Гаиләдә ата-ана һәм бала мөнәсәбәте
статья по психологии на тему

Статья про детско-родительское отношение.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gaild_ata-_ana_hm_bala_monsbte.docx15.95 КБ

Предварительный просмотр:

Гаиләдә ата-ана һәм бала мөнәсәбәте.

Гаиләдә бала бәхетле үссен өчен гаиләнен тигез (әти - әниле),шулай ук  гаилә мөхитенең  бала усеше өчен уңай булуы мөһим.   Бала күп вакытын өйдә – әти-әниләре янында үткәрә, аларның үзара мөнәсәбәтләрен күреп үсә,гадәтләрен,сөйләгән сузләрен  күңеленә сеңдереп бара.Алар кебек булырга омтыла, аларның гамәлләрен кабатларга ярата. Кызганыч,барлык ата-аналар да балаларга тәрбия бирүдә җаваплы булуларын аңлап бетерми. Еш кына әтинең яисә әнинең спиртлы эчемлекләр кулланып, өйдә конфликт тудырганын күзәтергә туры килә. Конфликт ул-бәхәс, ызгыш, бер-береңә үпкә, бер-береңне күрә алмаучанлык. Алар һәркөнне булып тора, сәбәпсез килеп чыгалар, еш кына физик көч куллануга кадәр барып җитәләр. Бала бу ызгышлар вакытында еш кына,   әнине  яклап, әти яки башка туганнар белән конфликтка керә. Моңа җавап буларак, аек чагында бала тормышына бөтенләй катнашмаган ата, эчеп кайткач, баланың “тәрбиясе” белән шөгыльләнергә керешә: әмер бирә, сорау ала, гаепсезгә җәза бирә, хурлый, әшәке сүзләр белән атый. Гадәттә бу “тәрбия сәгатьләре”  күңеле ачу-нәфрәт белән тулган, кимсенгән, хурланган, җаны җәрәхәтләнгән яшүсмернең өйдән чыгып китүе белән тәмамлана.  Ә конфликттан соңгы киеренкелек – тискәре эмоцияләр, авыр кичерешләр – бала күнеле өчен  гаять көчле җимергеч факторлар булып торалар. Яшүсмернең атадан яки анадан күңеле кайта, иптәшләре арасында кимсенеп үзбәясе түбәнәя.

Андый гаиләдә тәрбияләнгән балалар башкалардан читләшеп үз эчләренэ бикләнгән, эмоциональ кичерешләрен башкаларга күрсәтергә яратмаган, аз аралашучан яки киресенчә юктан да кабынып китүчән агрессив булулары белән аерылып торалар. Гаиләдәге  салкынлык, үзара  аңлашылмаучанлык, бала  белән  ата – ана  арасындагы  каршылыклар, бала  күңелендә  нәфрәткә  әйләнергә  мөмкин. Бала  холкындагы ачу  аны  бары  тик  усаллык  эшләүгә  этәрә.

Яшүсмер вакытта ата-ана белән уртак тел табу, аларның җылы карашын, яратуын тою бик мөһим. Күп вакыт баланың начар якка үзгәрүенә без үзебез гаепле. Уйлана калсак, күбебезнең чын күңелдән бала белән сөйләшкәнебез дә юк, чөнки вакыт юк.Өйгә соң гына кайтканлыктан, балалар белән аралашырга вакыт калмый.Хәзер ата – ана балага карый, әмма күрми, тыңлый, әмма ишетми, йөрәге белән тоймый, бала җанын аңламый. Тәрбия ул  баланы кием-салым, ризык, йоклар урын белән тәэмин  итү генә түгел, ә баланың эчке кичерешләрен аңлау, төпле киңәш биреп авырлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итү, балаңның ышанычын яулап, сердәшчесе  булу да! Бала киңәшне үзе кебек әле тормышны күрмәгән, белмәгән урамдагы дустыннан түгел, ә тормыш тәҗрибәсе зур булган әти-әнисеннән сорасын. Бала белсен: нинди генә авыр ситуациядә калса да аның барып сыеныр кешеләре, ярдәм итәргә әзер әти-әнисе, туганнары  бар!

Ә бит бары тик ата – ана мәхәббәте генә  баланы киң күңелле, ягымлы, ачык йөзле итә. Шушы мәхәббәт җылысы  гына балада намуслылык, йомшак күңеллелек тәрбияли.  Гаиләләребез бәхетле,   ныклы, бер-береңә ышануга корылган, киләчәге якты булсын.  Ни генә булса да төзүгә караганда җимерү җиңелрәк. Беренче планга  байлык, мал-мөлкәт җыю куелмасын иде. Балалар безнең киләчәгебез, картлык көнебезгә өметебез – шуны онытмасак иде.

                                               Мәгариф бүлеге методист-психологы

                                                Фазулзянова Лидия Рафил кызы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Бала тәрбияләүдә гаиләнең роле

Баланың  акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары, тирә- юньгә мөнәсәбәте, барыннан да элек, гаиләдә формалаша....

Гаилә-бала тормышында шәхси тәрбия алу мохите.

Әти-әниләр җыелышына материал...

Мастер-класс "Укучыларда рухи-әхлакый үсеш тәрбияләүдә гаиләнең роле. Гаилә кыйммәтләре"

Бүгенге, педагогик тәрбия концепцияләре яңарган, әхлакый тәрбия бирүнең әһәмияте көчәйгән шартларда, шәхестә рухи-әхлакый тойгыларны үстерү бурычы аеруча мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Яңа буын...

Ата-аналар өчен доклад "Гаиләдә ата –ана белән бала арасындагы мөнәсәбәтләр"

Ата-  аналар җыелыш    Тема : Гаиләдә ата –ана белән бала арасындагы  мөнәсәбәтләр     Максат :1. Гаиләдә ата –ана белән бала арасындагы ...

Хокук, гаилә, бала

Җәмгыть белеменнән 9 сыйныф өчен дәрес конспекты...

Доклад " Бала тәрбияләүдә мәктәп һәм гаилә бердәмлегенә ирешү"

quot; Бала тәрбияләүдә мәктәп һәм гаилә бердәмлегенә ирешү" дигән темага  гомуми ата-аналар җыелышында  чыгыш ясадым...