Корыч менә шулай чыныкты
статья по теме

Хаметшин Марат Зиннурович

А.Батталның батырлыгы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon korych_men_nichek_chynykty.doc84 КБ

Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

АЛЕКСЕЕВСКИЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

ЗУР ТИГӘНӘЛЕ МУНИЦИПАЛЬ ГОМУМИ

УРТА БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ

Муса Җәлил исемендәге I республикакүләм фәнни-гамәли конференциягә бәйге эше.

     Эшләде:  8 нче сыйныф укучысы Хәмитшина Зөһрә Марат кызы .

     Җитәкче: Зур Тигәнәле гомуми урта белем бирү мәктәбе укытучысы Хәмитшин Марат Зиннур улы.

2011 ел.

Эчтәлек.

Кереш. “Туган илем, барлык рухым сиңа...”. (А.Алиш).............. 3

Төп өлеш.

“...безнең гомер

Ил гомеренең тик бер чаткысы”. (М.Җәлил)................................  4

Йомгаклау.

           “...Сагынган саен, без аны

          Бик биеккә, зәңгәр күккә

          Күтәрербез җырларда”. (Ф.Кәрим)....................................................  9

Кулланылган әдәбият.......................................................................... 11

“Туган илем, барлык рухым сиңа...” (А.Алиш)

                                                             

                                                                Исмең калсын, үзең үлсәң дә,

                                                               Тарихларда укып ятларлык.

                                                                                         М.Җәлил.

     “Батырлык ул – рухи матурлык... Әнә шуңа күрә дә халкыбыз кеше күңеленең рухи бөеклеген югары бәяләгән. Батырларның кылган изге гамәлләре, данлы исемнәре әкиятләргә күчкән, җыр – дастаннарга кергән. Каһарманлык, чорлар аша кичеп, бүгенге көннәргәчә килеп җиткән. Халкыбыз улларының һәм кызларының Бөек Ватан сугышы чорында күрсәткән тиңдәшсез фидакарьлеге дә күңелдән мәңге җуелмас. Шул Олуг Батырлык алдында безнең дәвер кешеләре генә түгел, киләсе гасырларда яшәүчеләр дә башларын иярләр әле...” (10, 3б.)

      Әйе, бу күз яшьле, кан коюлы рәхимсез сугышта татар солдатлары тиңдәшсез, какшамас рухи ныклык, Ватанга чиксез бирелгәнлек үрнәге күрсәтәләр. “Туган илебезнең һәрбер карыш туфрагын... җанын-тәнен аямыйча күкрәк киере саклыйлар... курку белмәс, артка чигенмәс... алып йөрәкле” татар ирләре. (13,5б)  Советлар Союзы Маршалы И.С.Конев якташларыбызга югары бәя биреп: “...Татарстанда туган егетләр... арысланнар кебек сугышалар”, ди.(7, 10б.)        

       Сугышалар, яраланалар, яу кырында һәлак булалар... Андыйлар һәрвакыт батырлар исемлегендә. Ә әсир төшкәнннәр?..

     Эзтабар язучы Шаһинур Мостафин үз язмаларында: “... әсирлеккә эләккән татарларның саны нибары 2,2 процент булган икән бит.  Әсир булган башка милләт вәкилләре турында да уйланырлык саннар бар...”, дип яза һәм 48,  28, 7 процент кебек саннар китерә. (7, 11б.)

     “Шушы фактлар үзләре үк безнең милләттәшләребезнең яу кырында, чыннан да, “арысланнар кебек сугышуларын” ышандырырлык итеп раслыйлар. Әсирлеккә дә алар үз теләкләре белән төшмәгәннәр. “Тәмуг оясы”нда да сынатмаганнар”. (7, 11б.)  Нәкъ менә шуңа күрә дә патриот шагыйрь, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе  лауреаты Муса Җәлил үзе генә дә татар халкының намусы һәм батырлык символына әверелгән. Аның исеме бөтен планетабызга мәгълүм. Ә бит ул берьялгызы булмаган  - үлем җәзасын  ун сугышчан дусты белән иңгә-иң торып каршылаган . Аларның берсе дә дошман алдында баш имәгән, палач балтасы алдында каушап калмаган...

       Ул каһарман җәлилчеләрнең берсе – Абдулла Батталның безнең авылдашы-быз булуы зур горурлык. Чөнки алар “сугышның иң мәкерле кануннарына тап булып та, сынмаганнар, Иманнарына тугры калганнар”. (4, 94б.)

      “Еллар үткән саен, шундый батырларның фидакарьлеге белән кызыксыну үсә-көчәя бара...”, дип билгеләп үтә Ш.Мостафин (7, 11б.). Без дә бу сүзләр белән килешәбез. Туган авылыбызның С.Баттал исемендәге Зур Тигәнәле туган якны өйрәнү музее каршында эшләүче  “Туган якны өйрәнү” түгәрәгендә төрле эзләнү эшләре алып барабыз, данлыклы кешеләрнең гаиләләре белән элемтәләр оештырабыз, чаралар уздырабыз.

      “Үткәнен белмәгәннең, киләчәге юк”, диләр бит. Безгә тыныч тормыш яулап биргән батырларны онытырга ярамый. Аларның тормыш юлын, иҗатын, кылган зур эшләрен өйрәнеп, алар үрнәгендә тәрбияләнеп, матур яшәүгә омтылырга кирәк...

      Шундый уй белән кулыма кабат Җәлил шигырьләрен алам:

                                      “Кайдан алды егет мондый көчне,

                 Кайдан алды мондый ялкынны?” (12, 163б.)

Чынлап та каян килгән гади авыл егете Абдулла Батталга шундый көч, ныклык һәм кыюлык? Ничек тәрбияләделәр икән аны әти-әнисе? Туган авылымның кайсы чишмәсендә ага андый шифалы су? Әллә урманындагы йөзьяшәр нарат-имәннәр шавында ишетте микән батыр булу серләрен? Бәлки бу, аны корыч ихтыярлы, какшамас нык рухлы дуслар белән очраштырган язмыш бүләгедер?  

  “... безнең гомер

  Ил гомеренең тик бер чаткысы”. (М.Җәлил)

Тупса бит ул Җир-әнкәгә

Иң башлап беркетелә...

Шуннан чыга шытар орлык,

Лачыны, бөркете дә.

 Хәрби хезмәт ветераны, шагыйрь Риза Шәфинең бу юллары безнең сорауга җавап итеп махсус язылган кебек.

        Шулай һәр олы елганың башы нәни чишмә булган кебек, һәрбер олы шәхеснең башлангычы туган туфрагында. Ә безнең туган ягыбыз Республикабызның нәкъ үзәгендә, данлы Биләр төбәгендә урнашкан авылларның берсе – олуг тарихлы Зур Тигәнәле. Ерак бабаларыбыз дәүләтенең башкаласы – шөһрәтле Биләргә сыенып утырган бу сала күп кенә тарихи вакыйгаларның шаһите булган. Шулар турында уйлаганда, күз алдына шәп атларда дала ярып чапкан һун бабайларның, һәрдаим күченеп йөргән һәм нәкъ шул төбәктә тирән эз калдырган венгр-мадьярларның, бу якларга килеп төпләнеп калган болгар-савирларның сурәтләре килеп баса. Шуңа күрә бу  төбәктә ирләрнең элек-электән нык бәдәнле, кыю, батыр, куркусыз булуына күнеккәннәр. Туган авылыбызның, бу як халкының тарихы, гореф-гадәтләре Абдулланың холкына да тәэсир итмичә калмагандыр.

       Ләкин кешенең үсешендә, шәхес булып формалашуында төп урынны нәсел җебе, әти-әнисе, туганнары алып тора.

       Алты бала тәрбияләп үстереп, олы тормышка әзерләгән гаилә башы Вазыйх абзый белән Нурдидә апаны авылда һәркем белгән. Вазыйх абый, гади авыл агае, бернинди дә белеме булмаган килеш, үзлегеннән  музыка  уен кораллары ясап, үзе үк шуларда уйнаган. Төрле үләннәрдән төнәтмәләр ясап авылдашларын дәвалаган, авырткан тешләрне алган, янә бер һөнәре – сәгатьләр төзәткән. Моны бары тик күпкырлы талант иясе генә башкара аладыр.                        

      Югарыда әйтелгәннәр бу гаиләдә үскән балаларның да тырыш, хезмәт

сөючән, алдынгы карашлы, зиһенле, яңалыкка омтылучан, кайгыртучан, иҗади, туган иленә һәм халкына бирелгән булып үсәчәгенә шик калдырмый.    

       Чынлап та Батталларның алты баласы да  тормышта  үзләренә бәяле урын таба. Алар арасында укытучы, хисапчы, очучы, артист, культура хезмәткәре һәм инженер да була.  

      Ә Абдулла әлеге гаиләдән чыккан биш куркусыз егетнең дүртенчесе. “Абдулла ул 1916 елның 1 маенда туды. Ул тугач та, әниебезнең күкрәге шеште, баланы имезә алмады. Өй борынча йөреп, кемнең имчәк баласы бар шуңардан имезде. Шуңа карамастан, Абдулла туп кебек түгәрәк, төп шикелле нык булып үсте. Семьябыз ишле иде: биш малай, бер кыз бала. Абдулла иң төпчеге булмаса да, иркә үсте. Барыбыз да аны ярата идек, ни кыланса да көлеп кенә карый идек. Кайвакыт чаялыгы чиктән ашып китсә, әни, әллә чынлап, әллә шаярып, “син минем баламмени, син бит бөтен авыл сөтен имеп, ил малае булып үстең!”-дип әйтә иде”,- дип искә ала Салих ага Баттал энесенең балачагы турында.

        “Ил малае” - ана кеше алдан ук улының иле өчен гомерен дә кызганмаячагын сизгән диярсең. Бәлки шулай үзен туендырып үстергән “халкына” рәхмәтле булып үскәндер Абдулла? Ил әниләре сөте белән күчкәндер халкына көчле мәхәббәт?

        Авыл баласы буларак, төрле эшләрдә чыныгып, 7 сыйныфны тәмамлаганнан соң, 1937 елда аны армия сафларына алалар. Абдулла бик теләп бара, чөнки кече яшьтән үк, абыйсының очучы фуражкасын киеп йөргән вакытлардан бирле, хәрби кеше булырга хыяллана. Димәк, абыйсы Салихның үрнәге дә Абдулланың чыныгуында зур роль уйнаган булып чыга. Алай гына да түгел, Муса Җәлил белән беренче очраштырып таныштыручы да абыйсы була бит. Бу танышлык барысының тормышында да мөһим роль уйнаячагын ул вакытта белмәсәләр дә, Салих Баттал соңрак:

“Стенамда – рәсем, каләмдәшләр.

Анда, Муса, синең белән мин.

Ә маркада нигә бергә түгел

Һич булмаса энем белән син?

Үзе булмаса да, бу рәсемдә

рухы гәүдәләнгән аның да.

Заданиеңне Салих Баттал булып

үтәп йөргән бит ул лагерьда.

Безнең шигырьләрне бергә укыган...

Димәк, бергә булган анда без...

Көрәштәшләр, Совет маркасында

Һәммәбез дә бергә чагылабыз!,- дип яза.

        Бу юллар Муса һәм Батталларның турыдан-туры тыгыз бәйләнештә  булуын, бер үк язмыш юлы үтүләрен аңлата. Легендар очучы, поэзия һәм проза өлкәсендә үзенә генә хас алым белән иҗат итеп, үз йөзен ачкан әдип, авылдашыбыз Салих ага Муса Җәлилнең иҗатташ дусты һәм киңәшчесе булган булса, энесе Абдулла Баттал аның каһарман көрәштәше. Димәк, Муса белән Батталлар тормышта һәм көрәштә бер-берләренә алыштыргысыз үрнәк юлдаш.

       Абдулланың хәрби тормышы Казанда башлана. Ул Кремельдә хезмәт итә. Үз теләген искә алып, аны кече командирлар курсына укырга билгелиләр. Ләкин көтмәгәндә бәхетсезлеккә очрап, аягын имгәтә һәм госпитальдә аяк бармакларын кисәргә мәҗбүр булалар. Шуннан хәрби хезмәткә яраксыз диеп өйгә кайтарып җибәрәләр.Тик егетебез боекмый.

      Кайту белән Абдулланы авылның клуб мөдире итеп билгелиләр. Бу хезмәт аның холкына бик тә килешә. Сәхнәдә ул артист та, гормончы да, конферансье да, юмарист та була белә. Хәтта үзе дә шигырьләр яза. Озакламый аны район газетасы редакциясенә эшкә алалар. Аңа Татарстан радиосына барып, декломатор буларак чыгышлар ясарга да туры килә. “Абдулла микрофонны беренче күрүенә дә карамастан, кәгазьсез чатлатып укый, ник бер тотлыксын. Алай гына да түгел, колхоз җитәкчеләренә карата шактый усал, тәнкыйтъ сүзләрен дә кыстырып җибәрә”. “Абдулла яшьтән үк кыю булып үсте. Тартынып, уңайсызланып торуның ни икәнен дә белми иде” –дип искә ала Салих Баттал энесе турында. Тумыштан булган кыюлыгын менә шулай хезмәт эшчәнлеге барышында чыныктырган күрәсең.                                              

      Бөек Ватан сугышы башлангач, аның  аягы зәгыйфь булу сәбәпле тылда калырга мөмкинлеге була. Тик ул үз теләге белән фронтка китә һәм яраланып пленга эләгә. Демблин лагерында Муса Җәлилгә очраган иң беренче таныш кеше дә Абдулла Баттал була.

      Таза гәүдәле, киң җилкәле булганга күпләр аны кадровый офицер дип уйлый. Әсирләр лагеренда булуына да карамастан, ул хәрбиләрчә, чиста-пөхтә киенеп, сакал-мыегын кырып, гәүдәсен төз тотып йөри. Шунлыктан аның үлем карточкасына да “дер руссише оберлейтенант”, ягъни рус армиясенең өлкән лейтенанты, дип язылган була. Чынлыкта исә ул гади колхозчы, рядовой солдат була.

       Лагерьда берара Абдулланы абыйсы Салих дип уйлыйлар. Бераздан Берлиннан булачак “Идел-Урал” дәүләтенең булмаган “президенты Шәфи Алмас килә.  Ул Абдулланың атаклы шагыйрь булмавын аңласа да, барыбер аны үз якларына аударырга тырышкан, “Идел-Урал” редакциясенә эшкә чакырган. Озакка сузылган сөйләшү вакытында Абдулланың көчле ихтиярлы, максатчан, кыю кеше икәнен аңлап, “үз ярдәмчесе” итәргә теләгәндер мөгаен. Ләкин ул “һич нәрсәдән курыкмыйча, фашистларны атасы анасы белән сүгә”. (6,126б.) Бервакыт  Абдулланы кулга да алалар. Атарга җыеналар, дигән сүз дә чыга. Әммә шымчының сүзен беркем дә расламый. (6, 127б.) Чөнки “Абдулла – бик нык рухлы, нинди генә авырлыклар булса да, шаярып, көлке сүзләр белән үткәрергә тырыша. Сөйләргә гаять оста. Төрле хикәяләр сөйләп, әсирләрне рухландыра, шигырьләр укый. Үзе җитез, һәркөн бер мәртәбә баракларны әйләнеп чыга, төрле яңа хәбәрләр ишетеп кайта... аның шундый көчле рухлы булуы... әсирләргә бик ошый. Шуңа Абдулланың танышлары күп, һәрберсе хөрмәт итә, аңа кулдан килгән кадәр ярдәмне кыла”. (8, 23б.)

        Шул ук вакытта Абдулла Баттал оешмада элемтәче вазифасын үти, иң хәтәр заданиеләрне башкара.(6, 128б.) “Гайнан Кормаш кебек, Муса Җәлилнең иң ышанычлы дусларыннан берсе иде Абдулла Баттал”, дип искә ала җәлилче Фәрит Солтанбеков.(18 ) Салих ага Баттал да:

                            “Барысы да бер җан, бер тән булып

                            көрәштеләр янып бер утта”,- ди.

         Таш капчыкта бик авыр көрәш юлы үтеп, каһарманнарча шәһит китәргә туры килә шул авылдашыбызга. Тик ул бу юлны, чын ирләрчә, башын югары күтәреп  кабул итә.

Тик кояштан кем күз йомып котыла!-

                                    Күрде. Башкалар да күрделәр.

                                    Мәңге яңграр бу өч сүзлек җөмлә:

                                    “Татарлар елмаеп үлделәр!..” (1,54б. )

“Әйе, елмаеп батырларча үлгәннәр!

Җәлил һәм аның дусларының батырлыгына хәтта төрмә ялчылары да сокланып караган: гестапо офицеры соңыннан бу батырлыкны күреп, үзенең таң калуын һәм тетрәнүен әйткән. Бу-шулай, дошман нәкъ менә көчсезлеге өчен тетрәнгән, үзенең үлемен сизеп калтыранган, ә совет уллары үлемне үзләренең җиңүе итеп күргәннәр, дошманның җиңелүен күреп шатланганнар”. (16 )

Туфрак күмәр тәнне, күмә алмас

                                         Ялкынлы җыр тулы күңелне

                                         “Үлем” диеп әйтеп буламы соң

              Җиңеп үлгән мондый үлемне? ( 12, 84б.)

 Тик шигырьдә әйтелгәнчә туган илгә кайтып “үлгән Үлемсезгә” әверелү дә җиңел генә бирелми җәлилчеләргә. Абдулла Батталны саксызлыгы аркасында фашистларга яшерен оешма эзенә төшәргә ярдәм итүдә гаеплиләр. Әмма Батталлар эзтабар язучы Р.Мостафин әйткәнчә: “көрәшчеләргә хас сынмас рухлы һәм хаксызлык каршында бил бөгә белмәс холыклы шәхесләр”.( 17,62б. ) Шуңа күрә бу авырлыкны да лаеклы “җиңеп чыгалар”. Көрәштәше Ф.Солтанбәков һәм башкалар ярдәме белән “аның намуслы пакъ исеме” (19) халкына кайтарыла.  

Җәлил әйткәнчә:

“Утны, суны кичеп, кешелеккә

Җиңеп алдык бөек чынлыкны.

Безнең яшьлек менә шулай үтте,

Корыч менә шулай чыныкты”.

         

“...Сагынган саен, без аны

Бик биеккә, зәңгәр күккә

Күтәрербез җырларда”. (Ф.Кәрим)

      Һәр төбәкнең үз горурлыгы һәм күренекле кешеләре була. Батталлар гаиләсе шул горурлыкның берсе. Авылыбызда олысы-кечесе аларны хөрмәт белән искә ала. Карт-коры алар рухына багышлап дога кыла, авылыбызда музей эшләп килә, яшьләр бу нәселнең тарихын өйрәнә, шигырь бәйрәмнәрендә Салих аганың шигырьләре яңгырый, укучы балалар фәнни конференцияләрдә Батталларның тормыш, көрәш һәм иҗат юлына багышлап чыгышлар ясыйлар, төрле әдәби чаралар уздырыла, аларга багышлап шигырьләр языла:  

   Кайттыгыз сез, еллар тузанында

   Күмелсә дә киткән эзегез...

  Тузаннарда калып каралмады

  “Батталныкы!” дигән йөзегез!..(4, 201б. )

       Әйе илебез, халкыбыз данын югары йөрткәннәр алар. Мондый батырлык онытылырга тиеш түгел. Каһарманнар турындагы хәтер, мәңгелек шәм булып, киләчәк буыннарга яктырып барырга тиеш. Чөнки батырлар үрнәге бүгенге һәм киләчәк буында гомумкешелек кыйммәтләренә аңлы караш тәрбияли. Без дә куркусыз якташларыбызга лаек булып үсик. Җәмгыятькә, әйләнә-тирәсендәге кешеләргә файдалы була белик. Үзебезнең татар икәнлегебезне онытмыйк. Безнең тормышыбыз өлкәннәр авыр дип зарлансалар да, сугыш чорыннан күпкә матур. Тик кешеләр, хәтта без балалар да шуны күреп бетермибез икән. Төрле начар гадәтләр ияртәбез,  сынабыз, сыгылабыз, кешелеклелек югала. Үз теләге белән якты дөньядан китүчеләр дә күп. Без дә оныкчыкларыбыз соклана алырлык кешеләр булсак иде. Муса Җәлил гасырлар һәм төрмә стеналары аша безгә җибәргән васыятьне аяк астына салып таптамыйк:

“Син яшәмә җирдә файдасыз бер

                                       Түмгәк булып тигез урында.

Янып калсын гомрең маяк булып

           Үзеңнән соң килгән буынга”. (12, 167б.)

Кулланылган әдәбият.

1. С. Баттал. Сайланма әсәрләр. - Казан: Татарстан китап нашрияты, 1974.

2. С.Баттал. Тылсымлы балдак. - Казан: Татарстан китап нашрияты, 1980.

3. Р. Батулла. Тузга язмаган хәлләр. - Казан: Татарстан китап нашрияты, 1997.

4. Ш.Бәдертдин. Олы юлда – Олы Тигәнәле. – Казан:”Сүз” нәшрияте, 2006.

5. Г.Кашшаф. Муса турында истәлекләр. – Казан: ТАССР Министрлар Советы каршындагы Матбугат идарәсенең К.Якуб исемендәге матбугат комбинаты, 1964.

6. Р.Мостафин. Җәлилчеләр: Очерклар, җәлилчеләр иҗаты. – Казан: Татарстан китап нашрияты,1988.

7. Ш.Мостафин. Хәтер яктысы: Документаль-публицистик язмалар.- Казан: Татарстан китап нашрияты, 2004.

8. Ф.Солтанбәков. ”Эш күрсәткән ирне Ил онытмас...” -  “Мужество останется в веках...”(Җәлилче истәлекләре).- Казан:”Матбугат йорты”нәшрияте, 2001.

9. Р.Файзуллин. Сайланма әсәрләр. - Казан: Татарстан китап нашрияты, 2005.

10. М.Шәймиев. “Батырлар Китабы” – “Книга Героев”. – Казан: Татарстан китап нашрияты, 2000.

11. Р.Шәфи. Иң матур чагың. Казан: Татарстан китап нашрияты, 1983.

12. М.Җәлил. Моабит дәфтәрләре. Факсимиль басма.-Казан: Татарстан китап нашрияты, 2000.

13. Каһарман каләме: шигырьләр, хикәяләр, әсәрләрдән өзекләр / төз. В.Нуриев, Л.Сафиуллина; кереш сүз авт. И.Ибраһимов. – Казан: Татарстан китап нашрияты, 2010.

Кулланылган вакытлы матбугат:

14. С.Баттал.“ Гади Муса”. Ватаным Татарстан газетасы, 1966 елның 15 февраль саны.

15. Ф.Баттал. “А.Баттал : вырвать из плена клеветы”. Газета “Открытый урок”,  июль 2007 года.

16. Г.Кашшаф. “Аларның исемен халык онытмас. Совет Татарстаны.№199, 1959 ел.

17. Р.Мостафин. Партия “имәне” белән сөзешкән “Казан үгезе”. “Татарстан” журналы. №11, 2004 ел.

18. Р.Мөкатдисов. “Пегасны йөгәнләгән якташ”. Ватаным Татарстан газетасы, 1995 елның 8 август саны.

19. Ф.Солтанбәков. “Онытырга мөмкин түгел!..” Ватаным Татарстан газетасы, 1999 елның 25 август саны.

     Шулай ук С.Баттал исемендәге Зур Тигәнәле туган якны өйрәнү музеенда булган тарихи материаллар, документлар, фотолар һәм шәхси архивымдагы фотосурәтләр кулланылды.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Таблицы Шульте .

Таблицы для развития внимания....

Әдәби уку дәресенең техник картасы (Зәкәрия Әхмәров «Шулай да булгалый» 3 сыйныф, татар төркеме)

Әдәби уку дәресенең техник картасы (Зәкәрия Әхмәров «Шулай да булгалый» 3 сыйныф, татар төркеме)Гарифуллина Ф. Ш., Мияссарова И. Х. Әдәби уку: 3 нче сыйныф: Дәреслек. 2 кисәктә. 2 кисәк. – Казан: “Мәг...

Таблицы Шульте

Таблицы Шульте для определения устойчивости внимания и динамики работоспособности....

Таблицы Шульте

Практическая значимостьЗнакомство с описанием опыта использования таблиц Шульте для дошкольников позволит другим педагогам и воспитателям лучше узнать эту интересную практику, чтобы включить ее в свою...