башка мөмкин түгел? (Хезмәттән башка)

- Димәк уңыш формуласының икенче шарты булып безнең хезмәт тора. Язып куегыз. (Хезмәт) Слайд 13

-  Ә нәрсә соң ул хезмәт? (Укучыларның фикерен тыңлау. Хезмәтнең кагыйдәсе слайдта язылган. Хезмәт – кешенең билгеле бер максатларга ирешүгә, үз ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен яшәү тирәлеген саклау, үзгәртү һәм яраклаштыруга, товарлар җитештерүгә һәм хезмәт күрсәтүләр оештыруга юнәлтелгән эшчәнлек ул. Үзеңнең ихтыяҗларыңны канәгатьләндереп сүзе аерылып тора) Слайд 14 

- Беренче бүлек буенча нинди нәтиҗә ясыйбыз? (Укучыларның фикерен тыңлау.)

- Димәк уңыш формуласына нәрсә өстибез? (хезмәттән канәгатьләнү алу)

Слайд 15

Дәфтәргә язу: Уңыш = максат + хезмәт + хезмәттән канәгатьләнү алу

2 төркемгә сораулар Слайд 16

- “Профессия сайларга әзерләнәбез” бүлеге буенча сез нәрсәләр белдегез? (Бер укучыны тыңлау)

- Ә кайчан кеше хезмәттән канәгатьләнү ала? (Аңа бу эшне эшләве ошаса, яратып эшләсә)

- Китапларыбызның 43 битендәге А.П. Чеховның куен дәфтәрендәге чыганак белән танышыйк әле. (Бер укучы укып чыга) 

- Сез ничек уйлыйсыз галим белән китап төпләүчегә урыннарын алмашырга кирәкме яки юкмы? Җавабыгызны аңлатыгыз. (Укучыларның фикерләрен тыңлау)

- Икенче бүлек буенча нинди нәтиҗә ясыйбыз? (Дөрес һөнәр сайлау – уңышка илтүче юлның бер өлеше булып тора.)

- Әйдәгез дәфтәребездәге уңыш формуласын дәвам итәбез.

Слайд 17

Дәфтәрдә язу: Уңыш = максат + хезмәт + хезмәттән канәгатьләнү алу +  дөрес һөнәр сайлау

3 төркемгә сораулар Слайд 18

- “Якыннар таянычы – уңыш терәге” бүлеге буенча сез нәрсәләр белдегез? (Бер укучыны тыңлау)

- Тормыш юлыгызның хәзерге баскычында сезгә уңышка ирешергә кемнәр ярдәм итә? (Укучыларның фикерләрен тыңлау)

- Димәк нинди нәтиҗәгә киләбез? (Кешенең яраткан эше, тормышта ирешкән дәрәҗәсе булса да, гаилә учагының җылысыннан башка ул тормыштан тулысынча кәнәгать була алмый. Бары тик гаилә иминлеге генә кешене тулысынча бәхетле итә ала.  Һәм андый кешеләр үзләренең тормыштагы уңышларын гаиләдән алган җылылык, уңай энергия белән бәйлиләр.)  

-  Алдагы әйткәннәрдән чыгып уңыш формуласына тагын нәрсә өстәргә кирәк? (Якын кешеләреңнең аңлвы һәм терәге) Слайд 19

Дәфтәрдә язу: Уңыш = максат + хезмәт + хезмәттән канәгатьләнү алу +  дөрес һөнәр сайлау + якын кешеләреңнең аңлавы һәм терәге

- Без сезнең белән уңыш формуласын чыгардык. Ә хәзер шушы уңыш формуласына карап “УҢЫШ” сүзенең кагыйдәсен билгеләгез.

Дәфтәрдә язу: Уңыш ул – куелган максатларыңны тормышка ашыру, яраткан эшең белән шөгелләнү һәм шуңардан кәнәгатьләнү алу, дөрес һөнәр сайлау, якын кешеләреңнең аңлавы һәм терәге.  Слайд 20

- Безнең һәрберебез алдында да озын тормыш юлы тора. Аның нинди булуы: кызыкмы, файдалымы, уңышлымы-юкмы бары тик безнең үзебездән генә тора.

Ныгыту Слайд 21

  • Ә хәзер, укучылар, эш кәгазебездәге беренче биремгә кире кайтабыз. Тормыш агачыгызның бер ягына уңышка ирешергә ярдәм итә торган, икенче ягына уңышка киртә була торган сыйфатларны языгыз. (Берничә укучының фикерен тыңлау).

Слайд 22

- Укучылар, минем дә бит уңышлы кеше буласым килә. Менә МИН менә УҢЫШ. Мина да уңышлы кеше булырга булышыгыз әле. Уңышка ирешер өчен миңа нәрсәләр эшләргә кирәк, бүгенге дәрестән алган белемнәрегездән файдаланып киңәшләрегезне бирегез әле. (Укучыларның фикерләрен тыңлау)     

- Уңыш бер кешегә дә үзе килми. Уңышка ирешер өчен без тырышырга, күп көч куярга тиешбез.

Йомгаклау

- Укучылар, менә безнең “Уңышлы тормышка илтүче юл” дип исемләнгән дәресебез ахырына якынлашты. Без сезнең белән дәрес башында куйган максатыбызга ирештекме? Слайд 23

- Бурычларыбызны үтәдекме? Слайд 24

- Белем тавына тагын бер адым атладым дип саныйсызмы?

Рефлексия Слайд 25

- Бүгенге дәрестә, сез, нәрсәгә өйрәндегез, нәрсәләр белдегез?

- Үзегез өчен нинди кызыклы мәгълүматлар алдыгыз?

- Бүгенге дәрестә нәрсә ошады?

Бүгенге дәрестән соң сезнең нәрсә эшлисегез килде?

Билгеләр кую.

Өйгә эш: П. 5, 47 биттәге 1-4 сораулар, “Минем тормыш юлым” темасына инша язарга. Слайд 26


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 2

*** Бер индеецлар кабиләсенең юлбашчысы егетләрне иң биек тауга җибәрә. “Көчегез беткәнче барыгыз. Арысагыз өйгә әйләнеп кайтырсыз, ләкин һәрберегез үзегез борылган урыннан миңа ботак алып кайтсын” – ди. Беренче егет кактус алып кайта. Юлбашчы аннан көлә генә “Син тауның итәгенә дә барып җитмәгәнсең” – ди. Әрем алып кайтканына “Син тауның итәгенә җиткәнсең, ләкин тауга күтәрелергә уйламагансың да”, тополь ботагы алып кайтканына “Чишмәгә җиткәнсең” дигән. Ә дүртенче егетнең кулы буш, ләкин йөзе шат, балкып кайткан. Ул агачлар күрмәгәнен ләкин ялтырап яткан зур диңгез күргәнен әйткән. Ботак алып кайтмаса да карт иң зур бүләкне аңа биргән. “Сиңа ботак кирәк түгел. Җиңү синең күзеңдә балкый, тавышыңда яңгырый. Бер син генә тауны бөтен бөеклегендә күргәнсең.

Слайд 4

Уңышлы тормышка илтүче юл 2003 90 12

Слайд 5

Тема: Уңышлы тормышка илтүче юл Максат: … … турында белемнәребезне формалаштыру.

Слайд 6

Максат: Уңышлы тормышка илтүче юл турында белемнәребезне формалаштыру

Слайд 7

билгеләргә ачыкларга сайлый белергә Бурычлар: уңышка ирешү алымнарын уңыш формуласын тормыш юлын

Слайд 8

Нәрсә ул уңыш?

Слайд 9

Без һәрберебез дә төрле, төрлебезнең төрле ихтыяҗлары. Шуңа күрә кем өчендер уңыш ул – яхшы гаилә, яраткан эше, тугрылыклы дуслары булу, тулысынча матди тәэмин ителү, икенчеләр өчен байлык, эшендә ирешкән дәрәҗә. Һәр кешенең үзенең кыйммәтләре. Нәтиҗә:

Слайд 10

1 төркем Хезмәткә гадәтләнү уңышка илтә 42 бит. 2 төркем Профессия сайларга әзерләнәбез 42-43 битләр. 3 төркем Якыннар таянычы – уңыш терәге 44 -45 битләр.

Слайд 11

Уңыш формуласы: Уңыш = максат +

Слайд 12

1 төркемгә сораулар - “Хезмәткә гадәтләнү уңышка илтә” бүлеге буенча сез нәрсәләр белдегез? - Ничек уйлыйсыз, “өлгерү” һәм “уңыш” сүзләре арасында нинди бәйләнеш бар? - Сез ничек уйлыйсыз, уңыш нәрсәдән башка мөмкин түгел?

Слайд 13

Уңыш = максат + хезмәт +

Слайд 14

Хезмәт – кешенең билгеле бер максатларга ирешүгә, үз ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен яшәү тирәлеген саклау, үзгәртү һәм яраклаштыруга, товарлар җитештерүгә һәм хезмәт күрсәтүләр оештыруга юнәлтелгән эшчәнлек ул.

Слайд 15

Уңыш = максат + хезмәт + хезмәттән канәгатьләнү алу

Слайд 16

2 төркемгә сораулар - “Профессия сайларга әзерләнәбез” бүлеге буенча сез нәрсәләр белдегез? - Ә кайчан кеше хезмәттән канәгат ь ләнү ала ? - Сез ничек уйлыйсыз галим белән китап төпләүчегә урыннарын алмашырга кирәкме яки юкмы? Җавабыгызны аңлатыгыз.

Слайд 17

Уңыш = максат + хезмәт + хезмәттән канәгатьләнү алу + дөрес һөнәр сайлау

Слайд 18

3 төркемгә сораулар - “Якыннар таянычы – уңыш терәге” бүлеге буенча сез нәрсәләр белдегез? - Тормыш юлыгызның хәзерге баскычында сезгә уңышка ирешергә кемнәр ярдәм итә? - Димәк нинди нәтиҗәгә киләбез?

Слайд 19

Уңыш = максат + хезмәт + хезмәттән канәгатьләнү алу + дөрес һөнәр сайлау + якын кешеләреңнең аңлавы һәм терәге

Слайд 20

Уңыш ул – куелган максатларыңны тормышка ашыру, яраткан эшең белән шөгелләнү һәм шуңардан кәнәгат ь ләнү алу, дөрес һөнәр сайлау, якын кешеләреңнең аңлавы һәм терәге.

Слайд 22

МИН УҢЫШ

Слайд 23

Максат: Уңышлы тормышка илтүче юл турында белемнәребезне формалаштыру

Слайд 24

Бурычлар билгеләргә ачыкларга сайлый белергә уңышка ирешү алымнарын

Слайд 25

Рефлексия - Бүген мин белдем ... - Миңа кызык булды ... - Миңа ошады ... - Минем эшлисем килде ...

Слайд 26

Өйгә эш П. 5, 47 биттәге 1-4 сораулар, “Минем тормыш юлым” темасына инша язарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хәзерге шартларда балаларны мөстәкыйль тормышка әзерләү

доклад на тему "Хэзерге шартларда балаларны мостэкыйль тормышка эзерлэу"...

Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә укучыларга әхлак тәрбиясе бирү -тормышка әзерлекле шәхес тәрбияләүнең бер чарасы

Максатым:Балаларның сәләтен күрә белү, иҗади баскычка күтәрү, әдәпле, әхлаклы итү,    һәръяктан камилләшкән шәхес    тәрбияләүБурычларым:Укучыларны үз фикерләрен ана телендә дөрес ...

Әхлак тәрбиясе бирү – тормышка әзерлекле шәхес тәрбияләүнең бер чарасы

Кешенең шәхес буларак формалашуында әхлак тәрбиясе төп һәм әһәмиятле урынны били. Әхлак  тәрбиясе тәрбия эше системасының үзәге, иң мөһим юнәлеше. Кеше үз эшчәнлеге дәвамында, аралашу вакытында д...

Белем стандартларын тормышка ашыру шартларында, милли төбәк компоненты үзенчəлеклəрен исəпкə алып, уку-укыту үсеш мохитен оештыру

Методик кулланма татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли төбәк компоненты (МТК) куллану материалларын үз эченә ала. Бу хезмәт барлык татар теле һәм әдәбияты укытучылар өчен тәкъдим ителә....

Мәктәптә һәм гаиләдә сәламәт яшәү рәвешен тормышка ашыру .

                  Ата-аналар җыелышы өчен чыгыш.....