Ата-аналар җыелышы
материал на тему

Ата-аналар җыелышы барышы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл isnmesez_2.docx23.32 КБ

Предварительный просмотр:

1 а.б. Исәнмесез,кадерле кунаклар!

Менә сез дә килеп җиткәнсез,

Мәктәпнең шау тормышын

Күреп китик  дигәнсез.

2 а.б. Бер утыру үзе бер гомер дип

 Бабайлар бит юкка әйтмәгән.

 Бер очрашып серләр белешү-

         Бу гадәтләр әле бетмәгән.

 1 а.б.  гаиләләр җыелган

 Ял итәр өчен бүген.

 Сүзләрнең иң матурларын

 Әйтмичә мөмкин түгел.

2 а.б.  Гаилә ул - җылы учак. Учак янына гаилә әгъзалары җыела. Гаилә нык булса гына, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була . Гаилә - тормыш көзгесе, тормыш нигезе. Әти-әни аның тоткасы булса, балалар – гаилә көзгесе.

1 а.б. Ана- Җирдәге тереклекнең башы, табигатькә җан өрүче, һәрберебезгә тормыш бүләк итүче, иң изге, көчле зат ул. Ана мәктәбе- тәрбиянең гомерлек изге чишмәсе ул. Ана хакын олылап халкыбыз: “Анаңны, аркаңа күтәреп, өч кат Мәккәгә алып барсаң да, бурычыңны үтәп җиткерә алмассың”,- дигән. Бу сүзләр безгә гасырлар кичеп килеп ирешкән. Безнең балала-рыбыз да онытмасын, җаннарына сеңеп калсын иде дигән теләктә калабыз.

2 а.б.      Укытучы – дөньяны  танып-белергә омтылучы, балаларның керсез пакь күңелләренә гыйлем орлыклары чәчүче һәм аларның тигез матур шытымнар бирүен сабыр гына көтүче остаз, газизләрдән-газиз әниләр белән бер үк дәрәҗәгә куярлык изге зат. Шулай ук балаларның нечкә саф күңеленә саклык белән генә кагылучы, аларга хаклык энҗеләрен тезүче оста киҗәшче психолог та, уку барышында юл күрсәтүче маяк та, алай гына да түгел, укытучы – ул ил-көндә барган һәр яңарыш, һәр борылыш, һәр үзгәрешне үз аңы аша үткәреп, алгарыш мәйданында җиңү яулашкан каһарман шәхес  тә!

Егетләр вокаль ансамбле башкаруында “Шома бас” җыры.

1 а.б. Мәктәбебез коллективы балаларга белем һәм тәрбия бирүдә зур көч куеп эшли. Төп максат – укучыларны уңышлы укыту, заман шартларына яраклашкан шәхес тәрбияләү.

Мәктәп колективының эш нәтиҗәсе аның укучыларында чагыла.

        Грамоталар тапшыру өчен мәктәп директоры Мирзаянова Р.С. бирегә чакырабыз.

  1. Фәннәрне бик яхшы билгеләренә генә үзләштергән уку алдынгыларын чакырабыз:
  • Хасанов Айгиз;
  • Гәрәева Рәмилә;
  • Ли Камил;
  • Илдарханов Динар;
  • Заманова руфинә;
  • Хәбетдинова Язилә.
  1. 2 а.б. Фәннәрне “4”ле, “5” ле билгеләренә үзләштерүче укучылар:
  • Миргалимова Нурзия;
  • Кашапов Илмир;
  • Мансуров Ислам;
  • Кәримов Искәндәр;
  • Тазиева Алинә;
  • Хәбетдинова Руфинә;
  • Салихова Роза;
  • Мансурова Лия;
  • Шарапова Айгизә;
  • Назимов Нурислам;
  • Зиязетдинов Искәндәр;
  • Закиров Нәзил;
  • Хәбетдинов Нәфис;
  • Гилфанов Фирдүс.
  1. А.б. Спорт өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен бүләкләнәләр:
  • Зона буенча баскетбол ярышында егетләр командасы да,   кызлар командасы да  2 урынга лаек, җитәкчеләре – Зиязетдинова Ч.Ф.;
  • Җәйге спартакиадада 400м га йөгерүдә 2 урынны яулаган Хәбетдинов Нәфис, биеклеккә сикерүдә 3 урынны яулаган Гыйлфанов Фирдүс, җитәкчеләре – Зиязетдинова Ч.Ф.
  1. а.б.  “А.Алиш эзләреннән” республика күләмендә үткәрелгән конкурста 6 нчы класс укучысы 3 нче урынга лаек булды, җитәкчесе Мирзаянова Р.С.;
  • Закиров Нәзил дипломга лаек , җитәкчесе – Ли Л.Р. ;
  • “Фоат Садриев укулары”нда 3 урынга лаек булган Мансурова Лия Салават кызы , җитәкчесе – Мирзаянова Р.С.

“Без яшь, без сәләтле” республика проект олимпиадасында лауреатлар:  

Ильдарханов Динар Зиннур улы;

Каримов Искәндәр Алмаз улы;

Миргалимов Азамат Ришат улы .  (Җитәкчеләре Каримова Р.М.).

1 а.б. “Без яшь, без сәләтле” республика интеллектуаль олимпиадасында призер булган Гәрәева Рәмилә Рәмил кызы бүләкләнә. Җитәкчесе – Кашапова Ә.Б.

2 а.б. “Без яшь, без сәләтле” республика проект олимпиадасында лауреатлар:

Гәрәева Рәмилә Рәмил кызы

Гарипов Минневәдис Фазылян улы

Ли Камил Артур улы

Шәрифуллин Рафаэль Фәрит улы. (Җитәкчеләре Кашапова .Б.)

1 а.б. “Россия династияләре” региональ проект һәм иҗади эшләр конкурсында уңышлы чыгыш ясаганнары өчен бүләкләнәләр:

Ли Камил Артур улы, җитәкчесе – Кашапова Ә.Б.;

Таҗиева Алинә Фәндәвис кызы

Илдарханов Динар Зиннур улы

Каримов Искәндәр Алмаз улы ;

Мансурова Лия Салават кызы. (Җитәкчеләре Мирзаянова Р.С.);

Заманова Руфинә Искәндәр кызы;

Закиров Нәзил Марсел улы;

Хәбетдинова Язилә Фаис кызы;

Ли Ринат Артур улы, җитәкчеләре – Ли Л.Р.

  1. а.б. Ли Камил Артур улының “Финансовая грамотность – залог успешного будущего»  җыентыгында  мәкаләсе урын алды, җитәкчесе – Кашапова Ә.Б..
  1. а.б. “Актаныш таңнары” газетасында Гәрәева Рәмилә Рәмил кызының “Ике күрше” исеме астында әкияте дөнья күрде, җитәкчесе – Кашапова Ә.Б.
  2. а б. “Гамил Афзал укулары” республика конференциясендә Башлангыч класслар укытучысы Кашапова Әсма Бастан кызы дипломга лаек булды. Котлыйбыз!

1 а.б.  Биология фәне буенча үткәрелгән методик семинарда 3 нче урынны яулаган Гибадуллина Р.Н. бүләкләнә;

-регионара географик олимпиадада Шарапова Айгизә Алфас кызы сертификат белән бүләкләнде;

- геология фәненнән фото буенча 2 нче урынны Зиязетдинов Искзндәр яулады;

- Шарапова Айгизә биология фәненнән фәнни-практик конференциядә “Авылымның экологик проблемалары” номинациясендә җиңү яулады;

2 а.б.  Кайгыртып гел кеше язмышларын,

Безнең янәшәдә яшисез

Ходай Сезгә озын гомер бирсен

Рәхмәт, Сезгә, чын-чын кеше Сез!

1 а.б. Хөрмәтле укытучыларыбыз! Уңышларыгызга сөенеп, бәхет хисе кичереп яшәгез. Һәр таңны сау-сәламәт каршылагыз. Замана авырлыклары, күңел төшенкелеге Сезне читләтеп үтсен! Бәхетле булыгыз!

  Биктимерова Камилә башкаруында бию.

  2 а.б. Яшәсен әти-әниләр,

 Сәламәт һәм шат булып

 Кызларының, улларының

 Кадерлеләре булып.

1 а.б. Ата-ана хакы дигән

 Кануннар яшәп калсын.

 Гаиләләр һичкайчан да

 Кыйбласын югалтмасын.

2 а.б.  Ата-анадан башка

 Бар нәрсә дә табыла.

 Һәр бала ата-анага

 Изге итеп табына.

 Гаиләләргә татулык, ил-көннәребезгә тынычлык теләп калабыз.

  Гаилә - бала – мәктәп  арасында дуслык күпере мәңге яшәсен!

Миннахметов Айрат башкаруында җыр.

         Хөрмәтле гаиләләр!

              Сезгә булган безнең хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә!

Шатлык һәм куаныч, зур бәхетләр

Юлдаш булсын сезгә гомергә!

Гомер юлларыгыз озын булсын

Тигез тормыш аны бизәсен!

Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,

Авырлыклар мәңге килмәсен.

7 класс кызлары башкаруында җыр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ата-аналар җыелышы” Компьютер технологияләре һәм бала сәламәтлеге ”

8 нче сыйныфта ата-аналар җыелышы” Компьютер технологияләре һәм бала сәламәтлеге ”...

Ата-аналар җыелышы. Баланың шәхес буларак үсеш чорында аралашуның әһәмияте.

Тема.  Баланың шәхес буларак үсеш чорында аралашуның әһәмиятеМаксат.    1.Ата-аналарның балалар белән күбрәк аралашуына этәргеч бирү....

Ата-аналар җыелышы

Тема. Эш  агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш (Гаилә традицияләре һәм балага хезмәт тәрбиясе бирү)   ...

8 нче сыйныф укучыларының ата – аналар җыелышы беркетмәсе

8 нче сыйныф укучыларының ата – аналар җыелышы беркетмәсе...

Ата-аналар җыелышы үткәрү өчен киңәшләр

Ата-аналар җыелышы үткәрү өчен сыйныф җитәкчеләренә психологик киңәшләр...

Ата-аналар җыелышы

Тема: " Гаиләдә ата-ана белән бала арасындагы каршылыклар һәм аларны хәл итү юллары"              Максат :1. Гаиләдә барлыкка килүче низаглы хәлләрне билгеләү  ...

ата -аналар җыелышы(5нче сыйныф)

5 нче сыйныфларның мәктәпкә ияләшүендәге авырлыклар Бурычлар:ата-аналар коллективын балаларны 5 нче сыйныфта өйрәтүгә ияләшү үзенчәлекләре белән таныштыру;аларга практик киңәшләр бирү....