Сочинение “Беркем дә онытылмаган, бернәрсә дә онытылмаган”
творческая работа учащихся (8 класс) по теме

Шамсуллина Гульнара Шатовна

Һәрбер кешенең үз яшәү тарихы, үз язмышы бар. Тамырларың – туганнарың, әби-бабайларың турында яңа мәгълуматтан хәбәрдар булу бик кызык. Әмма иң кызыгы – бөек шәхесләр, геройлар – Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында белү. Әлеге кешеләр – чын мәгънәсендә каһарманнар, курку белмәс, Ватаннарына тугры булып калган кешеләр. Аларның күпчелеге яу кырыннан әйләнеп кайтмаган.

Скачать:


Предварительный просмотр:

МБОУ «Абсалямовская основная общеобразовательная школа»

Ютазинского муниципального района

Республики Татарстан

Татарстан Республикасы

Ютазы муниципаль районы

Әбсәләм төп гомуми белем бирү мәктәбе

Всероссийский конкурс сочинений “Россия тарихында минем якташларым”

Сочинение

“Беркем дә онытылмаган, бернәрсә дә онытылмаган”

Работу выполнила: ученица 9 класса МБОУ «Абсалямовская основная общеобразовательная школа» Шакирова Алия Айратовна.

Руководитель: учитель татарского языка и литературы I квалификационной  категории МБОУ «Абсалямовская основная общеобразовательная школа» Ютазинского муниципального района Шамсуллина Гульнара Шатовна.

Эшне башкарды: Әбсәләм төп гомуми белем бирү мәктәбенең  9 сыйныф укучысы Шакирова Алия Айрат кызы.                                                                                                                                                            

Җитәкчесе: Әбсәләм төп гомуми белем бирү мәктәбенең I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шамсуллина Гөлнара Шат кызы.

                                              2013 ел

        Һәрбер кешенең үз яшәү тарихы, үз язмышы бар. Тамырларың – туганнарың, әби-бабайларың турында яңа мәгълуматтан хәбәрдар булу бик кызык. Әмма иң кызыгы – бөек шәхесләр, геройлар – Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында белү. Әлеге кешеләр – чын мәгънәсендә каһарманнар, курку белмәс, Ватаннарына тугры булып калган кешеләр. Аларның күпчелеге яу кырыннан әйләнеп кайтмаган.

        Бөек Ватан сугышы геройларының берсе – хатын-кыз, безнең авылдашыбыз,ветеран укытучыбыз - Нурҗиһан Шәфикъ кызы Мәликова.

        Нурҗиһан Шәфикъ кызы 1921 елның 3 февралендә Әбсәләм авылында дөньяга килә. Әбсәләм мәктәбенең җиде сыйныфын бишле билгеләре белән генә тәмамлап, 1938 елда имтиханнар бирмичә Бөгелмә педагогик училищесына укырга керә, ә инде 1941елда аны уңышлы тәмамлап чыга. Шул ук елны сугыш башлана. Беренче көннәрдән үк авыл ир-атларны, улларны сугышка озата. Алар арасында Нурҗиһанның әтисе Шәфикъ тә була.

        1942 елның сентябрендә Нурҗиһан апа иптәше Лидия белән Татар АССРының Баулы урта мәктәбендә эшли башлый.

        Көн саен радио аша алар дикторның һәм Сталинның чыгышларын тыңлый. Дус кызы белән бергә кызлар бөтен чыгышларны тыңлап, түбәндәге фикергә киләләр: “Без фронт өчен нәрсә эшли алыр идек?” Һәм алар үзләрен фронтка алу үтенече белән хәрби комиссариатка баралар. Әмма комиссар ишетергә дә теләмичә, бары бер сүзне генә кабатлый: “Сезгә балаларны укытырга һәм тәрбияләргә кирәк”. Ләкин кызлар нык торган: “Без, Ватанны саклар өчен, фронтка барачакбыз, ә сугыштан соң балаларны укытачакбыз”.

        Гариза язып, үз ихтиярлары белән фронтка китәләр.

        “Безне бөтен мәктәп һәм Баулы шәһәренең халык мәгарифе бүлеге озата чыга”, - дип искә ала иде Нурҗиһан Шәфикъ кызы. “Баулыдан безне атта Бөгелмәгә алып китәләр, аннан, поездга утырып, Мәскәүгә барып җиттек. Ә яңадан безне Серпухов янындагы очу частенә җибәрәләр. Башта бөтен төр укуларны – винтовкадан, зенит һәм ракетадан атуларны  үттек. Төннәр буе безне урман буйлап йөрттеләр, пластун шуышуга, карта буенча ориентлаша белергә өйрәттеләр”.

        Иптәше Лида санитар бүлеккә китә, ә Нурҗиһан апа үзе зенит частенә эләгә. Зенитчылар бүлегендә унҗиде кеше була. Донбасста булып, ул сугышның йөзен күрә – тирә-якта аталар, снарядлар оча, әйләнә-тирәдә хәрабәләр була, кешеләр үлә, бөтен нәрсә канга бата.

        “Безнең бүлек, – дип сөйли ул, - Днепр ГЭСын саклый. Без баскыч буенча зениткаларны, шуннан ук атып булсын өчен, икенче катка һәм аннан биегрәккә, өскә таба күтәрдек. Безнең бурыч – әлеге бомбаларның һәм атуларның кайдан килгәнлеген билгеләү. Өч рота кискен көрәш алып бара. Безнең беренче рота фашист самолетларын бәреп төшерде, ә икенче һәм өченче роталар тар-мар ителде. Безнең күз алдыбызга куркыныч сурәт килеп басты: кан елгалары ага, кемнеңдер кулы, кемнеңдер аягы өзелә. Яралы солдатлар, аларны исән калдырмыйча, атып үтерүләрен ялвардылар. Моны кем эшли алыр иде соң? Кайбер минем дусларым, моңа түзә алмыйча, психик яктан авырулыларга әверелделәр, аларны госпитальгә җибәрделәр.

        Без, зенитчыларга, - дип дәвам итә иде Нурҗиһан апа,  төрле шәһәрләрдә күп объектларны: вокзалларны, предприятиеләрне сакларга туры килә. Шәһәрләр хәрабә хәленә килә, ә яшь кыз һәм егетләр немец-фашист яулап алучыларга каршы көрәшә.

        Украина фронтыннан соң без Белоруссиягә, соңыннан фронтның Польша сызыгына күчтек. Бу 1945 елда була. Краков шәһәреннән Варшава аша Берлинга ике юл бара. Безнең полк Краков шәһәрендә урнаша, һәм безгә шәһәрне сакларга туры килә. Постта часовойлар торды. Краков шәһәренә немецлар тулысынча миналар урнаштырганнар. Шәһәрне алардан арындырганда, безнең күп кенә солдатларыбыз һәлак булды.

        Старшинабыз безгә һөҗүм ясаячаклары турында белде. Без, зенитчылар, йортның икенче катына мендек. Ир-атларга гранаталар калдырдык.Шулай итеп, исән калдык”.

        Нурҗиһан апаның хәтерендә уелып калган вакыйгалар нәкъ менә Краков шәһәре белән бәйле булган, чөнки ул вакытта – 7 – 8 майда сугыш тәмамлана.

        “Җиңү көне килеп җиткәч, без сугышның тәмамлануына чиксез шатландык, - дип дәвам иткән иде хикәяләвен Нурҗиһан апа.Әмма без, зенитчылар, күперләрне сакларга калдык, аннаң соң безне Япониягә китәргә әзерләделәр. Дөрес, соңыннан әлеге карар юкка чыгарылды. Безнең өчен сугыш Польша җирлегендә тәмамланды. Һәм менә, ниһаять, без эшелонда Ватаныбызга кайтып барабыз”.

        Һәм бары тик 1945 елның 17 августында Нурҗиһан апа Шәфикъ кызы Ватанына кайта.

        Нурҗиһан апаны тыңлаганда, Муса Җәлилнең “Чәчәкләр” исемле шигыреннән юллар искә төшә:

Бу җирдә күп булды сугышлар,

                                       Янгыннар, явымнар, давыллар,

 Киселде күп батыр тормышлар,

                                       Янды зур калалар, авыллар.

                                        Ил өчен барды бу зур көрәш,

                                        Давыллы, дарылы елларда.

                                        Сеңде бу туфракка күпме яшь,

                                         Күпме кан тамды бу кырларга.

     Шул каннар һәм яшьләр аркылы,

                                         Ил бөек җинүгә иреште.

  Яз килде; дулкынлы, ялкынлы,

                                         Чәчәккә төренде җир өсте.

        Нурҗиһан Мәликованың казанышлары шактый: ул “Ватан сугышының II дәрәҗәле Ордены”, Жуков исемендәге медаль, “Фронтовик 1941-1945” күкрәк билгесе, “Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 25 ел, 30 ел, 40 ел, 50 ел, 55 ел, 60 ел” юбилей медальләре, “В.И.Ленинга 100 ел тулуны билгеләүдә мактаулы хезмәт өчен” юбилей медале, “СССРның Кораллы Көчләренә 50, 60, 70 ел” медальләре, 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында җинүгә 55 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасының истәлекле билгесе  белән бүләкләнгән.

            Фронттан кайткач, Нурҗиһан Шәфикъ кызы, кайчандыр хәрби комиссарга вәгъдә иткәндәй, тыныч һөнәренә әйләнеп кайта: туган Әбсәләм авылында ул башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли башлый. Биредә ул, 1976 елга кадәр хезмәт күрсәтеп, лаеклы ялга китә.

        Сугыштан соң Нурҗиһан апа кияүгә чыга. Аның ике улы һәм бер кызы туа. Һәм гомере буе кече улы  белән яши. Балалары,оныклары һәрвакыт  аның белән булдылар. Ютазы районының халыкка матди ярдәм күрсәтү бүлеге, Бөек Ватан сугышы ветеранын даими рәвештә кайгыртып, аңа ярдәм күрсәттеләр. Җиңүнең алтмыш еллыгына ветеранга зур суыткыч бүләк иткәннәр. Ул аны онытмауларына бик шат иде. Әбсәләм авылы медицина бүлеге ветеранның сәламәтлеге турында кайгырта, ел саен  Нурҗиһан апа район хастаханәсендә медицина тикшерүләре уза һәм табиблардан, күрсәтелгән медицина хезмәтеннән бик канәгать була. Ә инде 2012 нче елны аңа квартира бүләк итәләр. Шул елны Нурҗиһан апаның сәламәтлеге какшый һәм ул вафат була.

       Без,Әбсәләм мәктәбенең укытучылары һәм укучылары, Бөек Ватан сугышында катнашкан ветеран укытучыны беркайчан да онытмыйбыз. Нурҗиһан апаны мәктәптә үтүче  барлык тантаналы чараларга, укучылар белән булган очрашу һәм әңгәмәләргә чакырып тордык. Тимурчылар аңа даими рәвештә ярдәм күрсәттеләр.

        Безгә, балаларга, Бөек Ватан сугышындагы батырлыклар турында тыңларга бик кызык, әмма ветераннарга авыр фронт елларны искә алу җиңел түгел. Ветераннарның истәлекләре күңелләребезгә үтеп керә, һәм шуңа күрә без җирдә иң кадерле нәрсә – Тынычлык икәнен белеп яшибез. Безнең буынның якты киләчәге өчен көрәшкән батырларның исемнәрен мәңге хәтердә сакларга тиешбез.

     

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

презентация "Вена (столица Австрии), Берн (столица Швейцарии) для 7 класса"

Наглядное пособие в форме электронной презентации при изучении темы "Das Gesicht einer Stadt - Visitenkarte des Landes" ("Лицо города - визитная карточка страны") в 7 классе при работе с текстами на с...

Рэй Берк и Рон Херрон "Воспитание на основе здравого смысла"

Проверенное и поэтапное руководство по воспитанию ответственных детей и созданию счастливой семьи...

Сочинение об абзацном отступе, сочинение о задаче автора рассуждения, сочинение о существительном - дирижере.

Данные сочинения  предназначены для подготовки к работе над лингвистической темой....

Беркем дә ,бернәрсә дә онытылмады

Бу ачык чара сугыш темасын яктырта. 9 май алдыннан үткәрелә....

Беркем дә,бернәрсә дә онытылмады

Бу ачык чара сугыш темасын яктырта.9 май алдыннан үткәрелә....

Тест Трансактный анализ Э. Берна (Тест ребенок, взрослый, родитель).

Ролевые позиции в межличностных отношениях по Э. Берну...

Подготовка к ЕГЭ. Уроки 1-2 из системы уроков по написанию сочинений. Тема: "Структура сочинения. Основные критерии к сочинению"

Мной разработана система уроков по проблеме  "Как научить писать сочинение по прочитанному тексту" в 11 классе. Данные уроки в системе - первый и второй.    Тема урока: "Структура сочин...