ХОКУК ТӘРБИЯСЕ БИРҮДӘ – КЕЙС-ТЕХНОЛОГИЯЛӘР
статья по обществознанию

Хайруллин Ринат Миннегаянович

Яшүсмерләр арасында хокук бозу­ларны булдырмый калуга юнәлтелгән чаралар бүген белем бирү оешмаларын­да алып барыла торган тәрбия эшенең мөһим бер юнәлеше булып тора. Тәр­бия системасының даими үзгәреп то­руы, бүгенге яшүсмерләрнең аралашу тирәлегенә хас үзенчәлекләр бу эштә заманча, аерым алганда интерактив методлар куллануны таләп итә. Феде­раль дәүләт белем бирү стандартлары буенча бүгенге яшүсмерне тәрбия бирү объектыннан бу процессның актив кат­нашучысына әверелдерергә кирәк. Ин­терактив методлар кулланганда, әлеге юнәлештә куелган максатка нәтиҗәле ирешеп була.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл keysy_.docx23.09 КБ

Предварительный просмотр:

ХОКУК ТӘРБИЯСЕ БИРҮДӘ – КЕЙС-ТЕХНОЛОГИЯЛӘР

 Р.М.ХӘЙРУЛЛИН

Яшүсмерләр арасында хокук бозуларны булдырмый калуга юнәлтелгән чаралар бүген белем бирү оешмаларында алып барыла торган тәрбия эшенең мөһим бер юнәлеше булып тора. Тәрбия системасының даими үзгәреп торуы, бүгенге яшүсмерләрнең аралашу тирәлегенә хас үзенчәлекләр бу эштә заманча, аерым алганда интерактив методлар куллануны таләп итә. Федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча бүгенге яшүсмерне тәрбия бирү объектыннан бу процессның актив катнашучысына әверелдерергә кирәк. Интерактив методлар кулланганда, әлеге юнәлештә куелган максатка нәтиҗәле ирешеп була.

Интерактив сүзе безгә инглиз теленнән кергән. Ул «үзара тәэсир итешү, әңгәмә режимында булу, кем беләндер яки нәрсә беләндер (мәсәлән, компьютер белән) диалогта булу» дигәнне аңлата.

Тәрбия һәм белем бирүнең интерактив методлары дигәндә, балигъ булмаганнарның – әти-әниләре, укытучылары, яшьтәшләре, социаль-педагогик процессның башка субъектлары белән аралашуына, бер-берсенә йогынты ясавына нигезләнгән методлар күзаллана. Мондый мөнәсәбәтләр аралашуда берьяклы гына фикернең өстенлек итүенә юл куймый, яшүсмергә кыен проблемаларны башкалар белән киңәшләшеп, әмма мөстәкыйль чишәргә мөмкинлек бирә. Икенче төрле әйткәндә, интерактив аралашу вакытында укучының ачыктан-ачык фикер йөртүенә ирешелә, яшүсмердә низагларны тыныч юл белән чишә белү күнекмәләре формалаша.

Интерактив методларның кайберләре:

• социаль тәҗрибәне белемнәр, мәгълүмат рәвешендә тапшыру (лекция, әңгәмә);

• әйләнә-тирәгә карашны үзгәртү (дискуссия, рольле уеннар, дебатлар, шоу-технологияләр);

• социаль күнекмәләр булдыру (тренинглар, модельләштерү);

• кейс-технологияләр.

Бу язмамда югарыда санап кителгән интерактив методларның соңгысына, эшемдә үзем аеруча яратып куллана торган кейс-технологияләргә киңрәк тукталам.

Кейс сүзе «ситуация» дип тәрҗемә ителә. Аның асылы шунда: укучыга гамәли проблемалы реаль тормыш ситуациясе тәкъдим ителә. Шуны анализлау барышында укучы, булган белемнәрен актуальләштереп кенә калмыйча, яңа компетенцияләр дә үзләштерә.

Укучылар белән хокук бозуларга каршы профилактик чаралар уздырганда, кейсларның эчтәлеген шушы проблемага юнәлтү мөһим. Әлеге метод бу эшне «җанландыра», кейста күтәрелгән мөһим проблема яшүсмергә хисси яктан көчле йогынты ясый, аны активлаштыра. Кагыйдә буларак, кейслар кулланганда, пассив укучылар калмый диярлек. Кейсларны анализлау укучыда ныклы белемнәр формалаштыра, аны иҗади эшчәнлеккә этәрә.

Кейсларны кулланганда, берничә мөһим таләп истә тотылырга тиеш.

    Кейсларны кулланганда аларга карата берничә таләп үтәлергә тиеш. Алар актуаль булсыннар, яшүсмернең яшенә һәм үзенчәлекләренә туры килергә, аңлаешлы булырга тиеш. Кейста проблема булсын, ситуация төгәлләнгән булсын.

Кейс 1. Ике дус, Әлмиев белән Кафаров йортлары янында ишеге ачык калган җиңел машина күреп алалар. Әлмиев, әтисе аны машина йөртергә өйрәткән иде,  Кафаровка машинада йөреп килергә тәкъдим ясый. Икенче минутта инде алар машина салонында иделәр, маторны кабызып, кузгалып та киттеләр. Шул минутта йорттан чыккан автомобиль хуҗасы, урынында машинасын күрмәгәч, полициягә шалтырата.. Машина куу турында хәбәр алган ЮХИДИ хезмәткәрләре малайларны тотып алалар, машина хуҗасына кайтарыла.

    Сораулар. 1. Әлмиев белән Кафаров нинди җинаять кылдылар? 2.Мондый төр җинаять өчен ничә яшьтән  җаваплылыкка тарталар? 3. Әлеге гамәл Әлмиевка 14 яшь тулган көнне кылынса ситуация үзгәрер идеме? 4.Урлау макстын күздә тотмаганнар дип малайларның гамәлен аклап буламы?

Кейс 2. Саттаров, Иванов һәм Хәйбуллин  урамнан баралар иде. Шул вакыт алар янына озын гәүдәле Маслов килә. Маслов тупас кына итеп аларның акча бирүен таләп итте. Тегеләре карышкач, ул Саттаровны тенти үк башлады. Иванов һәм Хәйбуллин бу урыннан йөгереп качарга булалар. Шул вакыт Саттаров йодрыгы белән Масловның йөзенә сугып җибәрә. Маслов кычкыра башлый. Тавышка полиция хезмәткәре килә. Масловның аскы теш казнасы сынган булып чыга, аңа медицина ярдәме күрсәтелә. Бу эшне алып баручы тикшерүче, Саттаровка иптәшләрең кебек качып китәргә мөмкин иде, сугып дөрес итмәгәнсең дип белдерә.

   Сораулар. 1. Тикшерүче хаклымы? 2. Саттаровның гамәлен саклану дип бәяләп буламы? 3. Әлеге эш буенча тикшерү органнары нинди карар кабул итәрлә? 4. Саттаровның  махсус профессиональ әзерлеккә ия булуы ачыкланса әлеге мәсьәләгә нинди бәя бирелер?

Кейс 3.  Каюмов һәм Гибазов спиртлы эчемлекләр алып Искандаровларга киләләр. Алар киткәннән соң Искандаров акчаларының югалуын белеп ала. Бу турында полицигә хәбәр итә. Каюмов һәм Гибазов кулга алыналар.  Тентү вакытында Гибазовның кесәсеннән акча янчыгы алына. Искандаров аны үзенеке дип таный.

  Сораулар 1. Каюмов һәм Гибазовка нинди җаваплылык яный? 2. Аларның гамәлләрендә алдан килешенеп эш итү бармы?

Кейс 4.  17 яшьлек Багаутдинов кибеттә йөк ташучы булып эшли.  Кассирларның игътибарсызлыгыннан файдаланып, кассадан 5600 сумлык көнлек кремне урлый. Кылган җинаяте өчен егетне хөкем итәләр. 2600 сум акчаны Багаутдиновтан  кулга алганда ук алалар. Үз мөлкәте булмаганлыктан, кибеткә килгән зыянны  эзләп алу максатыннан, суд егетнең әтисенең мөлкәтен исәпкә ала. Әтисе бу хәл белән риза булмыйча, үз  мөлкәтен тынычлыкта калдыруны сорап кашы шикаять бирә.  Ә нигез итеп, 16 яше тулган кешенең кылган җинаяте өчен үзе  җавап бирергә тиешлеген ала әти кеше.

  Сорау. 1. Әлеге очракта кибеткә китерелгән мөлкәти зыянны кем түләргә тиеш?

Кейс 5.  Тугызынчы класс укучысы Н. аек булмаган хәлдә мәктәп дискотекасына керергә маташа. Аны кизү торучы туктата. Яшүсмер кизү торучыны төрлечә кимсетә, пычак белән яный башлый. Полиция бүлегендә яшүсмер эчмәгән булса мондый адымга бармаган булыр идем дип аклана.  Укытучылар да, әти-әнисе дә малайны аек вакытында ул бик акыллы дип яклау юлына басалар. ПДН инспекторы, өлкәннәр сүзенә ышанып, яшүсмергә карата беркетмә төзүдән баш тарта. Ул профилактик әңгәмә уздыру белән генә чикләнә.

  Сорау 1. Инспектор дөрес эшләгәнме? 2. Егетне исәпкә куярга кирәк түгел идеме?

Кейс 6. Илназны класста яратмыйлар, аңа төрле кушаматлар тагалар. Илназның малайлар арасында бик тә үз кеше буласы килә. Аны да хөрмәт итсеннәр өчен, Марат белән Сәлим кебек булырга карар кыла. Алар инде күптәннән ПДН да исәптә, үзләрен чып-чын “текәләр ” итеп тоталар: дәрестән үзләре теләгән вакытта чыгып китәләр, ишекләргә тибәләр, гөлләрне сындыралар, кечкенәләргә тияләр, нахалланалар. Илназ аларга кушыла, тегеләрнең “приказларын” үти, дәресләргә йөрми, өйдән акча урлап яңа дусларына тәмәке, сыра сатып ала. Өйгә кунарга кайтмаган чаклары да була. Ярты елдан аны да бродяклык өчен исәпкә куялар.

Сораулар. 1. Дуслар арасында авторитетлы булуны сез ничек аңлыйсыз? 2. Илназ авторитетлы булу өчен дөрес юл сайлаганмы? 3. Илназны Марат белән Сәлим үзләренең дуслары дип саныймы? 4. Илназ урынында булсаң син ни эшләр идең?

   Яшүсмерләрнең хокук бозуларын профилактикалау эшен әти-әниләр белән дә алып барарга кирәк. Класс  әти-әниләр җыелышында аларга да шушындый типтагы кейслар тәкъдим итәм. Бу аларның хокукый культурасын күтәрүдә гаять үтемле чара.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект мастер-класса "Использование кейс-технологий на уроках технологии"

Ролевая игра на уроках технологии с использованием кейс-технологий....

Использование кейс-технологии на уроках математики на примере практического кейса для 6 класса.

В данной презентации собраны задачи, которые в доступной форме помогут учащимся повторить материал 6 класса по математике....

Кейс-технология. Примеры кейсов по биологии для всех классов

Материал содержит комплект кейсов для курсов биологии во всех классах...

Кейс-технология (кейсы по физике)

Кейс-технология на уроках физики....

Фитжитал - зал конференции. Тема выступления: " Кейс - технология - технология активного обучения. Практический кейс по геометрии. Комментарии к статье учителей округа.

Фитжитал - зал конференции. Тема выступления:  " Кейс - технология - технология активного обучения. Практический кейс по геометрии.Комментарии к статье учителей округа....