Нәрсә ул бәхет? темасына б.с.ү. дәресе
план-конспект урока (8 класс) по теме

Галиуллина Диляра Ахмадулловна

Тема:Нәрсә ул бәхет?

Максат: 1.Укучыларның тормышка карашларын тирәнәйтү, аларны тормышка әзерләү .

2. Фикерләрен әдәби әсәрләрдән , тормыштан алынган мисаллар ярдәмендә дәлилләп бирүгә ирешү

3. Укучыларда әдәп- әхлак кагыйдәләрен тәрбияләүне дәвам итү

Җиһазлау: Чәчәк таҗы, Р.Фәхретдин сүзләре, “Сөембикә” һәм “Ялкын” журналлары, аңлатмалы сүзлек, җыр дискы,ноутбук,экран

Дәреснең ысулы: аңлату- күрсәтү, өлешчә эзләнү

Дәреснең төре: сөйләм телен үстерү

Дәреснең тибы: әңгәмә                       

Укыту алымы: тест , газета журналлар белән эш

Дәреснең методы: күрсәтмәле, гамәли, эврестик(өлешчә эзләнүле)

Материал: Бәхет турында/ Н.Дәүли – Казан китап нәшрияты, 1964

 Балаларга үгет- нәсыйхәт /Р.Фәхретдинов.- Казан : Матбугат йорты,   2002

 

                                        Дәрес барышы:

 

 

-Исәнмесез, укучылар . Хәерле көн ! Хәлләрегез ничек?

-Яхшы.

- Утырыгыз. Әдәбият   дәресен башлыйбыз. Укучылар, бүгенге дәресебезне без сөйләм телен үстерү дәресе итеп үткәрербез. Һәм мин сезне “Нәрсә ул  бәхет?” дигән темага чын күңелдән әңгәмә корырга чакырам. Бүген без сезнең  тормышка карата булган карашларыгызны ачыкларбыз,иҗади фикер йөртү сәләтләрен арттырырга тырышырбыз.Һәм шушы куелган максатларга ирешү өчен, төрле матбугат чараларыннан да , халык авыз иҗатыннан да файдаланырбыз.

-Укучылар, әңгәмәбезне өй эшен тикшерүдән башлыйк әле. Сезгә өй эше итеп “Мин бәхетне нәрсәдә күрәм?” дигән темага инша язарга бирелгән иде,әйдәгез укып үтик әле, бәхет төшенчәсен кем ничек аңлый икән?(иншалар укыла)

-Рәхмәт,балалар,бик матур иншалар язып килгәнсез. Ә хәзер әйдәгез менә бу чәчәккә игътибар итегез әле.Чәчәкнең үзәгендә зур итеп бәхет сүзе язылган, ә таҗларында бәхет төшенчәсенә кергән сүзләр. Укучылар, укып чыгыйк әле шул сүзләрне.(бер укучы укый).Рәхмәт,ә бит шушы төшенчәләрне сез дә үзегезнең иҗади эшләрегездә чагылдыргансыз.Димәк,балалар, безнең фикерләр тәңгәл килә.

Ә хәзер мин сезгә аңлатмалы сүзлектән бәхет төшенчәсенең нәрсә аңлатканын укып үтәм. Бәхет –исем 1. Тулы канәгатьләнү халәте һәм хисе. 2. Эштә,тормышта,укудагы уңыш. 3. Бәхет чыганагы, бәхет китерүче Мәсәлән: Бәхетем син минем, шатлыгым син.

    - Укучылар, инде хәзер алдагы әдәбият дәресләрендә үткән әсәрләрне искә төшереп үтик.Сез ничек уйлыйсыз,без танышкан кайсы язучының иҗатында әсәрендә бәхет темасы яктыртыла?

   (Г.Исхакыйның “Сөннәтче бабай”,Г. Бәшировның “Туган ягым- яшел бишек”әсәрләре).

 - Укучылар, “Сөннәтче бабай” әсәрендә тукталыйк әле.Сезнеңчә,

 Сөннәтче бабай бәхетлеме? Ул бәхетне нәрсәдә күрә?Аның эше кешеләргә нәрсә китерә?

  Әйе,сәламәтлек – зур бәхет. Ә инде гореф – гадәтләребезне үтәп, башка кешеләргә сәламәтлек китергән кеше, чыннан да, икеләтә бәхетледер.

-“Туган ягым- яшел бишек”әсәрендә бәхет нәрсәдә чагыла?

 

                           Психологик аутотренинг

Кулларыгызны уыгыз. Иснәгез! Чиста кулыгызга утлы шар алыгыз(святлячок) Шуны үстерегез ,иң яхшы уйлар салыгыз! Бәхет турында уйлагыз! Шуны күршегезгә бүләк итегез! Тик исегездә тотыгыз, сезнең яхшы уйларыгыз үзегезгә кире әйләнеп кайтачак. Бәхетле булыгыз!

-Укучылар, ял итеп алдык, инде дәресебезне дәвам итик.Сезнең алларыгызда  Н.Дәүлинең “Бәхет турында” дип аталган шигыре.Мин сезгә хәзер шул шигырьне укып үтәм, ә сез игътибар белән карап барыгыз һәм уйланыгыз:шагыйрь бу шигыре аша ни әйтергә тели?  Бай булу бәхетме?(фикерләр тыңлау)        

- Укучылар, бәхетне һәркем үзенчә аңлый, ә менә безнең күренекле шәхесләребез бәхетне нәрсәдә күрә? (газета-журналлардан алынган фикерләр тыңланыла)

 

              Укучылар, сез бәхет турында нинди мәкаль-әйтемнәр  беләсез?

                                                                                                        

Бәхет –мөмкинлек, аннан файдаланыгыз               

 

Бәхет- хозурлык,аның рәхәтен күрегез.                                        

                                                                                                                                                                                                                                                                

Бәхет –байлык, аның кадерен белегез.                                                                                                             

                                                                                        

Бәхет –сер, аңа төшенегез                                                                                 

                                                                                                           

Бәхет –сәламәтлек, аны саклагыз.                                                                        

 

 Ә хәзер укучылар, тест-уен тәкъдим итәм (Тест таратыла)

 Тестны тикшерү, дөрес җавапларны билгеләү

  Дәрескә билге кую

  Өй эше: “Минем бәхетем” дигән темага шигырь язып карарга.                                         Йомгаклау:

     Укучылар, дәресебез ахырына якынлашты. Бүген без сезнең белән бәхет турында сөйләштек.Әңгәмәбезне татар халкының мәгърифәтчесе, атаклы педагог һәм галим Ризаэдин Фәхретдиннең “Нәсыйхәт” китабында язылган “Изгелек  итү” дигән сүзләр белән төгәллисем килә.(экраннан укыла)

       “Дөньяда бәхетле вә рәхәт яшәүче - башкаларга мәрхәмәтле һәм

 шәфкатьле кеше.Мәрхәмәтле кешенең һичкайчан эче пошмас, рәхәтлектә гомер кичерер. Изге күңелле кешеләр Аллаһы Тәгалә каршындагы бурычларын намус белән үтәп килерләр. Шуның өчен күңелләр һич кайчан газапланмас.

         Тәндәге әгъзәләрнең берсе генә авыртса да,бөтен гәүдә сызлый.Шуның кебек үк, берәр кеше кайгы, хәсрәткә төшсә, аны белүче кешеләр һәрберсе кайгырырга, хәсрәтен уртаклашырга тиеш. Һәркем бәхетле , кадерле булуын теләр. Ләкин бәхетле булу өчен бер генә юл бар- башкаларга яхшылык, изгелек итү”

                  Балалар, мин сезгә бәхет телим. Һәр туган көнгә шатланып, яхшылык эшләп, изгелек кылып яшәгәгез. Туры юлдан читкә тайпылмагыз! Сау-сәламәт булыгыз!

               

Бәхетлеме кеше дөньяда?

 

Бәхетлеме кеше дөньяда?

Ай туганда җиргә туса да,

Бишегендә көлеп ятканда

Күз тиярлек матур булса да,

Туган җирен анам димәсә,

Анам диеп, янып көймәсә,

Чишмә суын учлап эчкәндә

Йөрәгендә шатлык сизмәсә,

Нигә туган кеше дөньяга?

Бәхетлеме кеше дөньяда?

                             Киемнәре ефәк булса да,

                             Сандугачлар сайрап торганда

                             Бакчалардан гөлләр  җыйса да

                             Гомерендә бер шатлык күрмәсә,

                             Бер моңланып җырлый белмәсә,

                             Бәхетсезнең зарын ишетеп

                             Ярдәм кулын аңа бирмәсә,

                             Кем булган соң кеше дөньяда?

                             Бәхетлеме кеше дөньяда?

Бизәкләре алтын булса да, хөрмәләре

Көмеш табакта өстәлендә ташып торса да,

Кулларында сөял булмаса, тир тамчысы йөзен юмаса,

Гомер буе икмәк ашап та, тозлы тирнең тәмен тоймаса

Тук булганмы кеше дөньяда?

Бәхетлеме кеше дөньяда?

                       Чит илләрдә рәхәт торса да, болытларга кадәр җиткереп 

                        Асылташтан сарай корса да

                        Туган йортын кабат күрмәсә,

                        Туган җиргә ятып үлмәсә,

                        Яз көнендә чәчәк куярга

                        Каберенә дуслар килмәсә,

                        Ник яшәгән кеше дөньяда?

                        Бәхетлеме кеше дөньяда?   

                                                                      (Нәби Дәүли)         

 

ТЕСТ

 

1.Кайсы санны бәхетле сан дип атыйлар?

              а) 13

                    б) 7

                    в) 9

2. Телевидениеда алып барылган уен

                     а) “Бәхетле очрак”

                     б) “Бәхетсез очрак”

                     в)  ”Бәхетле бала”

3. Бәхет төшенчәсе нәрсәне аңлата?

                     а) тулы канәгатьләнү халәте һәм хисе

                     б) уен

                     в) көлкеле вакыйга

4.” Бәхетле бала” шигырен кем язган?

                     а) Г.Тукай

                     б) М.Җәлил

                     в) Һ. Такташ

5. Танылган сәүдә үзәге

                     а)”Шатлыклы”

                     б) “Бәхетле”

                     в) “Сөенеч”   

 

 

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

татар теле дәресе. Исем темасын гомумиләштереп йомгаклау

"Исем темасын гомумиләштереп кабатлау" дәресе үткәрелде...Бу дәрес презинтация белән алып барылды. Исем темасын тулысынча кабатлау дәресе.Дәрес-сәяхәт формасында үтте....үзебезнең Нурлат буенча ...

5 нче сыйныф (рус төркеме) табигать һәм без темасына татар теле дәресе.

5 нчы сыйн ыф (рус төркеме) табигать һәм без темасына дәрес эшкәртмәсе....

Рәвеш төркемчәләре темасын кабатлау-ныгыту дәресе

“Рәвеш. Рәвеш төркемчәләре” темаларын кабатлау ныгыту. Белемнәрне гамәләдә куллана алу күнекмәләре булдыру. Халык авыз иҗатында, гомумән, матур әдәбиятта рәвешләрнең кулланылышына,  яңгырашына иг...

"Терек организмнарның әйләнә-тирәгә җайлашуы" темасын гомумиләштерү дәресе.

План-конспект обобщающего урока по биологии в 9 классе по теме "Приспособление организмов к окружающей среде"...

5"В" СЫЙНЫФТА "КЕРЕШ СҮЗЛӘР" ТЕМАСЫНА ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЕ.

5"В" СЫЙНЫФТА "кЕРЕШ СҮЗЛӘР" ТЕМАСЫНА ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЕ....

8нче сыйныфта “Иярчен вакыт җөмләләр” темасына татар теле дәресе

8нче сыйныфта “Иярчен вакыт җөмләләр” темасына татар теле дәресе...

8нче сыйныфта “Иярчен вакыт җөмләләр” темасына татар теле дәресе

8нче сыйныфта “Иярчен вакыт җөмләләр” темасына татар теле дәресе...