Беркем дә ,бернәрсә дә онытылмады
материал (5 класс) на тему

Бахтегараева Райхана Нигматзяновна

Бу ачык чара сугыш темасын яктырта. 9 май алдыннан үткәрелә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon berkem12.doc70 КБ

Предварительный просмотр:

Педагогик укуларда катнашу өчен заявка

Фамилиясе, исеме, әтисенең исеме

Бәхтегәрәева Рәйхана Нигъмәтҗан кызы

Шәһәре

Алабуга шәһәре

Эш урыны

ТР АМР “Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 9 нчы урта мәктәп”

Вазифасы

Укытучы

Гыйльми дәрәҗәсе, исеме

-

Мәкаләнең исеме

Беркем дә онытылмады,

Бернәрсә дә онытылмады!

Катнашу формасы

E-mail / телефон

1809001504@tatar.mail.ru

89172702981

Р.Н.Бәхтегәрәева

Татарстан, Алабуга шәһәре

БЕРКЕМ ДӘ ОНЫТЫЛМАДЫ,

БЕРНӘРСӘ ДӘ ОНЫТЫЛМАДЫ!

Әдәби-музыкаль кичә

МАКСАТ:

 1. Сугышның кырыс чынбарлыгын, халкыбызның сугыш кырларындагы батырлыгын, патриотизмын һәм милли горурлыгын күрсәтү.

2. Укучыларны фикер йөртүгә өйрәтү аша сугыш ветераннарына хөрмәт , ихтирам хисләре, кешелеклелек сыйфатлары, җаваплылык хисе тәрбияләү.

 3. Сөйләм әдәбен камилләштерү буенча эшләү.

ҖИҺАЗЛАР: 1. Газета – журнал материаллары

                              2.“Барысы да фронт өчен,

                              Барысы да Җиңү өчен!”

                       3. “Беркем дә онытылмады,

                            Бернәрсә дә онытылмады!”

                          4.”Бөек Җиңүгә 68 ел исемле плакатлар

                          5.Сугыш темасына рәсемнәр,мәңгелек ут, экранда сугыш темасына                                    слайдлар,чәчәкләр

                                                                   Кичә барышы

Зал бәйрәмчә бизәлә.Стенага плакатлар эленә:

1.“Барысы да фронт өчен,

Барысы да Җиңү өчен!”

2. “Беркем дә онытылмады,

    Бернәрсә дә онытылмады!”

3.”Бөек Җиңүгә 68 ел

Укытучы:Хәерле көн! Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар!

Быел безнең илебез 9 Май көнне – Бөек Җиңү бәйрәмен зурлап билгеләп үтәчәк. Фашистик Германияне җиңеп, тыныч тормышта яшәвебезгә 69 ел тула. Шул уңай белән әзерләнгән

“Беркем дә онытылмады,

Бернәрсә дә онытылмады”,

дип исемләнгән әдәби-музыкаль композиция тәкъдим итәбез. Рәхим итеп карагыз!

1 нче алып баручы: 1941 елның 21 июнь киче.

(укучылар “Соңгы звонок” кичәсен сәхнәләштерәләр)

  • Дуслар, урра, нинди шатлык! Бүген мин кулыма  аттестат алдым. Мин институтка керергә җыенам, врач булырга хыялланам!
  • Ә мин укытучы булам!
  • Мин төзүче булырга телим!
  • Мин җырчы булам!
  • Мин агроном булырга телим!
  • Мин инженер булам!
  • Бүген безнең иң шатлыклы, бәхетле көнебез. Бүген – чыгарылыш кичәсе була, рәхим итегез! Әйдәгез бергәләп күңел ачабыз! Вальс музыкасы яңгырый.                                (балаларның кайсы шар очырып уйный, кайсылары вальс бии)

 Кошлар сайрый.Кызыл төстәге ут яна.( таң ату күренеше)

1941нче елның 22нче июнь таңы.

2 нче алып баручы:

 Кичә генә нинди күңелле көн иде! Мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләре, авылларда сабан туйлары гөрләп узды. Көтмәгәндә-уйламаганда, илебезнең тынычлыгын бозып, меңнәрчә яшьләрнең якты хыялларын җимереп, фашистик Германия сугыш башлады. Немец самолетлары тыныч шәһәрләр, авыллар өстенә бомбалар яудыра башлый.

Укучы:

                 Көндәгечә тыныч хезмәт белән

                 Шаулаганда безнең киң Ватан,

                 Көндәгечә колхоз кырларында

                 Башланганда шундый кызу эш

                 Котырган эт – Гитлер безгә каршы

                 Ачты сугыш!

 Магнитофон язмасы. Бомбалар, самолетлар тавышы. Левитанның сугыш башлануы турында  язмасы тыңлана.”Священная война”җыры

Укучы:

  Халкыбыз үз бәйсезлеген, азатлыгын саклап калу өчен, дошманга каршы изге сугышка күтәрелде.

                Сугышка, иптәшләр, сугышка!

                Халыклар басыгыз сафларга!

                Бөтен ил бер булып чыгабыз

                Ватанны дошманнан сакларга!

1 нче алып баручы:

Башка милләтләр белән бергә, татар халкы да изге көрәшкә күтәрелде. Язучылар, сәнгать әһелләре дә читтә калмады. Сугышның 1нче көннәреннән үк өстенә солдат шинеле киеп, кулына мылтык алды. 54 язучының 27се сугышның беренче елында ук фронтка китте.

 Укучы:  Фатих Кәримнең “Ант”шигыре ( Кулына бала тоткан ана, икенче яктан солдат киеменнән мылтык тоткан укучы чыга )

             Юлбасарлар таптый җиребезне

                Ватан сугышына мин китәм.

                Менә - балам. Син әнкәсе аның,

                Балабызны тотып ант итәм:

                Синең өчен, шушы балам өчен,

                Нәселем өчен, Туган ил өчен

                Мылтык тотып баскан җиремнән

                Бер адым да артка чигенмәм.

Р. Әхмәтҗанов сүзләре, Ф. Әхмәдиев муз.”Герман көе”яңгырый (солдат баласын анага тапшыра, ана елый һәм кул болгап ирен фротка озата)

Укучы:

                Азатлыкны сөйгән горур халык

                Коллык богауларын кимәскә

                Күтәрелде, көчле давыл төсле,

                Күтәрелде изге көрәшкә!

2 нче алып баручы:

  Әйе, сугышның беренче аенда гына да Татарстан хезмәт ияләреннән үзләрен фронтка җибәрүләрен сорап язган 15 мең гариза керде. Татарстаннан сугышта 560 меңләп кеше катнаша. 200 меңгә якын якташларыбыз сугыш кырларында мәңгегә ятып калалар.

1 нче алып баручы:

  Алабуга шәһәре һәм район халкы да читтә калмады. Алабугадан 13 мең 952 кеше фронтка китте, шулардан 5 мең 140 кеше батырларча һәлак булды. Гомумән, ил буенча 20 мең кеше үлгән дип, яздылар. Ә хәзер бу санны 40, хәтта 60 млн. кадәр җиткерәләр. Нинди фаҗига! Дәһшәтле сугыш шаукымы кагылмаган берәр гаилә бармы икән бездә!

Укучылар башкаруында җыр “Батыр егет”

  2 нче алып баручы:  Безнең якташларыбыз сынатмыйлар. Һәрчак алгы сафларда булып, батырлыклары белән танылалар. 200дән артык якташыбызга Советлар Союзы Герое дигән исем бирелә. Алар арасында очучы Мәгубә Сыртланова,  Михаил Девятаев, Петр Гаврилов, эскадрилья командиры Фәрит Фәтхуллин, Федор Баталов, Гани Сафиуллин, Муса Җәлил һ.б.

1 нче алып баручы: Алабуга төбәгеннән Аким Гаврилов, Григорий Романов. Герой исеменә лаек  булды. Рифгать Гайнуллин I дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. 6 мең 500 алабугалы сугышта күрсәткән батырлыклары өчен төрле орден һәм медальләр белән бүләкләнә.

Укучылар башкаруында җыр “Совет солдаты”. Г.Насрый сүзләре.

2 нче алып баручы:

  Якташларыбыз арасында 20гә якын кеше Александр Матросовның батырлыгын кабатлап, дошман дзотын күкрәкләре белән каплап, геройларча һәлак булдылар. Менә алар: Газинур Гафиятуллин, Барый Шәвәлиев, Нух Идрисов, Мансур Вәлиуллин, Габдулла Сәлимов һ.б.

2 нче алып баручы:

 Фашистлар тоткынлыгында җәзалап үтерелгән шагыйрь М.Җәлилнең исеме бөтен дөньяга билгеле. Аның белән тагын 10 кеше, шул исәптән балалар язучысы А.Алиш та үлемгә хөкем ителә. Ләкин җәлилчеләр көчле рухлы булып калалар, үлемгә җыр җырлап баралар.

Туфрак күмәр тәнне, күмә алмас

Ялкынлы җыр тулы күңелне.

“Үлем” – диеп, әйтеп буламы соң?

Җиңеп үлгән мондый үлемне?!

Укучы: “Татарлар елмаеп үлделәр” С.Хәким сүзләре

Өемнең янында җил елый,

Бик ерак юл узган ул, беләм,

Мусалар турында хәбәр бар:

“Татарлар елмаеп үлделәр”.

Хәбәрдә - тоткыннар авазы,

Меңнәрнең йокысын ул бүләр:

Без шаһит, без күрдек аларны,

“Татарлар елмаеп үлделәр”.

Җил илләр буенча китәр дә

Таулардан тауларга үрмәләр.

Тыңлагыз, тылагыз, дияр ул:

“Татарлар елмаеп үлделәр”.

“Кызыл ромашка” шигырен сәхнәләштерү( 1-2 укучы ак ромашка,1 укучы кызыл ромашка)

                                                   Муса Җәлил.   “Кызыл ромашка”

Автор:         Иртәнге таң нурыннан          

Уянды ромашкалар.

Елмаеп, хәл сорашып,

Күзгә-күз караштылар.

Назлады җил аларны

Тибрәтеп ак чукларын,

Таң сипте өсләренә

Хуш исле саф чыкларын.

Чәчкәләр, кәефләнеп,

Җай гына селкенделәр

Һәм кинәт шунда гаҗәп

Бер яңа хәл күрделәр.

Ерак түгел моңаеп

Утыра ромашка кызы,

Тик чуклары ак түгел,

Кан шикелле кып-кызыл.

Ромашкалар бар да ак,

Аерылмый бер-береннән;

Ничек болай берүзе

Ул кызылдан киенгән?

(1 ромашка) Әйттеләр: “Син, сеңелкәй,

Ник үзгәрдең? Нишләдең?

(2 ромашка) Нигә кызыл чукларың?                                            

Нидән алсу төсләрең?”

(Кызыл ромашка)Әйтте кызыл ромашка:

“Төнлә минем яныма

Ятып батыр сугышчы

Атты дошманнарына.

Ул берүзе сугышты

Унбиш укчыга каршы:

Чигенмәде, тик таңда

Яраланды кулбашы.

Аның батыр ал каны

Тамды минем чукларга.

Минем кызыл күлмәгем

Бик охшады Чулпанга.

Егет китте, мин калдым

Канын саклап чугымда,

Көн дә, аны сагынып,

Балкыйм мин таң нурында”.

1 нче алып баручы: Ир-егетләрнең  күбесе фронтка китә. Алар урынына тылда, завод-фабрикаларда, колхозларда хатын-кызлар, картлар, балалар эшли. Алар фронтка берөзлексез корал, кием-салым, медицина кирәк-яраклары, икмәк, ит-сөт продукцияләре җибәрәләр. Бөтен авырлыклар хатын-кыз, карт-коры, мәктәп балалары җилкәсенә төшә.

2 нче алып баручы:

Ил белән бергә Алабуга халкы фронтка үзеннән өлеш кертә. Җиңү фондына 2 млн. 30 мең акча күчерелә, җылы киемнәр, продукция, күп санлы терлекләр, икмәк халыктан күпләп тапшырыла.

Халкыбызның шулай бердәм булуы, Туган илне яратуы, фашизимга нәфрәт, үч алу хисе Бөек Җиңүгә рухландырды. Җиңү бик кыйммәт бәягә төште. Күпләребезнең туганнары туган якларына әйләнеп кайтмады, хәтта кайберәүләрнең каберләре дә билгеле түгел.

Укучы:

                                                         Каберең кайдадыр – билгесез,

Туфрагың күмгәндер үләннәр.

Китмиләр күңелдән беркайчан

Ил өчен көрәшеп үлгәннәр.

Укучы:

                                                      Зур сынаулы еллар килгән чакта

Беленә икән кемнең кемлеге,

Бер минутлык тынлык белән

Искә алыйк бүген без сезне.

(мәңгелек ут яна, 1 кыз һәм малай мәңгелек утка чәчәкләр салалар)

 Левитанның сугыш бетүе турында белдерүе.Бер минутлык тынлык.(магнитофон тасмасы)

 Укучылар башкаруында җыр “Хәбәрсез югалганнар”

1 нче алып баручы:1945нче елның 9нчы Май көне.

 Ниһаять, халкыбыз көтеп алган, шатлыктан күзләр яшь белән тулган сөенечле көн – Җиңү көне тантана итә. Җиңү – ул кешелеккә җирдәге тормышны саклау өчен кирәк иде!

Менә 68 ел инде илебез күге аяз!

Укучы:

Гел кояш балкысын күкләрдә

Чыкмасын кап-кара болытлар,

Тынычта яшәсен җир шароы.

Елмаеп уянсын оныклар.

Укучы:

Чәчәкләр көймәсен утларда,

Йортларга күз яше кермәсен.

Апалар, киленнәр, сабыйлар

Гомергә ятимлек күрмәсен

2 нче алып баручы:

Җиңү көне! Бу сүз һәркайсыбыз өчен чиксез кадерле.

Җиңү көне!

Халык тантанасы

Яз төренгән кызыл комачка

Җир чәчәкләр тезгән күкрәгенә.

Йөз балкытып карый кояшка.

Җыр “День победы” (укучылар чәчәкләр,шарлар болгыйлар)

Укытучы:    Хөрмәтле кунаклар! Шуның белән әдәби-музыкаль кичәбез тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

Файдаланылган әдәбият

  1. Абдрәхимова Я.Х. Татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре.- Казан: Мәгариф нәшрияты, 2003.- 360 б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

презентация "Вена (столица Австрии), Берн (столица Швейцарии) для 7 класса"

Наглядное пособие в форме электронной презентации при изучении темы "Das Gesicht einer Stadt - Visitenkarte des Landes" ("Лицо города - визитная карточка страны") в 7 классе при работе с текстами на с...

Рэй Берк и Рон Херрон "Воспитание на основе здравого смысла"

Проверенное и поэтапное руководство по воспитанию ответственных детей и созданию счастливой семьи...

Сочинение “Беркем дә онытылмаган, бернәрсә дә онытылмаган”

Һәрбер кешенең үз яшәү тарихы, үз язмышы бар. Тамырларың – туганнарың, әби-бабайларың турында яңа мәгълуматтан хәбәрдар булу бик кызык. Әмма иң кызыгы – бөек шәхесләр, геройлар – Бөек Ватан сугышында ...

Беркем дә,бернәрсә дә онытылмады

Бу ачык чара сугыш темасын яктырта.9 май алдыннан үткәрелә....

Тест Трансактный анализ Э. Берна (Тест ребенок, взрослый, родитель).

Ролевые позиции в межличностных отношениях по Э. Берну...