.Эмоциональное состояние ребёнка в семье и полезные привычки.
статья на тему

  Выступление на родительском собрании.

Скачать:


Предварительный просмотр:

                             Ата аналар өчен чыгыш.

   Тема: Гаиләдә файдалы гадәтләр һәм баланың эмоциональ хәләте.

  Укытучы: Хөрмәтле әти-әниләр, балалар һәм кунаклар! Бүген без сезнең белән “Гаиләдә файдалы гадәтләр һәм баланың эмоциональ хәләте” темасы астында сөйләшү үткәрәбез.

    Гаилә-тормышыбызның нигезе. Гаилә нык тату икән, димәк, дәүләт тә нык, тату дигән сүз. Һәр кеше бәхетле гаилә корырга омтыла. Бәхетле гаилә төшенчәсен без ничек аңлыйбыз икән? Минемчә, ул борыңгы гореф-гадәтләрне саклый һәм яңаларын булдыра белүдә, көндәлек тормыш ыгы-зыгыларында да үзара мөнәсәбәтләрнең матурлыгын саклауда  һәр эшне теләп һәм яратып багышларга күнегүдә, үз өеңдә башкаларныкыннан аерылып торган рухи халәт урнаштыруда, буш  вакытны файдалы итеп оештыруда һәм башка күп  сыйфатларда чагылыш таба. Бәхетле гаилә нидән башлана? Әлбәттә, егет белән кызның саф мәхәббәтеннән. Әлеге олы хис гашыйклар тормышын шатлыклы итә. Татлы иркәләү сүзләре, сокланулы карашлар, кайнар хисләр яшьлек елларының кадерле истәлекләре булып мәңгегә хәтердә уелып кала. Һәр гаиләнең үз мәхәббәт тарихы бар. Гаиләдә ана- иң изге, хөрмәтле кеше “Ана хакын үз төбендә тәтә кыздырып ашатсаң да кайтана алмассың”, ди халкыбыз.Ана газаплар белән баласын тудыра, аны аякка бастыру өчен сәламәтлелеген дә, вакытында кызганмый.Гаиләдә ананы изгеләштерү аның баласының бөтен  язмышы, шәхес булып формалашуы, олы тормыш юлында үз кыйбласын таба алырлык булып үсүе өчен җаваплылык тоюы, баласы йөрәк нарәсе өчен һәрчак җан атук, аның бәхете хакына бөтен авырлыкларга барырга әзер торуы белән аңлатыла.Халык  гаиләдә атаның да  урынын югары бәяли.Әти кешенең сабырлыгы, һәр сүзен уйлап сөйләшүе, җаваплы, кешеләргә итагатьле булуы, иҗтимагый активлыгы игътибарга лаек. Халык-авыз иҗатында һәм педагогикасында ата кеше гаиләне яклаучы, туендыручы яшәү шартларын булдыручы һәм гаилә намусын саклаучы итеп күрсәтелә. Ата кешенең күп вакыты йорттан читтә-хезмәттәүдә.Бер үк вакытта ата аяк акыл ияседә. Ул бумаса, тормышының рәте китә.

Гаилә- кешенең рухи бишеге. Гаилә әгъзалары арасындагы мөнәсәбәтләрнең күп төрлелеге аларның бер-берсенә булган хисләрнең сафлыгы һәм ачыклыгы бу хисләрнең чагылыш рәвешләренең күплеге, баланың үз-үзен тотуына вак төякләргә кадәр җентекле игътибар болар барысы  да   хисси- әхлаккый чыншу мәгълүматлар туплау һәм күзәтүләр өчен уңайлы  җирлек тудыра, алардан кабатланмас яңа шәхес формалаша.

Минем уемча, бәхәсләшми яшәгән, савыт-саба шалтырамаган гаилә юктыр ул. Гаилә татулыгын боза торган  сәбәпләрбар. Аларның берсе аң дәрәсенең үсеп җитмәве. Без монда әти кешенең гаиләдә баш булырга омтылуы белән өй  эшләрен идарә итүнең чынбарлыкта әни кеше  кулына күчүе арасындагы каршылыкны күздә тотабыз. Аерым гаиләләрдә  хуҗалыкны алып баруда бала тәрбияләүдә һәм башка йорт эшләрендә төп авырлыкның хатыннар җилкәсендә икәнлеген  беләбез. Ирләр, үз вазифаларын хатыннарына бик теләп тапшырган кебек, гаиләдә өстенлек итү хокукыннан да тиз генә баш тарталармы соң? Һәрвакытта да түгел шул. Гаиләдәге кискен каршылыкларның күбесе шуннан килеп чыга да.

Бу хәл  бала тәрбияләүгә тәсир итәме? Әлбәттә итә. Ата-ана үзара килешмәгән очракларда бала алдына кирәксез сорау килеп баса: кемне тыңларга? Кемнең киңәше яхшырак? Кем яклы булырга? Сөекле ата -анасының көн дә талашуын, бер-берсен  мәсхәрә итүен яисә бер сүз дә дәшмичә йөрүен күргән бала күз алдында ата-ананың абруе җимерелә, юкка чыга.

Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр, әхлак, гадәт һәм  күнекмәләр тәрәкъкыяте еш кына аларны тудырган икътисадый һәм социаль сәбәпләрдән артта кала һәм  бу күп  очракта ата –аналарны ялгышуга китерә. Чөнки алар бик нык үзгәргән, бөтенләй үк аңлашылып җитми торган бүгенге тормыш мөнәсәбәтләре системасына эләгеп, үзләрен ничек тотарга белмичә, икенче төрле шартларда үткән үз балачакларыннан хәтердә калган шәхси тәҗрибәләрен кулланалар. Нәтиҗәдә ата-аналар һәм балалар арасында аңлашылмаучанлык хасил була.  Ә хәзер гаиләдә була торган низакларның сәбәпләрен гомумиләштереп үтә.

Алар түбәндәгеләр:

-бер-береңне аңламау һәм килешүгә барырга теләмәү.                    

–Ата-аналарның бала  турында чиктән тышкайгыртуы. Ата-аналар: “Балалар шатлык өчен туган. Үсәргә өлгерер әле”, дигән фикердә тора. Нәтиҗәдә гаиләдә үз-үзен генә яратырга гадәтләнгән шәхес үсә;                                                                           -тәрбия мәсьәләсендә ата-аналар арасында фикер каршылыклары.Мондый чакта балага әтисе һәм әнисе арасында бергәләшергә туры килә;                              -баланың ата-аналарга “өстәмә мәшәкатьләр дуслары белән мөнәсәбәте.                                                                                                –балага артык зур таләпчәнлек, аңа элекке “гөнахлары” турында еш искә төшерү.

“Яхшылык күрәсең килсә, яхшылык ит”   диелә татар халык мәкалендә. Бу мәкальне сез ничек аңлыйсыз? (Кешеләргә эшләгән яхшылык сиңа яхшылык булып кайта).Әйе,, кешеләргә һәрвакыт яхшы мөгаләмдә, изге күңелле, мәрхәмәтле,  шәфкатле мөнәсәбәттә булу безнең сәламәтлеккә  уңай йогынты ясый. Ә ачулы, тар күңелле булу, башкаларның уңышыннан көнләшү сәламәтлеккә дә зыян китерә. Һәрвакыт уңай хис- тойгылар гына кичерү дә безнең сәламәтлегебезне ныгытырга ярдәм итә. Димәк, физик һәм психик сәләмәтлегебез нык булсын өчен, без нәрсә эшли алабыз соң? (Миһербанлы-шәфкатьле, ярдәмчел булырга, бер-береңә матур, ягымлы сүзләр әйтеп күңелләрне күтәрергә омтылырга кирәк.)

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Психологический климат в семье и его влияние на эмоциональное состояние ребенка

Данный материал может пригодиться при проведении родительского собрания в 5-6 классах....

Изучение психо-эмоционального состояния ребёнка в семье по средствам диагностики.

Роль семьи в жизни ребёнка неизмеримо велика и по своей важности, и по тому месту, которое она занимает в его жизни. Определяющая роль семьи обусловлена её глубоким влиянием на весь комплекс физическо...

Классный час "Полезны ли полезные привычки"

Классный час о  значении полезных привычек на организм человека...

Курс "Полезные навыки. Полезные привычки. Полезный выбор" Тема "Отношения с родителями"

Презентация была использована на открытом занятии с 10 классом. Городской семинар для социальных педагогов...

Презентация к родительскому собранию на тему: "Воздействие внутрисемейных отношений на эмоциональное состояние ребёнка".

Презентация была составлена в качестве ознакомительного материала к родительскому собранию на тему: "Воздействие внутрисемейных отношений на эмоциональное состояние ребёнка". Классный руководитель обр...