Видео-фрагмент работы с семьей
видеоурок на тему

Латыпова Гелфария Миннегалиевна

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon achyk_sandyk_yanynda.doc35 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Ачык сандык янында.

Максат:

Вакыт җилләре белән саргая башлаган кыйммәтле байлыкларыбыз белән танышу, онытыла башлаган милли йолаларыбызны кабат искә төшерү.

Сөйләм күнекмәләрен үстерү.

Халкыбызның үткән тормышына кызыксыну тәрбияләү, хезмәт кешесенә ихтирам, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тәрбияләү.

Әби-бабаларыбызның мирасы… Кайда соң ул? Онытылып беткән калфакларыбыздамы, чыңлавы җаныбызда гына сакланган чулпы- тәңәкәләребездәме, әкият итеп сөйләргә генә калган бишек җырларыбыздамы? Әллә инде кыңгыраулы туй дугаларын бизәгән, Сабантуй колга-баганаларында җилфердәгән, инде сандык төпләрендә саргая башлаган сөлге-тастымалларыбыздамы?

Кеше һәрчак матурлыкка омтылып яши. Кирәкле дә бер үк вакытта матур да булган әйберләр аның күңеленә шатлык китерә, кайгы-хәсрәтләрен, мәшәкать-борчуларын оныттыра. Безнең әби-бабаларыбыз элек-электән һәрчак матурлыкка омтылганнар. Халкыбызның матурлап, бизәп эшләнгән савыт-сабалары, күңел нурын сибеп чиккән киемнәре, бизәкләп тукыган ашъяулыклары, сөлгеләре,чаршаулары һәм башка шундый кирәк-яраклары аның күңел байлыгын, матурлыкны тою сәләтен чагылдыра, төснең ямен, гүзәллекнең бәясен тирәнтен аңлый белүен күрсәтә. Шуңа күрә без бу әйберләрне “халкыбызның күңел көзгесе” дип атыйбыз икәнбер дә юкка түгел. Әйдәгез әле, бу чәчәкләп-бизәкләп эшләнгән серле сандыгыбызны ачып җибәрик.

Сандык — татар хатын-кызларының тормышында зур урын алып торган һәм әле дә булса күп өйләрнең түрендә тора.

Куллары алтын булганда,

Күңеле дә нур сибәр.

Оста ясаган сандыкка

Бирнә җыяр бер чибәр.

Таралыр күрше — күләнгә

Яшь кәләш бүләкләре.

Урын алыр ул сандыкта

Сабые күлмәкләре.

Челтәрле сандык туй белән

Кияү өенә төшәр

Кыз чагының төсе булып

Түрендә гомер кичәр.

Бу серле сандыкта нәрсәләр бар икән? Күз салыйк әле бу зиннәтле әйберләргә, һәркайсы затлы, асыл. Халкыбызның бик кадерләп сакланган киемнәренең иң затлы — энҗе-мәрҗән белән чигелгән укалы калфак һәм изүләре чигүле бала итәкле күлмәк… Бала итәкләп тегелгән, тамбур белән чүпләмләп чигелгән алъяпкыч…

Купшылыгы, нәфислеге, теләсә кайсы заман гүзәллегенең дә хушын алырлык гаҗәеп матур ак ефәк шәл… Күннән тегелгән, чәмчәләп чигелгән йомшак, җиңел итекләр.

Чәмчәләп бизәү — татарларга гына хас ысул. Бизәкләрнең нинди генә төрләре юк — таҗлар, яфраклар, каурыйлар, чәчәкләр, йөрәк сурәтләре. Ул бизәкләрнең аерым өлешләре ир-ат киемнәрендә — түбәтәй, камзул, билбау һәм читекләрдә сурәтләнгән.

Элекке заманда татар өйләренең һәммәсендә намазлык, өйне икегә бүлеп торучы чаршау, сабый бишегенә тартылган чигүле чабылдык, чигүле тәрәзә пәрдәләре, кашагалар, мендәр тышлары, җәймәләр… Йөрәк хисләрен кушып күз явын алырдай бизәк төшереп чиккән, вәгъдә билгесе булган кулъяулыклар. Күз нурларын кушып, кабатланмас бизәкләр белән чиккән сөлгеләр.

Һәр борынгы шәһәрнең үз туграсы, һәр дәүләтнең мәдхия-гимны була. Безнең татар хатын-кызларыбызның да үз мәдхия-гимны, үз сүрәт туграсы бар! Ул — сөлге! Аның өчен ир-егетләр Сабантуйларда бил алыша, аргамакларда чабыша. Сөлге — символ. Сөлге — татар хатын-кызының осталыгына һәйкәл! Күз нурларын кушып, кабатланмас бизәкләр төшерелгән сөлгеләр иң зур бүләк итеп каенанага бирелә торган булган. Киявенең якыннарына да кәләш сөлге бүләк иткән. Яшь килен чиккән затлы сөлгеләрнең берсе Сабантуй батырына эләккән. Әйе, чүпләм сөлге, чуптарлы сөлге, кызыл башлы сөлгеләр белән дан тоткан татар халкы.