"Кызыклы да , җаваплы да һөнәр".
классный час (11 класс) по теме

Хисамова Нурсия Муллануровна

Китапханәче һөнәре- ул  иң кызыклы, мавыктыргыч, җаваплы һөнәрләрнең берсе. Кайбер кеше яшьтән үк китапханәче булырга хыяллана, шуңа омтыла, шуның буенча укый, ә кайберәүләр һич уйламаганда гына китапханәче булып китә дә, шул һөнәргә гомере буе тугры булып кала.Бу язмамны  да гомере буегна китап белән эшләүче, меңләгән китап укучыга хезмәт күрсәтүче һәм бергә эшләүче хезмәттәшләремә багышлыйм.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kyzykly_da_zhavaply_da_honr.docx14.24 КБ

Предварительный просмотр:

Кызыклы да , җаваплы да һөнәр.

Элек- электән үк китапханәчеләр җәмгыятебезнең рухи байлыгын туплаучылар гына түгел, китапны кулланучыларның төп ярдәмчеләре булганнар. Бер борынгы язмада болай дип язылган. :”Китапның катлаулы юлларын үзарга булышучыларга, аны аңларга ярдәм итүчеләргә һәрвакыт хөрмәт күрсәтик”.

Хәзерге китапханәче һөнәренең тарихына күз салыйк. Борынгыдан ук  китапханәче һөнәре бик әһәмиятле, хөрмәткә лаек булган.Әйе, китапханәчеләрнең җәмгыятьтәге роле бик зур. Чөнки алар- кешелек мәдәниятен саклаучы, гасырлар буена сакланып килгән китап мирасын буыннан- буынга җиткерүче, китап аша гасыр белән гасырны бәйләүче һөнәр ияләре.

Китапханәче һөнәре- ул  иң кызыклы, мавыктыргыч, җаваплы һөнәрләрнең берсе. Кайбер кеше яшьтән үк китапханәче булырга хыяллана, шуңа омтыла, шуның буенча укый, ә кайберәүләр һич уйламаганда гына китапханәче булып китә дә, шул һөнәргә гомере буе тугры булып кала.Бу язмамны  да гомере буегна китап белән эшләүче, меңләгән китап укучыга хезмәт күрсәтүче һәм бергә эшләүче хезмәттәшләремә багышлыйм

Изгеләрдән изге бит ул

Китап, китапханәсе.

Үзенә тарта күңелне

Әллә китап , әллә журнал,

Әллә китапханәче.

Ташка язылган чынбарлык-

Китапларның һәммәсе!

Алтын – көмешләрдән кыйммәт

Хәзинә йорты хуҗасы-

Син ул, китапханәче.

(“ Син ул” – Энҗе Мөэминова).

Сезне барыгызны да һөнәри бәйрәмегез- китапханәчеләр көне белән чын күңелемнән котлыйм. Уңышларга сөенеп, бәхет хисе кичереп яшәгез. Һәр таңны сау- сәламәт каршылагыз, замана авырлыклары, күңел төшенкелеге сезне читләтеп үтсен

 Нурсия Хисамова

2010ел.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ата-аналар җаваплы

Лекция для родительского собрания, на татарском языке....

Һөнәр сайлау - җаваплы эш.

Һөнәр сайлау -  җаваплы эш.               9 класс            Ачы...

Һөнәр сайлау-җаваплы эш.

11 нче сыйныфта Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча  үткәрелгән дәрес эшкәртмәсенә презентация ....

Презентация "ҮЪзебез ияләштергән җан ияләре өчен үзебез җаваплы"

Максат. Кече туганнарыбыз турында булган мәгълүматларын тулыландыру. Укучыларда үзебез ияләштергән җан ияләре өчен җаваплылык хисләре тудыру.  Шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык, ярату, ...

Презентация "Үзебез ияләштергән җан ияләре өчен үзебез җаваплы"

Максат. Кече туганнарыбыз турында булган мәгълүматларын тулыландыру. Укучыларда үзебез ияләштергән җан ияләре өчен җаваплылык хисләре тудыру.  Шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык, ярату, ...

" Кызыклы да , җаваплы да һөнәр"

Китапханәче һөнәре- ул  иң кызыклы, мавыктыргыч, җаваплы һөнәрләрнең берсе. Кайбер кеше яшьтән үк китапханәче булырга хыяллана, шуңа омтыла, шуның буенча укый, ә кайберәүләр һич уйламаганда гына ...

"Һөнәр сайлау- җаваплы эш"

"Һөнәр сайлау- җаваплы эш" темасына югары сыйныфта ачык класс сәгате...