Открытый урок по истории 6 класс
план-конспект урока (6 класс) на тему

6

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 6_nchy_syynyf.docx30.81 КБ

Предварительный просмотр:

Ачык дәрес

Тема: “Нәрсә ул икътисад?”

(6 нчы сыйныф)

Мөсәгыйтова Г.Р.

2012 -2013 нче уку елы

6 нчы сыйныф

Слайд 1

Тема: “Нәрсә ул икътисад (экономика)?”

План:

  1. Икътисад (экономика) сүзенең килеп чыгышы.
  2. Кешеләрнең ихтыяҗлары.
  3. Кеше ихтыяҗларын канәгатьләндерү чарасы буларак җитештерү.
  4. Икътисад (экономика) сүзенә төшенчә буларак тар һәм киң мәгънәдә аңлатма бирү.

Максат:

  1. Икътисад (экономика) сүзенең килеп чыгышын аңлату,  төшенчә буларак тар һәм киң мәгънәдә аңлатма бирү, икътисадның кешеләргә ничек итеп хезмәт итүнә мисаллар китерү.
  2. Укучыларның фикерләү сәләтләрен,  сөйләмнәрен үстерү, төркемнәрдә эшләргә өйрәтү.
  3. Табигатькә һәм табигый байлыкларга карата сакчыл караш тәрбияләү.

Дәрес тибы: Катнаш дәрес.

Дәрес төре: Интеграл дәрес

Төшенчәләр: Икътисад, ихтыяж, җитештерү, кулланучы, байлыклар

Материал һәм җиһазлау: 

  1. Дәреслек (А.И.Кравченко, Е.А.Певцова. Җәмгыять белеме (6 кл.)
  2. Презентация “Икътисад нәрсә ул?”
  3. Терәк схемалар.

Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше. (1 минут)
  1. Исәнмесез, хәерле көн.
  2. Әйдәгез, укчылар, бер – беребезгә елмаю бүләк итик тә, дәресебезне башлап җибәрик.

Тырышкан табар, ташка кадак кагар.

  1. Бу мәкальнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз?
  2. Без үзебезнең тырышлыгыбыз, белемнәребезнең ныклыгы белән максатыбызга ирешергә тиешбез. Хезмәттә, укуда һәр кеше барлык көчен куеп тырышып хезмәт итсә, укыса гына  зур үрләр яулаячак. Мин сездән бу дәрестә, зур тырышлык сорыйм. Уңышлар сезгә.

  1. Актуальләштерү. (7 минут)

Слайд 2

  1. Сүзлекне тикшерү (презентация).
  1. Төшенчә буларак экологиягә аңлатма бирергә?
  2. Экология – кешене әйләндереп алган тирәлек турындагы фән.
  3. Табигатьне саклау нәрсә дигәнне аңлата?
  4. Табигатьне саклау – җирнең  ресурсларын саклау, рациональ файдалану һәм кабаттан торгызу чаралары.

 

  1. Артык сүзне тап уены (такта)
  1. Бу рәтләрдә кайсы сүз артык?
  1. Кеше, мәдәни мирас, җәмгыять, табигать.
  2. Экология, табигатьне саклау, конституция, буын.

Слайд 3 -9

      3. Миннән сорау, сездән җавап уены. (презентация)

  1. Бөтендөнья табигатьне саклау союзы, халыкара җәмәгать оешмасы? (“Гринпис”)
  2. “Әйләнә – тирәне саклау турында”гы законны чагылдырган документ? (конституция)
  3. Үсемлек һәм хайваннарның сирәк очрый торган һәм юкка чыгу куркынычы астындагы төрләрнең исемлекләре язылган китап исеме? (кызыл китап)
  4. Кешенең табигый тереклек итү тирәлеге? (табигать)
  5. Кешенең хуҗалык эшчәнлегенең табигатькә тискәре тәэсире кайсы җәмгыять чорында көчәеп китә? (индустриаль җәмгыять)
  6. XX гасырда кешенең табигый тереклек итү тирәлеге бозылу, кешелек җәмгыяте белән табигать арасындагы конфликтның өлгереп җитүе нәрсәгә китерә? (экологик кризис)
  7. Кешеләрнең табигатькә зыян китерә торган эш гамәлләренә мисаллар китерегез. (суны, болыннарны пычрату, туфракны яраксызга әйләндерү, үсемлекләр һәм хайваннарны күпләп юк итү)
  1. Яңа материал  белән таныштыру. (25 минут)

Слайд 10

      Балаларның игътибарын, презентациядә күрсәтелгән йортка юнәлтәбез.

Йортның  нигезе булган кебек, җәмгыятьнең дә нигезе бар. Ул экономика. Нәрсә соң ул экономика?

Слайд 11

           Икътисад (экономика) сүзе борынгы грек галиме Аристотель тарафыннан кертелгән.

Экономика

                           “эйкос”                                                               “номос”    

                  (йорт  хуҗалыгы)                                                 (кагыйдә, закон)

Өй хуҗалыгын алып бару кагыйдәләре

(дәфтәрләргә яздырып кую)

Слайд 12

      Шулай ук б.э.к. IV гасырда борынгы грек галиме Ксенофонт “Ойкономия” дигән китап яза.  Ул анда йорт хуҗалыгын алып бару һәм игенчелек белән шөгыльләнүнең кагыйдәләрен күрсәтә. Бу кагыйдәләр башта “экономия”, соңыннан “экономика” дип аталган.

Слайд 13

Хәзерге вакытта экономика сүзе бик киң мәгънәгә ия.

Экономика

өй хуҗалыгы                                  предприятие хуҗалыгы                     дәүләт хуҗалыгы

      Кешелеккә һәм аерым кешегә тереклек алып бару өчен билгеле бер яшәү шартлары кирәк. Кешеләргә яшәү өчен кирәк булган, алар шунсыз яши алмый торган барлык әйберләр ихтыяҗлар дип атала. Ә хәзер ихтыяҗның нәрсә икәнен яхшырак аңлап китәргә кирәк. Рус шагыйре Корней  Чуковскиның  - “серле агач” дигән шигыре бар. Мин өй эшенә шушы шигырь  белән танышып, ятлап килергә кушкан идем.

  1. Әйдәгез әле укучылар бу шигырь белән танышып китик әле.
  2. Бу агачта ниләр үсә соң?
  3. Ә безгә көндәлек нәрсәләр кирәк соң? Әйдәгез кирәк дип санаган  рәсемнәрне “серле агачка”  беркетик. (такта)  

Димәк безгә көндәлек кирәк булган әйберләр ул ихтыяҗ дип атала.

  1. Сүзлек өстендә эш.

Ихтыяҗ – тактада

Слайд 14

       Иң беренче чираттагы ихтыяҗлар ризыкка, кием – салымга, торакка. Ихтыяҗлар саны даими артып тора һәм төрлерәк була бара. Хәзерге җәмгыятьтә кеше белемгә, медицина хезмәтенә, башка кешеләр белән аралашуга, төрле формаларда ял итүләргә һәм буш вакытын үткәрүгә һәм башка ихтыяҗларын канәгатьләндерегә тырыша.

      Ләкин чынлыкта “серле агач” юк, шуңа күрә кешеләргә үзенә кирәкле әйберләрне җитештерергә туры килә. Кеше ихтыяҗларын канәгатьләндерү чарасы булып җитештерү тора.

  1. Сүзлек өстендә эш.

Җитештерү – китап буенча 42 бит.

      Кеше ихтыяҗлары чиксез, ә хуҗалык өчен кирәкле табигый, хезмәт һәм акча ресурсларының чикле булуын онытырга яратмый. Бу ихтыяҗларны бары тик икътисади, ягъни хуҗалык эшчәнлеге генә канәгатьләндерә ала. Эшчәнлек нәтиҗәсендә кеше үзенә яшәү өчен әйберләр җитештерә һәм уңайлыклар, байлыклар булдыра.

  1. Сүзлек өстендә эш.

Байлыклар – китап буенча 41 бит.

Слайд (күзләргә күнегү) 15-16

Слайд 17

      Ләкин кеше өчен кирәкле булган әйберләрне җитештерүне генә икътисад дип атап булмый. Җитештерү өчен иң беренче чиратта табигый байлыклар кулланыла.

  1. Нинди табигый байлыкларны беләсез?

Кемнәрдер шушы табигый байлыкларны кулланып әйберләр булдыралар.

  1. Ә бу әйберләр безнең кулларга ничек килеп эләгә соң?
  2. Әйе дөрес, кибетләр аша.  Кибетләр дә шулай ук икътисад өлкәсенә кагыла.

Табигый                      товарларны                         товарларны                       товарларны

байлыкларны             эшләп чыгару                     сату                                     куллану

алу

  1. Сүзлек өстендә эш.

Кулланучы - тактада

  1. Ныгыту. (10 минут)

Слайд 18

  1. Логик чылбырны аңлатып бирү. (презентация)
  1. Күргәнегезчә икътисад безне һәръяклап әйләндереп алган.

  1. Икътисад төшенчәсенә тар һәм киң мәгънәдә аңлатма бирү. (такта)

(дәфтәрләргә яздырып кую)

  1. Төркемнәргә эш.

Бирем:

  1. Икътисад (экономика) белән без кайларда очрашабыз?
  2. Столовойда төшке аш, кибеттән азык – төлек алу, теш врачына бару, кинотеатрга бару, парикмахерга бару һ.б.

Слайд 19

  1. Өй эше. (1 минут)

  1. Төшенчәләрне белергә.
  2. Икътисад, экономика, ихтыяҗ, җитештерү сүзләрен кулланып кроссворд төзергә. Бу сүзләр үзәк сүз булырга тиеш. Сүзләрне сайлап алу ирекле.

  1. Йомгаклау. (1 минут)

Нәтиҗә ясау, билгеләр кую.

Дәрескә үзанализ.

      Мин сезнең игътибарга бүген 6 нчы сыйныфта “Нәрсә ул икътисад?”  дип аталган ачык дәрес тәкъдим иттем.  Дәреснең - тибы катнаш, чөнки әлеге дәрестә үткән дәресне кабатлау да, яңа теманы өйрәнү өлешләре дә бар. Мин үзем 6,7,8 сыйныфларны яратыбрак укытам, чөнки алар белән төрле темаларга фикер алышырга һәм төрле проблемаларны җанлыкрак хәл итү мөмкинлеге күбрәк.

      Теманы өйрәнгәндә алынган максатлар:

  1. Икътисад (экономика) сүзенең килеп чыгышын аңлату,  төшенчә буларак тар һәм киң мәгънәдә аңлатма бирү, икътисадның кешеләргә ничек итеп хезмәт итүнә мисаллар китерү.
  2. Укучыларның фикерләү сәләтләрен,  сөйләмнәрен үстерү, төркемнәрдә эшләргә өйрәтү.
  3. Табигатькә һәм табигый байлыкларга карата сакчыл караш тәрбияләү.

      Дәреснең кабатлау өлешенә якынча 8 минут бирелде. Ул вакыт эчендә оештыру моментлары, уен рәвешендә үткән теманы бәяләү, сораулар буенча белемнәрне бәяләү булды.

      Төп этап, яки яңа теманы аңлату 25 минут чамасы вакытны алды. Дәреснең бу этабында күрсәтмәлекнең күп төрләре файдаланылды. Дәреснең темасы кызыклы, үзенчәлекле, бу – төрле эш алымнарын уңышлы кулланырга мөмкинлек бирә. Укучыларга бирелгән белемнәрне слайд материаллар белән  тулыландырып барырга тырыштым. Актуальләштерү һәм яңа материал өчен вакыт рациональ файдаланылды дип уйлыйм. Теманы укучыларга җиткергәндә компьтер технологияләрен отышлы кулланырга тырыштым. Дәреснең һәр этабында сүзлек белән эшләүгә игътибар биреп, укучыларның күзаллау күнекмәләрен үстерү максатына ирештем дип уйлыйм.

      Укучыларны ял иттерү максатыннан дәрес уртасында физкультминутка үткәрдем.

      Дәрестәге психологик атмосфера миндә уңай тәэсир калдырды. Укучылар белән аралашу зур проблемалар һәм кыенлыклар тудырмады.

      Дәрес җанлы һәм файдалы үтте. Дәрескә куелган максатларга ирештем, бурычларны үтәдем дип саныйм.

      Сезнең киңәш – тәкъдимнәрегезгә мин бик  шат һәм алдан рәхмәтле.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Открытый урок по истории в 7 е классе на тему:«Встреча миров. Великие географические открытия и их последствия».

Открытый урок  по истории в 7 е классе на тему:«Встреча миров. Великие географические открытия  и их последствия»....

Конспект открытого урока по истории. 8 класс. Тема урока "Восстание декабристов".

Конспект открытого урока по истории в 8 классе. Тема урока "Восстание декабристов"....

ра зработка открытого урока по истории древнего мира" Повторительно-обобщающий урок по теме "Древняя Греция" для 5 класса

Данный урок был разработан  для  конкурса "Учитель-года ". Представлен урок повторения  и обобщения по истории "Древней Греции" в 5 классе в виде путишествия....

Открытые уроки по Истории Отечества в 7,8,9 классах специальной (коррекционной) общеобразовательной школе VIII вида. Авторские разработки учителя истории Юрченко Е.Ф. (14 уроков)

Открытые уроки по Истории Отечества в 7, 8, 9 классах специальной (коррекционной) общеобразовательной школе VIII вида....

Открытый урок по Истории. Краеведческий курс «История Ставрополя - Тольятти» в 8 классе по ФГОС ООО

Представляется разработка урока, проведённого в рамках значимого для города Тольятти события (50-летие ВАЗа)....

Открытый урок в 5 классе " История географических открытий "

Знакомство детей с открытием Австралии и Антарктиды....

Методическая разработка открытого урока по истории по теме: «Кризисные моменты в истории России и роль Русской Православной Церкви в их преодолении».

Региональный этапXXVII Международных Рождественских образовательных чтений«Молодежь: свобода и ответственность» РЕГИОНАЛЬНАЯ НАУЧНО-ПРАКТИЧЕСКАЯ КОНФЕРЕНЦИЯ«НАУКА И ИСКУССТВО В ...