На родительское собрание доклад (на татарском языке)
статья на тему

Гатина Ануза Мавсуловна

Доклад освещает проблемы воспитаия детей, отношение родителей к воспитанию. Даны некоторые рекомендации по воспитанию умных и здоровых детей 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл balalar_terbiyasez_kalmasyn.docx21.14 КБ

Предварительный просмотр:

Балалар   тәрбиясез калмасын

Һәр гаилә үз баласын итәгатьле эш сөючән,белемле итеп күрәсе килә.ләкин теләк бер нәрсә,нәтиҗәсе икенче төрле булырга мөмкин.Тәрбия эше бервакытта да җиңел булмаган.буген исә ул аеруча кыен чор кичерә.Моның сәбәпләре бик куп төрле.болар бүгенге соцаиль-икътисадый шартларда халыкның ярлылануы,табышны тигез бүлмәу,эшсезлек,наркомания,эчүчелек,элекке әхлакый һәм материаль кыйммәтләрнең юкка чыгуы

Шунысы хак:җәмгыятьтә үзгәрешләр барган чакта иң зур зыян балалар өлешенә туры килә.Хәзер инде илдәге кризисның төп сәбәпләрен танырга мәҗбүрбез-нәкъ менә кешенең акыл үсеше белән рухи үсешенең тоткарлануы күп кенә кимчелекләрнең сәбәбе булып тора.Ни кызганыч,хаталарны төзәтү юлы да дөрес сайланмады.Җәмгыятьтә килеп туган тискәре күренешләрнең сәбәпләренә каршы түгел,ә нәтиҗәләргә каршы көрәш алып барыла.Югайсә төрмәләр,милиция хезмәткәрләре санын арттырганчы тәрбия эшенә, бигрәк тә гаилә тәрбиясенә игьтибарны көчәйтү дөрес .

Әйе ата –ана тәрбиясен,ата-ана назын берни белән дә алыштырып булмый.Халык та бит:”Ана сөте белән кермәгән, тана сөте белән керми”дип әйтә.Тәрбия ана сөте белән кермәсә,педагогларга бик зур кыенлыклар кичерергә,зур көч белән хаталарны төзәтергә туры килә.

Гаиләдә ата-ана төп тәрбиячеләр.Ә хәзер тирә-юньгә куз салыйк.Без адым саен тәрбиясезлек мисалларын күрәбез.Ни өчен тәрбия эше аксады? Ата-ананың байлык артыннан куып,тормыш арбасын тартып ,баласын тәрбияләргә вакыты калмыймы?Әллә инде алар баласына тәрбия бирүне үз бурычы итеп санамыймы? Әллә бала үсә,үзе тәрбияләнә дип уйлыймы?

Әлбәттә тәрбия кылу өчен,иң беренче чиратта,үзеңә тәрбияле булырга кирәк.Әгәр сез тәрбияле бала үстерергә теләсәгез күп нәрсәләрдән баш тартырга кирәк.Сез һәр нәрсәдә балагызга уңай үрнәк курсәтергә бурычлы ,әйе,бу кыен ,әмма бу зарури. Сез  намуслы,эшсөяр.тыйнак булсагыз,балагыз да шундый булыр. Сез  яман гадатләргә бирелмәгәнсез икән, балагыз да начарлыкны үз тимәс.Гаиләдә ата- ана берберсен хөрмәтли икән,бер-берсенә булышлык итә икән,

киләчәктә бала үз гаиләсендә мөнәсәбәтләрне шушы нигездә корачак .Оясында ни күрсә,очканында шул булыр,ди халык мәкале.бала гаиләнең көзгесе дә дип әйтәләр халыкта

Атасына карап улын коч ,анасына карап кызын коч диген мәкалгә туктап китәсе килә.Күп гасырлык

Тәҗрибә раслаганча,гаилә тәрбиясендә,малайларны тәрбияләүдә атаның йогынтысы аеруча зур .Шуңа да баланы тәрбияләүчеләр арасында бер ир-ат булырга тиеш.Юнле тәрбияле дип тә өстим

Ата –ананың аерылышуын яки атанын читтә йөрүен бала бик авыр кичерә.Якын кешесен сагыну,горурлының кимсетелүе,тирә-яктагы кешеләрдән оялу,әнисен кызгану,гаиләнең матди хәленең начараюы кебек кичерешләргә бала үзенчә җавап бирә.Берәуләр уз-узенә бикләнә ,икенчеләре явызлана,өченчеләре укуын ташлый.Еш кына ул кешеләргә ,үз- үзенә ышанычын югалта.

Эчкече ата-ана баласын агулаучы,җимерүче җинаятьче .мондый ата-аналар үзләренә хөрмәт яулау турында уйлый да алмыйлар.кунакка барсаң,өстәл артында эчәләр дә эчәләр

“за встречу” дип тә эчәләр,”ступай рюмкасы “дип тә эчәләр Һәм башкалар .Ә бит балалар шунда карап, барысына да өйрәнеп тора.Балалар өчен шампанское алдыгызмы әле дип, бер берсеннән кызыксыналар . башта Алькогольсез шампанское,аннан әз генә градуслы вино да ярый дип ялгыша кайбер ата- ана.Боларнын нәтиҗәсе яхшы булмасын аңласа да, минеке эчәргә өйрәнмәс дип уйлый улГаиләдәге ямьсез күренешләр,гадәтләр балага йогып,аңа ияреп мәктәпкә килә,башкаларны агулый:әйтик,тәуфиксыз сөйләшергә кызлар да тартынып тормыйлар хәзер.Бу зур хәвеф тудыра.”Кызлар җыйнак булса,егетләр тыйнак булыр”ди халык.Өйдә ишетмәсә,теле оялыр иде.югыйсә теле дә белә,колагы да күнгән.Хәзер мәктәптә үз-ара сугышу ,көчсезләрне кимсету күзәтелә.моңа зур сәбәпче булып телевидение да торадыр.андагы юк –бар чит ил кинолары,йогымсыз мультфильмнар баланын психикасын боза.”көчлелегең белән горурланма,кешелегең белән горурлан диген мәкалгә таянып яшүчеләр бик сирәк очрый хәзер кешелегең белән горурланма, кошелогың белән горурлан “дип әйтергә була .манкротлык хөкем сөрә җәмгыяттә.Баланы киендерү,ашатугына тәрбияләү дип аталмый әле.Балаларны ирсәйтү,очындыру,минеке генә иң әйбәте,иң булдыклысы дигән уй сеңдерү-начар.Балалар үз-үзләрен генә яратучы эгоист булып үсә.

Балалар чын кеше булып үссен өчен ата- аналарга берничә киңәш биреп үтәсе килә:

  • 1.Балагызны сәләмәт итеп тәрбияләгез,чыныктырыгыз,спортка җәлеп итегез.Спорт һәм хәрәкәтчән уеннар җитезлекне,түземлелекне ,көчне арттыра.
  • 2.Бала өчен уку-ихтыяр көчен,игтибарны,фикер йөртү активлыгын таләп иткән зур хезмәт ул.Аның китапка мәхәббәтен үстерегез,кызыксынуларын хуплагыз.Өйдә уку хезмәтен оештыруда,кирәк булса,өйгә бирелгән эшләрне үтәүдә ярәм кулы сузыгыз.Балагызда үз көченә ышаныч уятыгыз.укуда кыенлыкларны җиңү-шулай ук көчле ихтыяр,үз дигәнеңдә нык торучанлыкны күрсәтү ул
  • 3. Бер генә эшнең дә ояты юк.Баланы хезмәткә җәлеп итү,аңарда бик күп уңай сыйфатлар тәрбияли.Һәр эш авыр,әмма көчтән килерлек булсын.Шул чакта гына балагызда үз көченә ышаныч туачак, хезмәткә мәхәббәт уяначак.Хәзерге балаларны без киресенчә эштән аралыйбыз.андыйлар кеше хезмәтенең нәтиҗәләрен бәяли белми,кадерсезли.Туземлелек,шәхси үрнәк,уртак эшчәнлек,мактау сүзләре сезгә балагызны тәрбияләргә ярдәм итәчәк.әгәр аның турында хезмәт сөючән бала дип әйтсәләр ,моны сез зур җиңүегез итеп кабул итегез
  • 4.Балаларыгызны халык милли педагогикасына нигезләнеп тәрбияләү көтелгән нәтәҗә бирә.Борынгыдан килгән юрамалар,гыйбәрәләр кулланыгыз.Кешене рәнҗетмә,имансыз белән юлдаш булма,кеше әйберенә кул салма;”Тауга карап тау булып булмый”Түбәнгә карап шөкер ит,югарыга карап фикер йөрт”;Олыласаң олыны олыларлар үзеңне””кайда хезмәт- шунда хөрмәт”

Нәселездә үрнәк алырдай кешеләр бардыр.аларны мисалга китерү дә нәтиҗәсез калмас.Бер сериалны ташлап торып бала белән чын күңелдән сөйләшеп  алу ,икегезгә дә уңай хис-тойгылар өстәр.Бала тормышында проблема туганда,аның сыенырга гаиләсе,хәлен аңлаучы,ярдәм кулы сузучы әти -әнисе барлыгын тоеп яшәсен.Сездән читләшмәсен.Балалар тәүфиклы тәрбияле булса, үзе кебекләр белән юлдаш була.Тәрбиясез, тәртипсез бала яхшы тәрбиялеләр арасында яши алмый,чөнки ул көчле каршы торуга юлыга,һәм үзе дә яхшы якка үзгәрә башлый.Яисә үзеннән-үзе читкә кагыла.

Балаларыбыз киләчәгебез,безнең өметләребез,картлыгыбыз.Ул көннәребез тыныч буламы,кайгы-хәсрәттә узамы-менә бүгенге тәрбиябезгә бәйләнгән.

Ата-ана гаиләнең тоткасы,бала көзгесе дидек.Әгәр тотка купмасын көзге ватылмасын дисәк бер-беребезне саклап,рәнҗетми,хөрмәт белән,тәртипле, эш сөеп яшәргә кирәк

“Бер ягымда-әтием.

Бер ягымда-әнием

Уңымда да, сулымда да

Таянычым бар минем

Яклар кешем бар минем”дисеннәр балалар

Бер ягымда –улым.

Бер ягымда-кызым

 Уңымда да,сулым да да

Картлыгымда таянычым бар минем диярлек булсын үзебезгә

Гатина Әнүзә МАусыл кызы Аскын районы Кышлау-Елга урта мәктәбе рус теле һәм әдәбияте укытучысы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Доклад на родительском собрании "Сила родительского примера"

Материал данного доклада можно применять учителям на родительских собраниях....

Проблемный доклад для родительского собрания: "Родительский авторитет".

Доклад с которым я выступала на общешкольном родительском собрании: "Влияние родительского авторитета на фомирование личности ребенка"...

Доклад для родительского собрания (презентация к докладу в разделе видео)

Кондиционная физическая подготовленность, как основной показатель физического здоровья...

Доклад на родительское собрание "Родительский контроль "

Информация об организации родительского контроля за использованием ребёнкомкомпьютера....

Презентация для родительского собрания "Вред курения" (на татарском языке)

Презентация для родительского собрания "Вред курения" (на татарском языке)...

Родительское собрание Доклад

доклад на родительское собрание "Моё время - мой выбор"...

Доклад на тему: " Содержание и формы проведения родительских собраний. Технология проведения родительских собраний"

Доклад на тему: "Содержание и формы проведения родительских собраний. Технология проведения родительских собраний"....