Мастер-класс "От блюд к истокам"
учебно-методический материал на тему

Шакирова Марьям Ваккасовна

Ознакомление с приемами проектно-исследовательской деятельности на уроках татарского языка.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл master_-_klass._tatar_tele.docx22.7 КБ
Файл master-klass_milli_ashlar_asha.pptx673.33 КБ

Предварительный просмотр:

Мастер-класс «Милли ашларда   тарих”

Максат:  тыңлаучыларны дәресләрдә тикшеренү проект эшен куллану белән таныштыру.

Бурычлар:

1.Эзләнү-тикшеренү эше күнекмәләрен белән таныштыру, иҗади фикерли белү сәләтен үстерү.

 2. Татар телен өйрәнүдә татар халкының  тарихын , мәдәниятын белү кирәклеген аңлату.

Җиһазлау: компьютер  презентациясе,  интернетка тоташтырылган ноутбук, «Татар халык ашлары»китабы,  кәгазь битләре.

Эш барышы:

1 . Кереш өлеш

2. Уку бурычын кую

3. Төркемнәрдә эш

4. Нәтиҗә ясау

5. Рефлексия

Эш  формасы: төркемнәрдә

Катнашучылар: жюри әгъзалары, укытучылар

Мастер-классның барышы

1нче өлеш. Кереш өлеше

  • Исәнмесез, хөрмәтле жюри әгъзалары һәм укытучылар!

Без мәгълүмати технологияләр заманында яшибез. Тирә-ягыбызда мәгълүмат бик күп.   Укытучының бурычы, укчыларны кирәкле мәгълүмат алу юлын күрсәтү, укыту процессын, укучыларның алган белемнәре үз эзләнүләренең нәтиҗәсе булырлык итеп оештыру. 

 

  • Мин бүген сезнең кунагыгыз. Татар кешесе кунакка күчтәнәчсез

йөрми. Мин дә татар халык ризыгы -бавырсак белән килдем.

Кунакчыл ул безнең халык.

Аның йорты- кунак йорты.

Син килсәң дә, мин килсәм дә,

Кунак итмәс ярты-йорты.

Хуҗа һәрчак сыйлар сезне

Ташып торган балы белән,

Катык-сөте, мае белән.

Хәзинәдә бары белән!

2нче өлеш. Уку бурычын кую.

  • Без татар халкының үткәне , көндәлек тормышы турында кайлардан белә алабыз?

Тамашачылар җавап бирәләр.

3нче өлеш. Төркемнәрдә эш.

  • Хәзер мин сезгә кечкенә генә тикшернү эше тәкъдим итәм. Беренче төркемгә  мин татар халкының иң кадерле кунакларны каршы алганда кулланыла торган милли ризык-чәк-чәк- турында мәгълүмат җыярга  тәкъдим итәм. Сез үз эшегездә интернет кулланырсыз.
  •  Икенче төркемгә мин барыбызга да таныш яраткан ризыкларыбызның берсе- өчпочмак тәкъдим итәм. Үзегезгә ярдәмгә «Татар халык ашлары»китабын алырсыз.

  • Сез  “Бу ризыкларны пешерү өчен без нәрсәләр кулланабыз?” дигән сорауга җавап  бирергә тиешсез. Алдгыздагы кәгазь битләренә ашамлыклар исемлеген төзи барыгыз.

Тамашачылар белән эш.

  • Төркемнәр эшләгән арада без сезнең белән татар халкының иң тәмле ризыгын тикшерербез . Бу ризык зур мәҗлесләрдә куела. Ничек уйлыйсыз,  бу нинди ризык икән? Әлбәттә, гөбәдия. Гөбәдия Казан татарларының милли ризыгы.

Искә төшерик әле, бу тәмле ризыкны пешерү өчен безгә нинди ашамлыклар кирәк? 

Тамашачылар җавап бирәләр. Укытучы җавапларны язып бара.

  • Рәхмәт, сезнең арада да гөбәдия яратучылар күп икән.
  • Төркемнәрдә эш ничек бара икән? Тыңлап карыйк әле.

Төркемнәр чыгыш  ясыйлар.

  • Бу ашамлыкларны халык ничек тапкан икән? Төркемнәрдә эшне дәвам итәбез. Бу ашамлыкларга нигезләнеп,  татар халкының нинди хезмәтләр белән шөгыльләнгәнен билгеләгез.

Ә тамашачылар белән без үзебезнең исемлеккә кайтыйк.  Бу сүзләргә карап, сез татар халкының  көнкүреше турында сөйли аласызмы?

Тамашачылар җавап бирәләр. Эш барынында укытучы яңа өстәмәләр кертә.

.

  • Йомырка. Татарлар тавыкларны ит өчен түгел, ә йомырка өчен асраганнар. Казан өязе Бөтенроссия базарын йомырка  белән  тәэмин итүчеләрнең берсе булган.
  • Ягез әле, беренче төркемне дә тыңлыйк, алар нәрсә өстәрләр икән.

Беренче төркем чәк-чәктә кулланыла торган ашамлыкларга карап,  татар халкының тормыш-көнкүреше, шөгыле турында сөйли.

  • Икенче төркемне тыңлап карыйк, өчпочмакта кулланыла торган ашамлыклардан чыгып,  татар халкының тормыш-көнкүреше, шөгыле турында нәрсә белделәр икән?

Икенче төркем,  өчпочмакта  кулланыла торган ашамлыклардан чыгып,  татар халкының тормыш-көнкүреше турында сөйли.

  • Яшелчәләр. Яшелчәчелек белән татар халкы безнең күрше халыкларга караганда  соңрак шөгыльләнә башлаганнар.  Яшелчәләрдән бәрәңге, суган, кабак кулланылган.

  •  Бу ризыклар табынга килгәнче, аларны пешерергә кирәк булган бит, аларны кайда һәм ничек пешергәннәр ?

Җаваплар тыңлана.

  • Димәк, татар халкы һөнәрчелек белән шөгыльләнгән, мич чыгарган.

4нче өлеш: Йомгаклау.

  • Үткәрелгән тикшеренү  нигезендә без татар халкы борынгыдан терлекчелек, сату-алу, һөнәрчелек, умартачылык, яшелчә үстерү,  җир эшкәртү белән шөгыльләнгән дип әйтә алабыз.

  • Шулай итеп, без нинди нәтиҗә ясыйбыз?

Җаваплар.

  • Сез бүген милли  ашларның татар халкының аш-суга осталыгы, кунакчыллыгы турында гына түгел, ә аның көнкүреше, яшәү рәвеше турында да сөйләүче чыганак икәненә дә ышангансыздыр дип уйлыйм.

5нче этап: Рефлексия.

Ә хәзер мин беренче һәм икенче төркемдә катнашучылардан түбәндәге җөмләләрне тулыландыруларын сорар идем.

Мин ... белдем.

Мин ... искә төшердем.

Мин ...тырыштым.

  • Рәхмәт.
  • Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында укытучы эшчәнлегенең нәтиҗәле юнәлешләреннән берсе булып проектлар методы санала. Бу метод укучыларның өйрәнгән белемнәрен гамәли куллана белүләренә, мәгълүмати тирәлектә ориентлашу осталыкларына, иҗади фикерләү сәләтләренә нигезләнә.

    Проектлар методы – укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән  укыту системасы ул. Ул мәктәптә укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстәкыйль иҗади эш.

Аның нигезе - тикшеренү эше.

 Игътибарыгыз өчен  рәхмәт.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Мастер-класс “ Милли ашларда тарих”

Слайд 2

Кунакчыл ул безнең халык. Аның йорты- кунак йорты. Сиң килсәң дә, мин килсәм дә, Кунак итмәс ярты-йорты. Хуҗа һәрчак сыйлар сезне Ташып торган балы белән, Катык-сөте, мае белән. Хәзинәдә бары белән!

Слайд 3

1 нче төркем : Чәк-чәк Әзерләү өчен кирәкле ашамлыклар:

Слайд 4

2 нче төркем : өчпочмак Әзерләү өчен кирәкле ашамлыклар : - - - - -

Слайд 5

Гөбәдия Әзерләү өчен кирәкле ашамлыклар : Он Йомырка Май Корт Йөзем Дөге Тоз

Слайд 6

1 нче төркем : Чәк-чәк Әзерләү өчен кирәкле ашамлыклар : - Он - Йомырка - Май - Бал - Тоз

Слайд 7

2 нче төркем : өчпочмак Әзерләү өчен кирәкле ашамлыклар : - он - ит -май -сөт - бәрәңге - суган - тоз

Слайд 8

Татар халкының шөгыле Он Йомырка Май Корт Дөге, йөзем Тоз җир эшкәртү кошчылык терлекчелек терлекчелек Сату-алу Сату-алу

Слайд 9

1 группа: Чак-чак Бал - умартачылык

Слайд 10

2 нче төркем : өчпочмак Бәрәңге, суган - яшелчәчелек

Слайд 12

Татар халкы шөгыл ь ләнгән терлекчелек Җир эшкәртү яшелчәчелек умартачылык Сату-алу һөнәрчелек Балчыктан әйбер ясау Мич чыгару

Слайд 14

Җөмләләрне тулыландырырга - Мин … белдем - Мин … искә төшердем - Мин … тырыштым

Слайд 15

тикшерен ү Проект эшчәнлегенә түбәндәге бурычлар куела : укучының аңында дөньяның информацион картинасын формалаштыру укучыларда интеллектуаль һәм гомумхезмәт белемнәрен булдыру иҗади фикерләү , мөстәкыйльлек һәм башлап эш итү сәләтен үстерү мәгълүматны эзләү һәм эшкәртү күнекмәләрен булдыру

Слайд 16

Иг ъ тибарыгыз өчен рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План урока учебной практики по профессии "Повар, кондитер" ПМ.01 «Приготовление блюд и гарниров из овощей и грибов» Тема урока: «Приготовление полуфабрикатов и блюд из жареных овощей, бракераж готовых блюд, виды подачи»

Методическая разработка урока учебной практики по теме: "Приготовление полуфабрикатов и блюд из жареных овощей, бракераж готовых блюд , виды подачи" разработана по профессии 19.01.17 "Повар, кондитер"...

КОНТРОЛЬНАЯ РАБОТА ( итоговый контроль по ПМ. 04 Приготовление блюд из рыбы, ПМ 05 Приготовление блюд из мяса и домашней птицы

РАЗДЕЛ 1По какому показателю мякоть рыбы считается лучше, чем мякоть мяса   домашнего животного?        а) по степени усвояемости;     ...

Сладкие блюда. Технология приготовления сладких блюд.

Урок технологии, 7 класс. Классификация сладких блюд; продукты, используемые для их приготовления. Характеристика десертных блюд. Технология приготовления некоторых блюд, требования к качеству. Контро...

Урок на тему: Блюда из круп и бобовых. Приготовление и оформление блюд из круп. 5 кл

План проведения урока составлен в форме технологической карты в соответствии с требованиями ФГОС, на каждом этапе урока прописаны формируемые УУД.На уроке применены технологии личностно-ориентированно...

Презентация Вторые блюда. Значение вторых блюд 7 класс

Дополнительный материал к конспекту урока по СБО 7 класс Вторые блюда. Значение вторых блюд...

Рецепты блюд на английском языке по теме: "Продукты питания. Приготовление блюд."

В данном материале 6 класса по УМК FORWARD  представлены несколько рецептов приготовления простых блюд на английском языке.Этим материалом можно воспользоваться для закрепления лексики по теме и ...