Эссе
материал по теме
Укытучы!
Тиңләп булмый аны башка хезмәт белән.
Үлчәнми ул минут белән, сәгать белән.
Синең хезмәт айлык түгел, еллык түгел.
Яз төшүгә көз өлгергән орлык түгел.
Хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрер өчен
Дистә еллар түгәсең син акыл көчен.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 16.49 КБ |
Предварительный просмотр:
Эссе
Укытучы!
Тиңләп булмый аны башка хезмәт белән.
Үлчәнми ул минут белән, сәгать белән.
Синең хезмәт айлык түгел, еллык түгел.
Яз төшүгә көз өлгергән орлык түгел.
Хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрер өчен
Дистә еллар түгәсең син акыл көчен.
Киң галәмнәрне колачлаган,ягымлы һәм күңелгә үтеп керерлек, горур, матур яңгырашлы, тирән мәгънәле укытучы һөнәре! Укытучы сүзе! Бик борынгыдан халык бу күркәм төшенчәләргә әһәмият биргән, бурычлар йөкләгән , матур өметләр баглаган. Ә бу һөнәргә лаек булу, аннан көтелгән өмет-багланышларны гамәлгә ашыру өчен табигатьтән укытучы булып яратылырга кирәктер. Дөрестән дә, һәрбер кеше даһи музыкант яки рәссам, күренекле артист яки чын укытучы була алмыйдыр. Балаларны ярату, гомерең буе аларга үрнәк булу, һәм дә алар белән дөрес аралашу – күпме көч таләп итә бу һөнәр иясеннән.
Мәктәп,укучылар арасында үткән егерме еллык гомер йомгагын сүткәндә,укытучы булу, аның һөнәренә ия булу минем хыялым да,максатым да дияргә була. Сабый чакта әнием белән икебез арасындагы гади генә аралашу, еллар узган саен, хәтеремдә яңара. Җәйнең иң гүзәл , кояшлы, матур бер көнендә, болында йөргәндә, кадерле әниемә гади генә аллы-гөлле чәчәкләр бәйләме бүләк иттем. Әнием, шул бәйләмгә карап, миңа рәхмәт әйтте дә: ”Балакаем, сабыйлыгың да, тормыш юлың да шушы чәчкәләр кебек матур, кылган эш-гамәлләрен һәрчак нәтиҗәле, кешеләр үрнәк алырлык, сокланырлык, күркәм булса иде!”- диде. Белем бәйрәме, соңгы кыңгырау чыңлаган көннәрдә, чәчәк бәйләмнәрен кулыма алгач, бигрәк тә әнием сүзләре исемә төшә. Тормышка аштымы соң аның изге теләкләре? Укучыларыма тирән белем, аңа омтылыш, күңел түрләрендә өмет чаткылары уята алганмын икән, ике дистә елдан соң да укучыларым мине онытмаганнар икән, димәк, ”Әйе!” -дип әйтәсе килә.
Гади бер эш кенә түгел, хезмәт-укытучы хезмәте юнәлешендә башлаган хезмәтем һөнәри осталыкка әйләнеп бара. Ләкин һәрдаим: көн саен, еллар дәвамында белемен арттырганда, тәҗрибә уртаклашканда гына, чын укытучы моңа ирешә ала. Вакытлар узган саен, еш кына үз-үземә сорау бирәм. Камил укытучы нинди булырга тиеш соң? Әле һөнәри юлымны башлаган чорда шәфкатьле, күңелле, кызыклы дип санасам, соңрак үз өстендә даими эшли белүче, профессиональ осталыкка омтылучы дип санадым. Ә хәзер исә, камил укытучы, минемчә, заман таләпләренә җавап бирерлек иҗади ачышлар ясарга, аны гамәлгә ашырырга, хезмәттәшләре белән уртаклашырга, әлбәттә, нәтиҗәсен дә күрсәтә белергә тиеш.
Һөнәрен яраткан, камиллеккә омтылган укытучы, балага шәхес буларак карап, иң мөһиме аның күңел дөньясын аңлап эш алып барырга тиеш. Бала күңеле ак кәзазь бите кебек чиста, пакь. Аңа теләсә нинди сырлар сызарга мөмкин: матур бизәкләр дә,үрнәк өлгеләр дә,башкаларын да. Йөрәгең,күңел җылың белән үтеп кергәндә генә, укучы күңелендә үзеңә урын табып буладыр. Бу максатны күздә тотканда, туган тел, әдәбият дәресләре мәктәп программасында иң отышлы дәресләрнең берсе. Халык иҗаты, матур әдәбият укучы күңеленә тиз үтеп керүче, тәрбияләүче, үткәнне бүгенге һәм киләчәк белән тоташтыручы, яратуга, хөрмәткә юл яручы камил бер юл. Бишектә чакта ук Тукай әкиятләрен тыңлап, акны карадан аерырга, яраткан, сокланырлык камил геройларларны үрнәккә куеп тәрбияләнгән бала киләчәктә, әлбәттә, үз юлын табачак. Бәлки, җир йөзендә бөтен укучыларыбызның да һәрьяклап камилләшкән булуларына өметләнү буй җитмәслек хыялгынадыр. Ләкин кайсыбыз хыял-өметсез яши икән соң? Чын укытучы бигрәк тә. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, минем укучыларым туган телен яратучы,аны буыннарына тапшыручы, горурланырлык, ватанпәрвәр шәхес булырга тиеш.
Картаер бер,ләкин ул кабызган,
Янар тауларны сез күрерсез.
Аның гомере шул тауларда булыр,
Укытучы эше – үлемсез.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
ЭССЕ «Учить детей – что может быть прекрасней?». ЭССЕ «Учить детей – что может быть прекрасней?». Эссе "Учить детей, что может быть прекрасней?"
Эссе "Учить детей, что может быть прекрасней?"...

Критерии оценивания эссе. Примеры эссе и их анализ .
Критерии оценивания эссе . Примеры эссе и их анализ....

Формирование навыков написания эссе с элементами рассуждения (эссе с выражением собственного мнения)
Статья описывает правила и принципы написания эссе по английскому языку с элементами рассуждения (эссе с выражением собственного мнения), а также типичные ошибки при написании эссе такого типа....

Учебно-методическая разработка "Эссе-мнение: как написать эссе за 50 минут"
УМР учитывает принцип визуализации при подаче материала. Может быть использован как раздаточный материал на вводном уроке по написанию эссе-мнения. (Разработка выполнена для получения зачета на курсах...
Учимся писать эссе: Эссе моих учеников на различные темы на немецком языке
Написание эссе - одно из сложнейших заданий ЕГЭ по ИЯ. Научить писать эссе - нелёгкая задача для любого учителя. Начинать писать эссе стоит уже с 7 класса. Данная публикация содержит оригинальные и не...

