М.Фәйзинең "Галиябану" драмасына анализ
материал (8 класс) по теме

М.Фәйзинең "Галиябану" драмасына анализ ясау дәресе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon galiyabanu-analiz.doc35 КБ

Предварительный просмотр:

Дәрес№11

Тема.  М.Фәйзи. “Галиябану” әсәрен анализлау.

Максат.  1. “Галиябану” әсәрен өйрәнүне йомгаклау,әсәргә анализ ясау.

2.  Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

3. Мәхәббәтнең байлыктан өстен булуын төшендерү.

Җиһазлау.

Дәрес барышы.

I. Оештыру.

    1.Уңай психологик халәт тудыру.

    2.Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.

II.Актуальләштерү.

  1. Өй эшен тикшерү. 

 Әсәрнең эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү.

а) “Галиябану” драмасындагы төп конфликтны ачыклагыз. (байлык – мәхәббәт)

ә) Мәхәббәт –кешене күтәрә, үстерә торган хис дибез. Галиябану белән Хәлилгә карата бу фикернең дөреслеген раслагыз.

б) Исмәгыйль Хәлилне яратамы?

В) Галиябану һәм Хәлил образларының берникадәр идеаллаштырып бирелгәнлеген сез ниләрдә күрәсез?

г) Хәлилнең үлеменә кемнәр ни дәрәҗәдә гаепле?

Д) Драма иске гореф-гадәтләрнең кайсы якларын кабул итмәү рухы белән сугарылган? Гасырлар буена килә торган гаилә тәртипләрен кайсы образлар гәүдәләндерә?

Е) Драмада икенче планда торган геройларны, ягъни ярдәмче персонажларны билгеләгез, аларга характеристика бирегез.

III. Төп өлеш. 

М.Фәйзи. “Галиябану” әсәрен анализлау һәм образларга характеристика бирү.

Бу әсәрен М.Фәйзи “Сәгадәтбану” исеме астында 1916 елның көзендә язып тәмамлый, әмма кат-кат төзәтә, икенче елны да әле үзгәрешләр кертә. Әсәрнең исемен дә алыштыра: мәхәббәтенең ахыры үкенечле беткән кызга “сәгадәт” (бәхет) сүзе, чыннан да, туры килми.

Әсәрнең темасын билгелик. (мәхәббәт)

Төп конфликт нәрсәдә? (байлык-мәхәббәт)

Идеясе (әйтәсе килгән фикере)

Проблемалар.

Образларга характеристика

Галиябану − гади авыл кызы. Аның иң зур теләге − сөйгән егетенә кияүгә чыгып, бәхетле булу. Аның авылның башка кызларыннан аермасы юк диярлек: алар кебек үк киенә, эшен эшли, җиләккә йөри, көянтәләп су китерә, чигү чигә, шатлана, кайгыра, әти-әнисенең сүзеннән чыкмый. Бераз аермасы да бар-барын. Галиябану − үз авылында гына түгел, тирә-якта да чибәрлеге белән дан казанган кыз. «Менә кыз дисәң кыз, чәчрәп тора, − ди яучы карчык Бәдига. − Уңган, җитез. Ул төс дисәң, юлыңда башыңны җуярлык». Атасы Бәдри дә искәртә кызының төсен, буен, акылын, белемен, җитезлеген. Ярлы кызы булса да, авылның зур бае, матурлыгына кызыгып, Галиябануга өйләнергә йөри. Авыл егетләре кызга күз өстендә каш итеп карыйлар, аңа «сандугач» дип исем кушалар. Әлбәттә инде, бөтен яктан килгән кызның бәхете булырга тиеш.

Галиябануның сөйгәне − авылның ярлы егете Хәлил. Автор аны «урта хәлле» ди, киемнәре дә әйбәт кенә: «аягында ыспай итек, каплавыч яка, итәкләре чигелгән күк сатин күлмәге өстеннән төймәләми генә простойрак пиджак кигән». Бәдига карчык аның турында: «Хан кызын димләсәң дә, оят китермәслек егет»,− ди. Хәлилнең сүзләре, үз-үзен тотышы, гадәт-холкы да яучының сүзләрен раслап тора. Авылда ул беренче гармунчы. Шулай ук Галиябануны өзелеп ярата.

Галиябануга өйләнергә йөрүче икенче бер егет − Исмәгыйль. Автор аны: «Күп җир биләүче бай егет»,− дип таныштыра. Исмәгыйль дә чибәрлеге, җорлыгы ягыннан кешедән ким түгел. Үзенең бай булуын, көчле булуын туры килгәндә искә төшерергә ярата. «Минем исемем ишетелгәндә,− ди Исмәгыйль үзе турында, − бөтен тирә халкы тетрәп торалар. Минем бөтен авыл халкын бармагымда уйнатырга кулымнан килә». Әнә шушы кеше, Галиябануны үзенә алырга теләп, ике яшь йөрәкнең бәхетенә аркылы төшә.

Ой эше. «Галиябану һәм Хәлил − иске гадәт-йола корбаннары» дигән темага инша языгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Анализ 2-х эпизодов: 1. "Встреча Аксиньи с ландышем" по роману М. А. Шолохова "Тихий Дон" (Т.4, ч. 7, гл.1.) 2. Сочинение. Анализ эпизода "Изображение снежного заноса" по роману М.А. Шолохова "Тихий Дон" (Кн.3,ч.6,гл.50).

Раскрыть душевное состояние персонажа через описание картин природы ( по роману М.А.Шолохова "Тихий Дон"). 1. Урок анализа эпизода. 2. Сочинение - анализ эпизода....

Урок - практикум . Элективный курс «Занимательная жизнь русского слова». 9класс Тема урока: «Лингвистический анализ текста В.П.Астафьева «И прахом своим …»» Цель урока: Произвести лингвистический анализ текста на фонетическом, лексическом, морфоло

Цель урока:Произвести лингвистический анализ текста на фонетическом, лексическом, морфологическом и синтаксическом уровнях языка.Задачи урока:применить полученные теоретические знания о  ли...

Анализ диктанта схема анализа

Дана схема анализа. Это ускорит вашу работу...

Анализ сказки-были А.Платонова «Неизвестный цветок». Анализ сказки-были А.Платонова «Неизвестный цветок».

Тип: урок- исследование  Цели:  1) познакомить с фактами биографии            А.Платонова; ...

ТЕКСТ ЛИРИЧЕСКОГО ПРОИЗВЕДЕНИЯ КАК ОБЪЕКТ ЛИНГВИСТИЧЕСКОГО АНАЛИЗА /из опыта работы: анализ стихотворения М.Ю.Лермонтов «Из-под таинственной, холодной полумаски»/.

В современном преподавании литературы в школе одной из самых важных является работа над анализом, изучением, исследованием художественного произведения.В связи с этим наиболее эффективной формой...

Статья по методике математики Анализ УМК: Мордкович А.Г. Алгебра и начала математического анализа 10-11 классы (базовый уровень)

Анализ УМК: Мордкович А.Г. Алгебра и начала математического анализа 10-11 классы (базовый уровень)...

Анализ стихотворения А.С. Пушкина "Зимняя дорога. Анализ стихотворения Есенина «Пороша».Сопоставительный анализ стихотворения С.А. Есенина «Пороша» с приведённым стихотворением А.С. Пушкина «Зимняя дорога».

Стихотворение А. С. Пушкина « Зимняя дорога» — одно из замечательных произведений русского поэта. Когда читаешь это стихотворение, невольно представляются унылые и в то же время таинственные рус...