Туган тел
статья (8 класс) на тему

Ильмира Зиннуровна Питирякова

"Туган т ел"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sochinenie_tugan_tel.docx16.37 КБ

Предварительный просмотр:

         .                                      Г. Тукай  иҗатында  милләт  язмышы.          

                                                                                                                         Безнең  татар  телебез  - бөек , матур , мавыктыргыч  тел! Аның  ничәмә - ничә  гасырлык  тарихы бар. Матурлыгы  халык  җырларында , әдипләребез  иҗатында  чагыла. Туган тел - һәркем  өчен  газиз  тел ул! Чөнки  ул  - тормыш чыганагы , белем  чишмәсе!

       Туган  тел! Һәркем  өчен  дә бик  кадерле. Чөнки  иң  кадерле  әти , әни , әби , бабай  сүзләрен  туган  телдә  әйтәбез.Туган  телебезнең  бөеклеген  мәкальләребез  аша  да белергә  мөмкин.

   Сөйдергән  дә  тел, биздергән  дә  тел.

   Иң  татлы  тел-туган тел.                                                                                                                              

   Теле  барның , юлы бар.

   Сүз  бер  көнлек , тел  гомерлек.

      Кеше  бөтен  тормышы   тел  белән  бәйле. Туган  көненнән  алып , соңгы  сулышына  кадәр  тел  кешенең  аерылгысыз  юлдашы. Бала  бишектә  ятканда  ук  ниндидер  авазлар  чыгарып ята. Аңа  якыннары  нидер  сөйлиләр , көйлиләр , җырлыйлар. Шулчак аңа  әкиятләр,такмаклар , табышмаклар ,бишек  җырлары  юллана. Болар  аны  юата , тынычландыра  һәм  шул  ук  вакытта  аңа тәүге  белем  бирә,тәрбияли. Бала бу  тавышларны  үзенә  сеңдерә һәм  аларны куллана  башлый. Бу  баланың  әзер  тел ярдәмендә  дөньяны  таный  башлавы. Бала  мәктәпкә  йөри  башлагач, ана  телен һәм башка  телләрне  өйрәнә  башлый. Шул  телләр  ярдәмендә  үз  халкының  ,башка  милләт  кешеләренең  тормышы ,тарихы, мәдәнияты  белән  таныша. Туган  телне  һәм  башка  телләрне  белү  кешенең  дөньяга  карашын  киңәйтә, фикерләү  сәләтен  арттыра. Туган  теле  белән  бергә  Г. Тукай  белән  таныша.Кем  соң  ул  - Г. Тукай? Кем  өчен  иҗат  иткән?

       Г. Тукай – милли шагыйрь. Ул халкыбызның  хезмәтен ,аның  гореф - гадәтләрен , бәйрәмнәрен, бай  телен , сәнгатен  чын  күңелдән  яраткан. Аны өйрәнгән. Г. Тукай  татар  милләте ,татар  халкы  өчен  эшләгән һәм яшәгән. Ул  халыкны  үз  тирәңне  генә  түгел , ә  илнең  киләчәген  яктыртырга  өнди.

        Г. Тукай  татар  халкының  тормышын , проблемаларын  үзенең  шигырьләренә  тирәнтен  яшергән. Ул  кечкенәдән  татар  халкының  ачы  язмышын  күреп , газапларын  тоеп , үз  тәнендә  татып  үскән. Шуңа  күрә  ул  үзенең  иҗатын  туган  халкына  хезмәт  итүгә  багышлаган.Нинди  генә  авыр  тормыш  юлын  үтмәсен ,ул  яктылыкка  омтылган  һәм  татар  халкының  да өскә  күтәрелүен  теләгән.

      1906  елда  Г. Тукай  “Фикер”  гәҗитендә  мәкаләсен  бастыра. Аны  иң  борчыган  мәсьәләләрнең  берсе  татарларда  укыту  системасының  артталыгы. Ул милли  мәгариф  язмышы  темасын  күтәрә, аны  алга  җибәрү  юлларын  эзли. Шулай  ук  Г. Тукай  татар  гаиләләрендә  дини  эчтәлекле  , шәхескә  туры  килмәгән  исемнәр  таралуга  борчыла , исемне  җисеменә  туры  китереп  кушу  кирәклеген  ассызыклый.Исем  кушу -  ттәрбиянең  бер  өлеше , ә  ул  милләт  язмышы.

        Бөек  шагыйребез  халкыбыз  күңелендә  мәңге  яшәячәк. Аның              “Әллүки” , “Тәфтиләү” ,”Туган тел” кебек  җырлары  халыклашкан.               Аларны  бик  еш  әдәби – музыкаль  кичәләрдә  яңгырыйлар.

   

        Габдулла  Тукай  -  татар  халкының  бөек  шагыйре. Ул  зурлар     өчен  дә,кечкенәләр  өчен  дә  бик  күп  шигырьләр  язган.Балалар      аның  шигырьләрен  яратып  укыйлар , көйгә  салып  җырлыйлар. («Туган  тел», «Бала  белән  күбәләк»)

       Дөньяда  һәркем  үзенең  телен  яратсын , кадерләсен, хөрмәтләсен  иде. Шул  вакытта  безнең  телебез  сакланыр  иде.

     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган телгә, туган җиргә багышланган кичә....

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган җиргә , туган телгә мәхәббәт тәрбияләү....

Программа элективного курса "Туган ягым, туган төбәгем"

Программа элективного курса "Туган ягым, туган төбәгем" в 9 классе. Прогрмма содержит объяснительную записку, тематический календарьный план....

Туган телем - иркә гөлем (Туган тел бәйрәме)

21нче февраль- халыкара туган тел көне. Шул уңайдан мәктәбебездә туган тел бәйрәме үткәрелде. Кунакка балаларның яраткан газетасы "Сабантуй"ның әдәби бүлек мөдире, шагыйрә Йолдыз апа Шәрәпованы да чак...

Туган тел көненә сценарий. "Дөньяда иң - иң матур тел - ул минем туган телем"

Әлеге сценариның беренче өлешендә милләтебезнең мәдәнияте, милли уеннары, мәшһүр кешеләре турында кыскача күзәтү бирелә. Икенче өллешендә укучылар арасында телебез белән тирәнтен кызыксынучы, тарихыбы...