Я учитель
материал на тему

Я учитель

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ya_uchitel_esse.docx27.17 КБ

Предварительный просмотр:

Эштән соң, узган гомер чакрымнарын күңелемнән барлый-барлый, салмак кына атлап,  өйгә кайтып барышым.  Урамда очраткан авылдашларым да, мәктәптән кайтып уйнарга чыккан  укучыларым да  елмаеп  сәлам биреп уза. Кайберләре туктап хәл-әхвәл сораша, кайберләре ни белән дә булса кызыксына. Ә мин җайлап кына аларның сорауларына җавап бирәм дә юлымны дәвам итәм. Башымда мең төрле уй …

Туган ягым туфрагына тәпи басып, бәбкә үлән өстеннән яланаяк йөгереп узган көннәрем җилдәй үткән дә киткән.  Җил – Вакыт бит ул, беркайчан тынычлык белми: хыяллана, эзләнә, өметләнә, уйлана… Менә бүген дә Вакыт диңгезендә чайкалам, дулкыннар мине кире балачакка, күңелемдә гомерлек һөнәрем чаткылары кабынган мизгелгә әйди.

Кайсы йолдыз билгеләгәндер, Язмыш атлы минем казык Апас төбәгенә кагылырга тиеш булган. Шуннан соңгы яшәү дәверем Гомер дигән нечкә җеп белән шушы районга бәйләнде. Мин шушында пар канатлы булдым, дөньядагы иң бөек хисләрнең берсе – ана булу бәхетен тойдым, яраткан хезмәтемә чумдым.

“Берничә айдан уңыш алыйм дисәң — иген чәч, ун елдан җимеш алыйм дисәң — агач утырт, гомерең буе кадер-хөрмәттә яшим, җир йөзендә якты эз калдырыйм, дисәң — бала укыт!” – дигән бер акыл иясе. Әйе, чыннан да укытучылар җир йөзендә якты эз калдырып, безнең күңелләрдә балкып торучы йолдызлар.

        Укытучы! Бу сүз нинди мәгънәләргә ия!? “Укыта”, “өйрәтә”, “тәрбияли”, “укый” һәм башкалар. Ул балалар да укыта, ата-аналар белән дә эшли, киңәшләр дә бирә; сайлаулар да, авыл җыеннары да, сабантуйлары да,  кичәләр дә  аннан башка үтми. Карыйсың, ул, чалгы тотып, юл кырларын чаба,  ә кичкырын көтү каршылый, сыерын сава; авыл үзешчәннәре арасында да ул!  Ул  барысына да өлгерә. Әйе, өлгерә, чөнки аны  әле өендә гаиләсе, тормыш мәшәкатьләре, дәрес планнары, тикшереләсе дәфтәрләр, әзерләнәсе сыйныф сәгатьләре көтеп тора. Менә шуларның барысына да өлгергән  кеше УКЫТУЧЫ - була инде.

        Укытучы ул — баласына белемне тиеш дәрәҗәдә бирә алмаганы өчен, төннәрен йокламаучы, аның тәртипсезлеге өчен көенүче, аны кеше итүдә үз өлешен күреп сөенүче. Укытучы ул — баланың гына түгел, авылның да тәрбиячесе.

        Соңгы елларда җәмгыятебез зур үзгәрешләр кичерә. Бүгенге җәмгыятькә белемле, иҗади фикерләүче кешеләр кирәк. Заман  безнең алга катлаулы, гел үзгәреп торучы шартларда яшәргә, эшләргә, тормышта үз урынын табарга сәләтле сәламәт шәхес тәрбияләү бурычын  куя.

Шушы бурычларны үтәү өчен яңа заман укытучысы иң беренче чиратта, балаларны яратырга, аларны аңлый белергә, аларның иң якын дусларына әйләнергә тиеш. Заманадан артта калмыйча, яңа технологияләр куллану, бөтен өлкәдә хәбәрдар булу, үз фәнеңне яхшы белү шулай ук  укытучы өчен мөһим таләпләр.

Менә шулай шушы катлаулы чорда, заман сулышы белән яшәп, һәрбер яңалыкны эш тәҗрибәсе белән сынап, көндәлек мәшәкатьләрне бер читкә куеп, Ризаэддин Фәхреддин әйткәнчә,  алтын булачак бер шәкертне туфрак итеп җирдә калдырмый, ә туфрак булачак бер баланы алтын итә белер ул яңа заман укытучысы.

Моннан берничә ел элек, БДИ имтиханнарын бирү гамәлгә кергәч тә, яшермичә әйтергә кирәк, бөтен игътибар шуңа юнәлтелде. Әзерлек эшләре күбесенчә  тест биремнәрен чишүгә багышланды. Һәр әзерлек, һәр тикшерү формасы тест нигезендә алып барыла башлады. Тик тиздән  без моның “нәтиҗә”сен күреп, борчыла башладык. Укучыларның сөйләм теле, аралашу осталыклары кимү безне яңа технологияләр кулланып, (Сингапур уку системасы, төрле формадагы иҗади эшләр) эшләүгә китерде.

Тик нинди генә авырлык булмасын, нинди генә киртәләр очрамасын, укытучы үзенең тырышлыгы, булганлыгы, уңганлыгы белән алга омтыла һәм зур уңышларга ирешә. Моның төп сере – аның вакытны дөрес, төгәл билгели  алуында, үз фәнен яратып укытуында дип уйлыйм мин. Шулай булганда гына, заманча технологияләр артыннан куып җитеп була. Үз фәнеңне яратып эшләгәндә генә, сәләтле балалар белән тиешенчә эшләп була.

Уйлап карасаң бер кеше җилкәсенә күпме эш йөкләнә. Ни өчен шулай? Җавап гади: авыл җирендә балалар саны бик аз, ФГОС гел яңа эш алымнарын таләп итә. Ә укытучының башкалардан калышмыйча, үрнәк булып тормыш итәсе, көн күрәсе бар. Ул –зарлануны белми торган күндәм, сабыр зат. Ул туган җирендә үзе теләгән биеклеккә күтәрелә алуына ышана, чөнки аның һавасы да, суы да, туфрагы да тәңгә һәм җанга көч – куәт бирә. Шуның өчен ул һәрчак ягымлы, ярдәмчел, ару-талуны белми. Аның хезмәте авыр, әмма шул ук вакытта кызыклы да, мавыктыргыч та. Бәхетле педагогның укучылары мәктәптә рухи канәгатьләнү хисләре кичерә, алар гел хәрәкәттә, иҗат итә, үзләрен яратканнарын һәм аларга изгелек кенә теләгәннәрен тоеп яши. Моннан 2000 еллар элек үк Сократ та: «Һәрбер кеше күңелендә кояш яши, бары тик аңа яктылык тарату мөмкинлеге бирегез», — дигән. Безнең һәркайсыбыз күңел җылысын, ярату хисен башкаларга бирә ала. Шуңа күрә, укытучы, кояш кебек, күбрәк елмаерга тиеш. Укытучы мөгаллимлек юлында ниндидер биеклекләргә ирешим дисә, «үз эшеңә мәхәббәт + иҗади күтәренкелек + компетентлык + алдан күрүчәнлек» формуласын кыйбла итеп тотарга тиеш. Хәзерге заман укытучысы беркайчан да ирешелгәннәргә генә канәгатьләнеп калырга тиеш түгел, ул һәрвакыт алга карарга, заман белән бер сафта барып, гел эзләнеп яшәргә тиеш. Хәзерге чорда нинди генә технологияләр куллансак та, гаиләдә, мәктәптә бала тәрбияләүгә игътибарны көчәйтмичә, уңышка ирешә алмаячакбыз.

Бала тәрбияләү, аңа белем бирү – гомер буе бәхәсле мәсьәлә булып торган. Тәрбия һәм белем бирүнең мәңге тутыкмас, мәңге күгәрмәс үз нигезләре бар. Алар — халык педагогикасы нигезләре. Югары әхлакка корылган шушы белемне нигез итеп алсак, камиллеккә ирешүдә зур адымнар ясар идек, тәрбия һәм белем бирү үз-үзен аклар иде дип уйлыйм мин. Замана укытучысы өчен иң кирәкле сыйфатлар, минемчә, түбәндәгеләр: үз һөнәренең остасы булу, түземле, намуслы булу, балалар күңеленә юл таба алу, гадел һәм риясыз булу, башкаларны аңлау, таләпчән һәм әдәп кагыйдәләрен нык саклау һәм иң мөһиме балаларны, үз эшеңне ярату.

Яратам мин сабыйларның

Шаян, шук булуларын.

Берсен – берсе бүлә – бүлә

Төрле гапь коруларын.

Ярыштырам, чагыштырам

Белем күнекмәләрен.

Таныштырам хатлар язып

Хезмәт күрсәткечләрен.

Көчем барда сынатмыйча

Намус белән эшләрмен.

Укыткан балаларымны

Кешелекле итәрмен.    

Укытучы…Никадәр укучының күзләре сиңа төбәлгән һәм күңеле, рухы белән сиңа омтылган. Шул күзләргә нур сибеп, өмет уятучы, күңелләрен кузгатучы, рухларын баетучы кеше мин – укытучы.

Яңалык кертүче укытучы булу – авыр: эзлекле эш таләп итә, ул башка фәннәр белән үз фәнен дә оста үреп бара. Укучыларымда белем алу, эзләнү теләге бетмәсен, аларның күңеле яңалыкка, нинди дә булса файдалы эшләргә атлыгып торсын – мин менә шуның өчен тырышам. Минемчә, бала кечкенәдән үк әхлакый тәрбия алырга тиеш, ә аннары инде – зирәклек. “4”ле, “5” ле билгесенә укыган укучылар исәнләшмичә дә үтеп китәргә мөмкин. Аларның күңелләре – буш, анда шәфкатьлелек, миһербанлык дигән асыл сыйфатлар юк. Ә инде уртача гына баручы балалар бөтенләй башка ягы белән ачылып, таң калдыра. Кем белә бит: киләчәктә, бәлки, нәкъ менә шушы урталыкта йөргән балалар әйбәтрәк итеп тормышын корыр, матур итеп яшәр? Чын мәгънәсендә әхлакый биеклеккә ирешкән кеше аннан бик сирәк егылып төшә…

Мәктәп — ул минем икенче өем. Монда миңа иркен, җылы, күңелле һәм рәхәт. Балалар белән чын күңелдән аралашу, аларның эчкерсез, зур ышаныч белән караучы күзләренә багу, уңышларына бергәләп сөенү, борчуларын уртаклашу  җан рәхәтлеге бирә миңа.

Белем бишегенең бусагасын атлап чыгып, зур тормышка аяк басарга әзерләнгән чыгарылыш сыйныф укучыларының чыгышында яңгыраган шигырь тәлгәшләре арасында берсе бик еш исемә төшә:

Укытучы… мәктәп… Бу ике сүз

Күңелемдә яши янәшә.

“Укытучым”,- диеп әйткән саен,

“Мәктәбем”,- дип йөрәк эндәшә.

Никтер шушы юллар күңелемә сеңеп калган. Әле хәзер дә бу юлларны “Соңгы кыңгырау” бәйрәмендә кемдер дулкынлана-дулкынлана укый бит. Ләкин ничек кенә булмасын, әле хәзер дә бу юлларны, үзем укыгандагы кебек, дулкынланып тыңлыйм. Шул чакта белем алган туган мәктәбем, беренче укытучым искә төшә.

Бу вакыйгалардан соң инде өч дистәдән артык ел үткән. Чыннан да, минем тормышым укытучы һәм мәктәп сүзләре белән мәңгелеккә бәйләнгән булып чыкты. Мин -укытучы, нәни укучыларымның дусты, ә әти-әниләре минем һәрвакыт терәгем булды.

Укытучы хезмәте авыр да, җаваплы да, кызыклы да. Укытучы һөнәрен сайлау — тынгысызлык, эзләнү юлын сайлау, үз-үзеңә искиткеч таләпчән булу, көндәлек тырыш, эзлекле хезмәт юлын сайлау икәнлеген аңлап эш итәм мин.

Язмамны шагыйрә Клара Булатованың “Укытучы бәхете” шигыре белән тәмамлыйсым килә:

Миңа сорау бирсәләр:

- Сөенечең ни? — дисәләр,

Сөенечем — таңнан торып,

Эшкә килгән иртәләр.

Миңа сорау бирсәләр:

- Шатлыгың ни? — дисәләр,

Шушы мәктәп сукмаклары

Шатлыгыма илтәләр.

Миңа сорау бирсәләр:

- Бәхет ни ул? — дисәләр,

Бәхет — шушы  укучылар

Кеше булып үссәләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

РЕЦЕНЗИЯ НА КУРСОВУЮ РАБОТУ ПО ТЕМЕ «ОСОБЕННОСТИ ДИАГНОСТИЧЕСКОЙ ДЕЯТЕЛЬНОСТИ УЧИТЕЛЯ СРЕДНЕЙ ШКОЛЫ В ЛИЧНОСТНО-РАЗВИВАЮЩЕМ ОБРАЗОВАНИИ» СЛУШАТЕЛЯ ПДК УЧИТЕЛЕЙ МАТЕМАТИКИ Г. РОСТОВА-НА-ДОНУ УЧИТЕЛЯ МАТЕМАТИКИ МОУСОШ №57 Г. РОСТОВА-НА-ДОНУ СВЯТЕЦ НАТАЛЬИ Н

РЕЦЕНЗИЯ НА КУРСОВУЮ РАБОТУ ПО ТЕМЕ «ОСОБЕННОСТИ ДИАГНОСТИЧЕСКОЙ ДЕЯТЕЛЬНОСТИ УЧИТЕЛЯ СРЕДНЕЙ ШКОЛЫ В ЛИЧНОСТНО-РАЗВИВАЮЩЕМ ОБРАЗОВАНИИ» СЛУШАТЕЛЯ ПДК УЧИТЕЛЕЙ МАТЕМАТИКИ Г. РОСТОВА-НА-ДОНУ УЧИТЕЛЯ МА...

"Я учитель... Я учитель? Я учитель!"

КВН по педагогике "Я учитель... Я учитель? Я учитель!"...

Результативность работы МО учителей математики и информатики Лицея №76 г. Новокузнецка (подготовка к внешней оценке качества образования). Авторы: Щиклина Т.Н. – рук. МО, Новолодская С.В. – учитель Букурова Е.И. – учитель Гончарова Н.Н. – зам.дир. по УВР

В презентации представлен опыт работы МО учителей математики и информатики по подготовке к внешней оценке качества образования: профессиональный уровень педагогов, работа над единой методической темой...

Эссе «Я – учитель!» на конкурс учитель года Кубани 2015 Уважение профессии учитель через любовь к делу и ученикам

Эссе представленно на тему: "Уважение профессии учитель через любовь к делу и ученикам" содержит размышления педагога о значении и важности профессии учитель. Рассматриваются в эссе этапы становления ...

Семинар для учителей-дефектологов и учителей-логопедов: «Особенности практической работы учителей-дефектологов и учителей-логопедов в условиях Центра»

Использование кинезиологических упражнений с детьми старшего дошкольного возраста школьного возраста...